Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Раздаточный материал для использования на уроках татарского языка

Раздаточный материал для использования на уроках татарского языка

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Кереш


Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Теге яки бу төбәкнең милли үзенчәлекләрен укыту программасына кертү мәгариф эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе . Нәрсә соң ул туган як материалы? Үзебез яши торган төбәкнең табигате, анда яшәүче халыкның мәдәни, тарихи, әхлакый байлыгы, гореф-гадәтләре, йолалары ул. Яшь буында милли мәдәниятне, тарихны, сәнгатьне ихтирам итү, аның белән горурлану хисе тәрбияләнергә, үз халкының мәдәни байлыгы турында кузаллау булдырылырга тиеш.

Туган як материалы, ягъни милли төбәк компенентын куллануның төп юнәлешләре күптөрле. Мәсәлән:

  • төбәктәге халык традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру;

  • татар халкы дәүләтчелеге турында мәгълүматлар бирү;

  • үз төбәгеңнән чыккан язучыларның иҗатларын өйрәнү;

  • биремнәр эчтәлегендә төбәк икътисады үсешен сурәтләгән фактлар куллану.

Мин үземнең бу хезмәтемдә Минзәлә төбәгеннән чыккан язучыларның һәм шагыйрьләрнең иҗатларына нигезләнеп тел белеменең “Фонетика”, “Лексика”, “Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше”, “Морфология”, “Синтаксис” бүлекләрен өйрәткәндә куллану өчен өстәмә карточкалар, сөйләм үстерү өчен биремнәр һәм диктант текстлары тәкъдим итәм. Шушы таратма материаллар ярдәмендә тел дәресләрендә дә якташ язучылар иҗатына кызыксыну уятырга, милли горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин дип уйлыйм.

5 – 9 нчы сыйныфларда татар теле дәресләрендә файдалану өчен Г. Мөхәммәтшин, Г. Сабитов, Р. Гәрәй, М. Шабаев, Р. Шәйхетдинов, Г. Зәйнашева, С. Гәрәева әсәрләреннән сайлап алынган өзекләр, җөмләләр татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен гамәлдәге программаларга һәм дәреслекләргә нигезләнеп әзерләнде.

Биремнәр таратма материаллар рәвешендә эшләнде, чөнки карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.







Фонетика

Бирем.

  1. Җөмләдәге сузык авазлар астына бер, тартык авазларга ике сызык сыз.

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ яса.


Яшел чирәм кебек яшь бәбкәләр

Сабый чагым искә төшерә.

Бәбкә саклап йөргән гамьсез еллар

Кире кайтса икән кешегә...

(Р. Гәрәй “Яшел чирәм кебек бәбкәләр”).

Бирем.

1. Җөмләдәге яңгырау тартыкларга бер, саңгырау тартыкларга ике сызык сыз.

2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә фонетик анализ яса.

Көзләр җитте дип, табигать

Үз ямен югалтмаган:

Кояшның алтын нурлары

Тауларга кунаклаган.

Иркен сулыш алган чагы

Кырларның, болыннарның.

Байталлар йөри кешнәнеп,

Ияртеп колыннарын.

Күрче офыклар читендә

Ак болытлар йөзгәнен...

Чит язларга алыштырмам

Туган ягым көзләрен.

( Г.Рәшит “Чит язларга алыштырмам”).

Бирем.

  1. Ике аваз кушылмасын белдергән хәрефле сүзләрне язып ал.

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә фонетик анализ яса.


Әллә нинди булды быелгы яз.

Елдагыдан үзгә соңарып-сагындырып кына килде дә, март ахырларында кинәт ярсынып, изүләрен чишеп җибәрде. Ике-өч көн эчендә юлларда кара чыкты, күпер төпләрендә, мәктәп яннарында күлдәвекләр ясалды.

Уяна дөнья! Елмаеп-көлеп уяна. Ул кояшы дисәң, көннең-көнозын класс тәрәзәсеннән китмичә, авыз ерып тора.

(Г. Сабитов “Ярсулы яз”).


Бирем.

  1. Кайсы сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?

  2. Билгеләнгән хәрефләр нинди авазларны белдерә? Транскрипциядә

күрсәт.


... Һич көтмәгәндә гаилә өстенә таудай ишелеп төшкән авыр кайгыны арык кына иңнәрендә ялгызы күтәрергә тели... Ләкин авыл халкы беркайчан да кеше кайгысына битараф булып кала алмый. Әниләре больницага җыена башладымы, күрше-күлән, дус-иш, чыбык очы нәсел-ыру эшкә барышлый булса да кагылып уза.

( Г. Сабитов “Тармаклы яшен”).


Бирем.

  1. Сингармонизмның икенче төре кайсы сүзләрдә күзәтелә?

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә фонетик анализ яса.

Әти! Әти!

Төпчек кызы – гаиләдә өченче кызы дөньяга килгәч, аның өчен тал бишек үргән әти. Чәнчә бармакларына тотындырып, тәүге адымнарын атларга өйрәткән шәфкатьле әти. Чытлыкланып, киез итек белән тез тиңентен карлы-бозлы суга батып кайткач, кызының тәпиләрен уч төбенә алып, сулышы белән җылыткан рәхимле әти!..

( Г. Сабитов “Тармаклы яшен”)

Бирем.

  1. Төшеп калган хәрефләрне куеп яз.

  2. Тавышсыз хәрефләрнең астына сыз.

Кәрим абзый әйтер сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләрне сукырайтып яшен яшь.әде. Колакларны то.дырып күк күкрәде. Шунда ук кабина түбәсендә .ре-.ре я.гыр тамчылары тыпырдый башлады. Асфальт юл өстендә ме.ләгән тамчылар сикереште. Дөньяны тагын да куерак кара.гылык басты.

( Г. Сабитов “Тармаклы яшен”)

Бирем.

  1. Хаталарны тап һәм дөресләп яз.

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә фонетик анализ яса.

Верандага килеп чыгуга, таң балкышыннан күзләрем чагылды. Чыклы үлән өстөндә салават күпере уйный. Йәш алмагачларның хәр яфрагында, өй тирәсен уратып алган чыршыларның хәр ылысына меңләгән чык бөртөкләре җемелди. Әйтерсең урман, мин килгәнне сизеп, болай да иләс-миләс күңелне тагын да җилкетү өчен, һәзинәсендәге барлык энҗе-сәйләннәрен чыгарып чәчкән. Күргәнең бар идеме әле мондый һозур дөньяны, янәсе.

(Г. Сабитов «Бизәкле чиләк»)



Ирекле диктант


... Их, безнең авылның табигатькәе!

Аның бер очында каен һәм нарат урманнары, икенче очында кош-корт яратып оя ясый торган зирек, имән һәм усак катыш бик матур әрәмәлек. Әрәмә уртасында ел саен сабан туйлары була торган ямь-яшел ашъяулык шикелле тигез алан. Әз генә арырак елгага төшкән иңкүлектә ак чәчәкле чиялек белән күгәнлек бар иде.

Авылның өченче ягында без көненә уникешәр мәртәбә су коена торган төнбоеклы күлләр, сыер-сарык умырып ашый торган хуш исле печән котырып үскән, кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән, еракларга сузылып киткән яшел болыннар иде. Болын читендә тирә-якта атаклы урман. Ул җилсез чакта да әкрен генә шаулап утыра. Күкрәгеңне тутырып бер суласаң, һавасы башны әйләндерә... (104 сүз)

(Газиз Мөхәмммәтшин “Бурзайлар командасы” хикәясеннән)

Күгән – ашарга яраклы күгелҗем җимешләр бирә торган чәнечкеле куак; русчасы тёрн.


Контроль диктант


Гаҗәп. Таң вакытында урман тылсымлы бер төскә керә икән! Агач асларында куе күләгә, тау куышы кебек караңгы. Ә кояш төшкән урыннарда агачлар ачык яшел төстә. Һәр агачта, һәр ботакта меңләгән чык бөртекләре. Аларның һәрберсе, күзләрнең явын алырлык булып, төрле төсләр белән балкый. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән кебек ап-ак, ә күләгә җирдә - куе зәңгәр. Әйтерсең кемдер төн буе зәңгәр буяу сибеп йөргән!

Кичәге җылы яңгырдан соң беләү ташы кебек шомарып калган юеш сукмакны яңгыр суалчаннары тишеп шадралаткан. Кая карама, алар казып чыгарган бөртек-бөртек кенә көпшәк туфрак өемнәре. Уйсурак урыннарда әле яңгыр суы кибеп тә өлгермәгән. Ә ботаклардан тып-тып тамчы тама, якадан агып, тәнне чиркандыра. (105 сүз)

Беләү ташы – кечкенә шома кайрак.


Бирем. Дифтонгка беткән сүзләрне табып, сузык аваздан башланган кушымчалар ялгап сызык аша язарга.

Лексика


Бирем.
  1. Эңгер-меңгер сүзенең мәгънәсен сүзлектән карап аңлат.
  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын яз.

Кояш инде байтактан урман артына кереп югалган икән. Эңгер-меңгер вакыт. Аяз, дымык кич. Авылны уратып алган алтын стена кичке талгын җилләрне үткәрми. ( Г. Сабитов. «Йолдыз яктысы»)


Бирем.
1. Инеш сүзенә сүзлектән карап аңлатма бир.
2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән алыштыр.
Үзебез генә белгән тар сукмаклардан, болай да хәл эчендәге күлмәк-ыштаннарыбызны чәнечкеле ботаклардан талата-талата, Үрәзмәт инешенә төштек.

Бирем.

  1. Сүсәнкәләрдән сүзенең мәгънәсен сүзлектән карап аңлат.
  2. Оя, кош баласы сүзләренең тексттан синонимнарын тап.

  3. Укмашу сүзен синонимы белән алыштыр.

Инеш буендагы куе куакларны ярып узганда, мин туп-туры кош оясына барып чыктым. Коры үләннәрдән, ниндидер сүсәнкәләрдән үрелгән түм-түгәрәк оя. Уч төбе кадәрле генә шул әкәмәткә алты кош баласы сыйган. Әле юньләп каурый да чыкмаган алты чебеш, алты тере төенчек, барысы бер күч булып, бергә укмашканнар. Тик, җим сорап, өскә сузылган сары каймалы авызларга карап кына аларның алтау икәнен абайлап була. (Г. Сабитов ”Йолдыз яктысы”)


Бирем. 1. Җөмләдән фразеологизмнарны тап, мәгънәсен аңлат.

2. Челлә сүзен сүзлектән карап аңлат.

  • Булса соң, күке кычкырганга биш былтыр бит инде. Беренче күкедән

соң су коенырга ярый.

  • Төкереп бирә урман суы синең күкеңә. Узган ел челләдә Кәлине су

тотып, беләге чабырганны оныттыңмы әллә? (Г. С.)


Бирем. Җөмләдән фразеологизмнарны тап, мәгънәсен аңлат, синонимнары белән алыштырып яз.


Өйгә кайткач, көндәгечә тизрәк урамга таю юк. Әни пешереп калдырган кабыклы өч бәрәңгене таш тоз кисәгенә ышкып, берәм-берәм кабып йоттым да, укый башлаган китабымны алып, абзар түбәсенә мендем. Әмма бүген укырга да күңел бармый. (Г. С.) – Молодец, батыр икәнсең! Суган сыкмадың, - диде. (Г.М.) Уф-уф, эт шикелле ардым дип, минем теңкәмне корытма. (Г.М.)


Бирем. 1. Аңлатмалы сүзлектән сыңар сүзенең мәгънәләрен кара һәм аңлатма бир.

2.Өзектән күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне тап.

3. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарып тап.

Капкадан чыгуга, әтисе сыңар кулын Булатның җилкәсенә сала. Борылмалы тар сукмак буйлап алар бик озак шулай тын гына баралар. Түгәрәк күл читен әйләнеп узгач, сукмак сиздермәстән генә бер читкә борыла да, куе куакларга борынын төртеп, аю табаны, сәрдә, балтырган яфраклары астына яшеренә. (Г. С.)

Бирем. 1. Өзектән күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, туры мәгънәдә

булырлык итеп, сүзтезмәләр төзе.

2. Кыска, бәләкәй сүзләренә өзектән синоним тап.


Тәрәзәнең югары өлгесеннән аңа агач башлары күренә, яңгыр юып киткән күк йөзеннән йолдызлар күз кыса... Чыпчык борыны озынлыгы җәйге төн озакламый эреп тарала да башлады. Менә соңгы йолдызны да таң җиле өреп сүндерде; очлаеп күккә үрелеп торган чыршы башына бер бәйләм кояш нуры килеп кунды. (Г.С.) Күрше апа шулай тирги-тирги туный да туный. Әле яңа гына мине елаткан теге мескен, бер караганда, бәләкәй көчек шикелле чиный, бер караганда, капкынга эләккән бүре кебек улый. (Г.М.) Узган елны икебез дә унынчыны тәмамладык. Серебезне укытучылар сизәр дип, кара кайгы эчендә ут йотып йөрүләр, имтиханнарны бирә алсам иде дип, төн йокламый китап “кимереп” чыгулар бетте. Мин иртән бу төнге хәлне Фәүзиягә сөйләдем. Көлә-көлә хәлдән тайдык. Фәүзиянең сыерлары рәхәтлектән мышный-мышный, керт-керт итеп алларындагы улактан бәрәңге умырып яталар. (Г. М. “Унсигез яшь”)

Бирем. 1. Өзекләрне укыгыз. Баш хәреф белән язылган сүзләрне табыгыз һәм баш хәрефләрнең ни өчен шул урыннарда язылуын аңлатып бирегез.
2. Калын хәреф белән бирелгән сүзнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табып аңлатырга.
Мәлкәннән Таусты Байларга кадәр Ык буенда утырган бер авыл юк. Иң якын дигәне – Игем. Ул да өч чакрым читтә ята. (М. Ш).
Мин бит сиңа һаман бер үк

Гозер белән инәләм:

Ни кирәк соң миңа тагын,

Улым, дисә Минзәләң.

Улым, дисә мин үз иткән,

Үз күргән авылларың:

Наратлы, Кичү, Исәнгол,

Шикәрле Каеннарың. (Р.Г.)

Бары тик безгә генә - Бакчасарай малайларына гына билгеле булган нинди яшерен серләр юк! Кыдрач кисентесендә аждаһа чокыры, Кызыл Борында Алып батыр чабатасыннан коелган ком тавы, Бөрчәледә качкыннар яткан урын... (Г.С.)


Бирем. Тексттан диалекталь сүзләрне табарга, әдәби телдәгечә төзәтеп язарга һәм язучы ни өчен бу сүзләрне кулланганын аңлатырга.


Фәез автобус эченә күз йөртеп чыкты.Алардан алдагы урынга бер әби белән теге чиләкле хатын утырган иде.Ул әбигә борылган да, башын селки-селки, улы турында сөйли.

- И әбекәем, - диде чиләкле хатын, - хәзерге заман бала-чагасы без түгел инде ул. Башына бер ят уй кереп утырдымы, җылап та, җырлап та туктатып булмый аны. Барыбер үзенекен эшли ул. Менә минем Миңнегәрәйне кара. Былтыр әйтә, механизатор булам, ди. Кит, кит, мин әйтәм, ышанасым да юк. Синең кебек көзге әтәчтән нинди механизатор булсын, дим. Җүри әйтәм инде, югыйсә, ул минем, аллага шөкер, арыслан кебек. Нишләмәк кирәк, китте. Менә хәзер шуңа май белән күкәй илтәм. Чи көе дә алдым, бер ике дистә пешереп тә тыктым. Күкәйне бик ярата шул...

(Г.Мөхәммәтшин “Автобус кичегеп килә”).

Бирем. Җөмләләрдән сезнең як сөйләшенә генә хас сүзләрне табыгыз, әдәби телдәге синонимнары белән алыштырып күчереп языгыз.


1. Мин булып мин шөлләдем, малай. 2. Чакрым чамасы кара ләпек ерып баргач, сөзәк үр башланды. 3. Ниһаять, шактый озак азапланганнан соң, байтак бензин исраф иткәч, машинаны арурак урынга өстерәп чыгардылар. 4. Көн дә иртән казанга ике бидерә бәрәңге салам да, шуны төеп, көрпә белән болгатам, көрпә булмаганда, он салам – шулай итеп ашатабыз. 5. Без Яңа ел кичен хатын белән гаскәр туйдырырлык өстәлнең ике башына икебез генә утырып каршыладык. Сәгать тугызларда хатын кыбырҗына башлады. 6.

Бирем. Г. Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” романыннан алынган өзекне укыгыз һәм аңларга тырышыгыз, кайсы диалектка караганлыгын әйтегез.

- Перуавыт пер тауариш пелән пес сунарга цыхтых. Пара- партых, иц нимә оцрамат. Етләрепес көйеп йатты. Цәй ецкәле гәпләштех. Цәй ецкәле чыйынсах, тавыш киләт. Карасах айыу. Аттым, айагына тите. Кан шаулаты. Ет парыф ошлат... Айыу паласы агацка менгән ите, атыв-алтых. Паласы еттән оллы ите..


Бервакытны без бер иптәш белән ауга чыктык. Бардык, бардык, һичнәрсә очрамый. Этләр кайгырып ятты. Чәй эчмәкче булдык. Чәй эчәргә җыенган гына идек, тавыш килә. Карасак – аю. Аттым, аягына тиде. Кан шаулап ага башлады. Эт барып ябышты... Аю баласы агачка менгән иде, атып алдык. Аю баласы эттән олы иде.


Бирем. Гади сөйләм сүзләрен табып, аларның синонимнары белән алыштырып языгыз. .


1. Гомумән, авылның бу башы, әгәр урам буенча тезелгән электр һәм радио баганаларын чутламаганда, тирә-яктагы яңалыкларны тоймыйча яшәгән кебегрәк хис уята. 2. Тегеләре бертуктаусыз ләчтит сатсалар да, тукта, ни сөйлиләр икән, тыңлап карыйм әле, дими. 3. Бу Әмерикәне дә әйтер идем, яшь әтәч төсле сугышырга кыҗырай да тора, кыҗырай да тора. 4. Кеше әйберенә сораусыз кагылырга ни дәхелең бар? 5.


Бирем. 1.Г. Мөхәммәтшинның “Ике әби бәрәңге ала” хикәясеннән алынган өзекне укыгыз. 2. Фонетик, морфологик, лексик диалектизмнарны табыгыз. 3. Гади сөйләмдә кулланыла торган рус сүзләрен табыгыз. Алар әдәби тел нормасы булып санала аламы?


... – Нәмәкәй дисен! Хәзер җегерменче вик, дия дә тора, имансыз.

  • Вик дигәне нәмәкәй микән соң аның? Әллә ниткән политик сүз

булмасын.

  • Белмәем. Сорарбыз әле. Көчкә кайтарып җибәрдек. Инәсеннән хат

килде. Картая-картая котырып беткән икән наше дедушке, диеп кайтып әләкләгән.

  • Аларны әрләп тә, кыйнап та булмый хәзерге вакытта. Суксаң, хәзер

бакырып кәнсәгә чабалар, закун үзе шулай дип тора.

- Бабалары шикелле җитмеш җыл дөнья көтсәләр, ни әйтерләр ие микән? Бабай дүрәк түгел, акыллы – без үзебез дүрәкләр, диеп әйтерләр ие, нибуч.

- Карале, түтәй, шушы атнада Әзербәйҗанга да илле җәш тулган, дие. Радио әйтте.

  • Кайсы ул тагы?

  • Теге... бар бит әле тау халыгы. Нифтене дә бик күп чыгарган җир.

Минагратлы як. Кафиянең кызы шуннан бер тартма минаграт җибәргән иде бит. Килгәнче череп беткән – утынныкларына чыгарып түктеләр...

- Ә-ә-ә, аны әйтәсең икән. Дәүләт булып оешуларына илле җыл булган шул. Шул көнгә хөкүмәт бурычларын да үтәп бетерделәр, дие, укытучы әйтә.

  • Тиле визер дә сөйләгән бит.

  • Нигә аны тиле диделәр икән соң? Хәтәр акыллы сүзләр сөйләй бит ул.

  • Син әле ниен әйт, пучтыга кереп тиле грам сугыйм дисәң, анысы тиле.

Челтерәтәем дисәң – тиле фуны – тагын анысы да тиле.

- Бала-чага куша инде аны, юри, мыскыл итеп. Үзләрен гел акыллыга чутлап йөриләр бит алар.




Диктант


Кояш инде байтактан урман артына кереп югалган икән. Эңгер-меңгер вакыт. Аяз, дымык кич. Шунлыктан, ахры, морҗаларыннан чыккан сыек зәңгәр төтен, читкә таралмыйча, кыйгач катлам булып, авыл өстенә җәелгән. Әйтерсең әнә шул сакчы наратлар зәңгәр күктән бер өлге кисеп алганнар да, өрсәң очардай шул тылсымлы чыбылдыкны чит-читеннән тотып, сизелер-сизелмәс кенә тибрәтеп торалар. Чыршы малайлары бу тамашаны карарга урман ешлыгыннан чыкканнар. Алар, үзләренең кечкенә туганнарын җитәкләп, ындыр артына ук килгәннәр. Кайбер яшь каеннар исә киртә аша бәрәңге бакчасына ук төшкәннәр. Әллә инде кинәт хуш исле төтеннән исереп, әллә кеше торагына артык якын барырга базмыйча, бакча ызаннарында туктап калганнар.

Урман тын, урман серле. Куак асларында кемнәрдер кыштырдый, кемнәрдер пышылдаша. (116 сүз) (Г.С.)

Бирем. Базмыйча сүзенә синонимнар яз.


Тикшерү диктанты


Безнең Кәккүк авылы бәләкәй булса да, сынатмаган: табигатьнең иң матур җирен эләктергән. Түбән очтан, бәрәңге бакчаларына терәлеп диярлек, Кышхуҗа урманы башлана. Без җәй-көз буе шул урманга кара бөрлегән, кура җиләге, карлыган, чия җыярга йөрибез.

Кышхуҗа янында тәлинкә шикелле түгәрәк Бәләкәй күл ялтырап ята. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоек чәчәкләре каплаган Олы күл сузылып киткән. Олы күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән Ык елгасы ага. Без менә шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрибез, балык каптырабыз, су коенабыз. Ык болыннарында кузгалаклар, балтырганнар үсә. Аларны ашый-ашый телләр яшелләнеп бетә. (89 сүз)

(Г. Мөхәмммәтшин “Бурзайлар командасы” хикәясеннән)

Бирем. Сыйфатларны табып, антонимнарын языгыз.

Морфология

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исем


Бирем. 1. Бирелгән өзектән исемнәрне табып, килешләрен билгеләгез, килеш кушымчалары астына бер сызык сызыгыз, кайсы сүз белән бәйләнүләрен әйтегез.

2. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен аерып күрсәтегез.

1. Ык болынындагы калку төбәккә утырган утыз гына йортлы Кечекаен авылы ташу вакытында һәр ел су уртасында кала. (Г.С.) 2. Тик язгы ташу вакытларында аналы-балалы ике елга – Кама белән Ык үз ярларыннан ташып чыгалар да егерме чакрым киңлектәге икесенә уртак үзәнне басып алалар. (Г.С.) 3. Каманы борынгы бабаларыбыз Чулман дип йөрткәннәр. Чын булса, ул Каспий диңгезенә турыдын-туры коя торган булган. (М.Ш) 4. Халыкның күңеле көр, гаҗәп көр, Җиһан, әйтеп торасы да юк, үзең дә күрәсеңдер. (Г.М.)

Бирем. Тартымлы исемнәрне табыгыз, ачыклап килгән сүзе белән бергә сайлап языгыз.

1. Минем күңелем күтәрелде. Мондый күңелле вакытларым берәр чакны булды микән? (Г.М.) 2. Чыннан да, бәрәңге басуына бик тиз килеп җиттек без. (Г.М.) 3. Әтием Камага алып баргач, зур сал күргәнемне хәтерлим. Безнең авыл урамы чаклы булыр: алагаем озын һәм зур сал. (М.Ш.) 4. Якында гына мотоцикл тырылдаганы ишетелде. Әллә Сәгыйтьнең искәртмәс соравыннан, әллә эчке бер сизенүдән, егетләр дәррәү урыннарыннан тордылар. (М.Ш.)

Алагаем – бик нык, чамадан тыш (диалекталь сүз)

Бирем.

  1. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне ике төркемгә аерып языгыз.

  2. Калын һәм нечкә килеш кушымчалы исемнәрне баганалап языгыз.

  3. Читән, лапас, бүрткән сүзләрен аңлатмалы сүзлектән карап аңлат.


Инде ике көн буе яңгыр ява. Минем өйдән чыккан юк. Ашыйм-эчәм, ятып торам, тәрәзәдән урамга карыйм. Тышта күңелсез. Берәү дә юк. Юллар пычрак. Читәннәр, коймалар су эчендә каралып тора. Лапас түбәсенең саламнары бүрткән. Һавада болыт та болыт. Кояш шул тикле сагындырды – чыкса, бер дә баетмыйча тотасы килә. Ләкин кояш чыкмый. Болытлар артында йөри. Аның кай тирәдәрәк икәнен дә чамалау кыен. Бар чагында кадерен генә белмибез икән. Җәй көне бик нык тирләсәм дә, хәтта бөтенләй хәлем калмыйча әлсерәп бетсәм дә, кояшка бер сүз дә әйтмәс идем. Аны әрләмәс идем дип уйлыйм. (Г. М. )

Аңлатмалы диктант


Апа минем кулга өрфиядәй юка киселгән ипи телеме тоттыра:

  • Ипиен аз кап, сөтен күп кап.

Койма буйларыннан яшь кычыткан җыябыз. Сөтле кычыткан ашы пешә. Урманга барып, сәрдә яфрагы, балтырган бәбкәләре җыеп кайтабыз. Кичкә сөтле балтырган ашы.

Шулай итеп, ярыйсы гына арага керә табигать нигъмәтләре. Канау буенда, уҗым арасында, урман авызында кара-кучкыл булып, учма-учма кукылар үсә. Анысы ашка ярамый, шул килеш ашарга бик тәмле. Тугайларда сирәк-мирәк юа очрый. Анысы сөтле ашка да әйбәт, болай да бара.

Аннары шома көпшә, кузгалак, җир бәрәңгесе... Аннары җиләк-җимешкә барып тоташа.

Юк, үләргә юл куймый үз баласына рәхимле табигать-ана. ( 94 сүз)

Нигъмәт – ашамлык, ризык.

Бәбкә – яңа чыккан яшь ботак, сабак яки чәчәк бөресе.

Бирем. 1.Үсемлек исемнәрен табып, русчасын сүзлектән карарга.

2. Парлы сүзләрнең астына сызарга.

Искәртмәле диктант


Ипекәй, син – тереклек чыганагы. Ипекәй, син – тән-әгъза куәте, игенченең буразнага тамган маңгай тире. Көзге җилләрдә җилфердәп утырган хәтфә яшел уҗым кырлары күз карашымны назлады, язларын яшел дулкыннарга карап, күңелем дулкынланды. Арыш серкәсе исләрен, туймастай булып, йотлыгып суладым. Саллы тук башакларны кулыма алсам, ындырларда мул көшелләр күрсәм, кат-кат шөкерана кылдым.

Шөкер! Кытлык еллар юк, балалар ачлык фаҗигасе күрми үсә...

Дан сиңа, ипекәй! Шөһрәт сиңа, ипи валчыгы! (77 сүз)

Бирем. Тартымлы исемнәрне табып, кайсы килештә килүләрен әйтергә, аларны ачыклап килгән сүзләрне күрсәтергә.


Изложение

Авыл әле һаман матур иде.

Айзат җидееллык мәктәптә укый башлаган елны мәтрүшкәле болыннарга, кыр үрдәкләре, торналар, аккошлар, акчарлак-тәкәрлекләр гомер иткән төнбоеклы күлләргә тагын һөҗүм булды. Ыкның оҗмах сәйраны кебек гүзәл бер борылмасында аның йөгерек чиста суына таш буа аркылы ятты. Чите яшел камышлы саф күлләр болганды, шул күлләрнең куанычы һәм мактанычы булган табан балыклар, кара балыклар, өсләреннән туфан афәте давылланып үткәндәй, боганчык сулар белән актарылып өскә күтәрелде. Ык тугайларында сыер сөтенә хуш ис һәм тәм бирә торган чәчәкле печән болыннары, айлы төннәрдә каузылар (кыңгыраулар) шылтыравы, чыклы таңнарда яшь тай кешнәүләре яңгырап, ат саклаучы малайларның учак ялкыннары бик ерактан күренеп торган хәзинә болыннар, мал-туар утлап көрәйгән, илнең асыл егетләре каерылып печән чапкан, алар киткәндә, түбәсе күккә тигән яшел кибәннәр белән бизәлеп кала торган җанга якын болыннар өстендә кара дулкыннар айкала башлады.

Карлыган куаклары, кызыл-кара бөрлегәннәр караңгы су төбендә калды.

Күл читләрен, Ык ярларын яшел бәрхет шикелле бизәгән, җил-бил җилфердәп, карасаз арган күзләреңә ял бирә торган яшел яфраклы куе таллыклар корыды.

Кошлар туган-үскән илләре өстеннән елап бер әйләнделәр дә, бала чыгарырдай тыныч урыннар эзләп, еракларга очып киттеләр.

Язгы кичләрдә бака тавышлары яңгырамас булды. Елкы көтүләре комлы ярларга күтәрелде.(186 сүз)


Сыйфат


Бирем. 1. Сыйфатларны табыгыз, кайсы сүзне ачыклап килүләрен, аның нинди билгесен белдереп килүләрен әйтегез.

2.Керәшкә сүзен аңлатмалы сүзлектән табып, мәгънәсен аңлатыгыз.


Болыттан төшкән ертык-портык күләгә кисәге узып китте, ләкин тиздән кояш икенче болыт астына керде. Җил көчәйде, карт имәннең йокысы тәмам бүленде. (Г.С.) Әллә кайдан гына килеп чыккан дуамал җил агач башларына орылып-бәрелеп үтте. (Г.С.) Бил тиңентен кәрәшкәле, сарутлы, кыңгырау чәчәкле түгәрәк алан буйлап вак-вак дулкыннар йөгереште. (Г.С.) Коңгырт –кара чәче алтын сары төскә керә, өстендәге ак күлмәге дә кояш нурына маныла. (Г.С.) Идел ярларында да бихисап күп йолдызлар. Займище, Васильево утлары, неп-нечкә, алтын җепләр булып, утрауга кадәр сузылганнар. (Г.С.) Тармаклы-тармаклы, чуклы-чуклы ак каеннар, шул каеннар арасында ямь-яшел утраулар шикелле калкып торган төз наратлар үскән куе урман. (Г.М.)

Займище, Васильево – Казан тирәсендәге дача һәм санаторийлар булган поселоклар (бистәләр).


Бирем. 1. Гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны аерып күрсәтегез, аларның ничек ясалуын һәм ничек язылуын әйтегез. 2.Тояк, бәкәл сүзләрен аңлатмалы сүзлектән карап аңлатырга.


Ләкин төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә.(Г.С.)

Тумыштан ук, ахры, юләррәк

Булганмындыр... ни хәл итәсең.

Алтмышымны узып барганда да,

Балачактан килми китәсем. ( Р.Г.)

Бәрәңге сабаклары саргайган, кибеп җиргә сыланган. Кайбер урыннарда гына каракучкыл яшькелт булып тора. (Г.М.) Шул чакта гына телләрне йотарлык искиткеч тәмле, мороженоеларыңнан йөз өлеш тәмлерәк бәрәңгеләр эләгә башлады. (Г.М.) Аның куе яшел сакалы биленә җиткән, озын чәчләре дә, җилкәсенә төшеп, сакалына кушылган. (Г.С.) Барып карасам, почмакта бер эт утыра. Куркуданмы, ачы суктанмы, бөтен тәне калтырый. Үзе шыр сөяк. (Г.С.) Җибәрер идек, үтә тук күренә. (Г.С.) Тәрәзәдән зәңгәрсу якты ай күренә. (Г.М.)

Бирем. Бирелгән сыйфатларның антонимнарын табып языгыз.


Аның кулы бик җылы, йомшак иде. (Г.М.) Аягына зур резин итекләр, өстенә мамыклары чыгып чыгып торган озын телогрейка кигән Шәкүр килеп керде. ( Г. М.) Алдакчы да, куркак та икәнсең, егет. (Г.М.) Сыгылмалы тар басмадан икенче якка чыктык (Г.М.) Тал куаклары, әрекмәннәр арасындагы текә сукмактан яр өстенә күтәрелдек. (Г.М.) Бөтен авырлык аның ябык җилкәсендә. (Г.М.) Көлгән чакта эре ак тешләре елтырап китте. (Г.М.) Аның эчкә баткан күзләре шатлыктан балкый иде. (Г.М.) Берәр күңеллерәк әйбер уйнап җибәр (Г.М.)

Бирем. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп язарга.


  1. ... ... аяклы, ... түшле, ... төймә борынлы, йомгактай түгәрәк ... көчек.

  2. Гомер буена башымны исәр иткән биниһая ... хис – җиһанга, тереклек ияләренә ... мәхәббәт хисе әнә шул мизгелдә уянгандыр дип уйлыйм.

  3. Ә күзләрендә шундый ..., шундый ..., чаткылар, йөзендә шундый ... елмаю!

  4. Тай иде ул. Елкылдап торган ... йонлы, ... колаклы, ... тояк тулпар тай иде.


Сайлап алу өчен сыйфатлар: сары, кара, кып-кыска, кәкре, аклы-сарылы, көчле, тыелгысыз, шаян, шук, вәсвәсәле, ефәк, шәм, корыч.

Вәсвәсәле – күңелне котырта, аздыра торган яки шик-шөбһә тудырган, шикләндерә торган.

Бирем. Сыйфатларга морфологик анализ ясарга.

Проспект сүзенең мәгънәсен аңлат.


Кама аръягындагы күксел урманнар ягына карап, салмак кына ишә бирә.(Г.М.) Шул әлеге өйрәтелмәгән гап-гади авыл эте булмаса, шиксез оча идек. (Г.М.) Атнада үтмәде, Шамил абыйга өр-яңа телевизор илтеп куйдылар. (Г.М.) Безнең элекке урам бик зур, матур проспект була икән. (Г.М.)


Диктант


... Касә - күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Һәр яктан урманлы таулар чорнап алган. Тирән яшел касә төбендә ялтырап көзге кебек, кечкенә генә, түп-түгәрәк күл. Бөдрә толымлы зифа каеннар, миләш, юкә агачлары. Су кырыена ук килеп, һәммәсе шул көзгегә текәлгәннәр. Тал-тирәкләр исә, күл эченә үк кереп, тубык тиңентен суда торалар, әз генә җил исеп куйдымы, иелеп-сыгылып, үзләренең яшь яфракларын юалар. Күлнең бер читендә ярга якын ук кечкенә генә утравы да бар. Анда сирәк-мирәк кәрлә каеннар, зирек, тал куаклары үсә. Ярдан утрауга кадәр басма урынына нечкә генә ике каен сузылган.

Шул басма аша утрауга кердем.

Сәер утрау иде бу. Баскан саен җир өсте тирбәлеп куя, аяк асты йомшак ястык кебек батып керә дә, чупырдап, саз суы сыгылып чыга. Күпме эзләсәм дә, бер коры түмгәк таба алмадым. әмма күл буеның этюдын ясау өчен моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Нечкә куакларны җиргә иеп, шулар өстенә киндерле урындыгымны җайлап куйдым да эшкә керештем.(Г.С.) (150 сүз)

Бирем. Сыйфатларның асларына сызарга.


Сан


Бирем. Саннарны табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.


Ул мине юата-юата, көчәнә-көчәнә, төнлек тишегеннән түбәгә тартып чыгарганчы, җиде үлеп, җиде терелдем. (Г.М.) Менә беренче “Беларусь” янына икенчесе килеп туктады. Икенчесе янына - өченчесе. (Г.М.) Карыйбыз берәү артык (Г.С.) Ике-өч мәртәбә җылы аш бирә. (Г.С.) Бөтен немецлар шунда. Иллеләп фашист, - ди. (Г.С.) Авылның өченче ягында без көненә уникешәр мәртәбә су коена торган төнбоеклы күлләр, сыер-сарык умырып ашый торган хуш исле печән котырып үскән, кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән, еракларга, еракларга сузылып киткән яшел болыннар иде. (Г.М.) Ул Кояшлының басу капкасыннан ук башланган да, як-якларга җәелә-җәелә, егерме чакрымнарга сузылган. (Г.М.)


Бирем. Саннарга морфологик анализ ясарга.

Теләмәсәң, икенче урынга күчереп саласың.(Г.М.) Ярый ла монда ел саен, киерелеп, унар чана печән чабып яттык. (Г.М.) Кояшлыдан егерме биш километрда – Кама буенда бер зур пристань бар. (Г.М.) Ревизияне дә икешәр - өчәр ай ясыйлар. (Г.М.) Алты сум ун тиен акча түләргә кирәк. (Г.М.) Гыйзетдин безгә әйтеп куйган иде, икегезгә дә берәр көчек бирермен дигән иде. (Г.М.) - Һей, кырык сум түгел – кырыгар меңлек бүләк була, малайлар. (Г.М.) - Атна-ун көн торып, ял итеп китәм дигән иде. (Г.М.)

Рәвеш


  1. Рәвешләрне табыгыз, кайсы сүз төркеменә бәйләнеп, җөмләдә нинди кисәк булып килүләрен әйтегез.

Ярар дисәк тә, Бүләкне мәктәптән тиз генә биздерә алмадык. Кеше түгел бит ул – яхшы нәселдән булса да барыбер эт. Әйткәнне аңламый. Без никадәр кусак та, ул һаман тал араларына кача-поса безнең арттан иярде. Сәгатьләр буена көтеп, ашамый-эчми тәрәзә каршысында утырды. Класс аны бик яратты. Безнең сакчы эт бар, ә сезнеке юк дип, башка класслар алдында мактанып йөри башладылар. Бүләккә башта тәнәфес саен кырык төрле ашамлык алып чыктылар. Ләкин Бүләк берсен дә ашамады. Ризыкны бары тик безнең куллардан гына алырга өйрәттек шул без аны. (Г.М.)


Бирем. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләгез, язылышын аңлатыгыз, үзегез теләгән ике-өч рәвешкә морфологик анализ ясагыз.


Кояш шактый югары күтәрелгән, алан өстендә ак томан йөзә. (Г.С.) Өйдә тик яткан кешене ничек мактыйсың. (Г.М.) Тиз-тиз өйгә кердем. (Г.М.) Бераздан мин ярканат янына киттем. (Г. М.)

Күңелем белән һаман тыкрыкларга

Йөгереп чыгам бәбкә сакларга.

Кызыгып карыйм күрше малайлары

Иярләгән елгыр атларга.

Җиз төймәләр тезгән йөгәннәре

Ымсындырмаса соң ни булган?

Бер җилдереп килсәң иде хәзер

Болыннардан, басу юлыннан.(Р.Г.)

Бу теләкләрем бик тиз чынга әйләнер дип башыма китермәгән идем. (Г.М.) Ул төн уртасында ук ашык-пошык киенеп чыгып йөгерде (Г.М.) Күп итеп төтен өрә-өрә, ишекле-түрле йөрергә тотынды. (Г.М.) Көчкә-көчкә генә түзеп торам, ди (Г.М.)

Аңлатмалы диктант


Челән


Түмгәк өстендә бу тирәләрнең коменданты – горур челән муенын сузган. Ул бер аягына гына баскан да, еракка текәлеп, уйга талган. Карга халкына борылып та карамый ичмаса. Горурлыгына исләрең китәр. Елга бер мәртәбә генә - язын, кошлар парлашып туй ясаганда гына горурлыгын югалта челән. Үзенә пар табу шатлыгыннан гыйшык биюе бии ул. Сыгылмалы нечкә аякларын искиткеч нәзакәтлелек белән хәрәкәтләндереп түмгәктән түмгәккә сикергәндә гаҗәеп матур була ул. Озын муенын матур боргалап чүгеп алулары дисеңме, кинәт кенә үрә катып, кыл шикелле тураеп сузылуы дисеңме, койрыгын түмгәк өстенә җәеп-таратып салуы дисеңме, очарга өйрәнә генә башлаган бәбкәдәй, канатларын бераз күтәрә төшеп талпынып алуы дисеңме...

Менә челән тау түбән юыртып төшүче арба тавышын ишетте. Башын шул якка таба ялт кына борып алды да, авыр кузгалып, һавага күтәрелде. Сак та кош инде үзе. Каргалар да аңардан калышырга теләмәделәр. Тагын да шаулашыбрак, тагын да тәртипсезрәк итеп, Ык өстеннән уратып уздылар. Су өстенә шыбыр-шыбыр килеп “яңгыр” явып калда. (148 сүз) ( М. Шабаев. “Салда сәяхәт”)

Бирем. Рәвешләрне табып, асларына сызарга.



Алмашлык


Бирем. Г. Мөхәммәтшинның “Саумысез, аккошлар!” повестеннан алынган җөмләләрдән алмашлыкларны табып, кайсы сүзләрне алмаштырып килүләрен аңлатыгыз, төркемчәләрен билгеләгез, килешен, санын күрсәтегез.

Бүләк көн буе безнең янда бөтерелде. Без ,өч аерылмас дус, икенче көнне түгәрәк аланда үткәрдек. Бүләкне тавыш бирергә өйрәттек. Аны алдыбызга утыртып куйдык. Мин уң кулыма ит тоттым да Бүләккә күрсәттем. “Тавыш!” дидем. Бүләк башта, нинди акыллы эт булса да, үзенә нинди команда бирелгәнен, нишләргә тиешлеген аңлый алмады. Шулай борын төбендә ит йөртә-йөртә, әле беребез, әле икенчебез: “Тавыш! Тавыш! Давай өр!” ди торгач, ниһаять, төшенде.

Ул чыннан да туп-туры безгә таба килә иде. Монда әле беркайчан да көймәләрдән һәм паромнардан башка нәрсә тукталганы юк. Шуңа күрә бу хәл безгә моңа кадәр күрелмәгән шатлык-куанычлар төяп килгән шикелле тоелды.

Бирем. Җәяләр эчендә бирелгән алмашлыклардан билгесезлек һәм юклык алмашлыклары ясап яз.

Урман тын, урман серле. Куак асларында (кемнәр) кыштырдый, (кемнәр) пышылдаша. (Нинди) иләмсез шәүләләр котсыз озын кулларын миңа таба сузалар. Күзгә күренмәс кара убыр агач башларыннан җил йомгагы тәгәрәтеп уза. (нинди) сәер күзләр, караңгы төн кебек кара, чынаяк төбедәй, таш тәлинкәдәй зур күзләр, һич йомылмыйча, һәрьяклап миңа текәлгәннәр.(Г.С.)

Тик ничек кенә борчылма, җан өшеткеч бу карашлардан (кая) да качып булмый. (Г.С.) Ә малайларның аларда (нинди) алыш-биреше юк. Ә тавышы бөтендәй (кайдан) , югарыдан яңгырап ишетелә. (Г.С.) Ләкин аңа үз йөрәгенең дөп-дөп тибүеннән башка (нәрсә) дә ишетелми. (Г.С.)

Кочагына сыенам, улы булып,

Күпне күргән авыл картының.

  • (кайчан) да сөйләп туя алмам

  • Сезнең белән кавышу шатлыгын. (Р.Г.)

Бирем. Бирелгән җөмләләрдән алмашлыкларны табып, морфологик анализ ясагыз.


Без – биш-алты яшьләрдәге бер төркем малай – тегермән артында үрдәк оясы белән балык сөзәбез. Кулың белән казып чокыр ясасаң, аңа шунда ук сап-салкын су мөлдерәп тула. Тоткан балыкларыбызны шунда салып барабыз. Үрдәк оясы кем кулына керә - өлешеңә тигән көмешең. Инешнең кайбер җире тубыктан, кай урыны тездән. Ул чакта каядыр китеп югала ташбашлар. Тегермән тартудан туктап, инеш агымы тынычланса, тагын үз шөгылебезгә керешәбез. Бу юлы чират минеке. (Г.С.) (146 –147 б)

Аңлатмалы диктант


Ык - гүзәл елга. Аның тугайларында йөргән, әрәмәлекләрендә җиләк-җимешләрен авыз иткән, суында коенган, комлыкларында кызынган, иртә таңнарда табак-табак корбаннарын, торпеда кебек җитез судакларын кармакка каптырган кеше Ык буйларын оныта аламы? Ул анда бумеранг шикелле әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Бу мәхәббәт бабадан атага, атадан балага күчә бара. Күрәсең, әле галимнәрнең башына да килмәгән бер сере бардыр. Ык суының – аны бер эчкән кешенең канына фәнгә билгеле булмаган ниндидер вируслар үтеп керәдер. Мисалы – без үзебез. Әйе, Ык – сихерле елга. Фәнгә билгесез дип фараз иткән сөйдергеч вируслы Ык суы нинди? Бер карасаң – аның төсе стакандагы су шикелле үтә күренүчән, икенче карасаң – аяз күк йөзе төсле зәңгәр, өченчесендә - корычтай караңгы-кучкыл. Кояш батканда – бакыр кебек кызгылт-сары. Кичләрен – саф көмеш. Көзгә таба ул куера, кургаштай саллылана. ( М.Ш. “Салда сәяхәт”) (125 сүз)

Бирем. Алмашлыкларны табып, төркемчәләрен күрсәтергә.

Фигыль


Бирем. 1. Хикәя фигыльләрне табып, аларның нинди санда, нинди затта, барлык яки юклык формасында килүләрен әйтергә.

  1. Үткән заман хикәя фигыльләрне сайлап алып, ике төркемгә аерып языгыз.


Яшь имәннең төбен йомшартып, яфракларын сөртеп торганда әрәмә башындагы Олы күл ягыннан кинәт кенә җиз торбадан чыккандай калын һәм яңгыравыклы аккош тавышы ишетелде. Бу моңлы һәм матур тавыш түгәрәк алан өстеннән тагын яңгырап китте. Аңа икенче аккош тавышы кушылды. Инде дүрт аккош берьюлы кычкыра башлады.

Без шатлыктан ни әйтергә дә белмәдек. Чөнки бу Олы күл гомер-гомергә пар аккош яши иде. Кояшлы халкы аларны бик ярата һәм чит авыллар алдында горурлана, бала-чага шикелле мактанып та куя иде. Ләкин әрәмәне кискәннән соң, алар Олы күлне ташлап китте. Яз көне ничә еллар буе гомер иткән, нәни балалар чыгарган оялары өстеннән моңсу һәм кайгылы тавыш белән кычкыра-кычкыра очып йөргәннәрен күрүчеләр булган. Тик алар суга төшмәгәннәр. Моңланып кычкыра-кычкыра чит-ят җирләргә очып киткәннәр. (Г.М.)


Бирем. 1. Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табып, заманын билгеләргә.

  1. Туган җиргә булган мәхәббәт ул

Сүнә белми торган хис икән.

Пропеллер тавышы астында да

Яшь уҗымнар сулышын ишетәм. (Р.Г.)

2. Бу гүзәллек дөньясына җиңел һәм нечкә озын сыйраклы челәннәр генә – гадәти саклыклары белән ашыкмыйча, биредәге илаһи бөтенлекне ватмыйча яши белүче горур кошлар гына хуҗа булырга лаеклы. (М.Ш.)

Гади җир кызының сөйкемле зәңгәр күзләре, дулкынланып таралып төшкән кара чәчләре янына сары ут булып балкучы, ак энҗедәй җемелдәүче күл чәчәкләрен – сары һәм ак төнбоекларны өстисе килде егетнең. (М.Ш.)

3. Таралып төшкән кара чәчләре кояш нурларында бераз кызгылтланып ялтырыйлар. (М.Ш.)

4. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган.(Г.С.)

5. Вакытында алынып бетерелмәгән печән кибәннәре, пошынуны белмәс колхоз җитәкчеләренә кисәтү булып, өем-өем агарлар. (М.Ш)

Бирем. Хәл фигыльләрне табып, ясалышларын, төрләрен, барлык-юклык формаларын күрсәтегез.


1. Ул күрсәткән якка борылып карагач, мин әйтеп-сөйләп бетергесез гүзәл күренеш алдында сүзсез калдым... 2. Тергешкә кайткач, мин бик озак йоклый алмыйча уйланып яттым. 3. Әзиз, үзенең чынаягын алтынчы тапкыр чәй белән тутырып куйгач, чиккән түбәтәен арткарак чөеп, аякларын бөкләп утырды да, тамагын кыра-кыра, Үзбәкстан чәйханәләрен мактап китте. 4. Кыш бабай кебек агарып беткәнче әүмәкләшәбез. 5. Без әле гәрәбәдәй идәнгә, әле киез каталарыбызга карап, түргә үтәргә кыймыйча, ишек төбендә туктап калдык. 6. Егетләр берәр карарга килеп өлгергәнче, Мәхмүт мәче кебек атылды. (М.Ш.)

Бирем. Иде, икән ярдәмче фигыльләренең җөмләгә нинди мәгънә төсмере бирүләрен әйтергә.


Мактанчык Фәсхи, явыз Фәсхи дигәч тә, болар гел шулай әрләшеп- пәрләшеп яшәгәннәр икән дип уйлый күрмәгез тагын. Җан дуслар идек без.

Һәй, белсәгез иде аның белән минем баштан узган маҗараларны! Ул без җыйган абага чәчәкләре, ул безнең кулларда булган тылсымлы кылыч-калканнар, ул без атланып очкан канатлы байталлар дисеңме!.. Без кырып салган дошман яулары, без кисеп төшергән аҗдаһа башлары... Бергә җыеп өйсәң, җир упсын менә, үзе бер Каф тавы булыр иде.

Аҗдаһалар белән сугышып хәлдән тайсак, күпереп торган ак болытлар өстенә менеп чалкан ятар идек тә бар җиһанны гизеп йөрер идек. Төн килгәч, Киек каз юлына менеп, аяк салындырып утырыр идек. Җир өстенә, елга, күл төпләренә шуннан учлап-учлап йолдызлар сибәр идек. Ай тирәли әйләнеп, куышлы уйнап очар идек.

Тик сез, болар шулай күктә генә йөргәннәр икән, дип уйлый күрмәгез. Кайчак җиргә дә төшәргә туры килгәли иде. Ник дисәң, авыр сугыш еллары иде. (Г. Сабитов. “Йолдыз яктысы”)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең синонимнарын язарга.


1. Гает җитүгә, сызлау юып алгандай булды. 2.Корбан ашын үзең бер авыз итәсең дә шуның белән битне сыпырасың, Аллаһы әкбәр! 3. Кайберәүләр түзмәде, тәртәне кире бордылар. 4. Бабай аны нишләптер өнәп бетерми. 5. Без авызыбызны ачып торган арада, Олыбай абый машинасының ишеген шартлатып япты да полный ход алып күздән дә югалды. 6. Әле шуннан соң да пычкы карт имәнне тиз генә баш идерә алмаган. 7. Бөтен куанычларыбыз, өметләребез шушы имән шикелле җиргә егып ташлагандай тоелды... 8. Шулай да аның һәр агачы, һәр сукмагы, без иелеп суын эчкән һәр җырчы чишмәсе, выжлап чаңгы шуган һәр тавы, һәр песнәге һәм һәр чәүкәсе, һәр басу капкасы һәм һәр койма-киртәсе, шул киртәгә башын салып мөгрәп торган һәр сыерына хәтле безнең күңел түрләрендә сихри эз сызарга, гомер буена сагынып сөйли торган матур һәм татлы бер истәлек булып чәчәк атарга, кайсы гына чит-ят, нинди генә ерак илләргә китсәң дә минут тотмый кире борып кайтара алырлык, йөрәкне һәрвакыт ярсытып, сулкылдатып торгызган рәхәт моң булып тәлгәшләнергә өлгергән.

9. Ә ата-бабаларыбыз бу илдә ни чаклы гомер сөргән!


Бирем. Фигыльләрне табарга, кайсылары ясалма, кушма, парлы яки тезмә икәнен әйтергә, җәя эчендә төркемчәләрен күрсәтергә.


1. Куак асларында кемнәрдер кыштырдый, кемнәрдер пышылдаша. 2.Коры яфраклар өстенә ястык калынлыгы көрәнсу-сары йомычка түшәлгән. 3. Соңгы звонок булу белән иң алдан киенеп, иң алдан мин чыгып йөгердем. 4. Мин баш селкеп, “ай-яй-яй” дигән булдым, тел шартлаттым. Ләкин гөлләргә исем китмәде. 5. Әни кәгазь шикелле агарынды. 6. Әни катып калды. Чет-чет күзләрен йомды. Мин моны күргәч, ныграк батырайдым.





Бирем. Ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыльләрне күрсәтергә.

1. Кинәт урман караңгыланып китте. 2. Кәли белән Булат аптырашып, бер-берсенә карашып алдылар. 3. Икенче рәсемгә карагач, Булат куркып китте, ә өченчесен күргәч, кычкырып көлеп җибәрде. 4. Комган эчендәге чүпрәк ертылып китте дә, җиргә ялтыр-йолтыр килеп бер-бер артлы тәңкә акчалар коела башлады. 5. Менә тагын Олыбай абый Кояшлы урамнарына үзенең бәләкәй машинасына утырып кайтып керде. 6. Биргән бүләкне алмый калалармыни? 7. Олыбай абый, баздан чыккач, нидер уйланып торды. 8. Гөлҗимеш куакларында, төсе уңган иске чүпрәк шикелле, сарык йоннары гына җилферди башлады.

Бирем. Шарт фигыльләрне табып, нинди затта, нинди санда килүләрен күрсәтегез.


1. Туган җирем, язлар җитсә,

Җәйләрең төшә искә.

Яшел аланнарда аунап

Туялмам кебек һич тә. (Р.Г.)

2. Ак болытлар, ак болытлар! Шул көннән соң гомерем буена юлдаш булды алар миңа. Урамнарда йөрсәм, яфракларны аралап, зәңгәр күктән эзләдем. Су коенсам, дулкыннарга чалкан ятып, һаман күккә бактым. Җырласам, җырларыма керде шул өем болытлар, ятсам – төшләремә. (Г.С.)

  1. Җитте, җитте, дустым, туйсаң – туярлык булды. (Г.С.)

  2. Гаҗәп тоелмасын кыш көне дә,

Хисләремдә рәшә уйнаса...

Кыендыр ул, сиңа сый-хөрмәтен,

Җылысын бирер җирең булмаса. (Р.Г.)

5. Без дә алсак, тизрәк була. Яңгырларга калып әрәм-шәрәм булмый. Бәрәңге бөтен җиргә кирәк. Без монда ялкауланып чыкмый ятсак, бәрәңгеләр алынмаса, шәһәр халкы ни ашар? Ныклап торып уйлап карасаң, директор абый әйткән шикелле, дәүләт эше бу! – Дәүләт эше – беләсең килсә !..

6. Үзе кимәсә кими, соңгы киемен ятимнәргә бирә. Ашамаса ашамый, соңгы сыныгын авыруларга суза. (М.Ш)

Бирем. Кире шарт фигыльләрнең нинди зат һәм санда килүләре, барлык-юклык формаларын әйтергә.


1. Язын җирләр гөл булыр,

Янса, гөлләр көл булыр.

Гөл булса да, көл булса да,

Туган җир ул бер булыр. (Р.Г.)

2. Кайсы гына суга кармак салсам да, күңелемнең кайсыдыр төшендә яшерен өмет пыскыды: әле алтын балыгым килеп кабар кебек тоелды. (Г.С.)

  1. Томан ябынган камышлы сазлык үзе күренмәсә дә, аннан җылы бәрелә. (М.Ш.)

Бирем.

1. Инфинитивларны табып, аларның төрен, барлык яки юклык формасында килүен, җөмләдә нинди кисәк булуын әйтергә.

  1. Кара хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең төрен күрсәтергә.


Юл түгәрәк яшел аланга йөгереп килеп чыкты. Әйтерсең лә, урман, кирәк булса туктап ял итәргә, чәчәкле йомшак үләндә туйганчы аунарга калдырган бу аланны. Каеннар чолганышыннан курыккан һәм бирегә әллә адашып килеп кергән ике миләш агачы алан уртасына чыгып басканнар да кочаклашып тынып калганнар. Аланда ял итәргә теләүчеләргә күләгә биреп торалар алар. Төпләренә аллы-гөлле чәчәкләр сыенышканнар.

Урман эчендә әллә ни төрле кошлар әллә нинди тавышлар чыгаралар: сызгыралар, чыркылдыйлар, чыелдыйлар. Җәйгә, җылыга шулай шатланышалар алар. Туктап тыңлап торсаң, танырга да, аңларга да була үзләрен. (М.Ш.)

Бирем. Исем фигыльләрне табыгыз, нинди кушымчалар ялгануын, җөмләдә нинди кисәк булуларын әйтегез.


1. Һәр таңда кояш сөңге буе күтәрелүгә, барысы да бер авыздан дисәм... мең-мең авыздан җыр башлыйлар. (Г.С.) 2. Якынлашып килгән көчекне күрүгә, шунда ук икенче аягы да пәйда булды. Ләкин ул килеп кагылуга чәчәк зур кызыл күбәләк булып күтәрелде дә икенче бер куакка күчеп утырды. (Г.С.) 3.


Искәртмәле диктант


Борын-борын заманда Саян һәм Алтай таулары башланып китә торган далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның көче һәм батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән телләргә күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән.

Көннәрдән бер көнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул Себер халыкларын җыйган да: “Бүгеннән соң миңа кояш нурыннан ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын”, - дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле төньяк патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.

Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан. Биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән. Үтә алмаслык калын кара урманнарны актара-актара явыз патшага каршы яуга киткән. Патша Енисей батырның барыр юлына боз таулары яудыра башлаган. Енисей чигенгән. Ләкин бу чигенү батырның бары тик хәйләсе булган икән. Енисей көч җыеп, әллә кайдан, ерактан ук йөгереп килгән дә дөнья җимеррерлек көч белән боз тавына китереп бәргән. Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан. (163 сүз)

Бирем. Үткән заман хикәя фигыльләрне хәзерге заман формасына куеп язарга.

Бәйләгеч сүз төркемнәре. Бәйлек


Бирем. 1. Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне ике баганага аерып язарга.

2. Бәйлекләргә морфологик анализ ясарга.


1. Болыннар тынып калды. Әле күптән генәме шау-гөр килеп, һәр адым саен очрап торган печәнчеләрне салкын җил ялап алган шикелле булды. Пычрана-тая яр өстенә үрмәләп менеп, тирә-юньгә күпме генә күз атма – соры бертөрлелек. Ара-тирә еракта күренүче сыер көтүләре дә, алар янында карачкы шикелле тырпаеп торучы кожанлы ялгыз көтүчеләр дә бу ямьсез дөньяга адашып кына килеп чыкканнардыр төсле тоела. (М.Ш.) 2. Сирәк-мирәк, айда бер, кайда бер дигәндәй, намазлык өстенә менеп төшкәләсә дә, Кыяметдин бабай моңарчы артык диндар карт түгел иде. Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Төн буе буран котырды. Җил, кар бөртекләре бәреп, лып-лып тәрәзә какты, кыекны кубарып, өйгә керергә теләгән сыман, түбә калайларын дөбердәтте. (Г.С.)

Бирем. Җөмләләрдән теркәгечләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.


1. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. 2. Без янә тынып калдык. Минзәлә ягындагы каен урманы артында ай күренде. Әмма ул, кыршылган урак кебек, неп-нечкә иде. 3. Бары тик безгә генә - Бакчасарай малайларына гына билгеле булган нинди яшерен серләр юк! 4. Әмма кичкырын, бүгенге эшне төгәлләп кайтырга җыена башлагач, теге кош балалары тагын исемә төште. (Г.С.)

5. Бер уйласаң, элек-электән үк

Бөтенесе якын җаныма.

Тик шулай да никтер күңелем һаман

Минзәләгә ныграк тартыла.

6. Сәгъди абзый гүя иртә таңнан

Ачып куйган үзенең капкасын:

  • Әй, Габдулла, нигә һаман шулай

Һәркем җирси, якын кешесеннән

Кайтам дигән хатлар килмәсә.

...Онытылмый торган улы итеп

Халкы дәшә аңа, ил дәшә. (Р.Г.)


Аңлатмалы диктант


Ык – меңәр еллык тарихы булган борынгы елга. Аның юлын табигать гасырлар буена җентекләп сайлаган: бормаларын, иске юлларын, күлләрен күргәнегез булса, аңларсыз моны. Аның яр буйлары әле комлыклар, әле камыш һәм төнбоеклар , әле суга бил тиңентен кергән тал-тирәкләр, әле тау битеннән йөгереп төшеп кырт киселгән урманнар, әле кызыл ярлар, әле рәшә оялары белән чуарланган, киртләчләр, әле чуерташлар булып сузылып килә. Ул чуерташларның ниндие генә юк. Дөньядагы бар төсмер, бар буяу һәм, әйтер идем, чиксезлек тупланган аларда. Ә комлыклары я ындыр табагыдай шома һәм такыр. Я дулкыннар ашаудан киртләч-киртләч булып торалар. Кызган ком һәм салкынча талгын су үзара тыныч яшәргә сүз бирешкән күршедәш дәүләтләр шикелле. Менә-менә бер-бер хәл эшләрләр, бу тынычлык озакка бармас кебек тоела.

Бирем. Бәйлекләр, теркәгечләр һәм кисәкчәләрнең астына сызарга.

Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчәләр


Бирем. Кисәкчәләрнең төркемчәләрен билгеләргә, дөрес язылышын аңлатырга.


1. Үзен иң нечкә күңелле, иң шигъри җанлы, Ык буе гүзәллекләренә иң зур бәя бирүче итеп санап йөргән Фатыйх абзый шулай әйткәч, нәрсә дә булса бардыр, егетләр. Фатыйх абзый дустының сүзен тыңларга өйрәнгән инде, бу урынны ошатмаса да камышлар арасында елтырап торган “тәрәзә”гә салып куйган кармагын. Тимерче алачыгы. Алачыклары менә шунда гына иде, яр башында гына. (М.Ш.) 2. Болытлар артыннан чыккан кояш кебек кинәт кенә балкып, һич көтмәгәндә ак нур булып керде Мөҗәһит Гөлүсәнең йөрәгенә. Май ае иде. Язның нәкъ шушы вакытлары иде. (Г.С.) 3.


Ымлыклар һәм аваз ияртемнәре

Бирем. Ымлыкларны һәм аваз ияртемнәрен табарга.

  1. - Ух, нинди матур,– дип куйды.

Аның авызыннан шул сүз чыгуга, якында гына кемдер чишмә чылтырагандай саф тавыш белән көлеп җибәрде:

  • Һи-һи-һи...

Ә чыршы усаклардан күп биек булса да, мондый гына җилне санга сукмады. Очлы башын алга-артка чайкаштырып, борын эченнән генә гамьсез гүелдәп утыра бирде:

  • Гү – ү ... гү – ү – ү ...

Тагын бераздан карт имән уянды. Ул җилбәзәк усакларның юк-барга

гауга күтәрүләрен ошатмады. Ябалдаш башын әкрен генә калкытып, йөнтәс кашлары астыннан: “Җитәр сезгә, шыбырдыклар”, - дигән кебек усал гына карап куйды да яңадан күзләрен йомды. Усаклар шунда ук: “Тс – с! Ш – ш – ш”, - дип бер-берсен кисәтә башладылар.

Булатның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. (Г.С.)


Искәртмәле диктант


Ык буенда ничәмә-ничә төрле камыш үсә! Атлаган саен очрый торган чут-чамасыз күлләр камышлыкларга төренеп яталар.

Менә өч кырлы штык шикелле каты камыш. Аны кылыч үлән, сары сусын дип йөртәләр, тамырыннан дару ясыйлар. Тагын түгәрәк без шикелле очлы вак камыш бар. Анысы көтүче инәсе, челән борын дисәң дә ялгышмассың. Аннары сазанак дигән камыш сыман үлән очрый – агулы үсемлек. Аксыргак та камыш үләннәр семьясыннан түгелме икән әле? “Су буенда кыяк үлән, кыеп аласы иде”, - дип җырлыйлар. Күрән камыш турында ул. Кыягы пәке кебек үткен. Уңай якка сыдырсаң кисми, кытыршы ягы бармагыңны сөяккә кадәр ярып җибәрергә дә күп сорамый. Җикән камышны белмәгән кеше юктыр инде. Камышлыклар арасында аскы катта үсүче куык үлән белән батманчыкка да тукталып үтим әле. Куык үлән нечкә генә көпшәле, буын-буын сикереп үсә. Буыннан бик тиз сынып чыга: әйтерсең һәр буынын бер-берсенә кигезеп кенә куйганнар. Суда үсеп утырган килеш өстенә бассаң, гөбер-гөбер итеп һава куыклары чыгара ул. Ә батманчыкны икенче төрле су чикләвеге дип атыйлар. Аның каты яшел чикләвеге вак кына төш сыман чәнечкеләр белән капланган. Таза, нык үсемлек. (169 сүз)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясарга.

Изложение


Туган авыл табигате


Айзатның да туган авылы табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан иде. Инде күптән, әтисе дә бала чакта кыр ягында урман-болын, балыклы күлләр җитмәүдән җәфа чигүче өч-дүрт өй башы йөрәкләренә таянып тәвәккәлләгәннәр дә, бала-чагаларын төяп, Ык буендагы киек-җәнлек тулы, ырып-ерып йөргесез кара урманга килеп урнашканнар. Колач җитмәс юан-юан имәннәрне төпләп җир әрчегәннәр. Землянкалар казып тора башлаганнар. Алар артыннан бүтәннәр килгән. Землянкалар саны арткан. Урман кисеп, урам сузганнар, урман аударып ихата урыннары әзерләгәннәр.

Ул вакытларда авыл күкрәп торган урман кочагында булган. Тирә-якта – киек җәнлекләр чабып йөргән, күз күреме җитмәс болыннарда бил тиңентен чәчәкле сусыл печән үскән, әрәмәләрдә җыеп бетергесез балан, карлыган һәм бөрлегән, түмгәкле сазларда күгәрчен башыдай мүк җиләге, тау итәкләрендә кызыл яулык япкан шикелле булып чия һәм җир җиләге пешкән, камышлы күлләрдә чутсыз-чамасыз симез балыклар йөзеп йөргән.

Тик урманнар әкренләп авыл тирәсеннән чигенгән, күлләр ләмләнеп саеккан. Җәнлекләрең исән калганнары урман ешкынлыкларына, саз буйларына качканнар.

Айзат башлангыч мәктәптә укыганда, тау буйларындагы чиялекләр дә, Олы күл белән Бәләкәй күл арасындагы зиреклек тә, күрше авыл белән ике арада гөрләп утырган мәгърур имән урманы да юк иде инде. Аларны корытып, кисеп бетергәннәр иде.

Ләкин шулай булса да, табигать тиз генә бирешергә, бөтенләй үләргә теләми иде әле. Кеше белән күкрәккә кәкрәк килеп тартыша, көрәшә иде.(200 сүз)


Бирем. Г. Мөхәммәтшинның “Йөрәктәге эзләр” романыннан алынган мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетерергә.


1. Шәһәрне макта, ... ... . 2. Юраганың ... ... . 3. Биек тауның томаны да ... . 4. Су түбәнгә омтыла, ... ... . 5. Язучы авылда туа, ... ... . 6. Бүрәнә аркылы ... ... 7. Баланы караватта аркылы ятканда тыңлата алмасаң, ... ... ... ... . 8. Сүз – көмеш, ... - ... . 9. Бер аягыңны атлаганчы, ... ... ... . 10. Сукыр тавыкка ... ... . 11. Киендерсәң, киндер таягы да ... ... . 12. Бүтән эшегез булмаса, ... ... ... ... . 13. Ата аркасы - ... ... . 14. Карамаганның хатыны, ... ... ... . 15. Язгы төннең карыны ... ... ... . 16. Сыер дуласа, ... ... . 17. Балык ашаган тук булыр, ... ... ... .... 18. Авыру батманлап керә, ... ... . 19. Ат алсаң, арба кирәк, ... ... ... ... . 20 Сүзең сүзгә охшамый, ... ... ... . 21. Җаның уртак булса да, ... ... ... . 22. Кызлар күңеле - ... .... ... ... . 23. Ялганчыдан ... ... . 24. Акча барда бүредәй, ... ... ... . 25. Уй җир читендә йөрсә дә, ... ... ... ... . 26. Сөйли белү яхшы булса, ... ... ... ... .27. Алты да белгән ана теле ... ... .



Җаваплар: 1. Авылда тор. 2. Юш килсә. 3. Биек. 4. Кеше югарыга. 5. Шәһәрдә үлә. 6. Бүре кума. 7.Буй яткач тыңлатырмын димә. 8. Җыр – алтын. 9. Икенчесен эт ашый. 10. Бары да бодай. 11. Кияү була.12. Тун чабуыгызны уа торыгыз. 13. Кала аркасы. 14. Бакмаганның малы китә. 15.Бер колач. 16. Аттан яман. 17. Тез буыны юк булыр. 18. Мыскаллап чыга. 19. Хатын алсаң, бар да кирәк. 20. Авызың сүздән бушамый. 21. Ярың уртак булмасын. 22. Караңга төн, томанлы көн. 23. Кояш бизгән. 24. Акча юкта шүредәй. 25. Үлем җилкә өстендә йөри. 26. Тыңлый белү тагын да яхшырак. 27. Алтмышта да онытылмый.


Батман – биек һәм тар чиләк; бал тәпәне.

Мыскал (иск. )- үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4, 26 граммга тигез булган авырлык берәмлеге.


Автор
Дата добавления 20.06.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров70
Номер материала ДБ-127778
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх