Инфоурок Дошкольное образование Рабочие программыРабочая программа театрального кружка "Нәни артистлар"

Рабочая программа театрального кружка "Нәни артистлар"

Скачать материал

“02” сентябрь 2019 ел

 

№ 2  нче педагогик киңәшмәдә кабул ителде

 

 

 

“Раслыйм”

МБМББУ“Күзәтү һәм сәламәтләндерү

төрендәге 6 нчы “Йолдызчык”балалар бакчасы

мөдире ______________Усманова Р.Р.

№53 “03” сентябрь 2019 ел

 

 

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

“Күзәтү һәм сәламәтләндерү төрендәге 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»

 

“Нәни артистлар” түгәрәгенең

эш программасы

 

Төзеде:

балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче

Хәкимова Ләйсән Әсгать кызы

 

 

 

Аңлатма  язуы

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш та­ләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм  ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.

Баланы  төрле яклап үстерү өчен, иң беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуын  ачыклау да җитә. Бу очракта күпләгән санда түгәрәкләргә йөртүдән тыш,  аңа туры  килә  торган  берсен  сайлап алырга мөмкин. Бакчадагы гомуми дәресләрдә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән  аралашырга, әйбер­ләрне танып белергә өйрәнә.   Балаларны   берләштерүдә, зурлар  белән  аралашуга  өйрәтүдә, сөйләм  телен  үстерүдә,  җэмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең   әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы  турында  мәгълүмат  алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен  төзергә  өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында  катнашып,  балалар   образлар,  төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән  танышалар,  ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга   мәҗбүр   итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген  алып  барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар  алдында  күрсәтә  алырлык шартлар   тудырырга   hәм  яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле,   сәнгатьле  сөйләшә  белүчеләрне оялчан  икәнен, чит кешеләр алдында   югалып  калуларын күзәтәбез. Бупроблемаларбулмасынөчен, балаларбакчасында театр кую бикзурбулышлыккүрсәтә. Сәхнәләштерелгәнуеннарбалаларнышатландыралар.  Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәнү   барышында,  сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. 

         Мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларында үз туган телләренә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүдә халык педагогикасы һәм халык авыз иҗатының йогынтысы бик зур. Нәкъ менә шушы яшьтәге балаларда сәнгатькәтартылу, кызыксыну барлыкка килә. Балаларның сәләтен дә шушы яшьтә ачуга мөмкинлек бик зур. Әлбәттә, әле бу яшьтә балаларны нәрсәгә булса да өйрәтүдә уенчыксыз барып чыкмаячак, алар уен аша гына тирә – юньне таный алалар.

 ”Нәни артистлар”түгәрәгендә уенчыклар кунакка килеп, балалар белән танышып, аларны җырлатачаклар, уйнатачаклар,ә балалар үз чиратында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә,туган телнең матурлыгын тоярга өйрәнәчәкләр. Безнең бурыч – балаларның үз телен онытмауларына ирешү.

         Халык авыз иҗатына бик еш мөрәҗәгать итәчәкбез. Без курчакны иркәләп йоклатырбыз, куянны да усаллардан якларбыз, елаганнырны юатырбыз, усалларга акыллы киңәшләр бирербез. Балаларны үзләрен иркен тотарга өйрәтүне дә максат итеп куям. Алар бер-берсеннән тартынмыйча, театр серләренә төшенеп”артист”лана белергә тиешләр. Әгәр ул куян икән, аңарольгә кереп шунда ук”куян”га әйләнергә кирәк һ.б.Әгәр бала баштан кыенсына икән, андый балаларны нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итү ярамый, сәнгатькә тартылу кинәт кенә була алмый. Шуңа күрәберенче нәтиҗәләрне күрер өчен вакыт кирәк булачак.

Программаның  максаты: информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләү; халык педагогикасы, театр сәнгате нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык, әдәбият – сәнгатькә тартылу кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Программаның   төп  бурычлары:

- Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсешен  үстерү, персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләү, баланың сүз байлыгы арттыру, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләү;

-  хәрәкәт  күнекмәләрен  формалаштыру;

-  сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;

- мимика,  ишарәләр,  хәрәкәтләр,  интонация  тәэсирле  чараларын кабатлау  теләге   тудыру;

- укучыларда  эстетик,  әхлак  һәм  хезмәт  тәрбиясен  тормышка ашыру;

- балаларның сәламәтлеген  яхшырту;

- сәнгатькә  кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

                 Эчтәлекне тәэмин итү принциплары:

·        Белем бирүдә фундаментальлек  принцибы.

 Үзләштергән  белем  һәм күнекмәләрнең балага рус әдәбиятын һәм башка милләтләр әдәбиятын үзләштергәндә дә ярдәм итә ала торган  булу зарурлыгы.

·        Аңлаешлылык (доступность) принцибы

   Баланың нигез белемнәренә таянып, проблемалар, каршылыклар аша җиңеп чыгарлык, көче җитәрлек әсәрләрнең кулланышка куелуы.

·        Мотивлылык принцибы.

Балаларның тормыш тәҗрибәләре, кызыксыну даирәләре белән тәңгәл килерлек, гыйбрәт яисә үрнәк алып тормыш тәҗрибәләрен баетырлык  әсәрләрнең генә кулланышка куелуы.  Танып-белү процессының психологик иркенлек шартларында оештырылу зарурлыгы.

·        Күп мәдәни нигезлелек (поликультуралылык) принцибы.

Гомумкешелек кыйммәтләренә, сәнгать әсәре тудыра алган авторга (төрле милләт халкына да)  ихтирам  һәм кызыксыну хисләре уяну өчен; программа таләп иткән төп төшенчәләрнең  татар һәм рус телләрендә үзләштерелүе өчен җирлек тудырылу.

·        Системалы эшчәнлек ( системно- деятельностный подход) принцибы.

Программа  таләп иткән эчтәлекне гадидән катлаулыга принцибы нигезендә   бер бөтен буларак үзләштерелүе тәэмин ителү.

Программаның билгеләнеше:

“Нәни артистлар”   түгәрәге  программасы  зурлар  төркеме  өчен тәкъдим ителә.   Түгәрәк  атнага  2 мәртәбә  үткәрелә.  Түгәрәкне  үткәрү вакыты 25 минут.

“Нәни артистлар”   түгәрәге  программасының  актуальлеге:  Кереп баручы  стандартларының   яңалыгы - белем һәм  тәрбия  алуда универсаль гамәлләрнең  берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы.  Ягъни,  баланың  үз фикерен  диалогта  һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү.  Бу таләп – түгәрәкнең актуальлеген  раслаучы   мөһим  дәлил дә.  Балаларны   берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җэмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур.

 

Сәхнәләштерүэшчәнлеге

  • Театркарауhәмәңгәмәоештыру;
  • уен-драматизацияләр;
  • сәнгатьлеитепсөйләүкүнегүләре;
  • этикабуенчааерымкүнегүләрнекарау;
  • рольләрне бүлү;
  • костюмнар барлау;
  • декорацияләр барлау..

Рольләргә  бүлгәндә  төрле  алымнар  кулланыла:

  • баланыңтеләгебуенчарольсайлау;
  • төпрольләргәоялчанбалаларныбилгеләү;
  • карточкаларбуенчарольләргәбүлү;
  • парлапуйнау.(диалог)

Мондаикепроблемакилепчыгаргамөмкин:

  • hәрбалагарольләржитмәсәнишләргә?;
  • тискәрерольләрне  кем уйнар?

 

Беренчепроблеманыбалаларнытөркемнәргәбүлепчишепбула. Ә икенчесенаңлатырга: әкияттә, сәхнәдәбарысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дәуйныйбелергәтиеш. Тискәре рольне уйнаукүпкәкатлаулырак та,  hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дәуйныйбелергәтиеш.

 

«Нәни артистлар»  түгәрәге   программасы  эшчәнлегенең  көтелгән  нәтиҗәсе:

ü    Сәхнәләштерү  уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыру, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арту, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туу. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсү;

ü    Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенү;

ü    Әкият геройлары турында  мәгълүмат алу;

ü    Гаилә белән балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәббәт тудыру.

 

ТЕМАТИК ПЛАН

ТЕМА

МАКСАТ

 

1,2

Куян килгән кунакка.

Балаларны кунак белән таныштыру.Куянның зур һәм матур булуына игътибар иттерү.Соклануны мимикаһәм хәрәкәт беләнкүрсәтергә өйрәтү.Куян турында шигырьне игътибар белән тыңлап, яттан өйрәтү. Уенда актив катнашырга чакыру.

 

3,4

Куян белән уйныйбыз.

Балаларга куянның аларны бик сагынуына ышандыру.

Сагыну хисен тасвирларга, уен барышында шатлану, күңелсезләнү кебек хисләрне дә чагылдыра белергә өйрәтү.

 

 

5,6

Кояшны күзәтү.

Балалар белән тәрәзәдән кояшны күзәтү. Әгәр кояш булмаса, рәсемдәге кояшны күрсәтү. Балаларны уенны аңлап эмоцианаль уйнарга өйрәтү.

 

 

7,8

Яңгырныкүзәтү.

Кояш кына түгел яңгыр да кирәк булуын аңлату өчен, яңгыр турында шигырь өйрәтү. Уенда теләп катнашу хисләре тәрбияләү.

 

9

Бармаклар белән серләшү.

Балаларны бармак уены аша гаилә әгъзаларын атарга, сәнгатьле итеп, интонациябелән сөйләргә өйрәтү.Җырлы уенда актив катнашуларына ирешү.

 

 

10

Курчак килгән кунакка.

Кечкенәләргә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Алсу белән кызыкитеп уйнарга, аның белән бергәшигырьне сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

 

 

11

Без – курчаклар.

Балаларны уен ситуациясенә тарту. Курчаклар булып биегәндә хәрәкәтләрне төгәл үтәргә өйрәтү. Курчаклар турындагы шигырьнеинтонация белән сөйләргә өйрәтү.

 

 

12

Акбай – якын дустым.

Маэмай кем ул? Таныштыру, Акбайның усал булмавын аңлату. Аңа карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.Акбай роленә кереп уйарга өйрәтү.

 

 

13

 

Кызыл Әтәч

Әтәчнең үзенчәлекле сыйфатларыбелән таныштыру.Аның йорт кошы булуын аңлату. Әтәч булып уйнаганда, канат кагу хәрәкәтләрен дөрес ясарга,сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

 

 

14

Песи, песи пескәем.

Песинең бик сөйкемле хайван булуын, мимика белән җиткерә белергә өйрәтү.Аңа карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

15

Ак куянкай.

Кыш җиткәч, куяннарның ак тун киюләрен аңлату. Салкын кышта куянга бик кыен, кызгану хисен мимика, хәрәкәтләр белән уен барышында тасвирларга өйрәтү.

 

 

16

Аю бездә кунакта.

Аю бик зур хайван, аның зур булуына шаккатуны, гаҗәпләнүне мимика, хәрәкәтләр белән күрсәтү. Аю белән уенда актив катнашып, аның турында шигырь әйтә – әйтә уйнату.

 

17

Кышкы урман.

Кышкы урманның матурлыгына шаккатып сокланырга өйрәтү.Картина карап балаларда уңай тәэсирләр тәрбияләү.

 

 

18

 

Кышкы җил.

 

Балаларга җил турында сөйләү. Җил тавышын тыңлату.Кышкы суыкны күз алдына китереп туңуны тасвиралау.

 

19

Бала белән әтәч.

Балаларны сәхнәбелән таныштыру. Сәхнәдәчыгып чыгыш ясау серләренә төшендерә башлау, куркып калмаска, тиешлеинтонация белән сөйләргә өйрәтү.

 

 

20

Тавык

Тавыкның үзенчәлекле якларын ачыклау, шуны балаларгааңлату. Тавыкның борчылу, шатлану хисләрен тасвирлап бирергә өйрәтү.

 

 

 

21

Ишек алдында.

Балаларны авыл тормышыннан күренешләр белән таныштыру. “Ишек алдындагы”йорт кошларының үзенчәлекле якларын ачу. Хәрәкәтләр белән күрсәтеп шигырьне сөйли-сөйлиуйнату.

 

 

22

Казлар әйтә ка-ка..

Йорт кошларыннанказ белән таныштыру,аның үзенчәлекле сыйфатларын ачу. Уен барышында казга “әверелеп”аны төгәлтасвирлау.

 

 

23

Чыпчык- очып чык.

Чыпчыкның балаларга бик танышкош булуын аңлату, рәсемен күрсәтү.Рольгә кереп уйнарга,эндәшү сүзләрен дөрес интонация белән әйтергә өйрәтү.

 

 

24

Яратам әбиемне.

Балаларның әби, дәү әниләрен ничек яратуларын сүз белән, мимикабелән тасвирлау,балаларда олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

 

 

24

Әнием- алтыным.

Әнигә карата булган җылы хисләрне тавирларга өйрәтү.

 

 

25

Бала белән күбәләк.

Балаларда соклану,кызгану хисе белән беррәттән аңлаучанлыкны тәрбияләү. Күбәләк турында (рольгә бүленеп -баштан ике төркем) шигырьне өйрәнү.Сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү.

 

 

26

Чеп- чеп чебиләр.

Чебиләрне искә төшерү. Балаларга таныш уенны уйнату. Чебирәсемен күрсәтеп, җырлап чеби турында табышмак әйтү һәм шигырьөйрәтү.

 

27

Бәтиләр.

Бәти рәсемен (уенчыгын) күрсәтеп балаларны таныштыру.Аларның нинди аваз чыгарып кычкыруларын шигырь сөйләгәндә аңлап әйтүләренә ирешү.

 

28

 

 

Куяныма ни булган?

Балаларны төрле ситуациядә булган хәлләрне аңлап, мимика белән сүзне тәңгәл китереп тасвирларга өйрәтү.

 

29

Йомшак су – битемне ю.

Яңгырны искә төшерү. Уенны уйнап алу. Су акканны тыңлау. Су турындашигырьне тыңлату, яттан өйрәтү.

 

 

30

Чуар тавык

Балаларны әкиятне тыңларга, сорауларга рольгә кереп (тавышны үзгәртеп) җавап бирергә өйрәтү.

 

 

31

Туп батмый елгада

Баларга тазга су салып тупның суда батмавын аңлату. Шигырьне укыганда Әминәне кызгыну хисләрен тәрбияләү.

 

 

32

Отчет - чыгыш

Сайлап алынган әсәрне сәхнәләштерү

 

 

 

 

 

 

 

“Яшь артистлар”түгәрәге өчен перспектив эш планы

              

Үткәрү вакыты

Тема

Максат

Кыскача эчтәлек

Җырлы – сүзле уеннар, шигырьләр

Җиһазлау

 

ОКТЯБРЬ

1-2

 

Танышу.

Куян килгән кунакка.

Балаларбелән танышу. Балаларны кунак белән таныштыру.Куянның зурһәмматур булуына игътибар иттерү.Соклануны мимикаһәм хәрәкәт беләнкүрсәтергә өйрәтү.Куян турында шигырьне игътибар белән тыңлап, яттан өйрәтү. Уенда актив катнашырга чакыру.

Балалар әкрен генә йоклап ятучы куян янына киләләр. Кем син? дип сорыйлар. Куян уяна “Бумин, куян”ди. Куян балалар белән таныша. Тәрбияче соклануны мимика белән күрсәтә һәм балалар белән бергә кабатлый. Шундый зур һәм шундый матур дип соклануныхәрәкәт белән күрсәтәләр.Җырлы уен уйныйлар.

-Син кем?

-Мин – куян.

Йомры - йомшак куян

Йокыдан уянды.

Нинди рәхәт аңа,

Сикерә башлады.

Уен.

Бар монда зур куян,

Зур куян, матур куян.

Куян, куян, киләле

Биеп – биеп кит әле.

(Уртага куян тотып бала чыга, куянны биетә, калган балалар кул чабып торалар, уен һәр бала куянны биеткәнче дәвам итә)

Уенчык куян, куян битлеге

“Бар монда зур куян”уены

3-4

 

Куян белән уйный-быз.

Балаларга куянның аларны бик сагынуына ышандыру.

Сагыну хисен тасвирларга, уен барышында шатлану, күңелсезләнү кебек хисләрне дә чагылдыра белергә өйрәтү.

Куян костюмнары барлау

Балалар куян килмәгәч күңелсезләнәләр, аны кунакка чакыралар.

“Куян, куян- куянкай.

 Кил син безгә кунаккка.”

 Куян һәр баланы

“кочаклап”ярата.Алар белән уйныйсы килүен аңлата. Качыш уенын уйнарга чакыра. Балалар күзләрен йомган арада куян “кача”. Балалар эзлиләр, тапкач куаналар, шигырь белән әйтеп бирәләр.

Куян, куян- куянкай.

 Кил син безгә кунаккка.”

Качышлы уеныннан соң куануныҗырлы хәрәкәтле уен белән күрсәтәләр.

 

Куян – куян куянкай,

Килгән безгә кунакка.

Безнең белән уйнады,

Аңа бездәошады.

 

 

Уенчык куян, куян битлеге

уен“Бар монда зур куян”

5-6

 

Кояшныкүзәтү.

Балалар белән тәрәзәдәнкояшны күзәтү. Әгәр кояш булмаса, рәсемдәге кояшны күрсәтү. Балаларны уенны аңлап эмоцианаль уйнарга өйрәтү.

Кояш, болыт костюмнары барлау

Балаларкояшны күзәтәләр, рәсемдәге кояш белән уен оештырыла. Балалар кояш кыздырудан куркып качалар

(чүгәлиләр).

Кояш якты, ул җылы,

Бирә миңа нурларын.

Кояшка үреләм, ни күрәм,

Ул да бит миңасузыла.

Кояш рәсеме,

“Кояшкай” шигыре

Кояш, болыт костюмнары

 

7-8

 

Яңгырныкүзәтү.

Кояш кына түгел яңгыр да кирәк булуын аңлату өчен, яңгыр турында шигырь өйрәтү. Уенда теләп катнашу хисләре тәрбияләү

Костюмнар барлау.

Тәрбиячекулына кулчатыр (зонтик) тота. Калган балалар- күбәләкләр. "Көн кояшлы" булганда , "күбәләкләр" бүлмә буйлап "очалар". Алып баручы "Яңгыр ява!" диеп, кулчатырын ачуга- "күбәләкләр" "яңгырдан" кулчатыр астына җыела.

 

Яңгыр ява урамда,

Болыт килгән бит анда.

Әйдәгез качыйк та,

Чыкмый торыйк беразга.

 

“Яңгыр”рәсеме, кулчатыр.

Күбәләк, болыткостюмнары

 

НОЯБРЬ

9

 

Бармаклар белән серләшү.

Балаларны бармак уены аша гаилә әгъзаларын атарга, сәнгатьле итеп, интонациябелән сөйләргә өйрәтү.Җырлы уенда актив катнашуларына ирешү.

Балалар бармаклары белән исәнләшәләр. Һәр бармакның исемен атыйлар. Бармак уенынһәм җырлы уен уйныйлар.

Исәнме, баш бармак, исәнме, имән бармак,

Исәнме, урта бармак, исәнме, исемсез бармак,исәнме, чәнти бармак.

***

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни.

Бу бармак бәби, ул нәни, шуңа күрә елый.

***

Чәп- чәп чәбәкәй,

Безнең куллар бәләкәй,

Ә хәзер тизрәк-тизрәк.

Чәбәкликкүңеллерәк.

Гаилә әгъзалары белән таныштыру өчен рәсемнәр, киемнәр

“Бармаклар биюе”

 

10

 

Курчак килгән кунакка

Кечкенәләргә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Алсу белән кызыкитеп уйнарга, аның белән бергәшигырьне сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.

 Ишек шакып кунак (Алсу) керә.Курчактан: “Син кем? дип сорыйлар. Алсу балалар белән танышкач,”Сәгать”шигыренсөйли.Балалар белән бергә, башларын уңга- сулга аударып,3 тапкыр кабатлый. Җырлы уен уйната. Алсу “аргач”, балалар Алсуны йоклаталар.

Сәгать йөри “келт-келт”

Ул уяна бик иртүк:

Тук,тук

Ялкауларны яратмый: юк, юк.

***

Әллә лә, әллә лә,

Карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Алсу матурәйләнә,

Балалар да әйләнә.

Курчак. “ Йокла, курчак” шигыре

бишек

11

 

Без – курчак-лар

Балаларны уен ситуациясенә тарту. Курчаклар булып биегәндә хәрәкәтләрне төгәл үтәргә өйрәтү. Курчаклар турындагы шигырьнеинтонация белән сөйләргә өйрәтү.

Алсу килә.Алсуныбиетәләр. Балалар Алсуны мактый. “Алсу син матур”- диләр. Бүген ул тамашачы буласы килүенәйтә. Балалардан “Курчаклар бию”ен күрсәтүләрен сорый, балалар уйныйлар.

 Курчаклар турындагы шигырьне яттан өйрәнеп, интонация белән сөйлиләр.

Безбик нәни курчаклар,

Биергә яратабыз.

Башны болай борабыз,

Күзне болай йомабыз.

 

Тыпыр – тыпыр биибез,

Әйдәгез сез дә биегез.

(“Без матрешкалар”биюе)

 

Курчак, “Матрешкалар” җыры”

12

 

Акбай – якын дустым.

Маэмай кем ул? Таныштыру, Акбайның усал булмавын аңлату. Аңа карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.Акбай роленә кереп уйарга өйрәтү.

Маэмайны чакыралар, “Акбай, кил монда”. Акбай белән уйныйлар. Балалараннан “курка”лар. Маэмайүпкәләп аларданкача, югала, балалар анычакыралар.

Акбай турында җыр тыңлыйлар.

— Яле, тагын әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Койрык болгый үзе,

Ялт-йолт итә күзе.

— Ул бит маэмай, ул бит маэмай:

Һау-һау! — ди, —

Минем эшемсезнеңөйнесаклау,— ди.

***Минем бар маэмаем,

Кара борынлы Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Уен.

Безнең Акбай йоклап ята,

Җиргә төрткән борынын,

Йокламасын, уянсын,

Безнең белән уйнасын.

Уенчык эт.

Эт битлеге

 

ДЕКАБРЬ

13

 

Кызыл Әтәч

Әтәчнең үзенчәлекле сыйфатларыбелән таныштыру.Аның йорт кошы булуын аңлату. Әтәч булып уйнаганда, канат кагу хәрәкәтләрен дөрес ясарга,сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

Әтәч турында кыскача аңлату:оча, йокыдан бик иртә тора, “кикрикүк”дип кычкыра. Әтәчтурында җыр җырлау.

Әтәчнең йөрү хәрәкәтләрен рольгә кереп төгәл күрсәтәләр.

“Төлке белән әтәч”уенын уйныйлар.

 

Яле, миңа әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Башындагы бүрек

Кып-кызыл ут кебек.

— Ул бит әтәч, ул бит әтәч:

Кикрикүк!

Безне йокыдан уята бик иртүк!

***

Таң ата бугай,әтәч кычкыра:

Кикрикүк, кикрикүк!

Я сузып кына, я бик еш кына: Кикрикүк, кикрикүк.

***

Хәйләкәр төлке килгән,( як – ягына карана)

Әтәчкә тимәс микән? ( Балалар әтәчне артка яшерәләр)

Безнең беләнуйна,

Әтәчкәсинтимә.(Әтәч качкан җиреннән чыга, канат кагып йөри, төлке әтәчне тота алмый, бер баланы тотып ала да, ул бала төлке була, уен 3 тапкыр кабатлана)

Уенчык әтәч,”Төлке белән әтәч битлеге

 

 

14

 

Песи, песи пескәем.

Песинең бик сөйкемле хайван булуын, мимика белән җиткерә белергә өйрәтү.Аңа карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Песи мияулаган тавышны ишетеп балалар тынып калалар, тыңлап торалар. --- Песи, син кая? дип эндәшәләр. Балалар песикебек мияулыйлар һәм песи балалар янына килә. Һәр бала песине сыйпый, ярата. Песи турында шигырьөйрәнәләр.Уен: бер бала песи була, калганнары чебиләр.

Яле, безгә әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Зурмыеклыүзе,

Аннан курка күсе!

— Ул бит песи, ул бит песи!

Мияу,— ди, —

Курыкмагыз, мин һәрвакыт

Уяу,— ди.

***

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың

Җылысинең туннарың.

Уен.

Чеп-чеп чебиләр,

Җим чүпләп йөриләр.

Песине күрмиләр,

Тияр дипбелмиләр.

Песи, песи инде

Уйнарга бик ярата.

Мияу диеп мырласа

 

Чебиләрне шунда ук тарата.

(Чебиләр тарала, песи кача, яңадан чебиләр чыкканы көтеп тора)

Уенчык песи, “Песи җыры”, “”

Песи, чеби битлеге

15

 

Ак куянкай.

Кыш җиткәч, куяннарның ак тун киюләрен аңлату. Салкын кышта куянга бик кыен, кызгану хисен мимика, хәрәкәтләр белән уен барышында тасвирларга өйрәтү.

Балаларга карны тотып карарга мөмкилек бирелә, аның бик салкын булуына һәм җылы бүлмәдә тиз эреп суга әйләнүенә игътибар иттерү. Кунакка куян килә, ул туңган. Аның турында шигырь өйрәнәләр.

Җырлы – хәрәкәтле уен уйныйлар.

 

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына.

Аягы җиңел-

Мамыктай гына.

Уен.

Ак куянкай утыра

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Уенчык ак куян, кар бөртекләре,

Куян киемнәре яки битлекләре

16

 

Аю бездә кунакта.

Аю бик зур хайван, аның зур булуына шаккатуны, гаҗәпләнүне мимика, хәрәкәтләр белән күрсәтү. Аю белән уенда актив катнашып, аның турында шигырь әйтә – әйтә уйнату.

Аю турында кыскача сөйләү.

Кыш көне аю өнендә йоклый. Шуңа күрә улуятканны яратмый. Ә без аны уятабыз, чөнки уйныйсыбыз килә. Уен барышында балаларны рольгә кереп уйнарга өйрәтү.

 

 

Уен.

Тау өстендә дә кар,

Тау астында кар.

Кар астында аюның өне бар,

Балалар, тавышланмагыз,

Аюны уятмагыз,

Т-с-с (Аю уяна да балаларны куа башлый, балалар “качалар”урыннарына утыралар.)

 

Уенчык аю

Аю битлекләре

 

ЯНВАРЬ

17

 

Кышкы урман.

Кышкы урманның матурлыгына шаккатып сокланырга өйрәтү.Картина карап балаларда уңай тәэсирләр тәрбияләү.

Балаларга кыш турында картина күрсәтелә.Балаларкышкы табигатьнең матурлыгына “Агачлар бик матур”, “Алар ак күлмәк кигәннәр”дигән җөмләләрне әйтеп,сокланалар.Кышкы урман турында шигырьөйрәнәләр.

Кышынурманда,

Бар да акка төренгән.

Куян да хәтта

Ап-ак тун кигән.

Салкыннан куркыпмы,

Аю да өненә качкан.

Бүредә күренми,

Безгә сәлам дә бирми.

Уен.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек йөри аюлар.

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри аюлар.

(Төлкеләр, куяннар)

“Кышкы урман”темасына картина,уенчыклар: куян, аю, төлке, Кар бөртеге

Аю, куян, буре

Төлкеләрбитлекләре

18

 

Кышкы җил.

 

 

 

 

 

 

 

 

Балаларга җил турында сөйләү. Җил тавышын тыңлату.Кышкы суыкны күз алдына китереп туңуны тасвиралау.

Балалар кыш темасына картина карыйлар. Балалар җылы киенгәннәр, чөнки урамда бик салкын. Җил исә. Җил тавышын тыңлыйлар.Аны кабатлап әйттерелә.Шигырьөйрәнәләр.

Җил исә – исә,

Битләрне бик өшетә.

Урамга чыксам кышын.

Тешем тими тешкә..

Урамда салкын – у-у

Җил исә –ж-ж-ж

Без туңабыз - ай-йай

Ничек түзә икән куянкай.

“Кыш”темасына картина, кар бөртекләре

 “Җил тавышы”.

ФЕВРАЛЬ

19

 

Бала белән әтәч.

Балаларны сәхнәбелән таныштыру. Сәхнәдәчыгып чыгыш ясау серләренә төшендерә башлау, куркып калмаска, тиешлеинтонация белән сөйләргә өйрәтү.

“Бала белән әтәч”шигырен яттан өйрәнү,тиешле интонация белән сөйләргә өйрәтү. “Әтәч”җырын тыңлау, җыр сүзләренә туры китерепхәрәкәтләр ясау.

 Бала белән Әтәч

— Әтәчем! Әтәчем!

Ник иртә ятасың?

Йокыдан син безне

Иртүк уятасың.

 

— Мин ятмыйм — кунаклыйм,

Йокыга бик сак мин.

Хәйләкәр төлкедән

Тавыкларны саклыйм.

 

— Торасың да иртүк

Кычкырасың бик күп:

Кикри-күк, кикри-күк,

Кикри-күк, кикри-күк!

Уенчык әтәч.

“Әтәч”киеме

Этэч, тавык, төлкебитлеге

20

 

Тавык

Тавыкның үзенчәлекле якларын ачыклау, шуны балаларгааңлату. Тавыкның борчылу, шатлану хисләрен тасвирлап бирергә өйрәтү.

Балаларга кыскача аңлату. Тавык йорт кошы. Без аны яратабыз. Ул кытаклапҗырлый,ул шулай куана, шатлана.Аның нәни чебиләре бар. Алар әниләре беләнбөҗәкләрчүплиләр, чирәм ашыйлар, су эчәләр.“Тавыклар һәм чеби”уенын уйныйлар.

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

«Әби килеп алсын,— ди,

— Балалар куансын»,— ди.

 

Уен.

Тавыкчыккан урамга

Чебиләрен ияртеп,

 Сап –сары, сап – сары

Чебиләрен ияртеп.

Кырт- кырт, кырт-кырт

Әй, сез ерак китмәгез,

Җирне шулай казыгыз,

Бөҗәкләрне чүпләгез.

Су да эчегез әле

Туп – тулы тагарактан.

Сез, чебиләр, сак булыгыз

Песи килә ерактан.

Уенчык тавык,чеби“Шаян тавык”җыры

Тавык, чеби, песи битлеге, әби

21

 

Ишек алдында.

Балаларны авыл тормышыннан күренешләр белән таныштыру. “Ишек алдындагы”йорт кошларының үзенчәлекле якларын ачу. Хәрәкәтләр белән күрсәтеп шигырьне сөйли-сөйлиуйнату.

Авыл ишек алдындгы кош- кортларны (рәсемнән) күзәтәләр. Аларга кагылышлы сыйфатларын сөйләгәч, шигырьне сөйли- сөйли уйныйлар, һәр кошның хәрәкәтен күрсәтәләр.

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

— Чи-чи, чи-чи-чи...— диләр. 

Казлар әйтә: «Ка-га-га»,

Ә үрдәкләр: «Бак-бак-бак».

Нәнибәбкәләредә:

— Пип-пип,— диләртакмаклап.

Берсентотыпиркәлим,

Икенчесениркәлим…

Алар: «Пип-пип-пип»,— дисә,

 

Мин: «Хәерлеиртә!» — дим.

Уенчык тавык, чеби,каз, үрдәк.

22

Казлар әйтә ка-ка..

Йорт кошларыннанказ белән таныштыру,аның үзенчәлекле сыйфатларын ачу. Уен барышында казга “әверелеп”аны төгәлтасвирлау.

Балалар казрәсемен карыйлар. Тәрбияче аның хәрәкәтләрен күрсәтә. Балалархәрәкәтнекабатлыйлар. “Төлке һәм каз”уенында өйрәнгән хәркәтләрне кулланалар,каз чыгара торган авазларны кабатлыйлар.

Казлар бара: ка-ка-ка

Канат кага:кыйгак – кыйгак.

Бәбкәләре ияргәннәр: пи-пи –пи.

 

“Төлке һәм каз” уены.

(Казлар оча, төлке килеп чыга, казларны куа. )

 

 

 

Уенчык төлке,

“Төлке белән каз”мультфильмы.

Төлке белән казбитлекләре

МАРТ

23

 

Чыпчык- очып чык.

Чыпчыкның балаларга бик танышкош булуын аңлату, рәсемен күрсәтү.Рольгә кереп уйнарга,эндәшү сүзләрен дөрес интонация белән әйтергә өйрәтү.

Урамда еш очраучы кош.Тәрәзә төбенә килеп куна да балаларны уйнарга чакыра, балалар килеп чыккач кача.Чыпчык турында шигырь сөйлиләр.

“Автомобиль һәм чыпчыклар”уены.

 

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык.

Миңа кычкыра:

- Чык әле, – ди,- чык.

Алдый ул беләм,

Гелшулайитә.

Йөгерепчыксам,

Оча да китә.

 

Уен.

1 бала шофер, калганнарычыпчыклар.

Чыпчыкларочалар,җиргә төшәләр, автомобиль килеп чыккач очып китәләр (урыннарына утыралар)

“Чыпчыклар твышы”, уенчык чыпчык.битлекләр

24

 

Яратам әбиемне.

Балаларның әби, дәү әниләрен ничек яратуларын сүз белән, мимикабелән тасвирлау,балаларда олыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Әби рәсемен карыйбыз. Балалар аның кем булуын әйтәләр. Әби – дәү әни турында шигырьөйрәнәләр. Уен барышында сүзләрне хәрәкәтләр белән тәңгәл китерәләр. “Әбием, әбекәем”җырынтыңлыйлар.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

 

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә:

Өебезнеңнурыул,

Барыбызданолы ул.

***

Уен.

Әбием, әбием

Мин сиңа булышам.

Бар нәрсәне җыям,

Урынына куям.

Себерке алам кулга,

Себерәм мин идәнне.

Керләр дә мин юамын,

Яратам әбиемне.

 “Әбием, әбекәем”, яулык.

24

 

Әнием- алтыным.

Әнигә карата булган җылы хисләрне тавирларга өйрәтү.

Балалар әниләре турында сокланып, шатлык белән “Мин әнине яратам”дип әйтәләр. “Әни кирәк”шигырен өйрәнәләр. “Рәхмәт, әнием”җырын тыңлыйлар.

Көннәр якты булсын өчен,

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

 “Әниләр бәйрәме”, яулык, “Рәхмәт, әнием”

25

 

Бала белән күбәләк.

Балаларда соклану,кызгану хисе белән беррәттән аңлаучанлыкны тәрбияләү. Күбәләк турында (рольгә бүленеп -баштан ике төркем) шигырьне өйрәнү.Сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү.

Бүлмәгә күбәләк очып керә. Балалар аны тотмакчыбулалар. Күбәләк туктап кала, “елый”башлый. Балалар аныкызганалар. Тәрбияче шигырьне укый, балаларгаяттан өйрәтә.

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничеккөнкүрмешең?

Сөйләпбирчетезеп,

Табаламсыңризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Яктыкөнбулганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрембиккыска:

Бары беркөнгенә, —

Буляхшы, рәнҗетмә

Һәмтимәсинмиңа!

Күбәләк канаты,мультфильм

“Бала белән күбәләк”.

АПРЕЛЬ

26

 

Чеп- чеп чебиләр.

Чебиләрне искә төшерү. Балаларга таныш уенны уйнату. Чебирәсемен күрсәтеп, җырлап чеби турында табышмак әйтү һәм шигырьөйрәтү.

Тавык ролендә тәрбияче, чебиләрен җим чүпәргә чакыра. “Тавык һәм чебиләр”уенын уйныйлар. “Яле, әйтеп карагыз”ны җырлап табышмакның җавабын әйтәләр.

Чебиләрне төрле халәттәтасвирлыйлар һәм шигырьне яттанөйрәнәләр.

Уен.

“Тавык чыккан урамга”уенын уйнату.

***

— Яле, миңа әйтеп карагыз,

Нәрсә икәнен хәзер табабыз.

— Чип-чип-чип! — ди алар,

Кортлар чүпли алар.

— Ул чебиләр, ул чебиләр чүплиләр:

Сезгә файда китерәбез

Күп,— диләр.

***

Чи-чи килә чебиләр,

Чи-чи көлә чебиләр.

Чи-чиелдыйчебиләр,

Чи-чиҗырлыйчебиләр.

Чи-чи-чидип, чебиләр

Туктаусызсөйләнәләр.

Алар бит «Чи-чи» дигән

Яңаҗырөйрәнәләр.

Чебиләрбитлеге, тавык

27

 

Бәтиләр.

Бәти рәсемен (уенчыгын) күрсәтеп балаларны таныштыру.Аларның нинди аваз чыгарып кычкыруларын шигырь сөйләгәндә аңлап әйтүләренә ирешү.

Бәти рәсемен (уенчыгын) карыйлар. Аның кечкенә һәмбик сөйкемле, матур булуын әйтәләр. Тәрбияче шигырне укый, балалартәрбияче укыганда сорауга җавап биреп “Бә – диләр”дип әйтеп баралар.

Үсә безнең фермада

Бик күп нәни бәтиләр.

—Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

— Ничек исемнәрегез?

— Дипсорагач, бәтиләр:

—Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башкаберсүзәйтмиләр.

— Сезгәничәяшь? — дигәч,

Аңламыйлар бәтиләр:

—Бә! — диләр.

— Бә! — диләр,

Башкаберсүзәйтмиләр.

—Шәлбәйләргәйонбезгә

Бирегезче, бәтиләр!

— Мә! — диләр.

— Мә! — диләр,

Бөдрәтунлыбәтиләр.

***

Уен.

Балалар бәтиләргә әйләнәләр. Болынга үлән ашарга баралар. Бүре килеп чыга. Бәтиләр “әниләре”артына качалар, урыннарына утыралар. 

Бәти, бүре битлеге

“Бәтиләр”,урман , костюмнар

28

 

Куяныма ни булган?

Балаларны төрле ситуациядә булган хәлләрне аңлап, мимика белән сүзне тәңгәл китереп тасвирларга өйрәтү.

Елап утырган куянны балалар тынычландыралар.”Ник елыйсың, куянкай?”дип сорыйлар. Куян дәшми. Елый да елый. Тәрбияче балаларны утырта да шигырь укый.Шигырьне балалар белән дә өйрәнәләр.

Куянымның бер колагын,

Белмим, кайсы өзгәндер?

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим, ничек түзгәндер.

Әни эштән кайтсын инде,

Түз, куяным, түз генә.

Әниемнәняңаколак

Тектерерменүзеңә.

“Ак куян”җырлы уенын уйнату.

Уенчык (колагы өзелгән) куян

 

29

 

Йомшак су – битемне ю.

Яңгырны искә төшерү. Уенны уйнап алу. Су акканны тыңлау. Су турындашигырьне тыңлату, яттан өйрәтү.

Балаларкулчатыр астына качалар. Яңгыр ява тып-тып дип кулчатыр астыннан кулларын сузып кабатлыйлар. Су турында шигырь тыңлыйлар һәм яттан өйрәнәләр.

Уен.

Яңгыр ява урамда,

Болыт килгән бит анда.

Әйдәгез качыйк та,

Чыкмый торыйк беразга.

***Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын...

Авызым елмайсын,

Колагымтыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсенчиста ю!

 “Йомшак су, йөгерек су”, кояш, болыт рәсеме.

МАЙ

30

 

Чуар тавык

Балаларны әкиятне тыңларга, сорауларга рольгә кереп (тавышны үзгәртеп) җавап бирергә өйрәтү.

Әкиятне тыңлыйлар. Әкиятнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларгарольгәкереп хәрәкәтләр белән күрсәтепҗавап бирәләр.

 Әкиятнечиратлашып балаларуйнап карый. Балалар тамашачы ролен дә уйныйлар.

“Чуар тавык”әкияте, персонажлар – уенчыкларяисә рәсемнәр.

Өстәл әкияте,

“Чуар тавык”мультфильмы.

31

 

Туп батмый елгада

Баларга тазга су салып тупның суда батмавын аңлату. Шигырьне укыганда Әминәне кызгыну хисләрен тәрбияләү.

Балаларсулы тазда тупны батырып карыйлар. Туп батмый. Бу фраза берничә тапкыр кабатлатыла. Шигырьне укыганчы рәсемне карыйлар һәм Әминәне (яттан өйрәнгәч) тасвирлап сөйлиләр.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

— Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

 

Таз, су, шигырьэчтәлегенәкартина.

32

 

Безнең дуслар бездә кунакта.

Отчет – чыгыш.

Ел буе кунакка килгән уенчыклар белән кабат очрашу.Алар турында шигырь, җыр, уеннарны искә төшерү. Кабатлау, белгәннәрне ныгыту.

Ошаган бер әсәрне сәхнәләштерү

 

Балалар үзләре өйрәнгәншигырьләрне сөйлиләр,яратып уйнаган бер әсәрне уйныйлар.

Алдагыочрашулардагы, балалар яхшы истә калдырганкызыклы уеннар, җырлар.

Ел буе «кунакта булган» уенчыклар, уеннар, җырлар.

 

 

 

 

 

Файдаланылган әдәбият:

1.К В Закирова “Уйный-уйный үсәбез” ” Мәгариф”нәшрияты 2005.

2.К.В.Закирова,Р.А.Борһанова,Г.Ә.Галиева...”Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программаның милли-төбәк юнәлеше.,” Мәгариф”нәшрияты 2009.

3.З.М.Зарипова,Р.С.Исаева,Р.Г.Кидрячева һ.б.”Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү” Программа,методик киңәшләр,диагностика.

4. К. В. Закирова “балачак-уйнап- көлеп үсәр чак” Методик кулланма. Казан 2012

5.Н.Р. Фәләхова “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” Методик кулланма Казан 2013

6.З.М. Зарипова, Р.С. Исаева “Үстерешле уеннар” Методик кулланма Казан 2013

7. К.В.Закирова, Р.Кадыйрова “Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе”(методик әсбап өчен аудио – кушымта),”Аксу” компаниясе, 2013.

8.”Чәбәк – чәбәк итә ул”:Балалар бакчаларының иң кечкенә беренче һәм икенче төркемнәре өчен(туганнан алып ике яшькә кадәр)җырлар, уеннар, музыкаль әсәрләр: 1 нче китап. – Казан: Мәгариф, 2007.

9. Бәйрәмнәр бәйләме: Балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек/ Төз. В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова. Кзан: Мәгариф, 2005

10. Р. Ягфаров “Татар балалар фольлоры”, “Раннур” нәшрияты, 1999 .

 

 

 

 

“Нәни артистлар” түгәрәгенә йөрүче балалар исемлеге

 

Зурлар төркеме№10

 

Баланың исеме, фамилиясе

1

Хасаншина Раиля

2

Ризванова Диана

3

Мустафин Самир

4

Фаррахова Амира

5

Талипова Самира

6

Шайхуллина Рамина

7

Нуримухаметов Самат

8

Хасаншин Ислам

9

Тухбатуллина Малика

10

Гарайшин Раяз

11

Хайруллина Алиса

12

Катиев Ролан

13

Гилязов Эльфат

13

Шакирова Сафия

 

 

 

 

 

 

 

 

Зурлар төркеме №6

 

Баланың исеме, фамилиясе

1

Ибрагимов Ильгиз

2

Замилов Данияр

3

Нагимуллин Альберт

4

Милентьеа Алия

5

Сагутдинова Айсылу

6

Шаймарданов Ринат

7

Хасаншина Самина

8

Имангулова Ильмина

9

Мингазова Аделя

10

Галиаскаров Самат

11

Насрыев Радель

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа театрального кружка "Нәни артистлар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист архива

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 668 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.08.2020 216
    • DOCX 67.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хакимова Лейсан Асгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хакимова Лейсан Асгатовна
    Хакимова Лейсан Асгатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 9240
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Воспитательная система образовательной организации в современных условиях

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 80 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 862 человека

Курс повышения квалификации

Развитие речевых навыков у неговорящих детей в структуре группового занятия «Мама и малыш»

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 128 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Организация и содержание работы логопеда-дефектолога в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 384 человека

Мини-курс

Психологическая помощь и развитие детей: современные вызовы и решения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в работе с детьми и родителями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 79 человек из 38 регионов
  • Этот курс уже прошли 47 человек

Мини-курс

Читательская грамотность у школьников

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 67 человек