Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Район семинарында ясалган чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килү".

Район семинарында ясалган чыгыш "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килү".

  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында ясалган чыгыш






Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килү.





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Р.М.











2015 ел

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле якын килү.

Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта “эшлекле белем бирү” (деятельный характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү. Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына башкара ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш).

Ә шулай да укыту әшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи? Билгеле яңа буын федераль дәүләт стандартларының таләпләре, максаты бар.

Гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.

Системалы эшчәнлекне якын китерүче үзәк - ул нәтиҗә. Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләргә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды:

шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен, танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);

предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );

предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)

Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен төп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.

Белем алуның универсаль гамәлләре өч төрле:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, башкаларны кимсетмичә үз фикереңне яклый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне модельләштерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү.





Шәхси нәтиҗәләр:

1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

универсаль уку гамәлләре:

1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә катнаша белү;

2) үз фикерләрен телдән, яки язмача әйтеп бирә алу;

3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

10) иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;

3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш

итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;

6) эш сыйфатына бәя бирә белү;

7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1) дәреслек белән эш итә белү;

2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку;

3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;

4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;

7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;

9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;

10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;

11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;

12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;

13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү;

14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү.

Коммуникатив җиткерә белү;

3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).

Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра:

1) уку предметының эчтәлеге, максаты;

2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр.

Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.









Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров20
Номер материала ДБ-243654
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх