Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочяя прграмма по татарской литературе 10 класс татарская группа

Рабочяя прграмма по татарской литературе 10 класс татарская группа

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе





Каралды” “Килешенде” “Расланды”

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Гимназия директоры

________Айзатуллова Э.М _________ Шәрәфиева Г.М. _____________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № “___”____________2015 ел. Боерык №__

___”________2015 ел . “___” ______________2015 ел.



10 нчы сыйныф (тат.төрк.) өчен татар әдәбияты буенча эш программасы

(сәгатьләр саны атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать)


Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы





Казан, 2015


Татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф

(68 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

  • матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

  • тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары,милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;

  • укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү , эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;

  • телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына

ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша

да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

  • туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;

Укыту планында 10 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган: язучы иҗаты – 64 сәгать. Класстан тыш уку –4 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 2 сәгать


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. сүз сәнгатенең образлы табигате;

  2. өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  3. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

  4. төп әдәби-теоретик төшенчәләр;

  5. әдәби-тарихи процессның төп закончалыклары һәм әдәби юнәлешләрнең үзенчәлекләре;

  6. әдәби текстның эчтәлеген сөйләп аңлату;

  7. әдәбият тарихы һәм теория буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү; өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлау, аның тулы әсәр эчтәлеге белән бәйләнешен аңлату;

  8. әдәби әсрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлату; әдәби әсәрне тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу; әдәбияттагы “үтәли” һәм “мәңгелек” проблемаларны ачыклау; әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерү, аңлату;

  9. әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  10. әдәби әсәрне чагыштырып бәяләү;

  11. автор позициясен ачыклау;

  12. әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  13. өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

  14. укыган әсәргә рецензия һәм әдәби темаларга төрле жанрда сочинениеләр язу;

  15. рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү;

  16. әдәби сурәт чараларын тиешенчә кулланып, татар әдәби текстларын рус теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү;

  17. татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү;

  18. диалогта яисә бәхәстә катнашу;

  19. сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү;

  20. татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  21. эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;


Укыту – методик комплекты

    1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003)

    2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2005.)

    3. 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (Х.Й. Миңнегулов., Н.С. Гыймадиева. Казан, Татар. кит. нәшр; 2012.)

Дәреслек. Х.Й. Миңнегулов, .Н.С. Гыймадиева. Татар әдәбияты. 10 сыйныф, 2012.

4. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,

М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

5. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007









Татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф

(68 сәг)

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

  3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.

  4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  5. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты

  7. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы ( татар балалары өчен ) Төзүче- авторлары:Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Ф.Г.Фәрдиева; Казан, 2011 ел.


Дәреслек: Әдәбият: Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия ( татар балалары өчен ) Х.Й.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012.


Методик ярдәмлекләр:

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

10 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

10-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.










УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМЕНӘ, ЭШ ОСТАЛЫГЫНА ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

  • милли әдәбиятның иң билгеле язучыларын һәм аларның әсәрләре хакында;

  • милли әдәбиятның нинди чорларга бүленешен;

  • сүз сәнгатенең образлы асылын;

  • әдәби-тарихи барышның төп закончалыкларын һәм әдәби юнәлеш, күренешләрнең төп сыйфатларын;

  • төр әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләү;

  • әдәби әсәрне әдәбият тарихыннан һәм теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

  • әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының аерым якларын, элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын иҗтимагый-тарихи контекстта һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында бәяләү;

  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын, кайсы чорда язылуын билгеләү, чор әдәбиятына хас сыйфатларны табу;

  • бер чорда иҗат ителгән һәм төрле чорларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне чагыштыру;

  • әдәби әсәргә карата дәлилле шәхсән мөнәсәбәт белдерә алу;

  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.


Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр


  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

  7. 10 нчы сыйныф татар төркеме, ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

  8. Укыту предметының эчтәлеге.




Бүлекнең исеме

Сәгатьләр саны



Эчтәлекнең элементлары

(төп темалар)



Көтелгән нәтиҗәләр


бар

лы

гы



теория

Практика (кабатлау, БСҮ,

конт. эш, проектлар һ.б.)

1

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1 1 0

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбияты тарихының чорлага бүленеше. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбияты тарихының чорлага бүленеше. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу.


2

Татар әдәбияты тарихы.

1 1 0

Гомумтөрки әдәбият. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. “Кодатгу белек”. Йосыф Баласагунлы. Әхмәт Йүгнәки, Әхмәт Ясави, Сөләйман Бакырганый...

Гомумтөрки әдәбият. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. “Кодатгу белек”. Йосыф Баласагунлы. Әхмәт Йүгнәки, Әхмәт Ясави, Сөләйман Бакырганый..

3

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты

1 1 0

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты турында белешмә бирү

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты турында белешмә бирү

4

Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф”

2 0 1

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы.

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы.

5

Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияты

2 1 1

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипләре: Рабгузый, Котб, Габделмәҗид, Харәзми, Мәхмид Болгарый, Хисам Кятиб һ.б..

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипләре: Рабгузый, Котб, Габделмәҗид, Харәзми, Мәхмид Болгарый, Хисам Кятиб һ.б..

6

Сәйф Сараи


4 1 3

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Гөлстан”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” поэмасыннан өзекләр уку, фикер алышу

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Гөлстан”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” поэмасыннан өзекләр уку, фикер алышу

7

Идегәй” дастаны

3 0 3

Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары, идея-эстетик үзенчәлекләре ачыклау, уку һәм фикер алышу.

Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары, идея-эстетик үзенчәлекләре ачыклау, уку һәм фикер алышу.

8

Казан ханлыгы чоры. V – XVI йөз әдипләре.


4 1 3

Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында белешмә бирү.

Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында белешмә бирү.

9

Мөхәммәдьяр


2 0 2


Тормыш юлы, иҗады турында белешмә”Төхвәи мәрдән”, “Нуры Содур” поэмаларын уку, фикер алышу.

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә”Төхвәи мәрдән”, “Нуры Содур” поэмаларын уку, фикер алышу.

10

ХVII йөз әдәбияты. Мәүлә Колый.

2 1 1

ХVII йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Хикмәтләрен уку, фикер алышу.

ХVII йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Хикмәтләрен уку, фикер алышу.

11

ХVIII йөз әдәбияты. Габдрәхим Утыз-Имәни.

3 1 2

ХVIII йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу.

ХVIII йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу.

12

XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый.

3 1 2

XIX йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу. Мәрсия жанры

XIX йөз әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу. Мәрсия жанры

13

Шигырь төзелеше.

1 1 0

Татар шигырь төзелешенә хас сыйфатлар турында белешмә.

Татар шигырь төзелешенә хас сыйфатлар турында белешмә.

14

Шиһабетдин Мәрҗәни.

2 0 2

Тормыш юлы. Күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

Тормыш юлы. Күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

15

Мифтахетдин Акмулла.

2 0 2

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу.

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу.

16

Каюм Насыйри.

3 0 3

Әдипнең тормыш юлы. “Әбүгалисина кыйссасы”ннан өзекләр уку, фикер алышу.

Әдипнең тормыш юлы. “Әбүгалисина кыйссасы”ннан өзекләр уку, фикер алышу.

17

Муса Акъегет

3 0 3

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Хисаметдин менла” повестеннән өзекләр уку, фикер алышу, анализ.

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Хисаметдин менла” повестеннән өзекләр уку, фикер алышу, анализ.

18

Заһир Бигиев

4 0 4

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” романыннан өзекләр уку, фикер алышу, анализ

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” романыннан өзекләр уку, фикер алышу, анализ

19

XX йөз әдәбияты.

1 1 0

XX йөз әдәбиятына хас сыйфатлар.

XX йөз әдәбиятына хас сыйфатлар.

20

Гаяз Исхакый

3 1 2

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Ул әле өйләнмәгмн иде” повестеннән өзекләр уку, фикер алышу, анализ

Әдипнең тормыш юлы. Иҗаты. “Ул әле өйләнмәгмн иде” повестеннән өзекләр уку, фикер алышу, анализ

21

Габдулла Тукай

2 1 1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. “Милли моңнар”, “Сәрләүхәсез”, “Сөй гомерне” шигырьләрен уку, анализлау.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. “Милли моңнар”, “Сәрләүхәсез”, “Сөй гомерне” шигырьләрен уку, анализлау.

22

Дәрдемәнд.

2 0 2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кораб” һ.б шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кораб” һ.б шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу.

23

Бакый Урманче, Нәҗип Җиһанов, Габдулла Шамуков

1 0 1

Тормыш юлы, иҗатлары турында белешмә

Тормыш юлы, иҗатлары турында белешмә

24

Сәгыйт Рәмиев

2 0 2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң вакыты”, “Мин” һ.б шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң вакыты”, “Мин” һ.б шигырьләрен уку, анализ, фикер алышу.

25

Галиәсгар Камал

2 0 2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бүләк өчен” комедиясен уку, анализ.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бүләк өчен” комедиясен уку, анализ.

26

Фатих Әмирхан

3 0 3

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Хәят” повестен уку, фикер алышу, анализ.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Хәят” повестен уку, фикер алышу, анализ.

27

Мирхәйдзр Фәйзи

3 0 3

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Галиябану” драмасын уку, фикер алышу, анализ.

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Галиябану” драмасын уку, фикер алышу, анализ.

28

Шәехзадә Бабич

2 0 2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Иҗатыннан үрнәкләр уку, фикер алышу

29

Класстан тыш уку

4 0 4


Өстәмә материалдан файдалана белү, вакыйгалар, фактлар турында үз фикеренне эзлекле итеп белдерү.

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү

2 0 2

Өстәмә әдәбият белән эшли белү.

Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.


барлыгы


68 13 55




Тематик план 10 класс татар әдәбияты татар төркеме 68 сәг.

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре

(УУД)

Контроль эш төре

Үткә

рү вакыты

Искәрмә


1

Татар әдәбияты тарихы.

1

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше. Борынгы төркиләр һәм алардагы язү.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында үзләштерү. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешне ачыклый алу. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу үрнәкләре турында белем туплау.

Укырга, конспект

СЕНТЯБРЬ

1 атна


2

Татар әдәбияты тарихына кереш.

1

Гомум төрки әдәбият. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. “Котадгу белек”. Йосыф Баласагунлы. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый.

Гомумтөрки әдәбият. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге. “Котадгу белек”. Йосыф Баласагунлы. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганыйлар турында кыскача сөйли алу.

Укырга, конспект



3

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты.

1

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты турында белешмә бирү

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты турында сөйли алу.

Укырга, сөйләргә әзерләнергә.

2 атна


4-5

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.

2

Кол Гали турында белешмә бирү. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.

Кол Гали турында өйрәнү. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урынын әйтә алу.

Өзек ятларга.

3 атна


6

Ктү. “Кол Гали.”

1

Әсәр белән танышуны дәвам итү.

Әсәр турында белү.


4 атна


7

Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияты.

1

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипләре турында белешә.

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатларны саный белү. Әдипләре турында фикер йөртү.

Укырга, конспект.



8

Котб. Габделмәҗид. Газәл жанры.

1

Әдипләре турында белешә.

Әдипләре турында фикер йөртү.

Күңел”газәлен ятларга.

ОКТЯБРЬ

1 атна


9

Сәйф Сараи

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә

Тормышы һәм иҗаты турында истә калдыру.




10

«Гөлестан».


Әсәрнең төзелеше, тематик яктан төрлелеге, төп фикере.

Әсәрнең төзелеше, тематик яктан төрлелеге, төп фикерен ачыклауга ирешү.

Укырга, эчтәлеген сөйләргә.

2 атна


11-12

«Сөһәйл вә Гөлдерсен».

2

Табигате белән лиро-эпик җанр булу, вакыйгаларны хикәяләү фәлсәфи лирик уйланулар белән аралашып барү.

Табигате белән лиро-эпик җанр булу, вакыйгаларны хикәяләү фәлсәфи лирик уйланулар белән аралашып баруын үзләштерү.


3 атна


13

Дастан турында төшенчә. «Идегәй».

1

Дастан жанры өчен хас сыйфатлар. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схема -сы, идея-эстетик үзенчәлек- ләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.

Дастан жанры өчен хас сыйфатларны белү. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схема -сы, идея-эстетик үзенчәлек- ләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урынын әйтә алу.

Өзек ятларга

4 атна


14-15

Кту. “Идегәй”

1

Дастанны тулысынча өйрәнү.

Дастаннар турында әйтә алу.




16

Казан ханлыгы чоры. XV-XIV йөз әдипләре.

1

Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. Әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында белешмә бирү.

Казан ханлыгы тарихын һәм әдәбиятын үзләштерү. Әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында фикер алыша алу.

Әдипләр турын -да реферат.

НОЯБРЬ

1 атна


17

Мөхәммәдьяр

1

Язучы турында белешмә

Язучы турында кыскача сөйли белү.




18-19

Төхфәи мәрдән”, “Нуры Содур” поэмалары.

2

Поэмаларның төзелеше, төп проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше.

Поэмаларның төзелеше, төп проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше турында үз фикерен әйтә алу.

Тел турында” –ятларга.

2 атна


20

XVII йөз әдәбияты

1

XVII йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.

XVII йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача сөйли алу.

Укырга, конспектларга.

3 атна


21

Мәүлә Колый. Хикмәтләре.

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның хикмәтләре. Алардагы тема төрлелеге. Әсәрләрдә дөньявилык һәм суфилык. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәт. Күңел каршылы -гының чагылышы. Хикмәт -ләрдәге сурәтләү чаралары.

Тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу.Аның хикмәтләре, алардагы тема төрлелеге турында истә калдыру. Әсәрләрдә дөньявилык һәм суфилык турында ачыклый белү. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәтне билгеләү. Күңел каршылыгының чагылышын әйтү. Хикмәтләрдәге сурәтләү чараларын таба алуга ирешү.

Укырга, сөйләргә

ДЕКАБРЬ

1 атна


22

XVIII йөз әдәбияты.

1

XVIII йөз тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында белешмә бирү.

XVIII йөз тарихы һәм әдәбияты турында фикерли алу. Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында сөйли белү.

Укырга, сөйләргә.



23

Габдерәхим Утыз-Имәни. Тормыш юлы һәм иҗаты. Мәрсия жанры

1

Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрлә- рендә үгет – нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренеш -ләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия жанры турында белешмә

Иҗаты турында сөйли алу. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрлә- рендә үгет – нәсыйхәтнең чагылышын билгели алу. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүен истә калдыру. Мәрсия жанры турында фикерләү.

Гыйлемнең өстенлеге турын -да” – ятларга.

2 атна


24

XIХ йөз әдәбияты

1

ХIХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.

ХIХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү ясый белү.

Укырга, конспктларга.

3 атна


25

Габделҗаббар Кандалый.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты.. «Сахибҗәмалга»

поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы.

Тормыш юлы һәм иҗатын үзләштерү. «Сахибҗәмалга»поэмасының эчтәлеген белү. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгын истә калдыру. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышын билгели алу.

Сочинение язып килергә.: «Г.Кан -далый мәхәббәт җырчысы»



26-27

Бсү. Сочинение : «Г. Кандалый мәхәббәт җырчысы»

2

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.




4 атна


28

Шигырь төзелеше.

1

Татар шигыре төзелешенә хас сыйфатлар турында белешмә бирү.

Татар шигыре төзелешенә хас сыйфатларны үзләштерү.

Конспектларга.

ЯНВАРЬ

1 атна


29

Шиһабетдин Мәрҗәни. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында кыскача фикерли алу.

«Мәрҗәни-татар дөньясының мөх -тәрәм заты» - сочинение



30

Мифтахетдин Акмулла.

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

Тормышы һәм иҗаты турында башкаларга сөйли алу. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясен истә калдыру.

«Акмулла – мәгърифәт һәм гаделлек җыр -чысы»- сочине –ние.

2 атна


31

Каюм Насыйри.

1

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли алуга ирешү.




32-33

«Әбүгалисина кыйссасы».

1

Фантастик сурәтләү алымы -ның сюжетны оештырудагы әһәмияте. Гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләү

Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмиятен кыскача сөйли белү. Гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәше турында белү. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләү не ачыклый белү.

Укырга, үз сүзләрең белән сөйләргә.

3 атна


34

Кту. Каюм Насыйри «Тәрия китабы»

1






35

Муса Акъегет.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты.

Тормыш юлы һәм иҗатын әйтә белү.


4 атна


36

«Хисаметдин менла».

1

Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын – кыз язмышы мәсьәләсенең бирелеше.

Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын – кыз язмышы мәсьәләсенең бирелешен ачык итеп әйтә алуга ирешү.

«Хисаметдин менла» романы -ның татар әдәбиятындагы урыны» -темасына сөйләшүгә әзерләнеп килергә.



37

Заһир Бигиев.

1

Тормышы һәм иҗаты.

Тормышы һәм иҗаты турында кыскача сөйли алу.

Укырга, конспектларга.

ФЕВРАЛЬ

1 атна


38-39

«Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә».

2

Әсәрнең темасы, идеясе, образларының бирелеше, композицион төзелеше.

Әсәрнең темасы, идеясе, образларының бирелеше, композицион төзелешен билгели алу.

укырга, образ -ларга характерис -тика, анализлар

2 атна


40

ХХ йөз башы әдәбияты.

1

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбиятына күзәтү.

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбияты турында фикер алышуга ирешү.

Конспектларга, сөйләргә.



41

Гаяз Исхакый

1

Тормышы һәм иҗаты.

Тормышы һәм иҗаты турында башкаларга әйтә алу.

Әдипнең эшчәнлеге турында сөйләргә.

3 атна


42-43

«Ул әле өйләнмәгән иде».

2

Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара тиз керешүе.

Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышын билгели белү. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара тиз керешүен истә калдыру.

укырга, образларга характеристика, анализлар

4 атна


44

Кту. Гаяз Исхакый, «Кәләпүшче кызы».

Г. Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде” (өзек)


1



45

Габдулла Тукай.

1

Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы

Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлешен азсызыклау. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышын тулысы белән сөйләү.

Укырга, консектларга.

МАРТ

1 атна


46-47

«Милли моңнар». Сәрләүхәсез».

Г. Тукай “Мәхәббәт”, “Ваксынмыйм


2

Шигырьләрдә шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

Шигырьләрдә шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсен билгели белү. Әсәрләрнең темасы һәм идеясен үзләштерү.

«Милли моңнар». – ятларга.

2 атна


48

Дәрдемәнд.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында истә калдыру.




49

«Кораб», «Бәллү», «Видагъ», Татарлыгын татар һич гарь итәрме».

Дәрдемәнд “Каләмгә хитаб” (Каләмгә эндәшү), “Шагыйрьгә”


1

Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

Әсәрләрнең темасы һәм идеясен белү.

«Кораб», «Татар -лыгын татар һич гарь итәрме»- ятл



50

Рәссам Бакый Урманчы, композитор Нәҗип Җиһанов, артист һәм язучы Габдулла Шамуков.

1

Иҗатлары турында белешмә.

Иҗатлары турында белешмәне кыскача сөйли алу.

Укырга, сөйләргә.



51

Сәгыйт Рәмиев. Тормышы һәм иҗаты.

1

Тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге.

Тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында кабатлаулар.

Укырга сөйләргә

3 атна


52

«Таң вакыты», «Мин» һ.б. шигырьләре.

С. Рәмиев “Авыл”, “Уку”;


1

Авторның шигырьләрдә үткәргән карашлары бирелеше.

Авторның шигырьләрдә үткәргән карашлары бирелешен үзләштереп сөйли алу.

«Таң вакыты» -ятларга.



53

Галиәсгар Камал.

1

Иҗаты турында белешмә.

Иҗаты турында әйтә алу.

Укырга, сөйләргә. ,

4 атна


54-55

«Бүләк өчен».

2

Әсәрнең проблематикасы, образлар бирелеше.

Әсәрнең проблематикасы, образлар бирелешен ачыклый белүгә ирешү.

«Г.Камал – тел остасы» дигән темага сочине -ние язып килергә



56

Фатих Әмирхан.

1

Иҗаты турында белешмә.

Иҗаты турында әйтә алу.

Укырга, сөйләргә.

АПРЕЛЬ

1 атна


57

«Хәят».

1

Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасфирлауда авторның осталыгы.

Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасфирлауда авторның осталыгын белүгә ирешү.

укырга, образ -ларга характерис -тика, анализ, өзек ятларга.



58

Мирхәйдәр Фәйзи.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Тормыш юлы һәм иҗаты турындаистә калдыру.

Укырга, сөйләргә.

2 атна


59-60

«Галиябану».

2

Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрнең берсе булуы.

Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелешен белү. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрнең берсе булуы онытмау.

укырга, образ -ларга характерис -тика, анализлар , өзек ятларга.



61

Шаехзадә Бабич.

1

Тормышы һәм иҗаты.

Тормышы һәм иҗаты трында белү.


3 атна


62

«Кандала». Иҗатыннан үрнәкләр.

1

Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.

Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүен ачыклауга ирешү.

1 шигырен ятларга.



63

Бсү. Мәгърифәт учаклары.

1

Татар мәдрәсәләре турында кыскача белешмә.

Татар мәдрәсәләре турында кыскача башкаларга әйтә алу.

Рефератлар.

4 атна


64

Кабатлаулар.

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты турында фикер алышу.

1

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмәне искә төшерү. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешен кабатлау. Борынгы төркиләр һәм алардагы язуларны ныгыту.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында үзләштергәнне кабатлау. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешне ачыклый алу. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу үрнәкләре турында белем туплауны дәвам итү.

Укырга, конспект



65

Алтын Урда тарихы һәм мәдәнияте турында ныгытулар.

1

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатларны санау. Әдипләре турында белешәне тулылындыру.

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатларны саный белү. Әдипләре турында фикер йөртү.

Укырга, конспект.

МАЙ

1 атна


66

XIX гасыр әдәбиятына гомуми күзәтү.

1

ХIХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтүне дәвам итү.

ХIХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү ясый белү.

Укырга, конспктларга



67

XX гасыр башы әдәбиятына күзәтү ясау. Әдипләрне искә төшерү.

1

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбиятына күзәтүне тулылындыру.

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбияты турында фикер алышуга ирешү. Әдипләрен дөрес әйтү.

Конспектларга, сөйләргә.

2 атна


68

Йомгаклау дәресе.

1

Үткәннәрне ныгыту.

Үз белгәннәрен дәлилли алуга ирешү.







Автор
Дата добавления 17.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров195
Номер материала ДВ-164898
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх