Работа с одаренными детьми
Предпросмотр материала:
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ
И.Я.Валиева,
1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
МБОУ “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”
Казан
Баланың сәләте – кечкенә генә җирдән баш калкыткан үсемлек ул. Бу кечкенә үсемлек бик күп игътибар сорый.
Бу үсемлекне яратып үстергәндә генә ул зур үсеп, үзенең җимешләрен бирәчәк.
В.А.Сухомлинский
Бүгенге көндә безнең илебездә сәләтле балаларны билгеләү һәм алар белән иҗади эшләү проблемалары бик актуаль. Сәләтле балалар илебезнең киләчәге. Нәкъ шул балалар илебезне экономик һәм социаль яктан күтәрүчеләр булачаклар.
Һәр укытучы үзенең укучыларының дәрестә теләп һәм иҗади эшләвен тели.Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә,аның табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Табылган сәләтне үстерү укытучының бала өчен уңай шартлар тудыруына бәйләнгән. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәктә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.
Башлангыч сыйныф укытучысы буларак кече яшьтәге мәктәп баласының уйлау сәләте күпкырлы икәнен әйтеп үтәсем килә. Нәкъ менә шушы яшьтә балада укыйсы килү теләге уяткан укытучы –чын укытучы инде ул. Ләкин бу хезмәт укытучыдан бик зур эшчәнлек таләп итә. Дәресләр бала өчен кызыклы төзелгәндә генә бу зур уңышка ирешергә мөмкин. Мин үземнең дәресләремдә кулланылган эш алымнары белән уртаклашасым килә.
Әдәби уку дәресләрендә әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәтү балаларда артистлык сәләтләрен күтәрә. Уку буенча көндәлек алып бару баланың бәйләнешле сөйләмен үстерә,үз фикерен әйтеп бирә белергә өйрәтә. Шулай
ук әкият яки шигырь уйлап язу баланың фантазиясенә,иҗадилыгына уңай йогынты ясый. Бу әкият яки шигырьләрнең уңышлылары мәктәп газетасында басылып чыга.
Математика дәресләрендә “Дөрес һәм дөрес булмаган гыйбәрәләр алымы”,“Идеяләр кәрҗине”,”Чуалган логик чылбыр” алымнары кулланам. 3 төрле дәрәҗәдәге биремнәр системасы үзен уңышлы күрсәтә.Һәр бала үзе эшли торган биремне сайлап ала. Бу эш төре балаларны чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтә.
Математика дәресләрендә укучыларга беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен күнегүләр һәм сораулар тәкъдим ителә.Мәсәлән: 10, 20гә кадәр һәм кирегә санау, икешәрләп, өчәрләп санау, таблицадан тыш тапкырлау очраклары һ.б. темаларны дәрес башында ук кабатлау уңайлы. Математика дәресенең шулай тиз башлануы таркау һәм әкрен фикерләүче укучыны "уянырга" һәм керешергә мәҗбүр итә. Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була. Дәрестә укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино,кроссворд, ребус, логик квадратлар һ.б. кулланыла. Балалар фикер йөртергә, исбатларга, мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә.
Әйләнә-тирә фәнен үзләштергәндә төрле презентацияләр куллану,практик эшләр үткәрү,экскурсияләр оештыру баланың сәләтен үстерүдә зур нәтиҗә бирә.Мәсәлән “Зоопарк” темасын үткәндә зопаркка барып хайваннар белән танышу. Сәләтне үстерүдә иң зур нәтиҗәне проект эшләре китерә.Мәсәлән:”Минем гаиләм” , “Минем мәктәбем” , “Кошлар” темаларына сыйныфыбызда проект эшләре эшләнде.
"Җиде кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы" ди халык. Бу мәкаль мәгънәсе бигрәк тә башлангыч сыйныф балалары психологиясенә туры килә. Чөнки башлангыч сыйныф укучыларында күрмә хәтер көчле була. Шуңа без дәресләрне күргәзмә әсбаплар ярдәмендә үткәрергә тырышабыз. Терәк схема, сигналлар укучының танып- белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә.
Технология һәм рәсем дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Бигрәк тә балалар яратып башкара торган күмәк эшләр. Бу эшләрдә балалар үз фикерләрен әйтеп, бер-берсе белән килешеп эшләргә өйрәнәләр. Бәйрәмнәрдә төрле бүләкләр ясау,аларны бүләк итү баланың үзбәясен тагын да күтәрергә ярдәм итә.
Шулай ук әңгәмәләр,бәхәсләр,төрле уеннар,конкурслар,турнирлар,олимпиадалар үткәрү иҗади уңышка ирешүнең баскычлары. Эзләнү технологиясен кулланып презентацияләр әзерләү аерым игътибарга лаек.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.
Опыт работы с одаренными детьми в современной России. Сборник материалов
Всероссийской научно-практической конференции / Науч. ред. Н.Ю. Синягина, Н.В.
Зайцева. – М.: Арманов-центр, 2010.
2. Опыт работы с одаренными детьми в современной
России: материалы Всероссийской научно-практической конференции. Москва, 6-8
февраля 2003 года/ Научный редактор Л.П. Дуганова
Работа с одаренными детьми
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Найдите подходящий для Вас курс
В каталоге 7 851 курс по разным направлениям
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
- Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
- Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
- Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
- Курс повышения квалификации «Подростковый возраст - важнейшая фаза становления личности»
- Курс повышения квалификации «Применение MS Word, Excel в финансовых расчетах»
- Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
- Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
- Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
- Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
- Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
- Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»