Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Разработка классного часа на тему "Туган ягыбызның күренекле кешеләре"

Разработка классного часа на тему "Туган ягыбызның күренекле кешеләре"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Туган ягыбызның күренекле кешеләре.

Максат:

1 Укучыларны туган ягыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру.

2.Ташлыяр авылында туып үскән күренекле кешеләрнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру.

3.Туган ягыбызга мәхәббәт һәм аның күренекле кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Кулланылган материал: компьютер, проектор,күренекле кешеләрнең фотолары, китаплары.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше:

Якташыбыз И.Сахбетдинов башкаруында“Мөслимем” (Ш.Җиһангирова сүзләре, А.Хөсәенов көе) җыры яңгырый.

Исәнмесез, укучылар!

Безнең бүгенге тормыш дәресе туган авылыбыз Ташлыярда туып үскән күренекле кешеләргә багышлана.


II.Төп өлеш:

Укытучы:

Җырым минем!

Моңлыларның кагыл җаннарына,

Нечкә күңелләрне назлап коч.

Тоткын булып, берүк, яши күрмә,

Оч иреккә, җырым, әйдә оч!


Җан авазым туа җырлар булып,

Моңсыз калсам, белмим, нишләрмен?

Сүзләр белән  әйтә алмаганга

Җырга салам яшерен хисләрем!


Бу сүзләр Ташлыяр авылында туып , бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы һәм бик күп төрле җырлар авторы Рөстәм Сарваров турында.

rusram

Сәрвәров Рөстәм Мөхәммәтдин улы 1960 нчы елда Мөслим районының Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлап, 1976 нчы елда егет Казанга килә һәм радиотехника  техникумына укырга керә. Ләкин  аңа радиомонтажник булырга насыйп булмый  - ул бәләкәйдән инде җыр белән мавыга. Менә шушы җыр чире Рөстәмне радиотехникумнан туп-туры Казан музыка училищесының халык бүлегенә илтеп кертә.80 нче еллар азагында Рөстәм Сәрвәров “ Казан кызы” дигән вокал- инструменталь ансамбль оештыра. Шушы чорда күп җырлар языла, Татарстан һәм Россия сәхнәләрендә уңышлы чыгышлар ясала. Соңрак ул кассеталар яздыру белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп Рөстәм Сәрвәров театр- студия оештыра, соңыннан ул “Аксу” дигән студиягә әйләнә. Бүген “Аксу”  студиясе Казанда урнашкан һәм музыка өлкәсендә төрле юнәлншләрдә эшли: концертлар оештыра, музыка продукциясен әзерли, башкаручыларны яздырып ала, яшь талантларга ярдәм итә, караоке өчен халык һәм заман җырлары әзерли.Әлбәттә, әле Рөстәм Сәрвәровның музыка, сәнгать өлкәсендә әйтәсе сүзләре күп.

Рөстәм Сарваровның “Ташлыярым” җырын тыңлау.

Укытучы:

Яшәү кызык, тормыш катлаулы,

Юллар озын, юллар күп таулы.

Таулар киртә, алар таләп итә

Алга баруыңнан туктауны.

Таулар биек, әмма кеше бөек-

Таулардан зур кеше акылы

Никадәрле биек булсалар да

Атлый кеше таулар аркылы.


Менә шундый кешеләрнең берсе Әнисә апа Валиева бүген бездз кунакта.Әнисә апа барлык булган авырлыкларны җиңеп, үзенең максатына ирешкән кеше.

anisa

Валиева Әнисә Салихҗан кызы 1941 нче елның 18 февралендә Мөслим районы Атлас авылында туган. 1960 елдан Ташлыяр авылында яши.Хезмәт юлын “ Трудовик “ совхозында бозаулар карап башлый.Эшенә җаваплы карый ,район күләмендәге ярышларда алдынгы урыннарда бара.Тырышып эшәү бушка китми ,эшенә зур бәя бирелә. III дәрәҗә Хезмәт Даны  ордены  (29 август 1986 ел ) белән бүләкләнә.Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы  Указы белән (1990 ел,29 март)  “ Татарстан АССРның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исем бирелә.  Район һәм җирлекнең бик күп мактаулы грамоталарына  ия була . Иптәше Алмас белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 4 кызлары югары белемле.1978 елда “ Ана Даны” медале белән бүләкләнә. 1999елдан –Хезмәт ветераны.

Ә хәзер сүзне Әнисә апаның үзенә бирәбез.

Хезмәт ветераны Әнисә апа Валиева чыгышы.


Укытучы сүзе:

Әнисә апаның кызы Сиринә Якупова да күренекле кеше. Ул Казан театр училищесын тәмамлаган, курчак театрында эшләгән, “Яңа гасыр” телевидениесе тарафыннан төшерелгән татарча нәфис фильмнарда катнаша һәм шигырьләр дә яза.

Сиринә Якупованың “Хәлләрегез ничек, авылдашлар?” шигырен уку.

C:\Users\Эльмира\Pictures\сирина якупова №2.jpg

Укытучы сүзе:

Сиптерәләр, өздерәләр.

Тарталар, сайраталар.

Җырлатса да, елатса да,

Үзен гел яраталар.

Бу сүзләр авылыбызның тагын бер күренекле кешесе Котдус Мирзасалих улы Хөснуллинга бик тә туры килә.

Котдус Мирзасалих улы Хөснуллин 1941 нче елда Ташлыяр авылында дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк ,кулына гармун алып әбекәй -әниләрне ,апа-абыстайларны халык көе белән юата, күңелләрен күтәрә. Музыкаль белемен үстерү ниятеннән чыгып , Алабуга мәдәни- агарту училищесына юл  тота.Укуын тәмамлап яшь белгеч туган ягы Мөслимгә кайтып, мәдәният- сәнгать эшләре белән шөгыльләнә. 1962 елда Казан музыка училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык классына укырга керә. 1984 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча К.Хөснуллин Халык иҗаты һәм фәнни-методик агарту үзәгенә эшкә килә.Ул байтак инструменталь- камера һәм симфоник әсәрләр иҗат итә, күптөрле җыр һәм романслар яза. “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабында Котдус Хөснуллин 30-40 ел буена җыйнап, өйрәнеп килгән халык энҗеләрен, логик һәм фәнни тәсбихләргә тезеп, укучыларга тәкъдим итте. Бу зезмәт бик зур бәягә һәм рәхмәткә лаеклы. Шуны исәпкә алып, 2002 нче елда Котдус Хөснуллинга “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Гөлзада Сафиуллина башкаруында К. Хөснуллин язып алган “Лә илаһи иллалаһи” мөнәҗәтен тыңлау.

Укытучы сүзе:

Бүген бездә кунакта К.Хөснуллинның апасы Лимара апа Хөснуллина кунакта. Ә хәзер сүзне аңа бирәбез.

Л.Хөснуллина чыгышы.

III. Йомгаклау өлеше


Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып.

Ходай бирсен озак еллар,

Яшәргә бөркет булып.

Сезнең эшне өлге итеп алып

Тормыш юлын матур үтәрбез.

Изге уйны, изге гамәлләрне

Үзебезгә маяк итәрбез.

Мәңге яшь булыгыз әле

Килик кабат, яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан.



Укытучы сүзе:Бүген безгә тормыш дәресенә очрашуга килгән апаларга бик зур рәхмәт, аларга алдагы тормышларында исәнлек-саулык телибез һәм киләчәктә дә очрашулар теләп калабыз!(истәлекле бүләкләр тапшырыла).



Тойгелде махсус коррекция интернат мәктәбе







Тормыш дәресе.

Тема: “Туган ягыбызның күренекле кешеләре”











Үткәрделәр:

Сәйфуллина Г.Ф., 5 класс җитәкчесе

Нигматуллина Ф.Ф., 8 класс җитәкчесе













2014 ел

Автор
Дата добавления 30.09.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров161
Номер материала ДВ-022294
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх