Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча эш дәресенә презентация
Предпросмотр материала:
Равил Фәйзуллин
Р. Файзуллин — известный поэт, публицист. Он родился в 1943 году в Рыбно-Слободском районе Татарстана. После школы Равиль Файзуллин учился в КГУ. В студенческие годы он начал писать стихи.
Р. Файзуллин пишет и для взрослых, и для детей. Многие произведения поэта переведены на русский, немецкий, французский, арабский и другие языки.
Р. Файзуллин — автор многих публицистических заметок.
Поэт часто бывает в разных республиках, зарубежных странах и делится своими впечатлениями о путешествиях.
На стихи Р. Файзуллина написано много песен, например, «Лебеди», «Тоска», «Вот и мы выросли, мама».
Р. Файзуллин — лауреат Государственных премий имени
Г. Тукая и М. Джалиля.
План.
1) Р. Фәйзуллинның бала чагы һәм студент еллары.
2) Р. Фәйзуллин — балалар шагыйре.
3) Р. Фәйзуллин — популяр җырлар авторы.
4) Р. Фәйзуллин — публицист.
5) Р. Фәйзуллин - бүгенге көндә.
6) Бүләкләре.
Яздан аерып булмый Тукайны!
Равил Фәйзуллин
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?!
Яз фасылында дөньяга килгән Тукай киләчәкне кайгыртып яши.
Язны җуймый кара елларда да,
халкының ул гүзәл гамьнәрен, хыялларын, чорлар аша – безгә,- бүгенгегә китереп бәйләде.
Халыкның борчуларын,
кайгыларын, хыялын чорлар аша бүгенгегә китерә алган
Тукайга сокланып карый
Тел яшергән Тарих кына белә
бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит Илгә
Игелеклелек кылу үрнәге.
иленә, халкына игелек кылып яшәгән
Тукай эшчәнлеге белән горурлану хисе, үрнәк алу теләге чагыла
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсаң
ул яшәгән хәлгә, урынга,-
байтагының шаулы даны түгел,
чыкмас иде, бәлки, тыны да!
Тукай бүгенгенең мәшһүрләре белән чагыштырыла һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәгән шагыйрьгә соклану, аның белән горурлану хисе тагын да үстерелә
Яшәвен һәм мәңге үлмәслеген
дәлилләргә мохтаҗмы халык? Шикләнүче булса, кара, тикшер,
бер бәгърен — Тукаен алып!
Тукай милләтнең гомумиләш-терелгән образы белән тәңгәлләштерелә.
Тукайлары булган халыкның яшәве, мәңгелеге шик уятырга тиеш түгел
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар,гөлләр,
яшәүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
мөмкин түгел аеру Тукайны!
халыкның киләчәге өметле булыр дип ышана
«Яздан аерып булмый Тукайны» шигырен күренекле шагыйрь Равил Фәй-зуллин Г. Тукайга багышлаган.
Р. Фәйзуллин Тукайны башкалар белән чагыштыра.
Автор өчен Тукай — татар халкының йөрәге. Тукай — игелеклелек, гаделлек, халыкка хезмәт итү үрнәге.
Тукай өчен апрель — символик ай, чөнки ул апрельдә туган һәм апрельдә үлгән.
Тукай — ул тарих. Тукай — ул бүгенге көн. Тукай — ул киләчәк.
Темасы:
милләт язмышы
шәхесләр язмышы белән бәйле
Эчтәлеге:
гаять авыр елларда да халык кайгысы белән яшәгән Тукайга соклану һәм милләтнең киләчәгенә ышану хисе
Өй эше.
Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә
2. Шигырь буенча ясалган нәтиҗәләрне
әдәбият дәфтәрләренә язарга, сөйләргә өйрәнергә.
10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресенең презентациясе. Дәрестә Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча анализ ясала. Рус телле укучыларның татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында белемнәре барлана һәм укылган шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап, өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес кулланып, татарча сөйләм төзи белүләре, үз фикерләрен дәлилли яки аерым бер фикерне кире кага алулары максат итеп алынды. Сәнгатьле уку күнекмәләре тикшерелә, шагыйрь Р. Фәйзуллин турында мәгълүмат бирелә.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Профессия: Методист
Профессия: Библиотекарь
Профессия: Начальник отдела (заведующий отделом) архива
Профессия: Специалист по микрокопированию и оцифровке документов
В каталоге 7 738 курсов по разным направлениям