Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа. ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Рабочая программа. ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 4 лицее”ның 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы.



Укыту фәненең эш программасында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле дәресе өчен эш программасы 105 сәгатькә бүленеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде

Эш программасы структурасы

Эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән тора.



Эш программасының белем бирү максатлары:

  1. Ана теленнән лингвистик компетенциягә (мәгълүматлы булу) ия булу.

  2. Аралашу компетенциясенә ия булу, ягъни башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасына, татар әдәби теле нормаларына ия булу.

  3. Этнокультура компетенциясенә ия булу – телне мәдәни яссылыкта, ягъни рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак өйрәнү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү.





Бурычлары:

  1. Үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау, татар теле аша башка милләт кешеләренең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләү.

  2. Логик фикер йөртү дәрәҗәсен үстерү, фикереңне ачык, эзлекле, аңлаешлы итеп җиткерә белү.

  3. Тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

  4. Укучыларны татар милли мәдәниятенә тарту.

  5. Телне тәрбия бирү чарасы буларак файдалану.


Татар теле дәресләре түбәндәге бурыч һәм максатларны үз эченә ала :

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

А) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгъ лүмат бирү;

Б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы,грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау,Хәрефләрдән иҗекләр , сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәг лүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмә төзи белергә өйрәтү.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылык булдыру.



Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

Телдән сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар, рәсем сюжетлары буенча әңгәмә кору. Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү, үзеңнең сөйләмеңә игътибарны җәлеп иттерү күнекмәләрен формалаштыру. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт белдерү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү) үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Беренче сыйныфта тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп укый белү. Текстның мәгънәсен аңлау. Текстның темасын билгели белү.

Язу. Хәрефләрне , кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне язу. Гигиена таләпләрен истә тотып, матур, грамматик дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.

Фонетика һәм орфография

Сөйләм авазлары. Сүзләрдә авазлар бердәмлеге һәм аның мәгънәсе. Сүзләрдә авазларны интанацион аерып алу. Сүзгә аваз анализы. Сүздәге авазларның саны һәм тәртибе. Охшаш авазларны чагыштыру, аерып тану.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә яңгырашлы сузыклар. Язуда сузык авазларны белд.торган хәрефләр.

Тартык авазлар. Сонор тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Язуда тартык авазларны белд. Торган хәрефләр.

Иҗек – уку берәмлеге. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар орфоэпиясенә туры китереп, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтү. Татар алфавиты. Хәрефләрнең дөрес язылышы.

Сүз һәм җөмлә

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.Сүз һәм җөмлә аермасы. Сүз мәгънәсен үзгәртү. Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф язылышы. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.


2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр


-Татар алфавитын яттан белү;

-укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;

-калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату;

-яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

-ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк);

- я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;

- татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;

- сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү;

-исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;

-җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату;

- өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.


15 – 20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар ( яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10 – 15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме – 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20 – 25 сүздән тора.

2 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү – шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык ( татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык ( татар сөйләм этикеты, тормыш – көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.)


Телдән җавап бирүне бәяләү

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив – тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Балаларның тыңлап аәлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф – гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. тулаем аңлады”;

  2. өлешчә аңлады”;

  3. аңламады”.


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки контроль диктант язу;

  4. изложение язу;

  5. сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2 – 4 сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 2 нче сыйныфта 2 юл артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.


Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме


Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

2

4

4+1

1

1

Күчереп язу өчен, аерым сүзләр, җөмләләр, зур булмаган бәйләнешле текстлар алына.







Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме


Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

2

8 - 13

4 - 5


Күчереп язуны бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1 – 2 җирдә хәрефләрнең урыннары алышынган булса, “5” ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1 – 2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса,”4” ле куела.

Язуда 3 – 5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3” ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2” ле куела.


2 нче сыйныфта диктантларны бәяләү (сүзләр саны)


Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

2

7 - 10

20 - 25

15 - 20

10 - 15

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели.Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1 – 2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4” ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «32 ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучыларның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек барылгач уздырыла.

1 нче сыйныфта изложение һәм сочинение яздырылмый, ләкин аерым очраклардаикенче яртыеллыкта 30 – 35 сүздән торган изложение яздырырга мөмкин.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу.





Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү


Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, “5” ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2 – 3 хата булса, “4” ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4 – 6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4 – 5 төгәлсезлек китсә, “3” ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7 – 10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда, җөмләләр төзегәндә, 6 – 7 хата китсә, “2”ле куела.


Грамматик күнекмәләрне бәяләү


Грамматик форма һәм җөмләләрне гамәлдә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала. Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язмача тикшерелә.


Грамматик белемнәрне бәяләү


Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1 – 2 хата җибәрсә, укытучыга 1 – 2 өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5” ле куела.

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3тән артмаса, “4” ле куела.

Грамматик формаһәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4 – 5 грамматик хата җибәрсә, “3”ле куела.

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә, “2”ле куела.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

2. Татар теле : рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А. К. Җәләлиева .- - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

3.Татар теленнән мөстәкыйль эшләр:Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 2-11 нче с-фларында укучы балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек/ З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова.- Казан: Мәгариф, 2008.

4. Татар теленнән изложениеләр: башл. гомуми белем бирү мәкт. 1-4 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ Я.Х. Абдрәхимова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

5.Татар теленнән диктантлар. 1-4 нче с-флар.башл. гомуми белем бирү мәкт. укытучылары өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 2006.

6.Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү.1-4 нче с-флар. /М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина.- Казан: Мәгариф,2012.

7.Кызыклы грамматика.С.Г.Вәгыйзов.-Казан: Мәгариф, 2006.

8.Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт. 1-4 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма / М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. Казан: Мәгариф, 2006.



9.Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru



Программа бүленеше


Бүлекләр

Сәг.

саны

1

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

2

Авазлар һәм хәрефләр

35

3

Сүз

5

4

Морфология

19

5

Синтаксис

11

6

Ел буена үткәннәрне кабатлау

4+3(экскурсия)

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22


Барлыгы

105


Бәйләнешле сөйләм үстерү темалары:


1.Уку – язу әсбаплары 8.Туган көнем

2. Яраткан ризыгым 9.Әниемә булышам

3.Укыган мәктәбем 10.Милли ризыклар

4.Якын дусларым 11.Шәһәр транспорты

5.Җәйге ял 12.Туган як табигате

6.Яшелчә бакчасында 7.Татар теле дәрес

Белем осталыгы һәм күнекмәләрен бәяләү формалары


1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Дәрес

26

21

30

28

105

Теманы өйрәнү

17

16

22

23

78

БСҮ

7

4

7

4

22

Изложение

-

-

1(бсү)

-

1

Сочинение

-

1(бсү)

-

-

1

Контроль эш

2

1

1

1

5

Сүзлек диктанты (дәрес эчендә)

1

1

1

1

4











1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау-6 сәгать (+3 б.с.ү.)

1

I чирек -26 сәг.

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Аваз һәм хәрефләрне аера белү, сүздә аларның санын билгели белү

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бә я бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


01.09.


2

Иҗек.

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлә белү

02.09.


3

Б.с.ү. №1. Безнең сыйныф бүлмәсе

1

Сүзләрне дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм төзи белү

07.09.


4

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

1

Сүзләрне юлдан – юлга күчерә белү

08.09.


5

Предмет һәм билгене белдерүче сүзләр.

1

Кем? Нәрсә? Нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү

09.09.


6

Б.с.ү. №2. Уку – язу әсбаплары (17 нче күнегү)

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

14.09.


7

Баш хәрефтән язылучы исемнәр. Җөмлә.

1

Ялгызлык исемнәрне дөрес язу, җөмләнең тәмамланган уйны белдерүен үзләштерү

15.09.


8

Административ контроль диктант №1.


1

Текстны грамоталы яза белү


16.09.


9

Хаталар өстендә эш.

Б.с.ү. №3. Яшелчә бакчасында.

1

Хаталарны анализлау. Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.


21.09.



Авазлар һәм хәрефләр -35 сәгать (+11 б.с.ү.)


10

Алфавит.

1

Алфавитта һәр хәрефнең урынын, бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә яза белү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


22.09.


11

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре .Күчереп язу №1.

1

Сузык авазларны дөрес әйтү, сузыкларны тартык авазлардан аера белү, бирелгән текстны хатасыз, пөхтә итеп язу.

23.09.


12

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Татар телендә сузык авазларның ике төркемгә бүленүен, калын һәм нечкә сузыкларны аера һәм алар-ның иҗек ясаучы авазлар икәнен, сүзләргә аваз – хәреф анализы ясый белү.

28.09.


13

Б.с.ү. №4. Бакчада көзге эшләр. (40 нчы күнегү)

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

29.09.


14

[а] авазы. А хәрефе.

1

[а] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы, татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләрен белү.

30.09.


15

[ә] авазы. Ә хәрефе.

1

[ә] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы, Ә хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү.

05.10.


16

Б.с.ү. №5. Минем җәйге ялым.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


06.10.


17

[о] авазы. О хәрефе.

1

О хәрефенең беренче иҗектә генә язылышын үзләштерү, [о] авазын белдерүче хәреф, аның рус һәм татар телләрендә әйтелеш үзенчәлекләрен белү.

07.10.


18

[ө ] авазы. Ө хәрефе. Сүзлек диктанты №1

(О-ө сузыклары).

1

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылышын үзләштерү, сүзлек диктантын дөрес итеп яза белү

12.10.


19

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. №6. Алтын көз.

1

Хаталарны анализлау. Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

13.10.


20

[у[, [ү] авазлары. У, ү хәрефләре.

1

[у], [ү] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышын үзләштерү.


14.10.


21

[ы] авазы. Ы хәрефе.

1

[ы] авазын белдерүче хәреф, аның рус һәм татар телләрендә әйтелешен үзләштерү


19.10.


22

Б.с.ү. №7. Яшелчә бакчасында.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.


20.10.


23

[э] авазы. Э хәрефе.

1

Сүз башында э хәрефе, ә калган урыннарда е хәре-фенең язылышын үзләште-рү, [э] авазы кергән сүзләр-не рус һәм татар телләрен-дә чагыштыру, дөрес әйтә һәм яза белү


Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.










Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.



















Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


























Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


21.10.


24

Ы, э хәрефләрен ныгыту.

1

Маэмай, тәэсир, тәэмин сүзләренең дөрес язылы-шын үзләштерү. Ы һәм э хәрефләре кергән сүзләр белән җөмләләр төзү, тәрҗемә итү күнегүләре, сүзлек диктантын дөрес итеп яза белү.

26.10.


25

Контроль диктант №2. (Авазлар һәм хәрефләр)

1

Текстны грамоталы яза белү

27.10.


26

Хаталар өстендә эш. Сузык авазларны ныгыту.

1

Хаталарны анализлау Сүзләрнең язылышын истә калдыру һәм дөрес итеп яза белү.

28.10.


27

II чирек -21 сәг.


Б.с.ү. №8. Яраткан ризыгым.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

09.11.


28

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

1

Тартык авазларны дөрес әйтү, татар һәм рус телендәге тартык авазлар, аларны чагыштыру, татар теленең үзенчәлекле тартыклары һәм аларны белдерүче хәрефләр аларны сузык авазлардан аера белү.

10.11.


29

Б.с.ү. №9. Безнең мәктәп .(77 нче күнегү).

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

11.11.


30

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

Тартык авазларның ике төркемгә - яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленүен, тартыкларның үзләренең генә иҗек ясамавын белү.

16.11.


31

Б.с.ү. №10. Светофорның өч күзе. (89 нчы күнегү)

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

17.11.


32

[к], [къ] авазы. К хәрефе.

1

К хәрефенең ике аваз - [к] һәм [къ] авазларын белдерүен үзләштерү

18.11.


33

[г], [гъ] авазы. Г хәрефе.

1

Г хәрефенең ике аваз - [г] һәм [гъ] авазларын белдерүен үзләштерү

23.11.


34

К, г хәрефләрен ныгыту.


1

[к] һәм [къ] , [г] һәм [гъ] авазларының белдерелүен үзләштерү, сүзләрне дөрес итеп яза белү.

24.11.


35

[в], [w] авазлары. В хәрефе.

1

В хәрефенең [в] һәм [w] авазларын белдерүен үзләштерү


25.11.


36

В хәрефен ныгыту.


1

[в] һәм [w]. В хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый һәм яза, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи белү, күнегүләр эшләү.


30.11.


37

[һ],[ х] авазлары. Һ, х хәрефләре.

1

[Һ] һәм [ х] хәрефе кергән сүзләрнең язылышын һәм әйтелешен үзләштерү

01.12.


38

Һ, х хәрефләрен ныгыту.

Сүзлек диктанты №2.

1

[Һ] һәм [ х] кергән сүзләрне дөрес укый һәм яза белү, иҗекләргә бүлү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү, сүзлек диктанты язу.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


02.12.


39

Хаталар өстендә эш. [җ] авазы. Җ хәрефе.

1

Җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белү.

07.12.


40

Б.с.ү. №11 Сочинение №1.

Азнакаем – туган ягым.

1

Сүзләрне дөрес кулланып , бәйләнешле сөйләм төзи белү

08.12.


41

[ң ] авазы. ң хәрефе. Хаталар өстендә эш.

1

[ң ] һәм [н ] авазларын аера белү, ң тартыгы-ның сүз уртасында һәм сүз ахырында гына килүен үзләштерү.

09.12.


42

[й] авазы. Й хәрефе.

1

Йо кушылмасының калын, йө- нең нечкә сүзләрдә язылуын аңлау, Й хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү


14.12.


43

[йа],[ йә] аваз кушылмалары.. Я хәрефе.

1

Я хәрефенең ике аваз кушылмасына - калын сүзләрдә йа, нечкә сүзләрдә йә булуын үзләштерү


15.12.


44

[йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

1

Ю хәрефенең ике аваз кушылмасына калын сүзләрдә йу, нечкә сүзләрдә йү булуын үзләштерү

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү


\Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


16.12.


45

Контроль диктант №3.

1

Текстны грамоталы яза белү

21.12.


46

Хаталар өстендә эш. [йы], [йэ] аваз кушылмалары.

Е хәрефе.

1

Е хәрефенең ике аваз кушылмасына - калын сүзләрдә йы, нечкә сүзләрдә йэ булуын үзләштерү

22.12.


47

Я, е, ю хәрефләрен кабатлау.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

23.12.


48

III чирек 30 сәг.


Б.с.ү. №12.Яңа ел бәйрәме.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

11.01


49

ь хәрефе.

1

ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү, язылышларын истә калдыру

12.01.


50

ъ хәрефе.

1

ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү, язылышларын истә калдыру


13.01.


51

ь һәм ъ хәрефләрен ныгыту. Сүзлек диктанты №.3.

1

ь хәрефе,

ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү, язылышларын истә калдыру

18.01.


52

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. №13. Минем уенчыкларым.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.


19.01.


53

[ц] ,[щ] авазлары.

Ц, щ хәрефләре.

1

Ц ,Щ хәрефләренең рус сүзләрендә генә язылуын үзләштерү

20.01.


54

Тартык авазларны кабатлау.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парларын белү

25.01.


55

Б.с.ү. №14. Изложение №1.

1

Укылган өзекне текстка якын итеп яза белү.

26.01.



Сүз 5 сәгать (+1 б.с.ү.)


56

Хаталар өстендә эш.

Сүз һәм җөмлә.

1

Сүзләрнең авазлардан, җөмләнең сүзләрдән төзелүен үзләштерү

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү,; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


27.01.


57

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

Сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүлә белү

01.02.


58

Б.с.ү. №15. Кошлар – безнең дусларыбыз.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

02.02.


59

Иҗек калыплары.

1

Иҗекләрнең ачык һәм ябык булуларын үзләштерү

03.02.


60

Сүз басымы.

1

Татар сүзләрендә басымның күп очракта соңгы иҗеккә төшүен үзләштерү Татар телендә сүз басымы, аны куярга өйрәнү, рус телендәге сүз басымы белән чагыштыру

08.02.


61

Кабатлау. Мөстәкыйль эш.

1

Биремнәрне мөстәкыйль эшли белү



09.02.



Морфология-19 сәгать (+5 б.с.ү.)

62

Исем.

1

Исемнең Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биреп, предметны белдерүен үзләштерү

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


10.02.


63

Б.с.ү. №16. Кышкы уеннар.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

15.02.


64

Исемне ныгыту

1

Җөмләдән исемне дөрес таба белү


16.02.


65

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Күплек сан кушымчаларын үзләштерү

17.02.


66

Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау.

1

Борын авазына беткән исемнәрнең күплектә нар/-нәр кушымчалары алуын үзләштерү

22.02.


67

Б.с.ү. №17. Якын дусларым.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

23.02.


68

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Җөмләләрне дөрес тәрҗемә итә белү


24.02.


69

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

1

Ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылышын үзләштерү

29.02.


70

Исемнәрне кабатлау.



1

Тексттан исемнәрне табу һәм аларга дөрес сорау куя белү



Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.







Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү




Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


01.03.


71

Фигыль.

1

Фигыльнең эш, хәрәкәт, хәлне белдерүен үзләштерү.

02.03.


72

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

1

Юклык формасының –ма/-мә , -мый \-ми кушымчалары ярдәмендә ясалуын үзләштерү

07.03.


73

Б.с.ү. №18. Шәһәр транспорты.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

08.03.


74

Фигыль заманнары.

1

Үткән, хәзерге, киләчәк заман фигыльләрен аера белү

09.03.


75

Контроль диктант №4. (Фигыль)

1

Текстны грамоталы яза белү

14.03.


76

Хаталар өстендә эш.

Фигыль заманнарын кабатлау.

1

Тексттан фигыльләрне табу һәм заманнарын дөрес билгели белү

15.03.


77

Фигыльләрне кабатлау.

(189 нчы күнегү)

1

Фигыль турында белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү һәм кабатлау. Текстны хатасыз, пөхтә итеп күчереп яза белү

16.03.


78

IV чирек - 28 сәг.



Б.с.ү. №19. Яз килә.

1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү, терәк сүзләр белән җөмлә төзү, матур яза белү.

30.03.


79


Сыйфат.

1

Сыйфатның предметның билгесен белдерүен, Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен, татар һәм рус телләрендә сыйфатның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеген белү


04.04.


80

Сыйфат билгеләре.

1

Сыйфатның төрле билгеләр белдерүен, Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен белү

05.04.


81

Сыйфатның җөмләдәге урыны.

1

Җөмләдә сыйфатның сыйфатланмыштан алда килүен үзләштерү

06.04.


82

Б.с.ү. №20. Туган көнем.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

11.04.


83

Татар һәм рус телләрендә сыйфатлар.

.

1

Татар телендә сыйфат сүз төркемендә род төшенчәсенең булмавын үзләштерү

12.04.


84


Сыйфатларны кабатлау.

1

Сыйфат турында үзләштергән белемнәрне практик куллана белү



13.04.


85

Исем, сыйфат, фигыльләрне кабатлау.

1

Сыйфат, исем, фигыль турында үзләштергән белемнәрне практик куллана белү

18.04.



Җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре - 11 сәгать (+1 б.с.ү.)

86

Җөмлә.

1

Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүен, алар янында тыныш билгеләрен үзләштерү

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


19.04.


87

Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

1

Сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзелүен үзләштерү.

20.04.


88

Җөмләдә сүз тәртибе. Сүзлек диктанты №4.

1

Җөмләдә сүз тәртибен үзләштерү.

25.04.


89

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Хаталар өстендә эшләү . Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр булуын үзләштерү.

26.04.


90

Б.с.ү. №21. Әниемә булышам.

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

27.04.


91

Җөмләнең баш кисәкләре.

Күчереп язу №2.

1

Иянең – исем, зат алмашлыгы, хәбәрнең фигыль, сыйфат белән белдерелүен үзләштерү


02.05.


92

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

Җөмләдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булуын үзләштерү


03.05.


93

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1

Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне дөрес таба белү

Фикерләрне ло-гик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характе-рындагы проб-леманы чишү ысулларын мөс-тәкыйль рәвештә булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; клас-сификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


04.05.


94

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

Җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләренең куелышын үзләштерү.

09.05.


95

Хикәя һәм сорау җөмләләр.

1

Хикәя һәм сорау җөмләләрне дөрес яза белү.


10.05.


96

Диалог төзү “Телефоннан сөйләшү”.

1

Репликаларны дөрес кулланып, бирелгән темага диалог төзүне үзләштерү.

11.05.


97

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау һәм ныгыту.

1

Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне дөрес таба белү



16.05.



2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау -4+3 сәгать (+1 б.с.ү.)



98

Административ контроль диктант №5. (Җөмләнең баш кисәкләре)

1

Текстны дөрес, пөхтә язу.

Аңлап уку; ти-ешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне логик чыл-бырга салу; иҗади һәм эз-ләнү характе-рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объ-ектларны ча-гыштыру; классификацияләү өчен уртак билге-ләрне билге-ләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытучы яр-дәме белән максат кую һәм эшне планлашты-рырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнле-ген оештыра белү;билге-ләнгән кри-терийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


17.05.


99

Хаталар өстендә эш. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Ел буена алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

18.05.


100

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Ел буена алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

23.05.


101

Б.с.ү. №22. Җәй җитте. Ура, каникуллар!

1

Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп яза белү.

24.05.


102

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Йомгаклау.

1

Барлык өйрәнгән темаларны кабатлау, йомгаклау.

25.05


103

Туган якның матурлыгын күзәтү. Табигатькә экскурсия.

1

Табигатьне кузәтү, телдән хикәя төзү.

27.05.


104

Туган ягым чишмәләре.”Каенлык чишмәсенә” экскурсия.

1

Чишмәләр турында әңгәмә.

30.05.


105

Туган якның танылган рәссамнары белән танышу. “Мизгел” күргәзмә залына экскурсия.

1

Районыбыздагы танылган рәссамнарың иҗаты белән таныштыру.

31.05.





Автор
Дата добавления 20.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров159
Номер материала ДВ-173197
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх