Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы.

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы.


Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Нигматулиина Ф.А.

ГБООУ «Новокашировская образовательная санаторная школа-интернат для детей, нуждающихся в длительном лечении» Альметьевского муниципального района РТ

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы.

Рафаил Төхфәтуллин-әдәбият дөньясының бер баскычы. Бөек шәхесләрнең берсе итеп, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз дип санасак дөрес булыр. Р.Төхфәтуллин үз геройларының характерын, холык- фигылен һәм язмышын тормыш шартларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә алды. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы- язучы әсәрләренең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган төп сыйфат әнә шул.

Р.Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 нче елда “Кызыл Татарстан” газетасында аның “Сабакташлар” исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы “Таныш гөрелте” 1954 нче елда дөнья күрә.

Җәйге челләдә”- язучының беренче чор иҗаты өчен аеруча хас һәм көчле хикәяләренең берсе. Хикәянең төп геройлары- олы ихтирамга һәм тирән хөрмәткә лаек кешеләр, күпмедер дәрәҗәдә кызгандыра һәм жәлләтә торган аяныч язмышлы кешеләр. Хөббениса әби белән Фазылҗан абзый, зур өметләр баглап, җандай газиз күреп, ике ул үстерәләр. Кеше булдылар дигәч кенә, аларын сугыш йота. Картлык көннәрендә таяныч булыр дип, бөтен өметләрен төпчек кызлары Зәкиягә багышлыйлар. Ләкин өметләре акланмый.

Язучының “Авылдашым Нәби” әсәре дә һәр яктан да кызыклы һәм үзенчәлекле. Аның гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы безне читтә калдырмас. Р.Төхфәтуллин гүзәллекне тормыш төбеннән күтәреп чыгара.Укучыларга әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтә. Әсәр баштанаяк Нәби турында, аның тормышы, язмышы турында. Язучыны Нәби язмышы һәм колхоз тормышы арасындагы тыгыз бәйләнеш кызыксындыра. Әсәрнең буеннан-буена ир язмышы- ил язмышы дигән фәлсәфи идея уздырыла. Ул әсәрне бөтен, эчтәлекле итә.

Авылдашым Нәби” кебек үк, “Йолдызым”  повесте да үткәннәрне искә төшерү алымы белән язылган. Без Гөлзифаның бер көн эчендәге уй- хисләре, кичерешләре белән танышабыз, шулар аша үткәндәге бөтен тормышы белән танышабыз. “Авылдашым Нәби”дәге кебек үк, монда да ил һәм кеше язмышы мәсьәләсе үзәккә куела, аларның аерылгысыз булуына басым ясала. Гөлзифаның язмышы да Нәбинекенә охшаш. Аның да яшьлеге авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кырыс чорларга туры килә. Әнә шул авырлыкларны җиңеп, аның характеры формалаша, торган саен чыныга, ныгый төшә.

Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән, бер принципиаль төс ала. Кешенең кадере, зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә. Шул ук Фазылҗан абзыйларны, Хөсәен абзыйларны без, барыннан да бигрәк, эш кешеләре булганнары өчен хөрмәт итәбез. Гөлзифа кече яшьтән үк эш яратып, эшләп үсә. Шул нәрсә аңарда сабырлык, ныклык тәрбияли. Нәби кешене иң әүвәл, хезмәт белән сыный, эшләтеп карый. Әдибебез әсәрләрендәге уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы, күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр. Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилеге куела. Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уятмый калмыйлар.

1959 елда Р. Төхфәтуллин нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп килә. Нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә. «Тегермән буасы» (1966), «Давыл чәчәге» (1968), «Бәр барабанны!» (1970), «Бөтнек үләне исе» (1972), «Үзгөлем» (1973), «Кар күзе» (1976) кебек хикәяләр, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турындагы «Агымсу» (1967), истәлекләр характерында язылган «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) исемле Повестьлар — шуның ачык мисаллары.

Соңгы вакытта язылган күп кенә хикәя- повестьларында ул кичә белән бүген арасындагы, картлар белән яшьләр арасындагы бәйләнешләр хакында уйлана, чорлар белән чорлар, буыннар белән буыннар арасында гармония эзли, күп кенә очракларда таба да.

Үзенең бала чагын язучы “Җиләкле аланнар” дип аталган автобиографик повестенда бик матур итеп сурәтли. Повесть сигез Европа иле телләренә тәрҗемә ителә. Аның элек беркайда да басылмаган “Дүртенче алан” дигән өлешен кулъязма рәвешендә улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең архивыннан табып ала һәм “Әлмәт таңнары “ газетасының 2011 нче елның 15 июль санында басылып та чыга.  

Нәтиҗә ясап, шикләнми әйтергә була: ул безнең прозаның бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы вәкиле.


Кулланылган әдәбият:

1. Бикчурин Ш. Әдәбият бакчасы: Р. Төхфәтуллинга 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1974 ел, 3 январь.

2. Совет татар язучылары. Казан, 1986 ел

3. Рафаил Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр.Казан Татарстан китап нәшрияты. 1 том. 1982 ел


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

                     Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә халык язмышы. 

Рафаил Төхфәтуллин-әдәбият дөньясының бер баскычы. Бөек шәхесләрнең берсе итеп, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз дип санасак дөрес булыр. Р.Төхфәтуллин үз геройларының характерын, холык- фигылен һәм язмышын тормыш шартларына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп күрсәтә алды. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы- язучы әсәрләренең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган төп сыйфат әнә шул.

Р.Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 нче елда “Кызыл Татарстан” газетасында аның “Сабакташлар” исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы “Таныш гөрелте” 1954 нче елда дөнья күрә.

Общая информация

Номер материала: 153383

Похожие материалы