Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / Рабочая программа "5 нче сыйныфта өстәмә рәвештә өйрәтү өчен"

Рабочая программа "5 нче сыйныфта өстәмә рәвештә өйрәтү өчен"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:


5 сыйныфта туган телне (татар телен)

өстәмә рәвештә өйрәтү өчен


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Ничек дөрес язарга һәм сөйләшергә?”


Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012); 

  2. «Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ЗРТ, 22.07.2013);

  3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.

  5. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)”, Казан: Мәгариф, 2010;

  6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган  “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы;

  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 25.02.2014) хаты.

Эш программасының эчтәлеге

2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы хатында укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә, башкарыла.

 

Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү курсы буенча төзелгән “Ничек дөрес язарга һәм сөйләшергә?”программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Курска татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә теләгән балалар йөри. Туган тел буларак сайланган татар теле өстәмә рәвештә, атнага 1 сәгать күләмендә, факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Бу дәрестә билге куелмый.


Бурычлар: 1. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнү һәм практик куллану

2. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнү һәм практик куллану

3. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен өйрәнү һәм практик куллану

4. Хаталарны орфографик сүзлекләр ярдәмендә төзәтә алу

5. Кушымчаларны дөрес кушарга өйрәтү

6.Укучыларны татар телендә дөрес, матур сөйләшергә өйрәтү.


5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары


  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү 5 нче сыйныфта татар теле дәресләренә программа буенча 105 сәгать бирелсә дә, кайбер темаларны үткәндә, кыенлыклар туа. Аеруча, орфография буенча ныклы әзерлек кирәк. Шул максаттан, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен булдыру өчен, махсус программа төзелде. Монда аерым хәрефләрнең язылышына игътибар бирелде.

 




















 

 

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үткәрү

вакыты

План

Факт

1

Кереш сүз. Тел – иҗтимагый күренеш.

1

2.09-6.09 


2

Артикуляция гимнастикасы.  Тел гимнастикасы


8.09-13.09


3

Сүз басымы.      Басымны үзләренә алмый торган кушымчалар


15.09-20.09


4

Тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр

1

22.09-27.09 


5

Күңелле татар теле” (викторина)

1

29.09-4.10


6-7

Сузык авазларСузык авазларның ясалышы. Сузыклар орфоэпиясе. Сузык авазларга күнегүләр

2

6.10-18.10 


8-9

О,ө,ы, э, е хәрефләренең дөрес язылышы

Күнегүләр эшләү

2

20.10-1.11


10

Е,ё, ю,я хәрефләренең дөрес язылышы

Күнегүләр эшләү

1

10.11-15.11


11

Сүзлек диктанты, хаталар өстендә эш

1

17.11-22.11


12

Тизәйткечләр

1

24.11-29.11 


13

Тартык авазлар (әңгәмә). Тартык авазларга күнегүләр

1

1.12-6.12


14

Ч,җ,в хәрефләренең дөрес язылышы

Күнегүләр эшләү

1

8.12-13.12


15

Тест биремнәрен эшләү, хаталар өстендә эш

1

15.12-20.12


16

Җ, й хәрефләренең дөрес язылышы

1

22.12-27.12


17

Карточкалар белән эш, хаталарны табу, төзәтү

1

12.01-17.01


18

ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы

1

19.01-24.01


19

Хәрефләрне дөрес яза беләсеңме? (тест)

1

26.01-31.01


20

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

2.02-7.02


21

Кушымчаларны дөрес ялгау кагыйдәләре

1

9.02-14.02


22

Проект эше

1

16.02-21.02


23

Лексикология патшалыгына сәяхәт

1

23.02-28.02


24

Сүзлекләр. Орфографик сүзлекләр белән эш

1

2.03-7.03


25

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эш

1

9.03-14.03


26

Татар теленең синонимнар сүзлеге белән эш

1

16.03-21.03


27

Татар теленең антонимнар сүзлеге белән эш

1

1.04-4.04


28

Татар теленең фразеологик сүзлеге белән эш

1

6.04-11.04


29

Татар теленең омонимнар сүзлеге белән эш

1

13.04-18.04


30

Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр белән эш

1

20.04-25.04


31

Мин татарча сөйләшәм” акциясе

1

27.04-31.04


32

Сүзләр иленә сәяхәт (уен)

1

5.05-8.05


33

Диктант

1

11.05-16.05


34

Хаталар өстендә эшләү. Күнегүләр эшләү

1

18.05-23.05


35

Еллык эшкә йомгак ясау.

1

25.05-30.05 


 

 

 



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы хатында укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә, башкарыла.

 

 

Татар теле һәм әдәбиятыннан өстәмә белем бирү курсы буенча төзелгән “Ничек дөрес язарга һәм сөйләшергә?”программасы укучыларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен ачуны һәм үстерүне күздә тота. Программа нигезендә эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла. Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Курска татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнергә теләгән балалар йөри. Туган тел буларак сайланган татар теле өстәмә рәвештә, атнага 1 сәгать күләмендә, факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Бу дәрестә билге куелмый.

Автор
Дата добавления 07.03.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров465
Номер материала 428236
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх