Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочие программы по предметам

Рабочие программы по предметам

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


СВИДЕТЕЛЬСТВО СРАЗУ ПОСЛЕ ПРОСМОТРА ВЕБИНАРА

Вебинар «Подростковая лень: причины, способы борьбы»

Просмотр и заказ свидетельств доступен только до 22 января! На свидетельстве будет указано 2 академических часа и данные о наличии образовательной лицензии у организатора, что поможет Вам качественно пополнить собственное портфолио для аттестации.

Получить свидетельство за вебинар - https://infourok.ru/webinar/65.html

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Килешенде Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе: Уку-укыту эшләре буенча директор Директор:

_______ Ахметова Г.Р. урынбасары _________З.В.Гараева ___________Р.А.Исламов

«___» ____________2015 ел “______” _________2015ел «___» ________2015 ел Беркетмә №______ Приказ №_____







Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

3 нче сыйныфы өчен

2015-2016 нчы уку елына

әдәби укудан эш программасы





Төзүче: Хәйдәрова Сания Мәхмүт кызы

Азнакай муниципаль районы Актүбә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы







Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

беркетмә №1, “____”_______2015 ел






Аңлатма язуы


3 нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:


  1. 05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089);

  2. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына Казан 2011

  3. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

7. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;

8. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку” (Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел) дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла:

Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел.

Программа 70 сәгатькә нигезләнеп төзелгән. Әдәби укуга базис укыту планында атнага 2 сәгать .


Максат

Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар

- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү;

- балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту;

- дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү;

- белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү;

- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү;

- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Әдәби уку фәненә характеристика


Әдәби уку” дәреслеге бердәм укыту-методик комплектны тәшкил итә. Дәреслек (ике кисәктә), дәреслек-хрестоматия, “ Мөстәкыйль эш” дәфтәре. Дәреслекне төзүче авторлар (Г.Сафиуллина, М.Гарифуллина., Ә. Мөхәмәтҗанова., Ф.Хәсәнова) балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота. Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар. Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият көнкүреш әкияте белән танышалар. Дәреслекнең беренче кисәгендә балалар 20 авторның 40лап әсәре белән танышалар. Икенче кисәктә шулай яңа 20ләп авторның 40тан артык әсәре кертелә. Әмма авторларның күбесе белән балалар беренче сыйныфтан ук таныш була, ә яңа исемнәр 20дән артмый. Мәсәлән, дәреслектә япон шигърияте белән таныштыру өчен материаллар тәкъдим ителә. Авторлар япон шигыренә татарның кыска шигыре аша киләләр. Башта балалар Р.Фәйзуллин шигырьләре белән таныша. Аннан соң Н.Ахуновның өчьюллык хайкуларын укый. Аннан соң гына япон шигырьләре белән Л.Шагыйрьҗан тәрҗемәсендә таныша. Шигырьгә килеп җиткәнче, табигатьне күзәтә, матурлык эзли, узара киңәшләшә, бәхәсләшә. Дәреслектә япон шигыренең теоретик үзенчәлекләре дә язылган. Шигырьгә өйрәтү рәсем сәнгате аша ирешелә. Биредә яңа материалга өйрәтү өч позициядә башкарыла: аңлау – истә калдыру – куллану. Куллану юнәлешендә мөстәкыйль эш дәфтәре-дәреслек-практикумның әһәмияте зур. Дәфтәрдә бала, бирелгән рәсемне файдаланып, үзе кыска шигырь язып карый. Аңлатмалы сүзлек һәр ике дәреслекнең, дәреслек-хрестоматиянең ахырында бирелә. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә бирелгән рәсемнәрне укучы үзе теләгәнчә буйый ала. Анда биремнәр дә бирелгән укучы мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Дәреслектә уку материалы бүлекләргә бүленә. Беренче бүлектә, халык әкиятләре, авторлар язган әкиятләр. Икенче бүлек укучыларны “кеше булырга” өйрәтә. Биредә эшчәнлек, тырышлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләнә. Өченче бүлек япон халык әкияте белән тәмамлана. Дүртенче бүлектә табигать матурлыгын күрергә, чәчәкләргә, яңа яуган ап-ак карга карап сокланырга өйрәтелә. Әдәби текстлар ел фасыллары тәртибен искә алып төзелгән.

Әдәби уку” УМКының эчтәлеге укучыларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтә. Уку барышында укучы ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.


3 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

-уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

-укуга,китапка кызыксыну,хөрмәт тәрбияләү;

-матур әдәбият,аның авторы,әсәрнең жанры,персонажы турында күзаллау булдыру;

-дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

-әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның гражданлык һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле,кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Һәр сыйныф өчен программада ”Уку һәм сөйләм үстерү”, ”Ятлау өчен әсәрләр”, ”Сөйләшү тематикасы” кебек бүлекләр бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.

Сөйләшү тематикасын үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып, ул өч сыйныфта да кертелде. Билгеле, укытучы аны сыйныф саен тирәнәйтә һәм баета барырга тиеш.

3 нче сыйныфларда, укучыларны мөстәкыйль укырга өйрәтә башлап, сыйныфтан тыш уку өчен дә тематик тәкъдим ителде. Һәр сыйныфта укучыларның уку сыйфатын, әдәби текст белән эшләү, әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәләрен билгеләү буенча якынча бәяләү нормалары бирелде.

ӘДӘБИЯТ БЕЛЕМЕН ӨЙРӘНҮГӘ ӘЗЕРЛЕК


3нче сыйныф . Лирик шигырьләр, шагыйрьнең хис-тойгылары, сурәтләү чаралары, чагыштырулар, эпитетлар. Рифма, ритм һәм тон. Лирик шигырьләрне уку барышында матурлыкны шагыйрь күзе белән күрергә өйрәнү. Язучылар язган әкиятләр һәм халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләрдәге предметлар,образлар. 1-2нче сыйныфлардагы төшенчәләрне ныгыту. Мәзәкләр.

Сөйләм үстерү

3 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 3 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләм үстерүгә юнәлтелгән:

- һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерүмаксатында сөйләшү тематикасы бирелгән.Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп,ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

- укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;

- текстлар белән эшләгәндә,укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп,кызыклы сораулар бирү;

- иҗади эшләргә өйрәтү-хикәя,әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;

- әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү;


Әдәби тект белән эшләү

- тексттагы вакыйга яки төп персонаж буенча аңа исем таба белергә;

- укытучының соравына тексттагы вакыйга яки эпизод белән җавап бирә белергә;

- текстның төп фикерен үзе билгели алырга,

- берничә текстны темасы буенча берләштерә белергә;

- укылган бүлеккә план төзи белергә тиеш.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары җибәрелсә, «5» ле куела. 3нче сыйныфта — 8 — 9 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса; 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3»ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә,

«2» ле куела.

Уку күнекмәләрен бәяләү

Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик басымны саклап укыса); укытучы биргән сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2—3 әйтелеп хатасы җибәрсә; пауза һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, «4» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; әйтелешкә караган 3—4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәлсезлекләр китсә; 4—5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп-өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.

Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы — укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш. 3 нче сыйныфта аларның аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнекмәләре тәрбияләнә.

Димәк, баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку аеруча мөһим урын алып тора. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым җөмләләрне һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк. Укучыларның сәнгатьле уку һәм телдән сөйләм осталыкларын дәрестән тыш оештырылган чараларда да камилләштерергә була. Дәрестән тыш укуны нәтиҗәле оештыруда төрле уеннар, сюжетлы рәсемнәр, видеомагнитофон, шулай ук милләтебезнең рухи байлыгын, мәдәниятен чагылдырган (культурологик компетенция) текстлар ярдәм итә. Төрле чаралардан файдалану укыган текстның эчтәлеген сөйләгәндә дә (кыскача, җентекләп яки сайланма) урынлы була.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

Укуны гадел бәяләү максатыннан, укучыга 2—3 минутлык тоташ текст тәкъдим ителә. Шуннан соң аның уртача күрсәткечен (1 минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин.


Әдәбият белеменнән мәгълүматлар.

Халык авыз иҗаты жанрлары: табышмак, мәкаль, әйтем, бәет. Сюжет, герой-персонаж.

Мәшһүр татар язучылары. Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, Н.Исәнбәт, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, М.Мәһдиев.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Хикәя. Хикәянең темасы. Төп фикер. Язучы, автор. Язылганга авторның мөнәсәбәте.

Шигърият дәфтәре. Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил, Х.Туфан, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Мингалим, Р.Фәйзуллин.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Чагыштырулар, эпитет. Рифма.

Язучылар – балаларга. И.Туктар, А.Алиш, Д.Аппакова, Г.Галиев, К.Тәхау, Р.Вәлиева, Н.Дәүли, Ф.Яруллин.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Герой-персонаж, аның холкы, гамәлләре.

Дөнья халыклары әдәбияты. А.Пушкин, Л.Толстой, Ш.Перро, бертуган Гриммнар.ЮХ.-К.Андерсен әкиятләре.

Әдәбият белеменнән мәгълүматлар. Әдәби әкият. Әкиятләрдә ирониянең кулланышы.


3 нче сыйныф ахырында укучылар белергә тиеш

Уку күнекмәләре. Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку. Интонацияне (тизлек, логик басым, пауза, тон) текст эчтәлегенә бәһле рәвештә сайлау. Уку тизлеге беренче ярты елда – 1 минутка 60 сүз, уку елы ахырында – 75 сүз.

Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү. Эчтән уку алымына зур күләмле һәм күптөрле текстларны укытып өйрәтү. Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү. Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү. Укыганда орфоэпия нормаларын үтәү, уку тизлеген эчтәлеккә бәйле рәвештә сайлау, аны арттыра һәм киметә белү, сөйләм максатыны карап, тавышны көчәйтеп һәм пышылдап уку. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга һәм сәхнәләштерергә өйрәтү.

Сәнгатьле укуга хәзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашып ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау.

Текст өстендә эшләү. Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, текстагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешләрне аңлау. Вакыйгаларның эзлеклелеген, үзара бәйләнешен билгеләү. Сүзле картина элементлары кертеп, укылган текстның эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү, җавапның дөреслеген тексттан өзекләр укып раслау. Текстны мөстәкыйль рәвештә мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларда чагылдырылган төп фикерне таба алу. Укытучы ярдәмендә план төзү, эчтәлеген сөйләү. Кешеләрне, табигатьне һәм вакыйгаларны сурәтләү өчен автор кулланган сүзләрне табу. Әсәр геройларының эш-кыланышларына, уй-хисләренә һәм алар нигезендә яткан сәбәпләргә укытучы ярдәмендә бәя бирү.

Мәктәп, сыйныф тормышында күзәтүләр нәтиҗәсендә хикәяләр төзү. Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңыннан тикшерү һәм, сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү. Әкият һәм хикәяләр сюжетына үз вариантларыңны уйлап табу, әсәр геройларының урыннарының алмаштыру, аларны гадәти булмаган хәлләргә кую. Сюжет үсешен алдан билгели алу, исеме һәм башламы буенча китапның темасын, якынча эчтәлеген билгеләү.

Балалар белергә тиешле әдәби жанрлар: әкият һәм хикәя, шигырь һәм мәсәл, халык авыз иҗаты әсәрләре (табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет).


Уку һәм балалар китабы белән эшләү.

Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, Бер темага караган текстларны аеру.

Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем-фамилиясен, китаптагы портретын табу; берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау. Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу, сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү; үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.

Авторы, исеме һәм интонациясе буенча укылмаган китап турында кечкенә хикәя язу. Укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм үз мөнәсәбәтеңне белдереп, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.













Ярдәмлек


1. Әдәби уку татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен.

1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел

2.Әдәби уку .Методик ярдәмлек.3 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2013 ел Авторлар Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,

Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова

3.Бала бишеге - гомер ишеге”. Мәкальләр, табышмаклар. Фәүзия Зарипова . Яр Чаллы “Идег-йорт” нәшрияты 2002.

4. “Балачак илендә”. Башлангыч сыйныф укытучыларына кулланма. М.А. Вәлиуллин. Казан 2009.

5. Татар теленең орфографик сүзлеге.К.Р. Галиуллин, Р.И. Раскулова. Казан, “Мәгариф” 2010.

6. Татарча- русча-инглизчә фразеологик сүзлек.С.Ф. Гарифуллин. Казан, “Хәтер” 2010.





























Учебно-тематическое планирование

по литературному чтению (тат)



Классы 3


Учитель Хайдарова Сания Махмутовна


Количество часов:

Всего 70 часов ; в неделю 2 часа.


Плановых внеклассных чтений 5 , тестов 3


Административных контрольных уроков 3 ч.


Планирование составлено на основе татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәби- ятыннан программалар: 1-11 сыйныфлар.Казан.Татар кит.нәшр.2011 ел. Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, стандарта второго поколения.


Учебник Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хасанова, Ә.Г. Мөхаммәтҗанова “Әдәби уку”


Дополнительная литература Әдәби уку .Методик ярдәмлек.3 сыйныф “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2013 ел Авторлар :

Г.М Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова










Дәрес темасы

Сәгать саны

УУГ

Үткәрү вакыты

план

факт

1.

Б.Рәхмәт “Иң күңелле чак”.

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү.

Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү.

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.

Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган проза әсәренең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү. Әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика бирү.

Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү.

Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу.

Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау.


2.09


2.

М.Галиев “Җиләктән кайтканда”. Б.Рәхимова “Шук болытлар, батыр җил, якты кояш”.


1

4.09



3.

Р.Корбан “Көз нигә моңая?” Л.Лерон “Яңгырның ял көне”

1

9.09


4.

Р.Мингалим “Август каеннары”, Ф.Хөсни “Яфраклар коелганда”.

1

11.09


5.

М.Мазунов “Карап торам”. Г.Хәсәнов “Кыр казы”.

1

14.09


6.

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

1

19.09


7.

Г.Остер “Серне ачты”н.Сладков”Күзалдавычлар”

1

21.09


8.

Н.Сладков”Кем остарак”Р.Корбан “Мәктәпкә озату “

1

26.09


9.


Г.Паушкин “Кыш”, Г.Рәхим “Безнең тауда”

1

28.09


10.

Н.Гыйматдинова “Сарбай”

1

3.10


11.

Класстан тыш уку Н.Гыйматдинова “Казлар”. Хрестоматия

1

5.10.


12.

Әфган халык әкияте “Иң яхшы дару”, Уйгур халык әкияте “Тылсымлы китмән”

1

10.10


13.

Эвенек халык әкияте “Әтәч нигә кычкыра ?”Хрестоматия.

1

17.10


14.

Манси халык әкияте “Куянның колагы нигә озын?”

1

19.10


15.

Кабардин халык әкияте “Җәнлекләр патшасы.”

1

24.10


16.

Венгер халык әкияте “Комсызлык бәласе.”

1

26.10.


17.

Әфган халык әкияте “Табышны ничек бүләргә?” Хрестоматия.

1

31.10


18.

Африка негрлары әкияте “Сырны ничек бүлгәннәр?”

1

9.11


19.

Л.Лерон “Хыял”, “Хыялый Акбай”.

1

14.11


20.

Класстан тыш уку.Татар халык әкияте.

1


16.11


21.

Л.Лерон “Мәче малае Шукбай”

1

Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. “Төп герой” төшенчәсен белү, әкиятнең герое турында аерым сөйләү. Үз гаиләңне ярату, әти-әни, әби-бабайларны, туганнарыңны хөрмәтли белү. Үз гаиләң, аның бәйрәмнәре турында телдән хикәя төзү.

Уңай герой”, “тискәре герой” төшенчәләрен белү. Әсәрнең геройларын характерларына карап уңай һәм тискәре геройләрга бүлү. 2 нче сыйныфта укыган әсәрләрдән, тормыштан мисаллар китерү. Әсәрләрне өлешләгә бүлеп, исемнәр кую. Текстның эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Теманы ачыклау өчен татар халык авыз иҗаты – мәкальләрдән файдалана белү.

Әдәпле, тәрбияле, тәүфикълы сүзләренең мәгънәләрен аңлата, сөйләмдә куллана белү.

Бирелгән темага китапханәдән әсәрләр таба белү. Китап күргәзмәсе оештыру күнекмәләрен булдырү.

Әсәрнең уңай геройлары үрнәгендә үзеңдә уңай сыйфатлар булдыру, үзеңнең кимчелекләреңне күреп, аны төзәтү өстендә эшләү.

Мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү. Башкаларга үрнәк булырга тырышу.

Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру.

Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау.


21.11


22.

А.Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә”.

1

23.11


23.

А.Гыйләҗев “Суык”. А.Алланазаров “Дустымны эзлим”. ”Йолдыз “Этем югалды бүген”.Хрестоматия

1

28.11


24.

Р.Гыйззәтуллин “Батырлык ”. Г.Рәхим “Иске самавыр торбасы”.

1

30.11


25.

Класстан тыш уку”Якын дусларым”

1

5.12


26.

Р.Вәлиев “Барысын да яратам” Ш.Маннур “Яратам”.

1

7.12


27.

А.Гыймадиев “Шәмси маҗаралары”. В.Нуруллин “Кем катырак суга?”

1

12.12


28.

Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш.”

1

14.12


29.

Г.Сабитов “Тәүге шатлык.” Г.Сабитов “Тәүге шатлык.”

1

19.12


30.

Н.Гыйматдинова “Болын патшасы.”

1

21.12


31.

А.Әхмәтгалиева “Безнең чишмә.”

1

26.12


32.

М.Мазунов “Яңа карлар ява.” И.Солтан “Кар ник шыгырдый?”

1

11.01


33.

Р.Миңнуллин “Кар бәйрәме” Р.Вәлиева “Каникул вакытында.”

1

16.01


34.

Класстан тыш уку. Тестлар эшләү.

1

18.01


35.

Эзоп “Давыл һәм кояш”. Эзоп “Балыкчы”,

1

23.01


36.

Г.Тукай “Җил илә кояш”

1

25.01


37.

Н.Исәнбәт “Ябалак белән чыпчык”,

1

30.01


38.

Татар халык әкияте “Чыпчык белән ябалак”,

1

1.02


39.

Т.Яхин “Карга белән төлке”,

1

6.02


40.

Ф.Яхин “Сыр бәласе”.

1

8.02


41.

Көзге белән маймыл” .Хрестоматия.

1

13.02


42.

Г.Шамуков “Карга белән төлке”,

1

15.02


45.

В.Радлов “Карга хәйләсе”,

1

20.02


44.

Класстан тыш уку.Мәсьәлләр уку.

1

22.02


45.

Л.Толстой “Зирәк чәүкә” К.Насыйри “Комсыз эт”,

1

27.02


46.

Көзге белән маймыл” .Хрестоматия.

1

29.02


47.

В.Гаршин “Ил гизүче бака”

1

5.03


48.

Әкиятләр.Вакыт тасмасы.

1


7.03


49.

М.Гафури “Ике чебен”

1

Әсәрләрне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү.

Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау.

Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе турында сөйләү.

Әсәрне өлешләргә бүлү, исем кушу, өлешләр арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Әсәрнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү, телдән рәсемен ясау.Әсәрләрне сәнгатьле уку, текст азагында бирелгән сорауларга җавап бирү. Укыган әсәргә карата үз фикереңне белдерү.

Бирелгән темага китапханәдән китаплар таба белү, китаплар күргәзмәсе оештыру. “Минем дүрт аяклы дустым” темасына инша язу, рәсем ясау. Хайваннарга, кош-кортларга мәрхәмәтле караш булдыру. Шигырьләрне һәм проза әсәрләрен сәнгатьле уку. Әсәргә, аның геройларына карата үз фикереңне белдерү.

Әсәрнең үзеңә үрнәк булырдай геройларын билгеләү. Әниләрнең дөньядагы иң кадерле кеше булуларын аңлау. Аларга карата кайгыртучан, миһербанлы, мәрхәмәтле булу.

12.03


50.

Ә.Исхак мәсәлләрен уку.

1

14.03


51.

Г.Тукай мәсәлләрен уку.

1

19.03


52.

И.Крылов мәсәлләрен уку

1

2.04


53.

Класстан тыш уку.С.Михалков мәсәлләре

1

4.04


54.

Г.Вәлиева “Заман әкияте”

1

9.04


55.

Белемнәрне тикшерү. Тест эшләү.

1

11.04


56.

Ш.Галиев “Иншаның файдасы”, Ш.Галиев“Сүзләре һәм үзләре

1

16.11


57.

Р.Вәлиева “Көчле укучы”. И.Юзеев “Ничек хатасыз ничек язарга”

1

18.11


58.

Р.Миңнуллин “Хаталар өстендә эш”

1

23.11


59.

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”,

1

25.11


60.

А.Алиш “Утлы йомырка”. Хрестоматия.

1

30.11


61.

Г.Хәсәнов “Май”. Х.Халиков “Витаминлы аш”.

1

2.05


62.

Р.Фәйзуллин “Онытма син!”,

1

7.05


63.

Л.Шагыйрьҗан “Сөембикә манарасы”.

1

9.05


64.

Ф.Кәрим “Ант”, М.Җәлил “Кичер, илем”.

1

13.05


65.

Ф.Кәрим “Ватаным өчен”.

1

16.05


66.

В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”.

1

18.05


67.

Г.Ахунов “Канатлар кая илтә?”

1

20.05


68.

И.Юзеев “Матурлыкны гына алып кит!”

1

23.05


69.

Класстан тыш уку.”Батырлык турында әсәрләр уку” Һәйкәлләргә бару.

1

28.05


70.

Йомгаклау. Җәйгә биремнәр.

1

30.05



Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 14.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Номер материала ДВ-061033
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх