Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку 9 класс (дополнительный час)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Рабочая программа по татарскому языку 9 класс (дополнительный час)

библиотека
материалов

“Каралды”

гуманитар фәннәр циклы буенча

мәктәп методик берләшмә җитәкчесе:

_______ Г.Р.Низамова

Беркетмә №


“Килешенде”

милли белем һәм тәрбия

эшләре буенча

директор урынбасары

______ Ә.С.Хасмөхәммәтова

Педсовет №

“Расланды”

мәктәп директоры:

________ Р.Р.Гыймаев

Боерык №

















Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

“Валерий Павлович Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең

10 сыйныфы өчен 2014-2015 уку елына

татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы






















Төзеде:

1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Низамова Гөлнара Равил кызы






2014 ел


Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”.

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  5. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнер өчен өстәмә сәгать турындагы 2744/14 номерлы хат.(2014 ел,25 февраль)

Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнер өчен бирелгән өстәмә сәгать турындагы 2744/14 номерлы хат низендә 10 сыйныфта татар телен өйрәнүгә 2014-2015 нче уку елында атнага 1 сәгать исәбеннән барлыгы 35 сәгать вакыт бирелә.Программада да 35 сәгать каралган.

Тел гыйлеменең аерым тармакларын өйрәнү барышында укучыларда шактый кыенлык тудыра торган төшенчәләр бар. Ул бигрәк тә фонетика бүлегендә авазларның ясалышы һәм әйтелеше, аларны классификацияләү, сингармонизм законы, авазларның позицион үзгәрешләре кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук сүз ясалышы, авазларны язуда дөрес күрсәтү, кагыйдәләргә туры китереп язу да аерым укучыларга авыррак бирелә. Әлбәттә, дәресләрдә татар теленең орфографиясен һәм пунктуациясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Татар орфографиясендә хәл ителеп бетмәгән, аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләр шактый, тыныш билгеләре куюда да кыен очраклар җитәрлек. Шул сәбәпле, бу төр дәресләрдә фонетиканың билгеләп үтелгән темаларын ныгыту, укучыларның язмаларында еш очрый торган хаталарны кисәтү һәм аларны бетерү юллары өстендә эш алып барылачак. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүнең алымнары шактый. Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу дәресләрдә орфографиядә аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше карап үтеләчәк. Кагыйдәләрне өйрәнү, аларны истә калдыру һәм язмача күнегүләрдән тыш, бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

Укучы, фонетиканың төп үзенчәлекләренә төшенү, орфографик кагыйдәләр, сүз ясалышы кебек татар теленең кыен очракларын өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

Максат: укучыларның сөйләм авазлары, аларның классификациясе, авазлар үзгәреше турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларда аңлы үзләштерүгә нигезләнгән орфографик ныклы күнекмәләр булдыру һәм орфографик кагыйдәләрне гамәлдә файдалана белү, сүз төркемнәре, сүз төзелеше һәм ясалышының төп үзенчәлекләрен һәм кыен очракларын анализлый алу күнекмәләре булдыру өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

- тел гыйлеменең фонетика һәм сүз ясалышы бүлегендәге укучылар тарафыннан авыр үзләш- терелүче төшенчәләргә тулырак аңлатма бирергә, аларны үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырырга;

- дөрес язу күнекмәләрен булдыруны күздә тотып, орфографиянең кыен очракларын торетик яктан системага салырга;

- фонетика, графика, орфография һәм орфоэпия тармаклары буенча алган теоретик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтергә;

-укучыларның грамоталылыгын күтәрүдә кайбер алымнарны үзләштерү өчен мөмкинлекләр булдырырга.

Эшне башкару формалары түбәндәгеләр: ярдәмче материаллар, терәк схемалар, таблицалар; электрон дәрес материаллары, телдән аңлату, укучыларның үз-үзләрен тикшерүе; төрле типтагы иҗади һәм язма эшләр, тест биремнәрен үтәү.




Эчтәлек

1нче дәрес. Кереш дәрес. Тел гыйлеменең төп тармаклары, аларның өйрәнү объектлары. Фонетика – сөйләм авазларын өйрәнә торган бүлек.

2 нче дәрес. Сөйләм органнары. Сузык һәм тартык авазларның ясалыш үзенчәлекләре.

3 нче дәрес. Сингармонизм законы һәм аның төрләре: рәт һәм ирен гармониясе, аларның язуда чагылышына караган кагыйдәләр. Редукция күренеше. Татар теленең үз сүзләрендә һәм рус теленнән кергән сүзләрдә сузыклар үзгәреше.

4 нче дәрес. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше: ассимиляция, аккомодация, чиратлашу, диссимиляция күренешләре. Аларның төп үзенчәлекләре.

5 нче дәрес. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан иҗади эш. Аваз үзгәрешләренә мисаллар булырлык итеп, “Туган җирем” темасына шигырь яки хикәя язу.

6 нчы дәрес. Язуның кеше тормышындагы роле. Орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр-әдәби телне формалаштыручы грамматик закончалыклар.

7 нче дәрес. Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр: в, г, к хәрефләренең язылышы.

8 нче дәрес. Һ һәм Х хәрефләренең дөрес язылышы. Язылышларын истә тотарга кирәкле сүзләр.

9 нчы дәрес. Дифтонглар. Аларга беткән сүзләрдә кушымча ялгану үзенчәлекләре.

10 нчы дәрес. Иҗади диктант.

11-14 нче дәресләр. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәнгәндә укучыларны орфографиягә өйрәтү. Кушымчалар һәм аларның төрләре. Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы.

15-16 нчы дәресләр. Алынма сүзләргә кушымчалар ялгау үзенчәлекләре.

17 нче дәрес. Баш хәрефләренең кулланылышы. Ялгызлык исемнәре.

18-19 нчы дәресләр. Морфология курсын өйрәнгәндә орфографик кагыйдәләрне белү. Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

20 нче дәрес. Иҗади эш. Ялгызлык исемнәре кулланып, кроссворд төзү.

21 нче дәрес. Ясалма, кушма һәм тезмә фигыльләр, аларның дөрес язылышы. Фигыль ясагыч кушымчалар. Фигыльләр язылышындагы үзенчәлекләр.

22-23 нче дәресләр. Инфинитив фигыль кушымчаларының дөрес язылышы. Сүзлек диктанты.

24 нче дәрес. Саннарның дөрес язылышы. Гарәп һәм рим цифрларын язудагы үзенчәлекләр.

25 нче дәрес. Алмашлык төркемчәләре һәм аларны язудагы үзенчәлекләр.

26 нчы дәрес. Иҗади эш. Алмашлыклар кулланып, “Урман” темасына инша язу.

27 нче дәрес. Ярдәмлек сүз төркемнәре һәм аларның дөрес язылышы. Бәйлек һәм теркәгечләр, аларның төрләре, сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендәге рольләре.

28-29 нчы дәресләр. Модаль мәгънәле сүзләр: кискчә, ымлык, модаль сүзләр. Кисәкчәләрнең төрләре. Эмоциональ һәм императив ымлыклар.

30 нчы дәрес. Аваз ияртемнәре һәм аларның дөрес язылышы, кулланылышы.

31 нче дәрес. Грамматик биремле диктант.

32 нче дәрес. Үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау. Тест. Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре.

33 нчы дәрес. Грамматик биремнәрдән уен-викторина. Белемнәрне ныгыту.

34-35 нче дәресләр. Йомгаклау. Татар теленең кыен очракларын истә калдыру өчен күнегүләр.

Эш төрләре

1.Телдән аңлатма бирү, презентация ярдәмендә аңлату, терминнарның мәгънәсен язу.

2-3. Кагыйдәләрне модельдә чагылдыру. Мисаллар китерү, язмача күнегүләр эшләү.

4. Аңлатмаларның моделен төзү. Кагыйдәләрне истә калдыру өстендә эшләү, мисаллар китерү.

5. Иҗади эш.

6. Күнегүләр, карточкалар ярдәмендә теманы ныгыту.

7. Мисаллар китерү, күнегү эшләү, сүзлек диктанты язу.

8-9. Кагыйдәләрне экранда чагылдыру, язмача күнегүләр. Орфографик сүзлек белән эш.

10. Иҗади диктант.

11- 15. Модель төзү. Мисаллар китерү, сүз төзелеше һәм ясалышы үзенчәлекләрен истә калдыру, сүзлек диктанты. Карточкалар белән эш.

16-19. Таблицалар белән эшләү, карточка биремнәрен үтәү, язмача күнегүләр, сорауларга җавап бирү, мөстәкыйль эш.

20. Иҗади эш. Кроссворд төзү.

21-25. Кагыйдәләрне өйрәнү, истә калдыру, модельләштерү. Күчереп язу күнегүләре.

26. Иҗади эш. Инша язу.

27-30. Таблицадан файдалану, модель төзү. Биремле күнегүләр язу, кагыйдәләрне истә калдыру.

31. Грамматик биремле диктант.

32-35. Телдән һәм язмача күнегүләр эшләү, карточка биремнәрен үтәү, аңлату, аерым очракларны анализлау, уен-викторина, тест.



Календарь-тематик план


Темалар

Сәгать

саны

Үткәрү вакыты

план

Факт.


1



2


3



4


5



6




7



8


9



10


11


12





13



14


15

16



17




18

19

20



21


22

23


24


25



26



27



28

29


30



31


32


33


34

35


Кереш дәрес. Тел гыйлеменең төп тармаклары. Фонетиканың өйрәнү объекты.


Сөйләм авазларының ясалыш үзенчәлекләре.


Сингармонизм законы һәм аның төрләре. Редукция күренеше.


Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше: ассимиляция, аккомодация, чиратлашу, диссимиляция.

Аваз үзгәрешләренә мисаллар булырлык итеп, “Туган җирем” темасына шигырь яки хикәя язу.


Орфографик һәм орфоэпик

кагыйдәләр-әдәби телне формалаштыру-

чы грамматик закончалыклар.


Икешәр авазга билге булып йөри торган хәрефләр. Сүзлек диктанты.


Һ-Х хәрефләренең дөрес язылышы.


Дифтонглар. Аларга беткән сүзләрдә кушымча ялгану үзенчәлекләре.


Иҗади диктант.


Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.


Кушымчалар һәм аларның төрләре. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.




Сүз ясалышы, аның ысуллары.



Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы.


Алынма сүзләргә кушымчалар ялгану үзенчәлекләре.



Баш хәрефләренең кулланылышы.

Ялгызлык исемнәре.



Исемнәрдә сан, тартым, килеш кушымчаларының кулланылыш үзенчәлекләре.

Иҗади эш.Ялгызлык исемнәре кулланып, кроссворд төзү.


Ясалма, кушма һәм тезмә фигыльләр, аларның дөрес язылышы. Фигыль ясагыч кушымчалар.

Инфинитив фигыль кушымчаларының дөрес язылышы. Сүзлек диктанты.


Саннарның дөрес язылышы.


Алмашлык төркемчәләре һәм аларны язудагы үзенчәлекләр.


Иҗади эш. Алмашлыклар кулланып, “Урман” темасына инша язу.


Ярдәмлек сүз төркемнәре һәм аларның дөрес язылышы. Бәйләгечләр.


Модаль мәгънәле сүзләр: кискчә, ымлык, модаль сүзләр.


Аваз ияртемнәре һәм аларның дөрес язылышы, кулланылышы.


Грамматик биремле диктант.


Үтелгән темаларны гомумиләштереп кабатлау. Тест.

Грамматик биремнәрдән уен-викторина.


Йомгак дәресләр. Татар теленең кыен очракларын истә калдыру өчен күнегүләр.


1



1



1


1


1




1




1


1


1



1


1


1





1



1



2



1




2


1



1


2



1


1



1



1



2



1



1


1


1


2


































Укытучы өчен әдәбият




  1. Зәкиев М.З.. Татар теле грамматикасы. I том. Фонетика, орфография.

Мәскәү, ,,Инсан”; Казан, ,,Фикер” 2006

2. Мифтахов Б.М.. Татар теле орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары.

Татарстан китап нәшрияты. Казан. 2007


3.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.. Хәзерге татар әдәби теле.

Казан, ,, Мәгариф”, 2006


4. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр. Казан, 2008.

5.Татар теле. 5-11. Электрон дәреслек. Казан, 2009.


6.Шакирҗанова Ә.Б.. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның

грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан. 2008.


7. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар.

Казан, 2006




Укучылар өчен әдәбият



  1. Абдрахимова Я.Х.. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

Казан, ,,Мәгариф”, 2006


2 .Харисова Ч.М.. Татар теле. Теория. Күнегүләр. Тестлар.

Казан, ,,Мәгариф”, 2006


3.Татар телендә тыныш билгеләре. Белешмә.

Казан .Мәгариф, 2007


4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.

Яңалиф, 2006



5. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик

материаллар. Казан, 2008.










Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Тел гыйлеменең аерым тармакларын өйрәнү барышында укучыларда шактый кыенлык тудыра торган төшенчәләр бар. Ул бигрәк тә фонетика бүлегендә авазларның ясалышы һәм әйтелеше, аларны классификацияләү, сингармонизм законы, авазларның позицион үзгәрешләре кебек мәсьәләләргә кагыла. Шулай ук сүз ясалышы,  авазларны язуда дөрес күрсәтү, кагыйдәләргә туры китереп язу да аерым укучыларга авыррак бирелә. Әлбәттә, дәресләрдә татар теленең  орфографиясен һәм пунктуациясен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Татар орфографиясендә хәл ителеп бетмәгән, аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләр шактый, тыныш билгеләре куюда да кыен очраклар җитәрлек. Шул сәбәпле, бу төр дәресләрдә фонетиканың билгеләп үтелгән темаларын ныгыту, укучыларның язмаларында еш очрый торган хаталарны кисәтү һәм аларны бетерү юллары өстендә эш алып барылачак. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын күтәрүнең алымнары шактый. Телнең барлык факторларын да бер кагыйдә астына кертеп бетерергә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу дәресләрдә орфографиядә  аерым игътибар таләп ителә торган мәсьәләләрнең бер өлеше  карап үтеләчәк. Кагыйдәләрне өйрәнү, аларны истә калдыру һәм язмача күнегүләрдән тыш, бу программада, темаларны ныгыту максатыннан аерым очракларны анализлау, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен мөстәкыйль эшләр, тестлар, диктантлар үткәрү күз алдында тотыла. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, иҗади эшләр, грамматик уеннар да тәкъдим ителә. Дәресләрдә информацион технологияләр куллану, модельләштерү аша белемнәрне үзләштерү тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

 

        Укучы, фонетиканың төп үзенчәлекләренә төшенү, орфографик кагыйдәләр, сүз ясалышы кебек татар теленең кыен очракларын өйрәнү нәтиҗәсендә, үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык,  грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.

 

Общая информация

Номер материала: 138856

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"