Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку по подготовке к ЕРТ в 9 классе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по татарскому языку по подготовке к ЕРТ в 9 классе

библиотека
материалов



Каралды һәм кабул ителде” “Килешенде” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе: Милли укыту һәм тәрбия бирү “Актүбә 2 нче урта гомуми белем

______/ГМ.Мусина буенча директор урынбасары: бирү мәктәбе” җитәкчесе:

_______/Ф.Ә.Кашапова _______ /Л.Н.Галимова

Беркетмә №2

август 2014 нче ел “ август 2014 нче ел Боерык №

август 2014 нче ел





Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Актүбә бистәсе икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең

икенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кашапова Фирүзә Илшат кызының

8 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН

8 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРДӘМ

РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘҮ”

ТЕМАСЫНА ӨСТӘМӘ ДӘРЕС ПРОГРАММАСЫ









2014-2015 нче уку елы



Календарь-тематик планның паспорты

Предмет Татар теле

Укыту планы буенча атнага 1 сәгать

Барлыгы 35 сәгать

Сыйныф 8 А

Укытучы Кашапова Фирүзә Илшат кызы


Планлаштырылган контроль дәресләр:

мөстәкыйль эш – 2


Эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева) 1-11 нче сыйныфлар, Казан:, Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) нигезләнеп төзелде.



















Аңлатма язуы

Татар теленнән өстәмә сәгать 8 нче сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләүгә багышланган. Программа татар телен укыту стандартларының максатлары нигезендә төзелгән, укучыларның орфография, лексика, сүз төзелеше, морфология , синтаксис, пунктуация буенча булган белемнәренең ничек үзләштерүләрен бәяләүне үз эченә ала.

Тыңлап аңлау һәм хат язу текстны комплекслы анализлау эшен камилләштерүгә юнәлтелгән.

Тестлар белән эш һәрбер теманы гомумиләштереп кабатлау өчен төзелгән. Кабатлау материаллары катлаулана бару принцибына нигезләнгән.

Программада бланкларны дөрес тутыруга карата да эш алып барыла.

Программаның максаты:

Укучыларны татар теленнән 9 нчы сыйныфта бердәм республика тестын уңышлы тапшыруга әзерләү.

Программаның бурычлары:

  1. Текстны комплекслы анализлау күнекмәләрен булдыру.

  2. Тыңлап аңлау һәм хат язу күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Татар теле буенча алган белемнәрне комплекслы файдалану күнекмәләрен формалаштыру (мәктәп программасы кысаларында).

Формалары һәм вакыты

Программа 35 сәгатькә каралган (17 сәгать – теория, 17 сәгать – гамәли укулар).

Көтелгән нәтиҗәләр

Татар теленнән имтихан тапшыру укучылардан түбәндәге күнекмәләр булуны таләп итәчәк:

  • тел һәм сөйләм төрләрен классификацияләү, активлаштыру;

  • текстны дөрес эшкәртү алымнарын файдалану;

  • дөрес, камил сөйләм төзүгә ирешү;

  • язма сөйләмне дөрес төзүне, куйган максатларга ирешүне бәяләү;

  • сөйләм үзконтролен булдыру.

Программаны өйрәнгәннән соң, укучылар татар теленнән имтиханны уңышлы тапшырачаклар.

Бу программаның уңышлы үзләштерелүе өстәмә укуларның дөрес оештырылуына бәйле. Алар дәрес формалары белән бәйләп алып барганда укучыларда кызыксыну уятачак.


Программаны үзләштерү нәтиҗәләрен тикшерү формалары:

  • татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү җыентыгы буенча кабатлау имтиханы үткәрү;

  • өйрәнгән материал буенча тест эше үткәрү;

  • тыңлап аңлау;

  • дустыңа хат язу.

Кереш (2 сәгать)

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары. Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү.


I бүлек.

Тыңлап аңлау (6 сәгать)

Укучыларның сөйләм телен үстерү: гамәли грамоталылыкны үзләштерү, өйрәнгән материалны кабатлау, булган белемнәрне ныгыту, эзлекле сөйләм булдыру күнекмәләрен камилләштерү.


  1. Диалог билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Диалогның темасын, проблемасын формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

  1. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, биремнәрне чишү.

  3. Диалогтагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

Гамәли эш № 2 – аудиоязмалар тыңлау.


II бүлек. Лексика (3 сәгать)

Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерергә булышлык итә.

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы. Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

Гамәли эш № 3.


III бүлек. Орфография һәм синтаксис. (13 сәгать)

Программа кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне үз эченә ала.

Моннан тыш һәрбер дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне ныгыту эше дә алып барыла. Төрле күнегүләр эшләү барышында, 8 нче сыйныф укучылары тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәнәләр. Бу эш аларга БРТның В биремен үтәгәндә кирәк булачак.


Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер – берсенә бәйләнеше.

Гамәли эш № 4.


Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.


Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.


Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.


Морфология. Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.


Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.


Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.


Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.


Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12.


Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.


Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

Мөстәкыйль эш № 1


IV бүлек. Хат һәм ситуатив күнегүләр (11 сәгать)

Хат язу турында аңлатма. Хат язуны бәяләү критерийлары. Хат язу калыбы.

Гамәли эш № 14.


Шәхси хат язу.

Гамәли эш № 15.


Хатның төп бүлекләре. Башлам һәм бетем өлешләрен оештыру.

Язылган хатны анализлау. Хаталарны төркемләү.

Гамәли № 16.

Мөстәкыйль эш № 2













8 нче сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек буенча календарь – тематик план


Дәрес саны

Дәрес темасы

Сәгать саны

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки эшчәнлекнең төрләре

Үткәрү вакыты

1

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары

1

Курсның максатлары һәм бурычлары. Имтихан материалларының эчтәлеге белән танышу

3.09

2

Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү

1

Бланкларны дөрес тутыруга күнегүләр эшләү.

1 нче бланкны тутыру

Җавап бланкларын тутыру.

10.09

3

Диалог билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Диалогның темасы, проблемасы, формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

1

Тыңлап аңлауга таләпләр.


Тыңлаган диалогларны дөрес урнаштыруга таләпләр.

Укучыларның эшләрен анализлау, хаталарны төзәтү.

17.09

4

Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.

1

24.09

5

Тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, биремнәрне чишү.

1

1.10

6

Диалогтагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

1

8.10

7-8

Гамәли эш № 2

Гамәли эш № 3. Аудиоязмалар тыңлау.


2

15.10

22.10


9

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы.

1

Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерү. Махсус күнегүләр ярдәмендә бирелгән текстны дөрес, матур анализлау эшен оештыру

29.10

10

Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

1

12.11

11

Гамәли эш № 4. Сүзлекләр белән эшләү.

1

19.11

12

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер–берсенә бәйләнеше

1

Кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне махсус күнегүләр ярдәмендә ныгыту.






Дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне камилләштерү.

Төрле күнегүләр эшләү барышында, 8 нче сыйныф укучыларын тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәтү.


Бу эш ярдәмендә аларга БРТның В биремен үтәүгә булышлык итү


26.11

13

Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.

1

3.12

14

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.

1

10.12

15

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.

1

17.12

16

Морфология.

Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.

1

24.12

17

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.

1

14.01

18

Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.

1

21.01

19

Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.

1

28.01

20

Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12

1

4.02

21

Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.

1

11.02

22

Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

1

18.02

23

Кушма җөмләләр арасында бәйләүче чаралар

1

25.02

24

Мөстәкыйль эш № 1

1

4.03

25

Хат язу. Гамәли эш № 14

1

11.03

26

Хатның төп бүлекләре.

1

18.03

27

Хат калыбы.

1

1.04

28

Хат язу. Гамәли эш № 15

1

8.04

29

Хат язу. Гамәли эш № 16

1

15.04

30

Мөстәкыйль эш № 2

1

22.04

31

БРТ биремнәрен эшләү: 1-2 нче вариантлар

1

29.04

32

БРТ биремнәрен эшләү: 3-4 нче вариантлар

1

06.05

33

БРТ биремнәрен эшләү: 5-6 нчы вариантлар

1

13.05

34

БРТ биремнәрен эшләү: 7-9 нчы вариантлар

1

20.05

35

Уку елы нәтиҗәләре. Үзлектән әзерләнү өчен киңәшләр

1

27.05





































Кулланылган әдәбият

  1. Мәгариф” журналлары

  2. Мирас” журналлары

  3. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәттахова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән язма эшләр һәм тестлар // Тарих, 2010 нчы ел

  4. В.Н. Максимов. Татар теленнән тестлар // Мәгариф, 2004.

  5. Х.С. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. - Алабуга, 2004.

  6. Татар теле һәм әдәбияты программалары. - Казан: 2010.

  7. Татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

  8. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.// “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

  9. Кушма җөмлә синтаксисыннан күнегүләр җыентыгы. - Алабуга, 2005

  10. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

  11. Татар теленең орфографик – орфоэпик сүзлеге// “Яңалиф” нәшрияты, 2004

  12. Х.Х. Сәлимов. Тел гыйлеме сүзлеге. - Алабуга, 2003.

  13. Татар теле: бердәм республика тесты уздыру өчен әзерлек. – Казан: ГБУ “РЦМКО”, 2014. – 56 б.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Татар теленнән өстәмә дәрес программасы укучыларны 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда тапшырачак татар теленнән  бердәм республика тестына әзерләүгә багышланган. Программа татар телен укыту стандартларының максатлары нигезендә төзелгән, укучыларның орфография, лексика, сүз төзелеше, морфология , синтаксис, пунктуация буенча булган белемнәренең ничек үзләштерүләрен бәяләүне үз эченә ала.

     Тыңлап аңлау һәм хат язу текстны комплекслы анализлау эшен камилләштерүгә юнәлтелгән.

     Тестлар белән эш һәрбер теманы гомумиләштереп кабатлау өчен төзелгән. Кабатлау материаллары катлаулана бару  принцибына нигезләнгән.

     Программада бланкларны дөрес тутыруга карата да эш алып барыла.

     Программаның максаты:

     Укучыларны татар теленнән 9 нчы сыйныфта бердәм республика тестын уңышлы тапшыруга әзерләү.

     Программаның бурычлары:

1.     Текстны комплекслы анализлау күнекмәләрен булдыру.

2.     Тыңлап аңлау һәм хат язу күнекмәләрен камилләштерү.

3.     Татар теле буенча алган белемнәрне комплекслы файдалану күнекмәләрен формалаштыру (мәктәп программасы кысаларында).

     Формалары һәм вакыты

     Программа 35 сәгатькә каралган (17 сәгать – теория, 17 сәгать – гамәли укулар).

Автор
Дата добавления 11.12.2014
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1327
Номер материала 183504
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх