Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Рабочие программы / Рабочая программа по истории для 9 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • История

Рабочая программа по истории для 9 класса

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе

«КАРАЛДЫ»

МБ җитәкчесе__________Гайнуллина Т.В.

Беркетмә № ___

«____» __________ 2014 ел

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

__________/ Гилязова Э.М./

«____»____________2014ел

«РАСЛАНДЫ»

Мәктәп директоры

___________ /Шарафиева Г.Т. /

боерык № _____ « ___ » ___________ 2014 ел



I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ ТАРИХ

ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УКЫТУЧЫСЫ

НИГМАТУЛЛИН ИЛДУС МАНСУР УЛЫНЫҢ

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАРИХ

ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

База дәрәҗәсе

2014 - 2015 нче уку елы






Аңлатма язуы.

Тарихтан 9 нчы сыйныф өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән барлыгы 68 сәгать итеп түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Закон Российской Федерации «Об образовании» (в действующей редакции).

2. Закон Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» №126-ФЗ от 24.07.1998г. (в действующей редакции).

3. Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 31 января 2012 года № 69 «О внесении изменений в федеральный компонент государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего, среднего (полного) общего образования».

4. Приказ МО и Н РФ от 5 марта 2004 года №1089 «Об утверждении Федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования» (с изменениями);

5.Приказ МО и Н РФ от3 июня 2011 года №1994 «О внесении изменений в федеральный БУП и примерные учебные планы для образовательных учреждений Российской Федерации, реализующих программы общего образования, утвержденные приказом МО РФ от 9 марта 2004 года №1312»;

6. Примерная программа основного общего образования по истории для образовательных учреждений с родным (нерусским) языком обучения. (Письмо министерства образования и науки РФ от 07.07.2005г. № 03 – 1263 «О примерных программах по учебным предметам федерального базисного учебного плана»);

7. Приказ Министерства образования и науки Республики Татарстан от 9 июля 2012 года № 4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования»;

8. Письмо МО и Н РТ от 23.06.2012 №7699/12 «Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС»;

9. Федерального перечня учебников, рекомендованных (допущенных) к использованию в образовательном процессе в образовательных учреждениях, реализующих программы общего образования и имеющих аккредитацию на 2014-2015 учебный год;

10. Устав МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

11.Образовательная программа основного общего образования МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

12. Учебный план МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан на 2014 – 2015 учебный год, утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 1 от 15 августа 2014 года).

Программа үз эченә Россия тарихын ( 36 сәгать), гомуми тарихны ( 24 сәгать) һәм Татарстан тарихын ( 8 сәгать) ала. Программада гомуми тарих, Россия һәм туган як тарихының XX гасырга караган чоры өйрәнелә.

Программада XX гасыр бөтендөнья тарихының төп эчтәлеге – әһәмиятле вакыйгалар, кешеләр, проблемалар карала. XX гасыр борылыш чоры дип бәяләнә, ул – фән һәм техника прогрессы чоры , ул – глобаль, бөтендөнья тарихы гасыры. Илләр һәм континентлар арасында бәйләнешләр арту сәбәпле, XX йөздә күп кенә вакыйгалар һәм күренешләр гомуми төс ала: бөтендөнья кризислары һәм бөтендөнья сугышлары башлана, кешелекнең дөньякүләм мәсьәләләре көн тәртибенә куела. Программада шушы мәсьәләләр карала һәм Россия тарихы белән гомуми тарихның бәйләнешләрен ачуга зур игътибар бирелә. Россия һәм Татарстан тарихы буенча туган илебезнең дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, уйлап табучылар, илнең социаль-икътисади һәм сәяси системасы өйрәнелә.


Курсның максаты..

- XX гасырдагы идеяләр һәм институтлар системасын күрсәтү.

- тарихны өйрәнү барышында урын-хронологик системага салынган тарихи белем бирү,

-аерым чорларның спецификасыннан чыгып, тарихи терминология белән эш итәргә өйрәтү,

-тарихи анализның төп ысуллары белән таныштыру.

-Россиядә яшәүче халыкларның тарихи юлының төп этапларын һәм аерым шәхесләрнең тарихка керткән ролен күрсәтүне бердәм тарихи күзаллау белән бирү.

-Ул вакытта идеяләр һәм институтлар системасын күрсәтү

-Кешелек тарихында һәр халык үз эзен калдыруын күрсәтү

-Гуманизм, толеранлык тәрбияләү, фикер тирәнлеге формалаштыру.


Бурычлар:

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихта процесс-вакыйгалар, аларның үзара

бәйләнеше, бер-берсенең хронологик яктан эзлеклелеге турында белемнәр үзләштерү;

-тарихи танып белүнең методларын, төрле тарихи чыганаклар белән эш итү күнекмәләрен формалаштыру;

-патриотизм, Ватаныбыз тарихына һәм традицияләренә, кеше хокуклары һәм иреге, иҗтимагый тормышның демократик принципларына хөрмәт тәрбияләү;

-күп этнослы, күпконфессияле, күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәү, мәдәниятара аралашуда катнашу, башка илләр һәм халыкларга карата мөнәсәбәтләрдә толерантлык булдыру өчен тарих агышында барлыкка килгән социаль нормалар һәм кыйммәтләр турында белем һәм күзаллауларны тормышта кулланырга өйрәтү.

8 нчы сыйныфларда тарих фәне А.А Данилов, Л.Г.Косулинаның “Россия тарихы (XX гасыр- XXIгасыр башы)“, Н.В. Загладинның “ Гомуми тарих”, Б.Ф. Солтанбәков, А.А. Иванов, А.Г.Гәлләмовның «Татарстан тарихы XX г. - XXI г. башында» дәреслеге белән укытыла.

Түбәндәге эш программасы 1 елга дип төзелде.

Программаның бүленеше

Бүлек исеме

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Сәгатьләр саны

Контроль эш

Практик эш

Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында
















Россия революция һәм гражданнар сугышы елларында
















СССР 1920-1930 елларда
















Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар
















Советлар Союзы 1945-1964 елларда
















СССР 1960 елларда - 1980 еллар башында
















СССР да үзгәртеп кору
















Россия Федерациясе XX - XXI гасырлар чигендә
















XX гасырның беренче яртысында дөнья
















Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында
















Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизация юллары
















XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында фән һәм мәдәният, дөнья үсеше проблемалары
















Татарстан тарихы










































КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Россия тарихы – 36 сәгать.


Дәрес темасы


Стандарт буенча

белергә тиеш белем

Төп аңлатмалар

Материал

Сәг.саны

дата

Искәрмә

практ

факт

Россия империясе XX гасырның беренче унъеллыкларында -7 сәгать.


1.

Кереш. Россия XX-XXI гасырлар чигендә.

Россия 20 гасыр башында. Модернизация. Монополияләр барлыкка килү. С.Ю.Витте.

Геополитика,модернизация, индустриаль җәмгыять

§ 1-2.

1




2.

Тышкы сәясәт. Рус -япон сугышы.

Россиянең тышкы сәясәте. Рус япон сугышы (1904-1905еллар), аңың Россия җәмгыятенә йогынтысы


§ 3.

1




3.

Беренче рус революциясе.

Беренче рус революциясе сәбәпләре һәм характеры .”Канлы якшәмбе”.17 октябрь манифесты. .Дәүләт думасы төзелү

Армия һәм флоттагы восстание.Политик хәрәкәтләр, партияләр.

1905-07 еллар, Дәүләт думасы, фракция, федерация, коррупция,

§ 4.

1




4.

Икътисади реформалар (Столыпинның аграр реформасы).

П.А.Столыпин шәхесе. Аграр реформаның башлану сәбәпләре,барышы, нәтиҗәләре


Отруб, хутор

§ 5.

1




5 .


Россия беренче бөтендөнья сугышында.



20 гасыр башында хәрби –сәяси блоклар. 1914 елгы халыкара кризис. Беренче бөтендөнья сугышына Россиянең керүе 1914-1917 еллардагы төп сугыш хәрәкәтләре һәм нәтиҗәләре

Антанта, Өчлек союзы, Брусилов ыргылышы.

§ 6.

1




6.

Монархияне бәреп төшерү.

Россия империясендә революцион кризисның тууы.1917 елда Россиядә революция, монархия бетүе. Вакытлы хөкүмәт һәм Советлар. Вакытлы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәте

Икевластьлелек

Вакытла хөкүмәт, Вакытлы комитет, Петроград советы

§ 7.

1




7.

Көмеш гасырда рухи тормыш

Мәгариф өлкәсендәге уңай үзгәрешләр. 20 нче гасыр башындагы ачышлар. Россия халкының рухи тормышы. Рухи тормыштагы яңа агымнар

Ренессанс, декаданс, импрессионизм, модерн,символизм

§ 8.

1




Россия революция һәм гражданнар сугышы елларында - 3 сәгать.


8.

Вакытлы хөкүмәт сәясәте һүм россия җәмгыяте 1917 елда

1917 елның октябрендә Совет властен игълан итү икенче гомумроссия съезды һәм аның Декретлары.Учредительләр җыелышы.Бер партияле система урнашу

Декрет, БҮБК, ХКС, сепарат килешү, национализация

§ 9.

1




9.


Большевикларның хакимияткә килүе. Брест солыхы хәм нәтиҗәләре


Брест солыхы.Гражданнар сугышы һм интервенция. Аклар һәм кызыллар

Хәрби коммунизм политикасы.Кызыл армиянең төзелүе. Террор. Крестьянар гражданнар сугышы елларында

Гражданнар сугышы.

Аклар, .кызыллар, интервенция, коалиция, хәрби коммунизм, продразверстка, кызыл террор,

§ 10-11.

1







10.


Гражданнар сугышы


§ 12-13.

1




СССР 1920-1930 елларда -7 сәгать.


11.

Яңа икътисади сәясәткә күчү.

1920-1921 елларда социаль –икътисади һәм политик кризис

Яңа икътисади сәясәтенә күчү.


ЯИС, азык-төлек налогы, концессияләр, рентабельлелек.

§ 14.

1




12.

СССР төзелү. 1920 еллардагы тышкы сәясәт.

1920 еллардагы тышкы сәясәте.

Совет дәүләтенең Генуя конференциясе. Германия белән Рапалло договоры.1922 ел СССР төзелү, СССРны тану

Коминтерн, халыкара изоляция, региональ конфликт, Генуя конференциясе, Раппало килешүе

§15-16.

1




13.



1930 елларда икътисади үсеше.

Модернизациянең совет моделе. Индустриализация,коллективлаштыру.

Интенсив юл белән промышленость үсеше.

Күмәкләштерү: максаты, методы, нәтиҗәсе. Үзәкләшкән икътисад барлыкка килү

Индустриализация, коллективизация ”Бөек борылыш”, кол-

хоз, МТС

§ 17.

1






14.




Индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү

§ 18.


1




15.

30 елларда илнең сәяси үсеше.

Хакимият дәүләт-партия аппараты кулында. И.В.Сталинның шәхес культы. Массакүләм репрессия-

ләр. Конституция 1936.

Тоталитаризм,репрессия,конституция, шәхес культы, оппозиция

§ 19.

1




16.






30 елларда тышкы сәясәт.


СССРның Милләтләр Лигасына керүе.

Коллектив куркынычсызлык политикасы алып бару. 1939-1941елларда СССР территориясенең киңәюе


Коллектив куркыныч сызлык политикасы, Милләтләр Лигасы, фашизм.

§ 20.

1









17.

20-30 елларда рухи тормыш.


Совет мәгарифе: наданлыкны бетерү.

Белем бирү системасында үзгәрешләр. Сәнгатьтә социалистик реализм алымы урнашу.

конструктивизм, идео- логия. Социалистик реализм, “культура революциясе”

§ 21.

1







Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 еллар - 5 сәгать.


18.

СССР Бөек Ватан сугышы алдыннан.

СССрның халыкара мәйдандагы хәле. Совет-Герман якынаюы. 1939-1940 елларда СССР сәясәте.”Барбаросса планы”, ике якның да сугышка әзерләнүе.

И.В.Сталин.Г.К.Жуков, С.К. Тимошенко

§22-23.

1




19.

Бөек Ватан сугышы башлану.

Сугышның башлангыч чоры. Оборона сугышлары.Мәскәү өчен сугыш. Сугыш елларында тыл.

Пакт, агрессия, Вермахт, Блицкриг, “Барбаросса планы”, “Тайфун”

§ 24.

1




20.

Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш.

Фашизмга каршы коалиция төзелү, 1942 елның язында һәм җәендә совет-герман фронтында.Сталинград өчен сугыш, аның тарихи әһәмияте.Партизаннар хәрәкәте.Сугыш елларында мәдәният

Уран”,тамырдан борылыш, ”Цитадель”

§25.

1




21.

СССР Икенче бөтендөнья сугышының соңгы этабында..

Курск сугышы.Фашизмга каршы коалициянең ныгуы. Икенче фронт ачылу.Кырым конференциясе. Берлинны штурмлау.

Тыл, оккупация режимы, партизаннар хәрәкәте (рельс сугышы), эвакуация.

§ 26.

1




22.

Җиңү нәтиҗәләре

СССРның Икенче бөтендөнья сугышында җиңүгә керткән өлеше. БМО төзелү.

Нюнбергтагы Халыкара трибунал, БМО.

§27-28.

1




Советлар Союзы 1945-1964 елларда – 5 сәгать.


23.

Советлар Союзы сугыштан соңгы елларда

1945-1947 елларда СССРның тышкы сәясәте. “Маршалл планы”. СССР һәм Европа союзлар системасы барлыкка килү. СССР һәм Кореядагы сугыш.

Салкын сугыш, бөек держава, доктрина, хәрби-сәяси блок, “Маршал планы”

§29-30.

1




24.

Реформалар торгызуга беренче омтылышлар һәм КПССның ХХ съезды.

Икътисадны торгызу буенча чаралар.Яңа репрессияләр компаниясе.


Репарация, ГУЛАГ, Космополитизм, номенклатура

§ 31.

1




25.

СССР: янәшә тыныч яшәү һәм “салкын сугыш” конфликтлары

Реформалар үткәрүгә омтылышлар. Реформаларның башлангычы. КПССның XX съезды. И.И.Солженицын “Архипелаг Гулаг”

Реабилитация

десталинизаия

§ 32.

1




26.






1950 еллар ахыры – 1960 еллар башында совет җәмгыяте үсешендәге каршылыклар.


Көнчыгыш Европадагы кризис.

1956 елдагы Сүәеш каналы.Советлар Союзының ирек алган илләргә ярдәме.Кариб кризисы.

Янәшә тыныч яшәү, Кариб кризисы, мораторий

§ 33.

1

















27.


Контроль эш.

Россия XX гасырның беренче яртысында”.



Тестлар



1





СССР 1960 елларда - 1980 еллар башында -3 сәгать.


28.

1960 еллар ахырында икътисади реформалар үткәрү омтылышы

Икътисади реформалар үткәрүгә омтылыш: тотрыкландыру сәясәте, А.Н. Косыгинның икътисади реформалары. Икътисади кыенлыкларның сәбәпләре. .

Күләгәдәге икътисад, номенклатура, коррупция, Л.И.Брежнев,А.Н. Косыгин

§ 34 .

1




29.

Киеренкелекне йомшарту сәясәте: өметләр һәм нәтиҗәләр.

СССР һәм Көньяк-КөнчыгышАзиядәге конфликт.Совет-Кытай конфликты.СССР һәм Якын Көнчыгыштагы конфликт.Чехославакиядәге 1968 елгы кризис һәм аның тирәнәюе.

Диссидент, Прага язы, Брежнев доктринасы

§ 35-36.

1




30.












Сугыштан соңгы унъеллыкларда СССРның рухи тормышы һәм идея-сәяси үсеше.



Сугыштан соң әдәбият һәм сәнгать. “Җепшетү” чорында илнең рухи үсеше.1950-80 нче елларда совет мәдәнияте. 1977 елгы конституция. Хокук саклау хәрәкәтенең үсеше. СССР да спорт.

Җепшетү чоры”, “торгынлык чоры”

§ 37-38.

1























СССР да үзгәртеп кору -2 сәгать.


31.

Үзгәртеп кору сәясәте: беренче адымнар. Хә бәрдарлык, демократияләштерү һәм сәяси тормышның яңа этабы

Тизләнеш, үзгәртеп кору. Икътисади реформалар.Күп партиялелек барлыкка килү.Җәмгыятьтә идея- сәяси каршылыкларның үсүе. Солженицын әсәрләре

М.С.Горбачев,Б.Н. Ельцин

Күппартиялелек, базар икътисады, гражданлык җәмгыяте.

§39-40.

1




32.







Яңача фикерләү һәм “салкын сугыш ” ның тәмамлануы. Совет җәмгыятенең кризисы һәм таркалуы.





Совет-Америка мөнәсәбәтләре. Яңача сәяси фикерләү. Кораллануны кыскарту өлкәсендә сәясәт. Тышкы сәясәт.СССРда милләтара проблемаларның кискенләшүе. Переворот ясауга омтылыш. Фетнә нәтиҗәләре.

Приоритет, ГКЧП, БДБ.

§ 41-42.

1


















Россия Федерациясе XX - XXI гасырлар чигендә – 4 сәгать.


33.

Россия дәүләтенең эчке сәясәте.

СССР таркалганнан соң Россия үткәргән реформалар, аларның беренче нәтиҗәләре. Россия җәмгыятендә каршылыклар. Аларның тирәнәюе. РФ нең яңа Конституциясе. Сайлау нәтиҗәләре.

Хосусыйлаштыру, им- пичмент, суверенитет, федерация, конфедерация

§43-44.

1




34.

1990 нчы елларның икенче яртысында реформалар курсын үзгәртү сәясәте

Милләтара каршылыкларның кискенләшүе. Чечня конфликтлары. 1990 елларның икенче яртысында Россиянең сәяси һәм социаль-икътисади үсеше. Кризисның тирәнәюе.

Милли бәйсезлек, милли конфликт.

§ 45.

1




35.

Россия XX-XXI гасырлар чигендә.





Россия 1999-2003 нче елларда. Россиядә тотрыклылык булдыру юнәлешендә үткәрелгән реформалар. Сайлаулар һәм аның нәтиҗәләре, тышкы сәясәт.

Профессиональ армия, табигый монополия

§46-47.

1




36.

Россия җәмгыятендә рухи тормыш

Сынлы сәнгать, скульптура, архитектура, әдәби иҗат, кино,театр .


§ 48.

1







Календарь-тематик план.

Гомуми тарих – 24 сәгать.


Дәрес темасы

Эчтәлеге, дәреснең максаты

Стандарт буенча

белергә тиеш белем

Дәрес саны

Материал

Практик

дата

Фактик

дата

Искәрмә


XX гасырның беренче яртысында дөнья-9 сәгать


1.

Кереш. Тынычлыкка авыр юл.

Версаль-Вашингтон системасы.

Версаль-Вашингтон

Милләтләр Лигасысистемасы.

Версаль тынычлык килешүенә анализ ясый белергә.

1

§1




2.

Беренче бөтендөнья сугышыннан сон, Европада һәм

Азиядә революцион хәрәкәт.

Европада һәм Азиядә революцияләр. 1920 елларда индустриаль илләрнең сәяси тормышы.

Европадагы һәм Азиядәге революцияләрнең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен анализларга.


§2




3.

1929-1932 нчы еллардагы бөтендөнья икътисади кризисы

һәм Ф. Д. Рузвельтның «Яңа курс»ы.

АКШта кризисның сәбәпләре. Кризис елларында Ф.Д. Рузвельтның “ Яңа курс”ы. “ Яңа курс” ның төп юнәлешләре. Кейнсианчылык

Ф.Д. Рузвельтның “Яңа курс”ын анализлый белергә . Таблица тутырырга.

1

§4




4.

Германиядә һәм Италиядә тоталитаризм, Япониядә милитаристик режим урнашу.

Германиядә фашизмның хакимияткә килүе, фашистик диктатура урнашу. Италиядә фашизм, Япониядә милитаризм.

Демократиягә каршы режимнар барлыкка килү сәбәплшрен белергә., аларны анализларга һәм системалаштырырга. Таблица тутырырга.

1

§5




5.

Фашизмга альтернатива: Бөекбритания һәм Франция тәҗрибәсе.

1920 елларда Бөекбритания.Бөек

британиядә кризис һәм милли хәрәкәт.Франциядәге кризис үзенчәлекләре.

Халык фронты.

Франция һәм Бөекбританиянең кризистан чыгу юлларын анализларга, Германия белән чагыштырырга. Документ белән эш.

1

§6




6.

Милитаризм һәм пацифизм халыкара аренада.

Япониянең Кытайга агрессиясе. Германиянең сугышка әзерләнүе, тынычландыру сәясәте.Италиядә гражданнар сугышы. Халыкара иминлеккә куркынычның артуы.Мюнхен килешүе.

1920-30 нчы еллардагы халыкара мөнәсәбәтләрне анализларга. Дөньяда көчләрнең урнашу тәртибе турында нәтиҗә ясарга.

1

§7-8




7.

Икенче бөтендөнья сугышы башлану.

Гитлерга каршы коалиия

Европада

гы “сәер сугыш”, Францияне тар-мар итү. Европада “яңа тәртип”урнаштыру. Япония агрессиясе, АКШның сугышка керүе.

Сугыш сәбәпләрен, этапларын белергә. Сугыш барган урыннарны картада күрсәтә белергә.

1

§9-10




8.

Җиңүгә илткән авыр юл.

Икенче фронтны ачу проблемасы.Сугыш этаплары.Германия

не һәм японияне тар-мар итү. Сугыш елларындагы конференцияләр.

СССР, АКШ, һәм Бөекбритания хөкүмәтләре башлыкларының халыкара конференцияләре .

1

§11




9.

II бөтендөнья сугышы йомгаклары һәм сабаклары. БМО төзелү.

II бөтендөнья сугышы йомгаклары.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү.

II бөтендөнья сугышы йомгакларын анализларга. БМО максатларын һәм эшчәнлен белергә.

1

§12




10.

«Салкын сугыш»ның чыганаклары

һәм хәрби-сәяси блоклар төзү.

Сугыштан соңгы дөнья. “Салкын сугыш”ның сәбәпләре Берлин кризисы һәм Европада берлекләр кризисы төзелү.Азиядә “салкын сугыш.”

Салкын сугыш”ка китергән сәбәпләрне билгеләргә. Сугыштан соң барлыкка килгән хәрби блокларны белергә.

1

§13




11.

Колониализмның җимерелүе, локаль

конфликтлар .

Колониализмның җимерелүе.Үсеш юлын сайлау проблемалары.

Икенче бөтендөнья сугышы” һәм “колониаль империяләрнең җимерелүе” .

1

§14




12.

«Салкын сугыш» сәясәте һәм аның тәмамлануы.

Ашкынып кораллану һәм Совет-Америка мөнәсәбәтләре.Катышмау сәясәте. Сугышка каршы сәясәт Киеренкелекнең йомшаруы һәм аның нәтиҗәләре .

Салкын сугыш” чорында башланган ашкынып кораллануның сәбәпләрен белергә. ү

1

§15




Европа һәм Төньяк Америка илләре XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында -3 сәгать.


13.


1950—1970 нче елларда индустриаль илләрдәге сәяси кризислар.


Көнбатыш Германиядәге “икътисади могҗиза”.

Сугыштан соң Англия, Франция, Италия дәүләтләре һәм АКШ. “Салкын сугыш”ның эчке сәясәткә йогынтысы.

Халыкара аренада барган вакыйгаларның дөньяның әйдәп баручы илләренең эчке сәяси үсешенә йогынтысын анализларга.


1

§17,19.




14.

XX г. II яртысында сәяси фикер эволюциясе.

Социал-демократия һәм социаль юнәлешле базар икътисады. Яңа сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр. Мәгълүмати җәмгыять.

XX гасырның икенче яртысында сәяси партияләрнең төп карашларын бәяләргә.

1

§ 18




15.

Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләре XX г. II яртысында.

Көнбатыш Европаны интеграцияләү этаплары. Интеграция процессының тирәнәюе.Евросоюз үсеше. Төньяк Атлантика интеграциясе.

Көнбатыш Европа илләрендә интеграция этапларын характерларга.

1

§20-21




16.

БДБ дөнья бергәлегендә.

ИЯС һәм ОВД ның таркатылуы.

БДБ дөнья бергәлегендә.

СНГ, ОБСЕ.

1

§22




Азия, Африка һәм Латин Америкасында модернизация юллары -4 сәгать.


17.

Япония һәм яңа индустриаль илләр

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония, аның алга китү сәбәпләре. Яңа индустриаль илләр

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония, аның алга китү сәбәпләрен белергә.Үсеп килүче илләргә бәя бирергә

1

§23




18.

Кытай модернизацияләү һәм реформалар юлында.

Кытай халык республикасында социаль-сәяси экспериментлар. Прагматик реформалар.

Кытайның сугыштан соңгы үсеш юлларын чагыштырырга, нәтиҗә ясый белергә.

1

§24




19.

XXI гасыр башында Һиндстан.

Һиндстанга бәйсезлек бирү, илне бүлгәләү. Модернизацияләү сәясәте, илнең тышкы сәясәте.

Һиндстанның сугыштан соңгы үсеш юлларын чагыштырырга, нәтиҗә ясый белергә.

1

§25




20.

Ислам дөньясы: бердәмлек һәм күптөрлелек.

Колониализмның җимерелүе.Африка континентындагы конфликтлар. Үсеш проблемалары.

Африка һәм Азиядә мадернизацияләү юлларын чагыштырып нәтиҗә ясарга

1

§26-27




21.


Латин Америкасы:

авторитаризм һәм демократия арасында.

Латин Америкасында сул режимнар. Модернизация һәм хәрби диктатуралар.Интеграция процесслары.

Сугыштан соңгы Латин Америкасы илләренә бәя бирергә

1

§28




XX гасырның икенче яртысында- XXI гасыр башында фән һәм мәдәният, дөнья үсеше проблемалары -3 сәгать.


22/23.

XX-XXI гг. фән һәм мәдәният.

Фән һәм техника.Фәнни-ни-техник прогрессның тизләнүе һәм аның нәтиҗәләре

Икенче бөтендөнҗя сугышыннан соң фән һәм техника үсешенең төп юнәлешләрен белергә.

2

§29-30




24.

Хәзерге заманның глобаль проблемалары

Глобаль проблемалар: сугыш куркынычы, террорчылык, ресурс һәм экологияләр проблемасы.

Хәзерге заманның глобаль проблемаларын белергә.

1










Календарь-тематик план.

Татарстан тарихы – 8 сәгать.


Дәрес темасы.

Эчтәлеге, дәреснең максаты

Стандарт буенча

белергә тиеш белем

Сәг.саны

Искәрмә

Практик

дата

Фактик

дата

Искәрмә

1

Казан губернасы ХХ гасыр башында

Казан губернасы ХХ гасыр башында

20 гасыр башында төбәкнең социаль икътисади үсешенә характеристика бирү

1

I б.




2

Төбәк революция һәм гражданнар сугышы елларында.


Казан губернасында ике хакимиятлелек. Гражданнар сугышы елларында Татарстан.

Революциянең Гражданнар сугышының Төп вакыйгалары.

1

II б.




3

Тизләтелгән үзгәртеп кору шартларында.


Төбәктә идустриализация, коллективизация. ”Бөек борылыш”, колхоз, коллективлашу, индустриаллаштыру .Сталинның Бөек борылышы.

ТАССР төзелү.Индустриализация, коллективи зация,”Бөек борылыш”,колхоз

1

IV б.




4

Республика БВС елларында.


Промышленностьның сугыш рельсларына күчерелүе. Татарстан кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары

1945-1953 социаль-икътисади үсеш.Сәяси режимны кырысландыру.

Бөек Ватан сугышы елларында республиканың армия һәм фронтның терәге, илнең мөһим тыл базаларының берсе булуы турында аңлату

Республиканың сугыштан соңгы үсешенә характеристика бирү.

Республикада авыр промыш –ленностны күтәрү , авыл хуҗалыгы үсешен харктерлау

1

V б.




5

Республика 40 нче еллар уртасы – 60 нчы еллар башында.


Республиканың социаль-икътисади үсеше. Сәяси һәм рухи тормыштагы үзгәрешләр.

Республиканың 40-60 еллардагы социаль-икътисади үсешен характерлау



1

VII б.




6

Йомгаклау контроль эше



1





7

Республика 60 нчы елларның II ярт. – 80 нче елларның I ярт

Социаль-икътисади үсешнең төп тенденцияләре һәм каршылыклары. Республиканың иҗтимагый – сәяси һәм рухи тормышы.

60 нчы елларның икенче яртысында - 80 еллар башында республиканың икътисади үсешендәге уңышлар һәм кимче- лекле яклар,“Җепшетү” һәм “торгынлык”чоры мәдәниятләрен чагыштырып нәтиҗә ясау


1

VIII б.




8

Республика үзгәртеп кору елларында. Татарстан XX – ХХI гг. чигендә.



Үзгәртеп кору елларында республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышы. Базар икътисадына күчү. 90 нчы елларда Татарстаннның сәяси һәм мәдәни тормышы.

Үзгәртеп кору чорында республиканың иҗтимагый –сәяси тормышын характерлау. Татарстанның шушы чордагы сәяси һәм икътисади тормышына бәя бирү



1

IX б.

X б.





























9 нчы сыйныфта уку материалының эчтәлеге (68сәгать).

Россия тарихы. XX гасыр-XXI гасыр башы(36 сәг.)

Россия ХХ г. башында

XIX-XX гасырларда Россиянең сәнәгать һәм аграр үсеш үзенчәлекләре. «Югарыдан» үзгәртү сәясәте. Дәүләт капитализмы. Монополияләр формалашу. Россиядә чит ил капиталы. С.Ю. Витте.

Үзгәрешле модернизация шартларында социаль һәм сәяси каршылыкларның көчәюе. Аграр мәсьәлә. Эшчеләр хәрәкәте. «Полиция социализмы». Легаль булмаган сәяси эшчәнлекнең активлашуы. Революцион партияләр, программалары. 1904-1905 нче еллардагы рус-япон сугышы, аның Россия җәмгыятенә йогынтысы.

1905-1907 нче еллардагы революция: сәбәпләре һәм характеры. «Канлы якшәмбе». Советларның төзелүе. Армиядә һәм флотта восстаниеләр. Бөтенроссия сәяси стачкасы. Мәскәүдәге кораллы восстание. 1905 елгы 17 октябрь Манифесты. Дәүләт Думасы төзелү. 1907 нче елгы сайлау законы. Яңа сәяси агымнар һәм партияләр. Либераль партияләр оешу. Монархизм һәм карагруһлар хәрәкәте. Парламент системасы оешкан шартларда революцион партияләрнең тактикасы.

П.А.Столыпинның сәяси программасы. Аграр реформа. Күчереп утырту сәясәте. 1910 нчы еллардагы сәнәгать күтәрелеше.

Россия XX гасыр башында хәрби-сәяси союзлар системасында. 1914 нче елгы бөтендөнья кризисы һәм Россиянең Беренче бөтендөнья сугышына керүе. 1914-1917 нче елларда Көнчыгыш фронттагы хәрби хәрәкәтләрнең төп этаплары һәм нәтиҗәләре. Социаль-икътисади һәм сәяси каршылыкларның көчәюе. Милли катастрофа куркынычы.


Россия революция һәм гражданнар сугышы елларында

Россия империясендә революцион кризис. 1917 нче елгы революция. Монархияне бәреп төшерү. Вакытлы хөкүмәт һәм Советлар.

Вакытлы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы сәясәте. А.Ф. Керенский. Хакимият кризисы. Армиянең таркалуы. Генерал Л.Г.Корниловның чыгышы. Милли төбәкләрдәге халәт. Россия дәүләтчелегенең җимерелә башлавы.

1917 нче елның октябрендә совет властен игълан итү. Советларның II Бөтенроссия съезды һәм аның декретлары. Идарә итүнең советлар системасы урнашу. Учредительләр җыелышы һәм анны таркату. Чиркәүнең дәүләттән аерылуы. Патриархлыкны торгызу.

Россиянең I Бөтендөнья сугышыннан чыгуы. Брест солыхы һәм аның нәтиҗәләре. Берпартияле диктатура урнашу. 1918 елгы Конституция. РСФСР төзелү. Совет дәүләтенең социаль-икътисади сәясәте.

Гражданнар сугышы һәм интервенция: сәбәпләре, төп этаплары. «Хәрби коммунизм». Кызыл армия төзелү. С.С. Каменев. М.В. Фрунзе. С.М. Буденный. Аклар хәрәкәте. А.В. Колчак. А.И. Деникин. П.Н. Врангель. «Ак» һәм «кызыл» террор. Гражданнар сугышы вакытында крестьяннар. Н.И. Махно. Польша белән сугыш. Гражданнар сугышының нәтиҗәләре.

СССР 1920 нче елларда

1920-1921 еллардагы социаль-икътисади һәм сәяси кризис. Крестьян чыгышлары. Кронштадт восстаниясе. 1921 елгы ачлык. РКП(б)ның X съезды. НЭП сәясәтенә күчү. План ГОЭЛРО планы һәм икътисадны торгыза башлау. Милли дәүләт төзелеше өлкәсендә большевиклар сәясәте. СССР төзелү. 1924 елгы СССР Конституциясе. НЭПның нәтиҗәләре һәм каршылыклары. Большевиклар партиясендә хакимият өчен көрәш. Социализм төзелеше юллары турында дискуссия. И.В. Сталин. Л.Д. Троцкий. Г.Е. Зиновьев. Н.И. Бухарин. НЭПны бетерү.

Совет дәүләтенең 1920 еллардагы тышкы сәясәте. Генуя конференциясе. Германия белән Раппал килешүе. СССРны тану. СССР ның революция һәм милли-азатлык көрәшләрен хуплавы. Коминтерн эшчәнлеге.

1920 нче еллардагы мәдәни тормышның күптөрлелеге.

СССР 1930 нчы елларда

Модернизациянең совет моделе. Индустриализация. Илнең сәнәгать потенциалының интенсив үсеше. Оборона промышленносте төзелү. Социалистик ярыш. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру: максатлар, методлар, нәтиҗәләр. Командачыл икътисади система формалашу. Партия аппараты хакимияте. И.В.Сталинның шәхес культы.. Массачыл репрессияләр. 1930-1940 нчы елларда илнең икътисади, социаль, сәяси үсеше нәтиҗәләре. 1936 елгы Конституция.

1930 нчы елларда халыкара багланышлар системасында СССР. СССРның Милләтләр лигасына керүе. Европада куркынычсызлык системасы төзү омтылышы. Мюнхен килешүе һәм аңар СССР ның мөнәсәбәте. Үзара һөҗүм итешмәү турында Совет-Германия шартнамәсе. 1939-1941 нче елларда СССРның тышкы сәясәте. СССР территориясен киңәйтү.

Җәмгыятьнең рухи тормышында тамырдан үзгәрешләр. СССР да наданлыкны бетерү. Белем бирү системасының үсеше. Беренче бишеллыкларда фән һәм техника үсеше. Әдәбияттә һәм сәнгатьтә социалистик реализм методы. Җәмгыятьтә марксистик-ленинчыл идеология урнашу

Бөек Ватан сугышы. 1941-1945 нче еллар

СССР Бөек Ватан сугышы алдыннан. Илнең чикләрен саклау буенча чаралар.

Германия һәм аның союзникларының СССРга һөҗүм итүе. Саклану сугышлары. Яшен тизлегендәге сугыш планы өзелү. Мәскәү өчен сугыш Тамырдан борылыш башлану. Сталинград сугышы. Курск дугасындагы сугыш. Тамырдан борылышның төгәлләнүе. Совет территориясен басып алучылардан азат итү. СССР ның Европаны азат итүгә керткән өлеше. Берлин операциясе. Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә СССРның катнашуы. Совет полководецлары. Г.К.Жуков. А.М. Василевский. И.С. Конев. К.К. Рокоссовский.

Сугыш елларында совет тылы. Сәнәгатьне эвакуацияләү. Көнчыгышта сәнәгать базасы булдыру. Оккупантларның басып алган җирләрдә алып барган сәясәте. Геноцид. Партизаннар хәрәкәте. Совет мәдәнияте сугыш елларында: җиңүгә керткән өлеш. Сугыш елларында чиркәү. Сугыш елларында совет халкының җиңүгә керткән өлеш.

СССР Гитлерга каршы коалициядә. Ленд-лиз. Икенче фронт проблемасы. Тәһран, Ялта, Потсдам конференциияләре һәм нәтиҗәләре. Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләре. Җиңүнең бәхәсе. II Бөтендөнья сугышында СССР ның роле.

Советлар Союзы сугыштан соң. 1945-1953 нче еллар

Сугыштан соң хуҗалыкны торгызу. СССР. «Социалистик лагерь» барлыкка килү. ИЯС төзелү. Салкын сугыш. Кораллану ярышы башлану. Атөм-төш коралы булдыру. Советлар Союзы салкын сугыш конфликтларында.

Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң совет җәмгыятендәге рухи халәт. 40 нчы елларда – 50 нче еллар башындагы идеологик кампанияләр. Массачыл репрессияләрнең яңа дулкыны.


СССР 1953-1964 нче елларда

И.В. Сталин үлеменнән соң хакимият өчен көрәш. Г.М. Маленков. Л.П. Берия. Н.С. Хрущев. Десталинизация курсы һәм сәяси системаны реформалау омтылышы. 1930-50 нче еллардагы репрессия корбаннарын реабилитацияләү башлану. «Җепшетү». КПССның XX съезды. И.В.Сталинның «шәхес культы»н фаш итү. КПССның яңа программасын кабул итү һәм «СССРда коммунизм төзү курсы». Илнең фәнни-техник үсеш курсын тизләтү. Икътисад белән идарә итү системасын үзгәртү. Илне азык-төлек белән тәэмин итүдәге авырлыклар. Чирәм җирләрне үзләштерү.

Варшава договоры оешмасын төзү. 1956 елгы Венгрия кризисы. Советлар Союзы һәм коллониаль бәйлелектән азат булган илләр. 1962 елгы Кариб кризисы һәм аның халыкара нәтиҗәләре.

Совет мәгарифенең уңышлары, фән һәм техника үсеше. Атом энергетикасы. Космонавтика. И.В. Курчатов. С.П. Королев. Ю.А. Гагарин. «Җепшетү» чорында рухи тормыш. Әдәби журналлар, театр, кино сәнгате һәм аларның җәмгыять тормышындагы роле..

СССР 1960 нчы елларда – 1980 нче еллар башы

Икътисадта җитештерү темпларының төшүе һәм җәмгыять җитештерүенең түбән тәгәрәүе. Н.С. Хрущева хакимияттән читләштерү. Л.И. Брежнев. 1960-еллар уртасындагы икътисади реформалар. Энергетик комплекс үсешенә юл тоту. Икътисади үсештә «торгынлык» чоры. Фәнни-техник прогресс темпларының кимүе. Авыл хуҗалыгындагы хәлнең катлаулануы. «Күләгәдәге икътисад» һәм коррупция. Демографик халәтнең начараюы.

Сәяси системада консерватив тенденцияләрнең көчәюе. «Нык үскән социализм» концепциясе. 1977 нче елгы Конституция. Совет системасының кризисы һәм аның эффективлыгын арттыру омтылышы. Ю.В. Андропов. Җәмгыятьтәге оппозицион көчләр. Развитие Диссидентлар һәм хокук яклаучылар хәрәкәте үсү. А.Д. Сахаров. А.И. Солженицын.

Совет хакимияте һәм 1968 елгы «Прага язы». Совет-кытай мөнәсәбәтләренең начараюы. АКШ белән стратегик корал җитештерүдә тигезләшү. Киеренкелекне йомшарту сәясәте һәм аның өзелү сәбәпләре. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмә. Әфган сугышы.

Совет мәгарифе, фән һәм техника, культура һәм спорт үсеше.

Россия җәмгыяте 1985-1991 елларда

Үзгәртеп кору сәясәтенә күчү. М.С.Горбачёв. «Тизләнеш стратегиясе». Икътисадны реформалау юлларын эзләү. Фермерлык барлыкка килү. Кооператив хәрәкәте. Эчкечелеккә каршы көрәшнең, торак һәм азык-төлек программаларның уңышсызлыгы.

Сәяси тормышны демократияләштерү. Хәбәрдарлык. Илнең сәяси системасын реформалаштыру. СССР, РСФСР халык депутатларының Съезды. СССР президенты посты кертелү. Яңа сәяси партияләрнең һәм хәрәкәтләр формалаша башлавы. КПСС ның җәмгыятьтәге идарәчел ролен югалтуы. Милли каршылыкларның кискенләшүе.

«Яңача фикерләү» сәясәте һәм совет дипломатиясе үзгәрү. Әфганстаннан солдатларны чыгару. Коралсызландыру сәясәте.ИЯС һәм ВДО ны таркату. «Салкын сугыш»ның тәмамлануы

ХХ – XXI гг. чигендә Россия Федерациясе

1991 елгы август вакыйгалары. СССР таркалу. Россия Федерациясенең суверенитетын игълан итү. Б.Н. Ельцин. Базар икътисадына күчү. 1992-1993 еллардагы икътисади реформалар. Хосусыйлаштыру. 1998 елгы дефолт. Россия җәмгыяте реформалар шартларында.

1993 нче елның октябрендәге вакыйгалар. Советлар системасын бетерү. Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителү. Дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә системасында үзгәрешләр. Сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр. Милләтара мөнәсәбәтләр. Чеченя конфликты һәм аның илнең сәяси тормышыны һәм җәмгыятькә йогынтысы.

В.В.Путин. Дәүләтчелекне ныгыту, икътисади күтә-релеш һәм социаль стабильлек.

Россия дөнья бергәлегендә. XX-XXI гасырларда Россия Федерациясенең тышкы сәясәтендә приоритетлар. Россия һәм БДБ. Россия _ Америка мөнәсәбәтләре. Россия һәм Европа Союзы.

Хәзерге Россиянең рухи тормышы. Россиянең дөньякүләм мәдәни-информацион багланышларга керүе. Сәнгатьтәге яңа агымнар. Замана яшьләре мәдәниятенең үзенчәлекләре.

Иң яңа тарих(24 сәг.)

Иң яңа тарих һәм хәзерге заман тарихы төшенчәләре”.

Дөнья 1920-1930 нчы елларда

Дөнья I Бөтендөнья сугышыннан соң. Версаль-Вашингтон системасы. Милләтләр нациясе.

Европа һәм Азииядә революцион күтәрелеш, империяләр җимерелү, яңа дәүләтләр барлыкка килү. Россиядәге революциянең халыкара йомгаклары.1918-1919 нчы елларда Германиядә революция. Халыкара эшчеләр хәрәкәтенең таркалуы: Коммунистик интернационал һәм Социалистик Эшче Интернационал.

1920 нче елларда Көнбатышның алга киткән илләрендә«Стабилизация» . 1930 нчы еллардагы Дөньякүләм икътисади кризис. АКШта «Яңа курс». Ф.Д. Рузвельт. Кейнсианлык. Социаль либерализм. Фашизм. Б. Муссолини. Национал-социализм. А. Гитлер. в 1920 – 1930 нчы елларда Европа илләрендә авторитар һәм тоталитар режимнар урнашу.

I Бөтендөнья сугышыннан соң Азия дәүләтләре. Икътисади үсешнең үзенчәлекләре, җәмгыятьтәге социаль үзгәрешләр. 1920 нче елларда. Кытайда революция. Сунь Ятсен. Һиндстан халыкларының колониализмга каршы хәрәкәте. М. Ганди. Япониядә милитаризация сәясәте.

Пацифизм һәм милитаризм 1920-1930-ее. Паневропа хәрәкәте. А. Бриан. Япониянең агрессив сәясәте, Германия, Италия 1930 нчы елларда.Испниядә Гражданнар сугышы. Мюнхен килешүе. 1939 нче ел Европада хәрби-сәяси кризис.

II Бөтендөнья сугышы

II Бөтендөнья сугышының сәбәпләре, катнашучылар, төп этаплары. Польша кампаниясе һәм «сәер сугыш». Франциянең җиңелүе. «Англия өчен көрәш». Балканда, Төньяк Африкада сугыш хәрәкәтләре. Германиянең СССР га һөҗүме. АКШ ның сугышка керүе. Тын океанда сугыш. Гитлерга каршы коалиция. Ф. Рузвельт, И.В. Сталин, У. Черчилль. Каршылык хәрәкәте. Ленд-лиз. Оккупациядәге территорияләрдә «Яңа тәртип». Геноцид сәясәте. Холокост.

II Бөтендөнья сугышында тамырдан борылыш. Европада икенче фронтның ачылуы. Италиянең капитуляцияләнүе. Германия һәм Японияне җиңү. СССР ның нациизмны җиңүгә керткән өлеше. Сугышның нәтиҗәләре һәм сабаклары. Ялта-Потсдам системасы. БМО төзелү.

Мировое развитие во второй половине ХХ гасырның II яртысында Дөнья үсеше.

Салкын сугыш. Хәрби блоклар төзелү. Кореяда сугыш. Кариб кризисы. Якынкөнчыгыш кризисы. Көньяк –Көнбатыш Азиядә сугыш.Катнашмау сәясәте.Кораллану буенча ярышу. Киеренкелекне йомшарту сәясәте һәм аның өзелү сәбәпләре.

«Маршалл планы» һәм Көнбатыш Европада сугыштан соң икътисадны торгызу. ФТР. Катнаш икътисадка күчү. Социаль дәүләт. «Кулланучы җәмгыяте».

Сәяси идеология эволюциясе. Христиан демократиясе. Социал-демократия. «Яңа суллар». Конституцион төзелешне Франциядә, Германиядә, Италиядә үзгәртү. К. Аденауэр. Ш. де Голль. 1960 нчы еллар ахырында - 1970 нче еллар башында индустриаль җәмгыять кризисы. Неоконсерватизм.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә коммунистик режимнар: үсеш юлларын һәм модельләрен эзләү. 1980 нче еллар ахырында - 1990 нчы елларда Үзәк һәм Көнчыгыш Европада Демократик революцияләр. Югославиянең таркалуы.

Модернизация процессларының Латин Америкасындагы үзенчәлекләре. ХХ г. Латин Америкасында авторитаризм һәм демократия. Кубада революция. Ф. Кастро. Э. Че Гевара. Үсеш моделенең Чили варианты.

Азия Африкада колониаль системалар җимерелү һәм мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килү. Азатлык алган илләрнең үсеш моделен сайлаулары. ХХ г. II яртысында Кытай. Мао Цзедун. Дэн Сяопин.

Дөнья ХХ-XXI гг. чигендә

Салкын сугышның төгәлләнүе һәм «икеполюслы Дөнья» чоры. Дөньякүләм тәртипнең урнашуы. Дөньякүләм терроризм белән көрәш. Интеграцион процесслар. Европа Союзы.

Глобальләштерү һәм аның каршылыклары. Глобаль информацион һәм икътисади киңлек. Антиглобализм хәрәкәте.


ХХ гасырның мәдәни мирасы

ХХ гасырда табигать һәм гуманитар фәннәрнең үсеше. А. Эйнштейн. Н. Бор. Дөньяның фәнни картинасы туу. Җәмгыять һәм кеше үсешенең үзенчәлекләренә караш үзгәрү. Дин һәм чиркәү хәзерге җәмгыятьтә. Иоанн Павел II. Экуменизм.

ХХ гасыр мәдәниятенең төп агымнары (реализм, модернизм, постмодернизм). Массачал мәдәният. Информацион җәмгыять шартларында сәнгатьтә яңа формалар барлыкка килү.



Татарстан тарихы. XX гасыр-XXI гасыр башы(8 сәг.)

Төбәкнең гасырлар чигендә социаль-икътисади үсеше. Урта Иделдә 1905-7 еллардагы беренче рус революциясе. Татар либерал-демократлары. Бөтенроссия мөселман съезды. Дәүләт Думасында мөселман фракциясе. Иҗтимагый хәрәкәтләр. Беренче рус революциясенең татар мәдәниятенә йогынтысы. Татар матбугаты. Татар һөнәри театры туу. 1907-17 елларда Казан губернасы. Столыпин аграр реформасы. 1910-1913 елларда промышленность үсеше. Казан губернасы I бөтендөнья сугышы чорында. Төбәктә февраль революциясе. Татар милли хәрәкәте. Казанда октябрь революциясе. Губернада совет власте урнашу. Төбәктә гражданнар сугышы. Хәрби коммунизм. Татар халкы үзбилгеләнү юллары эзләүдә. Татар-Башкорт республикасы туу проекты. Милли җыелыш. Болак арты республикасы. “Идел-Урал” штаты проекты. ТАССР төзелү турында БҮБК һәм ХКС Декреты. ТАССР Советы учредительләр съезды. Татарстан НЭП елларында. Урта Иделдә 20 еллар башы ачлыгы һәм уңышсызлык. Халык хуҗалыгын торгызу. Татарстан тизләтелгән үсеш юлында. Индустрияләштерү. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү. Мәдәни революция. Милли-дәүләт төзелеше. “Солтангалиев эше” 20-30 елларда сәяси репрессияләр. Зур террор. Республика икътисады хәрби вакытта. Татарлар Бөек Ватан сугышы фронтларында, партизан хәрәкәтендә, каршылык хәрәкәтләрендә. Сугыш елларында фән, мәгариф, әдәбият-сәнгать. “О состоянии и мерах улучшения массово-политической и идеологической работы в Татарской партийной организации” БҮБК ҮК карары. Сугыштан соң Татарстанның социаль-икътисади үсеше. Экономиканы тыныч шартларга күчерү. Промышленность. Нефть индустриясе барлыкка килү. Авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары. Социаль-икътисади үсеш. “Җепшетү” һәм аның республикада чагылышы. Идарә реформалары. Промышленность һәм транспорт үсеше. Нефть индустриясе. Яңа промышленность үзәкләре төзелү. Авыл хуҗалыгында реформа каршылыклары. Республика хезмәтчәннәренең чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерүдә катнашуы. Җәмгыятьнең социаль төзелеше үзгәрү. Иҗтимагый-сәяси һәм рухи тормыш. Социаль-икътисади үсеш. 60 еллар уртасыннан республикада яңа хуҗалык итү системасын кертү омтылышлары. Яңа промышленность үзәкләре формалашу. Авыл хуҗалыгы үсеше. Аграр-промышленность комплексы формалашу. Социаль һәм сәяси тормышның активлашуы. Татар милли хәрәкәте үсеше. Республиканың дәүләт суверенлыгын кабул итү. Экономик реформалар һәм аларның нәтиҗәләре. Рухи тормыш яңару. Экономика үсеше төп тенденцияләре. Социаль-сәяси тормыш. Президент институты кертелү һәм аны сайлау. 1992 ел 21 март референдумы. РТ Конституциясе. ТР һәм РФ дәүләт органнары арасында үзара вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзелү. Яңа социаль-икътисади һәм сәяси шартларда мәдәният. Татарстан моделе. Татарстан халыкара аренада.





















Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

9 сыйныфта тарих фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучы:

-тарихи чыганакларның төп төрләрен;

-Россия һәм дөнья тарихының борынгылыктан алып бүгенге көнгә кадәр төп тарихи вакыйгаларын, төп этапларын; Ватан тарихы һәм гомуми тарихта атаклы тарихи шәхесләрен;

-тарих барышында формалашкан кыйммәтләр системасы һәм мәдәниятнең мөһим казанышларын белергә тиеш.

-хронология белән эш итү, хронологик таблица төзү;

-тарихи чыганак белән эш итү, анализлау;

-тарихи карта белән эш итү;

-тарихи вакыйгаларны һәм мәдәни истәлекләрне сурәтләү;

-тарихи фактларны һәм күренешләрне анализлау, бәяләү;

-Ватан тарихы һәм гомуми тарихның әһәмиятле вакыйгаларына, тарихи шәхесләренә үзенең мөнәсәбәтен белдерү күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта һәм гамәли эшчәнлектә:

-бүгенге көн яшәешенең үзенчәлекләрен аңлау, үткәннең һәм хәзергенең вакыйга-күренешләрен чагыштыруда;

-Россиядә һәм дөньяда агымдагы вакыйгаларның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен анализлауда;

-кешелекнең тарихи тәҗрибәсе турында күзаллауларга таянып, бүгенге көн

вакыйга-күренешләренә мөнәсәбәтен белдерүдә;

-башка мәдәният, милләт һәм дин кешесе белән аралашуда Россия һәм дөнья халыклары тарихи үткәне турындагы белемнәрне кулланган очракта файдалана белергә тиеш.

укучы түбәндәгеләрне белергә һәм күнекмәләр булдырырга тиеш:

- XX гасыр башыннан алып – XXI гасыр башына кадәр Дөньяда һәм Россиядә булган төп тарихи вакыйгаларны, аларның даталарын белергә.

- әһәмиятле тарихи фактлар, даталар, терминнар буенча белемнәргә нигезләнеп, әһәмиятле тарихи вакыйгалар һәм анда катнашучылар турында сөйли белергә.

- текстка яки дәреслекнең иллюстратив материалына, тарихы чыганаклар фрагментына нигезләнеп, мәдәният һәйкәлләренә, мәдәни күренешләргә аңлатма бирә белергә.

- тарихи картада XX гасыр башында империяләргә кушылган территорияләрне, сәүдә һәм промышленность үзәкләрен, сугыш хәрәкәтләрен күрсәтә белергә.

- биналарны, техник корылмаларны, машиналарны, көнкүреш предметларын, сәнгати мәдәният әсәрләрен тасвирлый белергә.

- тарихи процессларны, күренешләрне чагыштырып, уртак һәм аермалы якларын билгели белергә.

- өйрәнелгән термин һәм төшенчәләрнең аңлатмаларын белергә.

- дөньяның әйдәп баручы державаларының, шул исәптән Россиянең дә социаль – икътисади үсеш үзенчәлекләрен, сәяси строен белергә.

-иҗтимагый хәрәкәтнең идеолгиясен һәм практикасын (консерватив, радикаль, либераль) белергә.

- тарихи вакыйгалар, күренешләр, шәхесләргә мөстәкыйль бәя бирә белергә;- үз фикер – карашларыңны исбатлый һәм дәлилли белергә;- язма, материал, һәм сурәтләүче тарихи чыганакларны мөстәкыйль анализлый белергә.

























Укыту-методик комплекты

Дәреслекләр:

1. А.А Данилов, Л.Г.Косулина “Россия тарихы” XX гасыр- XXIгасыр башы. - Мәскәү “Просвещение” 2011ел.

2. Загладин Н.В. “ Гомуми тарих” , -. Мәскәү “Русское слово” 2009 ел.

3. Солтанбәков Б.Ф., Иванов А.А., Гәлләмов А.Г. «Татарстан тарихы XX г. - XXI г. башында», Казан, Хәтер, 2006 ел.

Карталар:

1. XX гасырга кагылышлы Россия тарихыннан карталар.

2. Гомуми тарих буенча карталар.



Краткое описание документа:

Программа  үз эченә Россия тарихын ( 36 сәгать),    гомуми тарихны ( 24 сәгать)    һәм Татарстан тарихын                 ( 8 сәгать)     ала. Программада гомуми тарих,  Россия һәм туган як тарихының XX гасырга караган чоры өйрәнелә.

 Программада  XX гасыр бөтендөнья тарихының төп эчтәлеге – әһәмиятле вакыйгалар, кешеләр, проблемалар карала. XX гасыр борылыш чоры дип бәяләнә, ул  – фән һәм техника прогрессы чоры , ул  – глобаль, бөтендөнья тарихы гасыры. Илләр һәм континентлар арасында бәйләнешләр арту сәбәпле, XX йөздә күп кенә вакыйгалар һәм күренешләр гомуми төс ала: бөтендөнья кризислары һәм бөтендөнья сугышлары башлана, кешелекнең дөньякүләм мәсьәләләре көн тәртибенә куела. Программада шушы мәсьәләләр карала һәм Россия тарихы белән гомуми тарихның бәйләнешләрен ачуга зур игътибар бирелә. Россия һәм Татарстан тарихы буенча туган илебезнең дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, уйлап табучылар, илнең социаль-икътисади һәм сәяси системасы өйрәнелә.

 

 

Автор
Дата добавления 13.01.2015
Раздел История
Подраздел Рабочие программы
Просмотров387
Номер материала 296244
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх