Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Районкүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясе Эзләнү-тикшеренү эше Тема:Татар теленең торышы: проблемалар, перспективалар- «Тел язмышы – милләт язмышы"

Районкүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясе Эзләнү-тикшеренү эше Тема:Татар теленең торышы: проблемалар, перспективалар- «Тел язмышы – милләт язмышы"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Фәнни – тикшеренү эше.

Татар теленең торышы: проблемалар, перспективалар.


Тема: Тел язмышы – милләт язмышы.



Башкарды:7 нче сыйныф укучысы

Әхмәтҗанов Рифат Рафис улы

Җитәкче: 1 нче категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәлилова Ә.В.




2012 ел.











Эчтәлек:



  1. Кереш өлеш...............................................................................5 бит

  2. Төп өлеш. I. Һәр илнең ачкычы - тел....................................8 бит

  3. 1.1. Татар теленең үсешенә караган мәсьәләләр................. 9 бит

  4. 1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.. 11 бит

  5. 1.3. Тел үсешенең тарихы........................................................15 бит

  6. 1.4. Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы...................................... 17 бит

  7. Йомгаклау................................................................................ 18 бит

  8. Әдәбият, кулланылган чыганаклар исемлеге.............................. 19 бит





















Эзләнү – тикшеренү эшемнең максатлары:

1.Милли телебез буларак татар телен торгызу, саклау,үстерү юлларын тикшерү.

2.Һәр илнең ачкычы буларак – тел икәнен ачыклау.

3.Телнең югалмас ядкарь икәнен күрсәтү.

4.Татар теленең үсешенә караган мәсәләләрне барлау.

5. Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.

 





Бурычлар:





1.Үз телеңне саклау – безнең изге бурычыбыз.

2. Кеше томышында аерылгысыз төшенчәнең берсе - аның туган теле дип санау.

3.Иҗади фикерли белү сәләтен үстерү.
































Кереш

Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән кызыклы тапшырулар алып барыла, интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятын, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар. Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган. Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән яңадан үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган.



Төп өлеш

I. Һәр илнең ачкычы - тел

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле. Минем өчен татар теле-әнә шундый. Туган телем!...Синең матурлыгың, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны. Иң борынгы, моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. Туган телебез татар теле-борынгы төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел туган җир кебек кадерле hәм газиз, чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, , иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң көчле чарасы. Ул- әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. «Һәр илнең ачкычы – тел» дигән мәкаль тирән мәгънәгә ия. Без рус телен яхшы беләбез, шуның белән аларның мәдәниятын, яшәү рәвешен, әдәбиятын яхшы беләбез. Ә менә Татарстаныбызга килгән кунаклар «түбәтәй», «чәк-чәк», «читек» дигән сүзләрне тәрҗемә итеп тә тормыйча аларның мәгънәсен аңлыйлар. «Сабантуй» кебек милли бәйрәмебезне белмәгән кеше юктыр. Татарстанда төрле милләт халыклары дус, тату яши. Аларның күбесе татар телен аңлап, татар халкының гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәреп яши. Тел язмышы — милләт язмышы. Мин үзем Татар Утяшкино авылында яшим. Безнең авылыбызда руслар,татарлар һәм керәшеннәр яши. Авылда катнаш гаиләләребез бик күп: я әтисе урыс, я әнисе, ләкин барсы да татар телен өйрәнәләр. Ул бит безнең туган телебез. Рус балалары да рәхәтләнеп иншалар язалар, яратып укыйлар. Безнең авылыбызда татарлар да руслар да үзара бик тату яшиләр. Татар телен өйрәнергәме, юкмы дигән сорау тумый.
Туксанынчы елларда татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Без аны чын-чынлап дәүләт теле
булырдип ышанабыз. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләребез ике телне дә камил белә. Ләкин аларның әйләнә — тирәсе бу үрнәккә иярергә ашыкмый. Туксанынчы елларда Дәүләт Советы Телләр турында закон кабул иткән иде . Татар милли культурасы, фәне бу өлкәдә үрнәк өлкә итеп аерып күрсәтергә була.
Әгәр татар һаман да чит телне өстен күрсә, хәлебез
бик начар булыр.Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга зыян китерергә тиеш түгел. Балаларның теле ана теле белән ачылсын иде. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул чакта гына тел, милләт сакланачак. Татар милләте һәм теле яшәсен өчен татар авылының яшәве кирәк.. Ана телен киләчәккә алып баручы кеше — Ана.
Милли
белемне саклау һәм алга таба да үстерү Татарстан Республикасында төп юнәлешләрнең берсе.
Шул ук рәвешле берничә буын алышынгач, телебезнең хәле нинди булыр икән соң? Без татарча аралашырбызмы, укырбызмы? Укысак, кайсы шагыйрь — язучыларны, газета-журналларны? Нинди графикада? Мондый сораулар телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган һәркемне борчыйдыр.
Безнең бүгенге теләкләребез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау
га юнәлтелергә тиеш.
И туган телем
, син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышның да яме- гаме артыр.
Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү
.Бүгенге көндә Казан вузларында физика, математика, геометрия, медицина, ветеринария буенча укытучы доцентларыбыз, профессорларыбыз үз теләкләре, милләткә хезмәт итү, аның милли кадрларын үстерү йөзеннән туган телдә лекцияләр әзерлиләр.Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре тулысынча татар китаплары белән тәэмин ителгән. Булганны саклап калдырыйк. Тел бит әле ул милләтнең сакчысы да.
Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел- халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан иң кадерле зиhен байлыгы.
























1.1. Татар теленең үсешенә караган мәсәләләр.

Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез -татар теленең киләчәге, үсеше. Бу турыда телевидение, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләч­әге дә юк» дигән гыйбарә бүген һәркемгә яхшы таныш. Тел — халкыбызның гасыр­лар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди авыр минутларда да телебезне саклаган ата-бабаларыбыз каршында гаепле булабыз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәп­ләрдә тәрбияләнә. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды. Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк.Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Үзеңнең туган телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Ә  тел  белән бергә тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора.











1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.

Татарстан Республикасының мәгариф системасында тел­ләрне өйрәнүнең торышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була:

1. Татарстанда татар һәм рус телләрен белү “Татар­стан халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы таләбе итеп кенә куелмый, бәлки яшьләрне социаль һәм мәдәни яктан берләштерү, туплау чарасы буларак та карала.

2. Соңгы 10 елда Татарстанда телләрне өйрәнүдә байтак эшләр эшләнде.Мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында телләр өйрәтүгә игътибар артты. Мәктәпләр, татар гимназияләренең саны артты, татар телендә аралашу мөмкинлекләре булдырылды. (форумнар, бәйгеләр һ.б.) Моңа мисал итеп “Мәгърифәт” газетасы редакциясе үткәргән 2010/2011 нче уку елында татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның илебез һәм дөнья әдәбиятына керткән гаятъ зур өлешен искә алып һәм тууына 125 ел тулу уңаеннан укучылар арасында “Г.Тукай – публицист” дип аталган бәйге уздырылды.Бу бәйгедә җиңүчеләр арасында мин дә бар идем.

Бүгенге  көндә һәр  татар  баласының үз  телен  югалтмавын теләсәк , аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм.

Тел— милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

Чәбәләнгән телем кат-кат,

Йолкып-тартып тетмәгез.

Үрмәләр өчен үрләргә,

Телне аркан итмәгез,—

ди шагыйрь. Бүгенге көндә телгә никадәр чит сүз өстиләр! Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга тиеш.

Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.

Телнең алынмаларга бай булуы алайбер яктан әйбәт. Кабатланулардан саклану чарасы да алар.
























1.3. Тел үсешенең тарихы.

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт - Казан ханлыгы төзелә. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар.. Казан шәһәрләрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр.

XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Ул хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган.

1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә.

1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә.

XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.

Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

1812 нче елдан Казан университетында татар теле укытыла башлый. Бу чорларда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлы беренче “Русча – татарча сүзлеге“ дөнья күрә.

Шулай итеп, гасырлар буеннан –буена безнең татар телебез, башка илләргә дә таралып, үзенең үсешен тизләтә.

Хәзерге заманда да безнең татар телебез бик киң таралган. Татарлар Төркиядә дә, Америка Кушма Штатларында да, Канадада да, Австралиядә дә, Финляндиядә дә яши. Ул татарлар чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, үз телләрен алтын бөртегедәй саклап тоталар.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, без дә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә васыять булып буыннан –буынга тапшырылып килергә тиеш.

Газиз туган телебез – татар теле турында йөзләгән шигырь, җыр язылган.Алар үрнәгендә без матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә өйрәнәбез.

Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча БРИ бирүчеләргә югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты факультетларының ишекләре һәрвакыт ачык. Ә бит 11 ел буе татар мәктәбендә укыган укучыларга калган фәннәрне рус телендә бирү бик авыр. Киләчәктә башка фәннәрдән дә БРИ бирү мөмкинлекләре тудырылса, без бик шат булыр идек.

Рәсми чыганаклардан караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу - без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар.

И газиз ана телем! Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача.

Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Аны безгә кайчандыр шул яклардан күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре җиткергән. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә ирешкән.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, —

Әллә нинди зарлы, моңлы көй

Кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек. Татарлар башкалаларыннан, яшәү өчен уңайлы булган урыннарыннан сөреләләр. Гасырлар буе җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән диярлек юкка чыга. Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән үлгән-беткән булыр иде. Ләкин татар үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән.

Татарларны чукындырырга никадәр тырышмасыннар, ул чукынмады, руслаштырырга тырышсалар да – руслашмады.

Татарлар ХIХ һәм ХХ гасырларда үз мәгариф системаларын булдырып, Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр, 20дән артык газет-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыкларга да җиткерә алуга ирешәләр. Язучылар, шагыйрьләр үсеп чыга, театрлары барлыкка килә, музыкаль сәнгатьләре туа.

1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле республикасын төзү турындагы декрет барлыкка килә. Татарлар республика төзүгә әзер булалар. Татарстан 67.126 квадрат километр мәйданда республика барлыкка килә. 43 район төзелә. [Таһиров № 4]

Республикада 2892 мең кеше булып та, аның 51,6 процентын татарлар, 40,4 процентын руслар, калганнарын чуашлар, марилар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә. Республикада төрле милләт вәкилләре дус тату яшиләр. Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле: илне — ил, халыкны — халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмаса дуслык — дау булыр,

Дау артыннан яу булыр.















1.4. Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы.

Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны бетерү турындагы указы бик күпләрне борчыгандыр. Моның милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә дә зур зыян китерелгәнлеге көн кебек ачык.[Юсупов №23]

Ни өчен татар авылларында татар мәктәпләре ябыла? Бу сорауга миңа кем җавап бирер? Татар телен саклап кала алучы авыллар бетүгә таба бара. Ә яшьләрне авылда калдырып булмый, чөнки балаларны йөртергә бакчалар, мәктәпләр юк. Яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр.

Телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

Чәбәләнгән татар теле,

Кем соң үрер җаена?

Кем соң җайлар Телнең җанын

Телнең үз уңаена?...

Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя.

Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.

Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.[Юсупов № 23]

Башкортостанның халык шагыйре Ә. Атнабаев моңа бик борчылды:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердек мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс Имгәтелгән буын тилерә.

Бу хәлдән чыгу өчен туган телне яхшырак укытырга кирәк. Бездә телнең аралашу чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми .

Икенчедән, бигрәк тә яшь буында телгә мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Өченчедән, барлык журналистлар туган телләрен яхшы белергә тиеш. Бүгенге көндә матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге күп санлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.

Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Халкым үз-үзен милләт буларак теле турында да уйлансын иде.

























Йомгаклау

Әлеге фәнни эшемдә мин телебезнең килеп чыгышын, үсеш юлларын, аны саклау чараларын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Шушы максатны тормышка ашыру өчен мин бик күп әдәбият, галимнәребезнең фәнни хезмәтләре белән таныштым. Интернет челтәре кулландым . Чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштым.

Әйе, чынлап та, фәнни эшемне башкарганнан соң, шундый нәтиҗә чыгарырга була, безнең телебез, бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән тел. Югыйсә, ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без, бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып яшәмибез. Фикерләремне Җәвад Тәрҗемановның шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Татар телем,

Үсеп,сиңа алга –

Гасырларын кичеп, чорларга.

Теләгем шул:

Яңа дәвер, яңа чорларда

Насыйп булсын сөйгән халкыма,

Сәйдәш маршын уйнап

Сөекле “Туган тел”не җырларга









Әдәбият

1. Ватаным Татарстан газетасы, №236, ноябрь, 2010.

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.

4.М.З.Зәкиев Татар халкы теленең барлыкка килүе.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977 .

5. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнеә фәнни – методик нигезләре. – Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2001.-6 -15б.









































































































































































































































































































































































29





57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 02.02.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров321
Номер материала ДВ-404691
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх