Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка мероприятия "Агачны яфрак ,кешене хезмәт бизи."
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка мероприятия "Агачны яфрак ,кешене хезмәт бизи."

библиотека
материалов

ТЕМА: Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи.


МАКСАТ: укучыларны шигырьгә анализ ясап, нәтиҗә чыгарырга,

геройларга характеристика бирергә өйрәтү;


укучыларның фикерләү, хәтерләү сәләтләрен, сәнгатьле

уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;


балаларда игенче, икмәк пешерүчеләр хезмәтенә ихтирам,

икмәккә сак караш тәрбияләү; кеше тормышында һөнәрнең

бик мөһим урын тотуына ышандыру.


ҖИҺАЗЛАУ: дәрес этаплары язылган карточкалар;

шигырь тексты; фотогазета;

лото кисмәкчекләре;

стенд; икмәк төрләрен, икмәк пешерүчене сурәтләгән

рәсемнәр;

Р. Фәйзуллин портреты, “Салават күпере” журналлары,

китаплар күргәзмәсе;

сүзлек эше өчен таблица;

хисләр партитурасы язылган таблица;

тасмаларга язылган мәкаль;

әниләр пешергән камыр ризыклары;

яңа пешкән икмәк;

табышмаклар язылган карточкалар;

төсле карандашлар.


МАТЕРИАЛ: Р. Фәйзуллин . Күмәч пешерүчеләр җыры . Дәреслек. 94б.


ДӘРЕСНЕҢ ФОРМАСЫ: уен дәрес.













ДӘРЕС ПЛАНЫ.


  1. Оештыру мизгеле.

    1. Уңай психологик халәт тудыру.

    2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

    1. Таралган сүзләр уены”.

    2. Табышмакка җавап алу.

    3. Тема һәм максат белән таныштыру.


  1. Уку мәсьәләсен чишү.

    1. Укытучының “Икмәк пешерүчеләр” шигырен сәнгатьле укып күрсәтүе.

    2. Укучыларның эчтән укуы.

    3. Иптәшеңә уку.

    4. Сүзлек эше.

    5. Сәнгатьле уку күнегүләре:

-укытучының шигырьне дүртьюллыклап укуы;

- һәр дүртьюллыкны нинди хисләр белән укырга кирәклекне ачыклау;

- хисләр партитурасын күзәтү;

- укучылардан укыту.


ЯЛ МИНУТЫ. (күзләр өчен гимнастика )

  1. Еш- еш күзләрне ачу, йому, күзләрне йомарга, тыныч итеп,5 кә кадәр санарга. ( 4-5 тапкыр кабатларга ).

  2. Күзләрне нык итеп йому, 3 кә кадәр санау. Аннан күзләрне ачып, еракка карау, 5 кә кадәр санау. ( 4-5 тапкыр кабатларга ).


    1. Шигырьне анализлау:

    1. Төсле карандашлар ярдәмендә аңлап уку күнекмәләрен тикшерү.

    2. Лото кисмәкчекләре ярдәмендә эш этапларын ачыклау:

      • Журналистлар.

      • Уңган куллар.

      • Фотогазета.

      • Мәкаль һәм әйтемнәр аукционы.


ЯЛ МИНУТЫ.

Без әле бераз ардык, Уңга, сулга борабыз,

Ял итәргә уйладык. Аннан карап торабыз.

Башны иябез алга, Иң өсләрен сикертәбез,

Ә хәзер инде артка. Кулларны биетәбез.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


  • Тапкырлар.

  • Тере картина.

  • Телдән тасвирлау.

  • Сөйләм минутлары.

  • Сурәтле план.

Тәрбияви мизгел.


  1. РЕФЛЕКЦИЯ.


  1. ДӘРЕСКӘ ГОМУМИ БӘЯ БИРҮ.


Өй эше: 3 өлештән тора.

    1. Мәҗбүри: шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

    2. Иҗади өлеш: икмәк пешерүчеләр хезмәте турында кечкенә хикәя төзеп килергә.

    3. Өстәмә өлеш: Р. Фәйзуллинның “Күмәч пешерүчеләр” дигән шигырен тулысынча укырга.






















Дәрес барышы.


I.Оештыру мизгеле.


Укытучы. Хәерле көн, укучылар, кунак булып килгән укытучылар.

Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, дәресне башлыйбыз.

Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез, дип ышанам.


II. Уку мәсьәләсен кую.


Укытучы. Бүгенге дәресебезнең темасы мәкальгә яшеренгән.Ләкин кичә мин ачык дәрескә әзерләнеп утырганда , форточкадан җил кереп, мәкальне тузгытып ташлаган. Әйдәгез әле, сезнең белән бергәләп, аерым сүзләрдән мәкальне төзик .

(Укучылар тасмага язылган сүзләрне дәрес итеп урнаштырып, мәкальне ачыклыйлар ).


АГАЧНЫ – ЯФРАК, КЕШЕНЕ ХЕЗМӘТ БИЗИ.


Укытучы. Нинди тема өстендә эшләячәкбез икән?

Укучылар. Хезмәт темасы .

Укытучы. Әйе, бүгеннән башлап, без сезнең белән 5 дәрес дәвамында, хезмәт темасына багышланган шигырьләр, хикәяләр укырбыз. Нинди һөнәр иясе турында укыйсыбызны ,табышмакка җавап табып, ачыкларсыз.


Шәһәр, авыл йоклый әле,

Без бик иртә торабыз.

Иләк биетеп, он илибез,

Һәм мичне кыздырабыз.

Ипекәй һәр иртәдә

Килсен өчен өстәлгә.

Укучылар. Ипи пешерүче.

Укытучы. Әйе, без ипи пешерүче һөнәре, ипи турында сөйләшербез. Халык шагыйре, “Казан утлары” журналы мөхәррире Равил Фәйзуллинның “Күмәч пешерүчеләр” дигән шигыреннән өзек укырбыз. Аның балалар өчен язылган шигырьләре дә гаять күп. “Салават күпере” журналында еш басыла.


III. Уку мәсьәләсен чишү.


1.Укытучы. Хәзер мин сезгә шигырьне укып күрсәтәм. Игътибар белән ничек укырга кирәклекне тыңлап торыгыз.


  1. Ә хәзер шигырьне эчтән генә үзегез укып чыгыгыз.


  1. Иптәшегезгә укып күрсәтегез.


  1. Сүзлек эше.


Укытучы. Укучылар түбәндәге сүзтезмәләрне сез ничек аңлыйсыз? (Сүзлек таблицасы өстендә эш).


шатлык төшерүчеләр – шатлык китерүчеләр, өйдә хуш исле икмәк булса, күңел күтәренке, тамак тук була, тәмле ипи кәефне күтәрә,

каты куллы – көчле, эш сөючән,

йөзе килсә - әйбәт, матур булып пешсә, көймәсә, яргаланмаса,

нечкәрә күңелебез – канәгатьлек кичерәбез, хезмәт бушка китмәгән, сатып алучыга ошаячак,

сабый күңелле без – ихлас, риясыз, чын күңелдән шатлануны аңлата,


  1. Сәнгатьле уку күнегүләре.

Укытучы. Бу шигырьне сәнгатьле уку өчен, анда катнашучылар урынына үзеңне куеп карый, аларның нинди хисләр кичерүен аңлый белергә кирәк. Мин дүртьюллыклап укыйм, ә сез нинди хис белән укырга кирәклекне әйтегез.

- Хисләр партитурасын күзәтү.

горурланып

мактанып

сөенеп

горурланып

-Ә хәзер шигырьне һәрберегез сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.


Ял минуты. ( күзләр өчен гимнастика )

    1. Еш – еш күзләрне ачу, йому, күзләрне йомарга, тыныч итеп, 5 кә кадәр санарга, (4-5 тапкыр кабатларга)

    2. Күзләрне учлар белән каплап тору.

    3. Күзләрне нык итеп йому, 3 кә кадәр санау. Аннан күзләрне ачып, еракка карау, 5 кә кадәр санау. ( 4-5 тапкыр кабатларга)


  1. Шигырьне анализлау.


1.Укытучы. Күмәч пешерүчеләрнең эш – хәрәкәтләрен белдергән сүзләр астына яшел төс белән сызыгыз;

аларның кәефләрен, хисләрен белдергән сүзләр астына кызыл төс белән сызыгыз;

күмәч төрләрен белдергән сүзләр астына зәңгәр төс белән сызыгыз.


2. Ә хәзер башкарачак биремнәрнең тәртибен Сез үзегез ачыкларсыз. Капчыктан лото кисмәкчекләрен алыгыз . Ничәнче № ны аласыз, шул № астындагы биремне үтәп китәрбез.


  • Журналистлар.

1 укучы журналист була, шигырь эчтәлегенә карата сораулар бирә, җаваплар тыңлана. Аннан калган укучылар да журналист ролен уйныйлар, шулай ук сораулар бирәләр.

  • Уңган куллар.

Әниләре пешереп җибәргән ризыклар турында кыскача сөйлиләр.


  • Фотогазета.

Һәр укучының әнисенең фотосы куелган стенд, укучылар өйдә әниләре яратып пешерә торган ризыклар турында кыскача белешмә язалар.


  • Мәкаль һәм әйтемнәр аукционы.

Кем хезмәт һәм һөнәр ияләре турында мәкальләр һәм әйтемнәрне күбрәк белә? (ярыш үткәрү)



Ял минуты.

Без әле бераз ардык, Уңга, сулга борабыз,

Ял итәргә уйладык. Аннан карап торабыз.

Башны иябез алга, Иң өсләрен сикертәбез,

Ә хәзер инде артка. Кулларны биетәбез.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


  • Тапкырлар.

Икмәк, икмәк пешерүче хезмәтенә багышланган табышмакларга җаваплар табалар.


Тәбәнәк күктән кар ява. Ул нәрсә? ( он иләү )


Тышы галәмәт,

Эче кыямәт,

Йомарлап эченә аттым,

Килеп чыкты сәламәт.( Мичтә икмәк пешерү)


Кабара да кабара Мичтән алгач, мактыйлар,

Аның саен агара. Уңган диләр, ах диләр,

Мич эчендә кызара, Ул барында һәркемнең

Тәмле исләр чыгара. Күңелләре шат диләр.

Кисәләр дә ах диләр

Мактыйлар да мактыйлар,

Ул булганда, мул булганда

Тормышлар гөрләп бара-

Нәрсә ул, әйтеп кара. ( ипи )


Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк.

Эче тулы күзәнәк

Әчкелтем дә төчкелтем

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. ( икмәк )


Тере картина.


Карточкага сүзләр язылган, ( он иләү, камыр басу, таба майлау ) . Укучылар шушы хәрәкәтләрне башкарып, иптәшләре нәрсәне аңлатуын ачыкларга тиешләр.


Телдән тасвирлау.


Укучылар ,кулларына ипи тоткан килеш , аңа характеристика бирәләр, аның башка ризыклардан өстенлекле якларын әйтәләр.


Сөйләм минутлары.


Стенд буенча икмәк өстәлгә килгәнче нинди юл үтә шул турыда сөйлиләр:


Ипи басуда үсә Шуннан килә өстәлгә,

Аннан амбарга күчә. Безгә куәт өстәргә.

Аннары мичтә пешә Бигрәк тәмле карасы

Кызарып мичтән төшә. Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә - бары да

Ризыкның хөрмәтлесе

Җирдә иң кирәклесе.


Сурәтле план.


Укучылар шигырьне кисәкләргә бүләләр, һәр кисәкне укыгач, нинди картинаны күз алларына китерүләрен сөйлиләр.


3.Тәрбияви мизгел.


Һәр табынның түрендә күпереп пешкән икмәк тора. Икмәк игенчегә дә, эшчегә дә, укытучыга да, очучыга да, шагыйрьгә дә , бала – чагага да кирәк. Икмәк тормышта иң әһәмиятле , иң кирәкле ризык, һәр эшнең башы икмәккә ба\әйле. Кабарып пешкән икмәкне һәркем мактап ашый. Тырышып эшләр өчен дә, укыр өчен дә ул безгә куәт , көч бирә.

Куәтле икмәк комбинаты районда бердәнбер – Арча икмәк комбинаты. Ул 15-17 төрле продукция җитештерә, көнгә 4 тонна ипи пешерелә.


IV. Рефлексия.

Укытучы. Бүген дәрестә кемнәр , нәрсә турында сөйләштек?

Дәрес сезгә нәрсәсе белән ошады?



  1. ДӘРЕСКӘ ГОМУМИ БӘЯ БИРҮ.


Өй эше: 3 өлештән тора.


    1. Мәҗбүри: шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

    2. Иҗади өлеш: икмәк пешерүчеләр хезмәте турында кечкенә хикәя төзеп килергә.

    3. Өстәмә өлеш: Р. Фәйзуллинның “Күмәч пешерүчеләр” дигән шигырен тулысынча укырга.





































hello_html_m43da0142.gif






hello_html_m79bda233.gif






hello_html_6aa4928a.gif








hello_html_m1e54f154.gif







hello_html_m14bee166.gif






,

















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 13.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров201
Номер материала ДВ-335220
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх