Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Разработка классного часа "Ата-аналар җыелышы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Разработка классного часа "Ата-аналар җыелышы"

библиотека
материалов

Ата – аналар җыелышы.


Тема: Мәктәп билгеләре.

Җыелышның бурычлары:

Балалар тормышында мәктәп билгесенең әһәмиятен ата – аналарга күрсәтү;

балага уку күнекмәсен биргәндә ата- аналарның тәрбиялелек культурасын формалаштыру.

Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг.

Җиһазлау: плакат, тарату өчен киңәшләр, анкета сораулары, балаларның җаваплары, И. Репинның “Тагын икеле” картинасы.

Җыелыш барышы.

I . Класс җитәкчесенең оештыру сүзе.

Кадерле, әти - әниләр! Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр. Ә хәзер сезнең белән мәктәп билгесе турында анкета үткәреп алабыз.

Анкета №1.

1. Мин беләм, мәктәп билгесе ул- …

2. Мин үземнең балама әйтәм, мәктәп билгесе ул -…дип.

3. Балам мәктәпкә барганда, мин аңардан үтенәм …

  1. Балам мәктәпкә барганда, мин …таләп итәм.

  2. Балам мәктәпкә барганда, мин аңа телим…

  3. Балам яхшы билге алса, мин …

  4. Балам начар билге алса, мин …


I I. Педагогик тренинг.

1 нче күнегү.

Ата – аналар түгәрәккә утырып класс җитәкчесенә түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: “Балагызның мәктәптә алган билгесе сезнең өчен нәрсә аңлата?” ( Класс җитәкчесе ата – аналардан алган белешмәләрне тактага язып бара; соңыннан бу белешмәләр бергә тикшерелә, дөрес фикер ачыклана).

2 нче күнегү.

Ата – аналар үзләренең бала чагында алган билгеләрен искә төшерәләр. Элеккеге һәм хәзерге әти - әниләрнең үз - үзләренең тотышы белән чагыштырып фикерлиләр.

3 нче күнегү.

Әти - әниләргә “Тагын икеле” картинасын искә төшерергә тәкъдим ителә. Шушы картинаның финалын 21 нче гасыр чорына туры китереп телдән сурәтләргә кушыла. Ата – аналар парларда эшлиләр.

4 нче күнегү.

Класс җитәкчесе укучылар белән алдан үткәргән “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә нәтиҗәләре белән таныштыра (исеме, фамилиясе әйтелми).

И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә.

- Бу картина сиңа ошыймы, юкмы? (ни өчен?)

- Картинада сурәтләнгән малай үзен ничек хис итә?

- Синең уйлавыңча, аңа якын кешеләр һәм туганнары нинди мөгамәләдә?

- Син аңа булышырга теләр идеңме?

-Синең тормышыңда менә шушы картинада сурәтләнгән ситуация (хәл) булганы бармы?

- Синең уйлавыңча, бу хәл нәрсә белән бетәр?



5 нче күнегү.

Мәктәптә алган билгеләр белән килеп чыккан хәлләрне чишүдә өлкәннәрнең үз - үзләрен тотулары турында группа эчендә түбәндәге биремнәр буенча сөйләшү:

- бала мөстәкыйль рәвештә өй эшләрен эшләргә теләми, әти - әниләренең эштән кайтканын көтә;

- бала өйгә бирелгән эшне эшләп килә, ләкин аның эшен укытучы начар бәяли;

- өй эшен эшләп утырганда баланың игътибары читкә юнәлә, хаталар

җибәрә; башлаган эшен азагына кадәр теләп эшләми;

- баланың язуы начар, төзәтүләре күп, ә күчереп язарга теләми;

- бала өйгә чираттагы начар билгесе белән кайтты;

- бала начар билге алса да, яхшы билге алдым дип әйтә. Бу бик еш кабатлана;

- бала үзенең белемен дөрес бәяләми, дип укытучыны гаепли.

6 нчы күнегү.

Ата – аналарны балаларның анкета җаваплары белән таныштыру.

  • Мин яхшы билге алсам, …

  • Мин начар билге алсам, …

  • Әти - әнием миңа, “Cин …(ничек?) укый аласың”, дип әйтәләр.

  • Син …(ничек?)укырга тиеш түгел”, дип әйтәләр.

  • «5»ле алсам, әти - әнием миңа…

  • Өй эшләрен аңламасам, әти - әнием миңа, …

  • Әти - әниемә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, алар…

  • Әти - әнием минем…(ничек?) булуымны телиләр.

Тактаның бер ягына уңай фикерләр, икенче ягына тискәре фикерләр язылып барыла. Һәр тискәре фикергә ата – аналар үзләренең тәэсирләрен белдерәләр. Һәр яңа сүзне болай дип башлыйлар: “Минем уйлавымча, бу бала …”


Анкета №2.

Баланың укуын анализлап, еш кына сез кулана торган әйтемнәрне билгеләп барыгыз.

- Син бүген нәрсә алдың?

- Көяләнмә, барысын да төзәтергә безнең вакыт бар әле.

- Шулай булуын сизгән идем аны. Син кемгә охшап тудың икән?

- Марш, үзеңнең бүлмәңә, күземә күренмә!

- Син бик акыллы, киләчәктә укытучы моның шулай булуына ышаначак.

- Сиңа ничә тапкыр аңлатырга була инде?!

- Сиңа минем ярдәм кирәкме, әллә тагын мөстәкыйль эшләп карыйсыңмы?

- Кем дә булса синнән яхшырак билге алдымы?

- Утыр, тагын бер тапкыр укы, ә мин соңыннан тикшерермен.

- Сиңа авыр булган эшне бергәләп эшләп карыйк әле.

- Беләсеңме, мин кечкенә чагында бу тема миңа да авыр бирелгән иде.

- Китапка тагын бер тапкыр күз салыйк әле. Бу безгә булышыр дип уйлыйм.

- «2» гә, «3» кә “утырып” йөрерсең, менә шул!

- Әтиең кайтыр! «2» ле өчен күрсәтер әле ул сиңа!

- Кара, мин ничек укыдым, ә син!


I I I. Җыелышны йомгаклау.

Җыелыш азагында атааналар үзләренең фикерләрен әйтәләр ( нинди яңалык алулары турында). Җыелышка бәяләмә язалар. Ул болай дип тәмамланырга мөмкин:

, мин шуны белдем;

, шул миңа яңалык булды;

, мин шуңа ышандым;

, миңа шуны ышандыра алмадылар;

, мин шуңа каршы;

, мин шуңа көяләндем.


Җыелыш азагында класс җитәкчесе тарафыннан язылган тема буенча киңәшләрне атааналарга тарату.


1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

* Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

* Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

* Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.





Ата – аналар җыелышы.


Тема: Гаиләдә баланы мактау, җәза бирү.

Җыелышның бурычлары:

  1. Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр белән тикшерү;

  2. Гаиләдә баланы мактау, җәза бирү алымнарын әти-әниләрдә формалаштыру.

Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг.

Җиһазлау: Балаларга һәм әти-әниләргә анкета сораулары, ситуацияләр; тарату өчен киңәшләр; плакат.


Җыелыш барышы.

I . Класс җитәкчесенең оештыру сүзе.

Кадерле, әти - әниләр! Без сезнең белән бүген “Гаиләдә баланы мактау, җәза бирү” дигән темага сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта тема белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр. Ә хәзер балаларыгызның бу темага булган фикерләрен тыңлап китик. Аларны нәрсә борчый икән ? ( Ата – аналардан мактау сүзләре алгач, балаларның туган фикерләре язылган плакат эленә.)

I I. Темага карата балаларың фикерләрен әти-әниләргә таныштыру.

Әгәр дә мин тылсымчы булсам,...” дигән темага балаларның иншасын тыңлау.

I I I. Педагогик тренинг. ( Алдан проблема буенча педагогик ситуацияләр әзерләү.) Туган педагогик ситуацияне тикшерү, әти - әниләрнең фикерләрен уртаклашу (группада эш).

1 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, 2нче класста укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре велосипед алганнар!”

2 нче ситуация. Бер әни икенчесенә: “Без үзебезнең балага начар укыганы өчен җәза бирәбез, ә ул 5 минутта дәресләрен эшләп бетерә дә урамга уйнарга йөгерә. Кич җиткәч, кайтып керү белән аның эшләгән өй эшләрен тикшерәбез, ә ул аяк өсте йоклый башлый. Икенче көнне – тагын “2”ле.”

3 нче ситуация. Бер малайны һәр хатасы өчен дә почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, 4 нче класста укыган чагында, ул үзенең әнисенә : “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

4 нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче класста укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти - әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый.

Бервакыт әнисе бу өлкән балага апаен карарга куша, ә ул каршы төшеп:

Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырашта калдылар һәм җәза бирделәр.

5 нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәсен караган. Әгәр дә нәтиҗә яхшы икән, әти-әнисе фикере буенча – бу яхшы, һәм бала кесә акчасы кебек мактау ала. Әгәр дә нәтиҗә начар икән, ул чагында әти - әниләр балага өйдә, бакчада эш куша: тулы уборка, бакчада су сибү һ.б. Эш табылып тора, нәтиҗәдә бала җәза төре буларак, эштән качарга тырышып яхшы укырга тырыша.

IV. Әти - әниләргә анкета.

- Җәзасыз баланы тәрбияләп буламы? Ә мактаусыз? Ничек?

- Җәза (мактау) буларак сезнең гаиләдә кайсылары күзәтелә?

- Җәзага (мактауга) сезнең балагыз ничек карый?

- Сезнең балагызның тәртибенә җәзалар ярдәм итәме? Мактауга ничек карый?

- Җәзадан соң сез балагызга нинди мөнәсәбәттә?

- Нәрсәләр өчен җәза бирәсез?

- Сез балагызга җәза биргәндә үзегез хәл итәсезме? Әллә берәрсе белән фикер алышасызмы?

- Җәзаны бала күпме вакыт хәтерендә тота?

V. Укытучы сөйләме.


Ата – аналар көндәлегенә.

Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.


Әти - әниләргә киңәшләр.

Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;

  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;

  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;

  • Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;

  • Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.

VI. Җыелышны йомгаклау.

Җыелыш азагында ата – аналар үзләренең фикерләрен әйтәләр ( нинди яңа-лык алулары турында). Җыелышка бәяләмә язалар. Ул болай дип тәмамланырга мөмкин:

, мин шуны белдем;

, шул миңа яңалык булды;

, мин шуңа ышандым;

, миңа шуны ышандыра алмадылар;

, мин шуңа каршы;

, мин шуңа көяләндем.




Автор
Дата добавления 04.12.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров354
Номер материала ДВ-226027
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх