Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа. ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК
  • Другое

Рабочая программа. ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 4 лицее”ның 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы.

Укыту фәненең эш программасында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле дәресе өчен эш программасы 105 сәгатькә бүленеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.





Эш программасы структурасы

Эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән тора.

Эш программасының белем бирү максатлары:

  1. Ана теленнән лингвистик компетенциягә (мәгълүматлы булу) ия булу.

  2. Аралашу компетенциясенә ия булу, ягъни башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасына, татар әдәби теле нормаларына ия булу.

  3. Этнокультура компетенциясенә ия булу – телне мәдәни яссылыкта, ягъни рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак өйрәнү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү.

Бурычлары:

  1. Үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау, татар теле аша башка милләт кешеләренең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләү.

  2. Логик фикер йөртү дәрәҗәсен үстерү, фикереңне ачык, эзлекле, аңлаешлы итеп җиткерә белү.

  3. Тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

  4. Укучыларны татар милли мәдәниятенә тарту.

  5. Телне тәрбия бирү чарасы буларак файдалану.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

- Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

- Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру;

-Фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

-Телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау.

-Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлар булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга - җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

- Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.

3 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

Төрле типтагы сүзлекләр һәм аларның төзелү принциплары белән таныштыру.

Тамыр, кушымча һәм аларның төрләре белән таныштыру.

Сүз төркемнәреннән сан, зат алмашлыклары, фигыль заманнары белән танышу.

Җөмләнең баш кисәкләре, аергыч турында мәгълүмат бирү.

Рәсемнәр яки укылган өзекнең эчтәлеге буенча кечкенә изложение, сочинениеләр язганда, укучылар татарча җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләре булдыру.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-татар алфавитын яттан белү;

-калын һәм нечкә сузыкларны аеру;

-яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

-сүз басымын дөрес кую;

-исем,фигыль һәм сыйфатларны җөмлә эченнән таба белү;

-җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү.

3 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

1. Грамматик минимум.

  • Сүзләргә фонетик анализ ясау( сүзне иҗекләргә бүлеп, басымны билгеләү, авазлар һәм хәрефләр санын әйтү, калын-нечкә сузыклар, яңгырау- саңгырау тартыкларны күрсәтү).

  • Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен, күп мәгънәле булуын аеру.

  • Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес билгеләп, аларны сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллану.

  • Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

  • Сүз төзелешен тикшерү күнегүләрен үтәү.Укытучы биргән сүзләрнең тамырын, кушымчаларын табу.

  • Кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын аңлату, язылышын күзәтү. Алар белән җөмләләр төзү, сүзлек диктанты һәм аңлатмалы диктантлар язу.

  • Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килеш блән төрләндерү.

  • Сыйфатларның сыйфатланмышка, саннарның саналмышка иярү үзенчәлеген ( янәшә тору) аңлау.

  • Саннар янында килгән саналмышның татар телендә берлек санда кулланылуын истә калдыру.

  • Зат һәм сорау алмашлыкларын башка сүз төркемнәреннән аеру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану.

  • Фигыльләрнең заманнарын билгеләү, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен язма һәм телдән сөйләмдә дөрес куллану.

  • Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

  • Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү.

  • Иярчен кисәкләрдән аергычны билгеләү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау.

2. Язу.

- Бирелгән темага сочинение язу.

- Орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу.

- План нигезендә изложение язу.

- Татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу.

- Үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение





4

4+1

1

1

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  4. изложение язу;

  5. сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә.

Матур язуның күләме: 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш.

Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр



3



13-20



6-8

Күчереп язуны бәяләү.

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.



Диктант, изложение, сочинениеләрдәге сүзләр саны түбәндәгечә була.



Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

3

10-12

25-30

20-25

15-20

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучылырның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып баргач уздырыла.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата

җибәрелсә, “5”ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.

Сүзлек диктантларын бәяләү.

  1. Хаталары булмаган эшкә “5”ле куела.

2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “4”ле куела.

3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, “3”ле куела.

4. 3-5 хата булса, “2”ле куела.

5. 6 хатадан артып китсә, “1”ле куела.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-флар/[басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.НХәбибуллина җаваплы]. Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

2. Татар теле: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова,Ч.М.Харисова/- Казан: Татар. кит. нәшр, 2013 .

3.Рус мәктәпләрендә ана теле укыту. Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Казан. “Мәгариф” , 2008.

4.Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 3-4нче сыйныф. Я.Х. Абдрәхимова, Казан, “Мәгариф”, 2008.

5.Татар теленнән диктантлар. 1-4 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшр.,2006.

6. Кызыклы грамматика. С. Г. Вәгыйзов, Казан: “Мәгариф”, 2002. 7.Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныф. М.Җ.Ахиярова, И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Казан: “Мәгариф”, 2009

8.Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе; “Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru



Эш программасының эчтәлеге.

Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

1

2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

10

-

10

2

Сүз.

9

9

-

3

Сүз төзелеше һәм ясалышы

10

9

1

4

Морфология.

26

25

1

5

Синтаксис.

17

16

1

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4 +3

-

4

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

26




Барлыгы

105

59

17(+3)















Дәрес темасы

Сәгать

саны

Үзләштерелергә һәм камилләштере-лергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның унверсаль уку гамәлләре (УУГ)


Үткәрү вакыты

танып белү УУГ

регулятив УУГ

коммуникив УУГ

План

Факт.

  1. 2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау - 10 сәгать (+ 6 сәгать б.с.ү.)

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү №1

Мәктәп, сиңа рәхмәт!”

1



Рәсем буенча хикәя төзеп язу

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерында- гы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




01.09.


2

Авазлар һәм хәрефләр

1

Аваз һәм хәрефләрне аера белү,сүздә аларның санын билгеләү.

02.09.


3

Бәйләнешле сөйләм үстерү №2 .

Җәйге ял”

1

Рәсем буенча хикәя төзеп язу

03.09.


4

Сузык һәм тартык авазлар

1

Сузык һәм тартык авазларны аера белү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




08.09.


5

ь һәм ъ хәрефләре

Сүзлек диктанты №1. (ь,ъ)

1

Ъ һәм ь кагыйдәләрен ,бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес яза белү.

09.09.


6

Сүзләрне иҗекләргә аеру.Сүз басымы. Хаталар өстендә эш.

1

Сүзләрне иҗекләргә аера һәм басым куя белү.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




10.09.


7

Исем.

1

Җөмләдә исем сүз төркемен аерып ала һәм сораулар куя белүләренә ирешү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




15.09.


8

Бәйләнешле сөйләм үстерү №3.

Без мәктәпкә барабыз”.

1

Без мәктәпкә барабыз “дигән темага җөмләләр төзү һәм дөрес итеп хикәя язу.

16.09.


9

Фигыль.














1

Җөмләдә фигыльне таба һәм сорауларны дөрес куя белү.

17.09.















22.09.


10

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 4

Физкультура дәресендә”

1

Җөмләләрдә сүзләрнең уңай тәртибен сакларга күнектерү,дөрес итеп хикәя язуларына ирешү.

11

Сыйфат.

1

Сыйфатка сораулар куя белү,сыйфатның мәгънәсен аңлауларына ирешү.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру;

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




23.09.


12

Бәйләнешле сөйләм үстерү №5” Көзге табигать”.

1



Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,

сәнгатьле сөйләү,матур яза белү.

24.09.


13

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Җөмләнең баш кисәкләрен аера белү.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.




29.09.


14

Җөмлә кисәкләрен ныгыту.

1

Җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрне камилләштерү.

30.09.


15

Администра тив контроль диктант №1.

1

Үтелгән материалны ныгыту,грамоталы язуларына ирешү.

01.10.


16

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм үстерү №6

Көндәлек режимым.”

1

Көндәлек режимым“ темасына дөрес итеп хикәя яза һәм хаталарны анализлый белү.

06.10.


II. Сүз - 9 сәгать. (+1 сәгать б.с.ү. )

17

Сүз турында гомуми мәгълүмат.

1

Сүз турында гомуми мәгълүмат бирү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.




Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


07.10.


18

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләренең кулланылышын үзләштерү.

08.10.


19

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Бер һәм күп мәгънәле сүзләрнең ясалышын һәм кулланышын үзләштерү.

13.10.


20

Синонимнар.

1

Синонимнарны аера белү,сөйләмдә активлаштыру.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.




Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


14.10.


21

Омонимнар.

1

Омонимнарны аера, дөрес куллана белү.

15.10.


22

Антонимнар

1

Антонимнарны аера белү.

20.10.


23

Синоним,омоним,

антонимнар-ны ныгыту

1



Синоним,омоним,антонимнарны ныгыту

21.10.


24

Сүзлекләр турында мәгълүмат






1

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү

22.10.


25

Контроль диктант № 2

1

Грамоталы язу ,җөмләләрнең баш кисәкләрен аера белү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


27.10.


26

Хаталар өстендә эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү №7

Кышкы матурлык”


1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау, төзәтү, ”Кышкы матурлык” темасына хикәя төзү

28.10.


III . Сүз төзелеше һәм ясалышы - 10 сәгать (+2 сәгать б.с.ү.)


27

Тамыр.








1

Тамыр сүзенең төп мәгънәсен белдерүче кисәк булуын һәм сүзләрнең тамырын таба белү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

29.10.


28

II чирек -21



Кушымча

1

Тамыр һәм кушымчаларны аера белү

10.11.


29

Тамырдаш сүзләр

1

Тамырдаш сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

11.11.


30

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 8.

Туган як чишмәләре”


1

Туган як чишмәләре”темасы буенча сүзләрне дөрес кулланып,бәйләнешле сөйләм төзи белү.


12.11.


31

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Сүз ясагыч кушымчаларны аера белү

17.11.


32

Бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану

1

Тамырга башта сүз ясагыч,аннан мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның ялгануын белү.

18.11.


33

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

1

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны аера белү, кулланырга өйрәтү

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

19.11.


34

Татар һәм рус телендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзнчәлекләре

1

Татар һәм рус телендә сүзләргә кушымчалар ялгану үзнчәлекләренең мәгънәсен аңлау

24.11.


35

Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

Тамыр һәм ясалма сүзләрне аера белү.

25.11.


36

Кушма сүзләр

1

Кушма сүзләрнең ике сүз кушылып ясалуларын белү

26.11.


37



Парлы сүзләр

Сүзлек диктанты №2

(Кушма һәм парлы сүзләр)

1



Ике сүзне теркәп,бер мәгънә белдерүче сүзләрнең парлы сүзләр булуын һәм аларның сызыкча аша язылуларын белү,грамоталы язарга өйрәтү,сүзлек байлыгын арттыру








Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

01.12.


38

Сүз төзелеше һәм ясалышы бүлеген кабатлау.Хаталар өстендә эш.

1

Үзләштерелгән сүз төзелеше һәм ясалышын кулланылышын камилләштерү грамоталы язарга өйрәтү,

парлы сүзләрне камилләштерү


02.12.


39

Бәйләнешле сөйләм үстерү №9.

Безнең сыйныф бүлмәсе”

1



Безнең сыйныф бүлмәсе” темасы буенча сүзләрне дөрес кулланып,бәйләнешле сөйләм төзи белү.




03.12.


IV. Морфология – 26 сәгать ( +12 сәгать б.с.ү. )




Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы

40

Исем . Хаталар өстендә эш.

1

Җөмләдә исемнәрне таба һәм аларга сораулар куя белү

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


08.12.


41

Бәйләнешле сөйләм үстерү №10. Сочинение №1

Туган ягыма кыш килде”



1

Логик эзлекле,темага туры китереп,эпиграфларны дөрес сайлап,сочинение яза белү


Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


09.12.


42

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары.Хаталар өстендә эш.

1

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы

10.12.


43

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 11.

Кышкы көндә”


1

Кышкы төндә”темасы буенча хикәя яза башлау

15.12.


44

Ялгызлык исемнәр

1

Ялгызлык исемнәрне дөрес итеп яза белү

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


16.12.


45

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 12.

Сөйләшү

(диалог).


1

Ялгызлык исемнәрне урынлы куллана белү

17.12.


46

Сүзләргә анализ

ясау


1

Сүзләргә дөрес анализ ясый белү

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән

лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру;

22.12.


47

Администра-тив контроль диктант №3.

1



Грамоталы язу, ялгызлык

исемнәре таба белү

23.12.


48

Хаталар өстендә эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү №13

Кышкы уеннар”

1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау һәм төзәтү,сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау,

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәлә-рен аңлап үти белү;

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру;

24.12.


49

III чирек- 30 сәгать.



Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

Килеш белән төрләнгән исемнәрне дөрес итеп куллана белү

12.01.


50

Баш килеш

1

Баш килеш белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау,

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру

13.01.


51

Бәйләнешле сөйләм үстерү №14

Татарстан елгалары”.

1



Бирелгән темага җәмләләр төзеп әйтү һәм хикәя язу


14.01.


52

Иялек килеш




1

Иялек килеше белән төрләнгән исемнәрне дөрес куллану






19.01.


53

Юнәлеш килеше






1

Юнәлеш килешендәге исемнәрне дөрс куллана белү


Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау,

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру

20.01.


54

Бәйләнешле сөйләм үстерү №15

Яңа ел”

1

Кушымчаларны аера һәм дөрес куллана белү


Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру.

21.01.


55

Төшем килеше.

1

Төшем килеше белән төрләнгән исемнәрне дөрес куллануга ирешү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


26.01.


56

Бәйләнешле сөйләм үстерү №16 . Изложение №1




1

Логик эзлекле итеп ,стильне саклап изложение яза белү








27.01.


57

Чыгыш килеше

1

Кушымчаларны аера һәм дөрес куллана белү


Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


28.01.


58

Урын-вакыт килеше.


1

Урын-вакыт килеше белән төрләнгән исемнәрне дөрес куллану.

02.02.


59

Алмашлык.

1

Зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү

03.02.


60

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен белү.

04.02.


61

Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат

1

Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү һәм сөйләмдә куллана белү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


09.02.


62

Хәтер диктанты

Иң кадерле әнием”.

Алмашлыкларны ныгыту

1

Хәтерне камилләштерү,грамоталы язарга өйрәтү,пунктуация кагыйдәләрен белү

10.02.


63

Бәйләнешле сөйләм үстерү №17

Котлау язу.


1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау һәм төзәтү,сүзләрнең язылышын истә калдыру,котлау тексты яза белү.

11.02.


64

Фигыль. Барлык һәм юклык формалары

1

Хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта төрләндереп,сөйләмдә куллана белү

16.02.


65

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше

1

Фигыльләрнең заман белән төрләнүе турында гомуми мәгълүмат бирү һәм аларны куллану күнекмәләрен камилләштерү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


17.02.


66

Бәйләнешле сөйләм үстерү №18 .”Минем тату гаиләм”




1

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү,терәк сүзләр һәм сүзтезмәләрне дөрес кулланып хикәя төзеп язу
















18.02.


67

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат –сан белән төрләндерү һәм сөйләмдә куллана белү

23.02.


68

Бәйләнелешле сөйләм үстерү №19

Минем дүрт аяклы дустым”

1

Минем дүрт аяклы дустым”дигән темага бәйләнешле сөйләм төзи белү.

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


24.02.


69

Сыйфат,

сыйфатлан-мыш.

1

Сыйфат, сыйфатланмышны аера белү һәм сөйләмдә дөрес куллану

25.02.


70

Синоним сыйфатлар

1

Синоним сыйфатлар турында мәгълүмат бирү һәм сөйләмдә куллана белү

01.03.


71

Антоним сыйфатлар.

Сүзлек диктанты №3.






1

Антоним сыйфатлар кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру






02.03.


72

Хаталар өстендә эш.

Сыйфатлар-ның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле.












1





Сыйфатларның сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү














Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


03.03.


73

Бәйләнелешле сөйләм үстерү №20”Яз килә,яз килә!”








1

Бирелгән темага җәмләләр төзеп әйтү һәм хикәя язу.


08.03.


74

Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә.










1

Саннарның язылышын истә калдыру

09.03.


75

Саналмыш








1

Җөмләдә саналмышны аера белү, дөрес куллануга ирешү






Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


10.03.


76

Саннарны сөйләмдә куллану.


1









Саннарны сөйләмдә куллана белү

15.03.


77

Контроль

диктант №4

1

Грамоталы язу,сыйфат һәм саннарны аера белү

16.03.


78

Хаталар өстендә эш

Бәйләнелешле сөйләм үстерү №21

Язның бер көне ел туйдыра”


1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау һәм төзәтү ,сүзләрнең язылышын истә калдыру, алган белемнәрне тирәнәйтү

17.03.




V. Синтаксис- 17 сәгать. ( +5 сәгать б.с.ү.)

79

IV чирек-27



Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Сүзтезмә һәм җөмләләрне аера һәм сөйләмдә куллана белү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.




Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.


30.03.


80

Бәйләнелешле сөйләм үстерү №22

Урманда”

1

Җөмләләрдә сүзләрнең уңай тәртибен сакларга күнектерү,хикәя төзү

31.03.


81

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.


1

Әйтү максаты ягынан җөмлә төрләрен куллануны камилләштерү




05.04.


82

Хикәя җөмлә

1



Хикәя җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану

06.04.


83

Сорау җөмлә

1

Сорау җөмләләрне аңлап,аларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү


Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.











Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.





07.04.


84

Өндәү җөмлә

1

Өндәү җөмләләләрнең куллану үзенчәлекләрен истә калдыру

12.04.


85

Раслау җөмләләр

1

Раслау җөмләләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү




13.04.


86

Инкяр җөмләләр

1

Инкяр җөмләләрне аера белү

14.04.


87

Раслау ,инкяр җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау


1

Раслау ,инкяр җөмләләрне аеру буенча күнегүләр эшләү,тыныш билгеләрен дөрес куя белү




19.04.


88

Бәйләнешле сөйләм үстерү №24. Җөмлә-ләр төзү.

Сайланма диктант.

1







Грамоталы язу, җөмлә төрләрен кабатлау


20.04.


89

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Укучылар ясаган хаталарны анализлау һәм төзәтү ,сүзләрнең язылышын истә калдыру, җөмләдә баш кисәкләрне аеру

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.





21.04.


90

Аергыч

1

Җөмләдә аергычны аера белү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.









Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.





26.04.


91

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе

1

Җөмләләрдә сүзләрнең уңай(туры) тәртибен саклый белү

27.04.


92

Тәрҗемә итү күнегүләре.

Сүзлек диктанты №4.

1

Тәрҗемә эшен активлаштыру

28.04.


93

Хаталар өстендә эш.

Синтаксик анализ ясау

1








Җөмләләргә дөрес итеп анализ ясый белү




03.05.


94

Бәйләнешле сөйләм үстерү№25.-”Сабантуйда.”

1







Сүзләрнең язылышын истә калдыру,күнегүләрдә алган белемнәрне ныгыту,бәйләнешле хикәя төзи белү.

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү,

эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.







Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлык-ларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.





04.05.


95

Күнегүләр эшләү


1

Күнегүләрне дөрес эшли белү

05.05.


96

Администра-тив контроль диктант №5.

1

Грамоталы язу,,ия белән хәбәрне аера белү,сүз төркемнәрен билгели алу

10.05.


97

Хаталар өстендә эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү №26.

Азнакаем”.


1

Хикәя төзеп язу

11.05.


98

Рус һәм татар телләрендә җөмләдә сүз тәртибе

1

Җөмләләрне дөрес төзү

12.05.


VI. Ел буена үткәннәрне кабатлау – 4+ 3 сәгать.







99

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1

Сүз төзелеше һәм ясалышы эшен активлаштыру




17.05.


100

Морфология.




1

Морфологиядән алган белемнәрне тирәнәйтү

Аңлап уку; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.











Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.





18.05.


101

Синтаксис.

1

Синтаксистан алган белемнәрне тирәнәйтү.

19.05.


102

Еллык материалны гомумиләштереп кабатлау.

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

24.05.


103

Туган якның матурлыгын күзәтү. Табигатькә экскурсия.

1

Туган якның матурлыгына соклана белү.


25.05.


104

Туган ягым чишмәләре”.”Каенлык ”чишмәсенә экскурсия.

1

Чишмәләрне саклау.

26.05.


105

Туган якның танылган рәссамнары . “Мизгел” күргәзмә залына экскурсия.

1

Туган якның танылган рәссамнары белән танышу.

31.05.


Барлыгы: 105 сәгать, б.с.ү. - 26 сәгать, КД- 5, И – 1, С- 1, с.д. – 4



Белем осталыгы һәм күнекмәләрен бәяләү формалары


1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Дәрес

27

21

30

27

105

Теманы өйрәнү

18

14

21

21

74

БСҮ

7

6

8

5

26

Изложение

-

-

1

-

1

Сочинение

-

1

-

-

1

Контроль эш

2

1

1

1

5

Диктант (сүзлек диктанты)

1

1

1

1

4







Автор
Дата добавления 20.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров123
Номер материала ДВ-173200
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх