Инфоурок / Биология / Другие методич. материалы / День птиц (на татарском языке) "Исәнмесез, кошкайлар!"

День птиц (на татарском языке) "Исәнмесез, кошкайлар!"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

МБГУ Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе









Кошлар көненә багышланган кичә


Исәнмесез, кошкайлар!















Төзүче биология укытучысы

Вагизова Г.З.








2015 ел

Максат: укучыларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән укучыларның белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү.

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Балаларның яз, кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә. Бәйрәм башлана. Магнитофон тасмасында кошлар тавышы яңгырый.


1 бүлек.


Алып баручы. Кышның салкын бураннары үтә

Менә кабат җиргә язлар җитә

Таллар бөре ача, кояш көлә

Кара карга җиргә тавыш бирә.


Кара карга. Килдек, килдек очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу, дуслар озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап, тизрәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.


Төркем башлыгы. Чү! Туктагыз, таныгыз

Бу бит таныш моңыбыз.

Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме-өздерә,

Ерак түгел, якында

Әнә теге топольда,

Бу бит таныш сыерчык,

Сыерчыгым, очып чык?!


Сыерчык. Ерак-ераклардан канат кагып

Диңгезләрне кичеп арып-талып

Туган җиребезне сагынып кайттым.

Җылы яктан сәлам алып кайттым.

Ә үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?



Песнәк. Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар

Өмма без тик ятмадык.

Урманнарны, бакчаларны

Корткычлардан сакладык.

Безнең дуслар – балалар.


Балалар. Исәнмесез, кошкайлар!

Сез киләсен белдек без.

Агачларга матур, матур

Өйләр ясап элдек без.

Хәзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз

Җиләк-җимеш бакчасында

Күбрәк кайнашыгыз.


Җыр:_________________________________________________________________________________________________________________________


Шәүкәт Галиев. Чит җирләр күргән карга


Үзе әле яшь карга,

Тулган тик бер яшь аңа,

Ә инде күпне күргән,

Чит илләрдә дә йөргән!

Быел очасыларга

Сөйләр нәрсәсе бар ла!

Сөйли яшьләргә карга,

Томшык ачып тыңлыйлар,

Чит җирләрне сорыйлар:

- Гаҗәптер, - диләр, - анда,

Рәхәттер, - диләр, - анда!


Дәшми тора да карга,

Болай дия аларга:

- Безнең туган якларда

Җиңелрәк канатларга!


Җыр:__________________________________________________________________________________________________________________________


Хәсән Туфан. Яз килә, яз.


Җылы җилнең өске катлавыннан

Сагыну тулган җырлар сибелә:

Кышларга дип киткән якларыннан

Кошлар кайта туган иленә.

- Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,

Тугай-күлләр, туган елгалар!

Кыйгылдашып уза киек казлар,

Торкылдашып үтә торналар.

2 бүлек

Табышмаклар әйтеп ике командага уенчылар җыю. Командалар үзләренә исем уйлыйлар.


Табышмаклар.


1. Круглое как яблоко

А внутри не мед.

Разобьёш нечаянно

Сразу уплывёт. (ЯЙЦО)


2. Балтасыз-пычаксыз

Кечкенә генә өй эшләнгән (КОШ ОЯСЫ)


3. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (КАРЛЫГАЧ)


4. Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу? (КҮГӘРЧЕН)


5. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)


6. Колга башында йорты

Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)


7. Үзе озын, чабуы кыска. (ТОРНА)


8. Бер кошым бар: тынмый.

Агачка оя кормый;

Өе - җирдә,

Җыры - күктә. (ТУРГАЙ)


9. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)


10. Йомры, йомгак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (ЧЕБИ)


11. Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык. (ҮРДӘК)


12. Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын,

Уята барысын. (ӘТӘЧ)


13. Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (КАЗ)


14. Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша. (САЕСКАН)


15. Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый. (КҮКЕ)


16. Канаты бар, аягы бар,

Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)




Конкурслар.


1. “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”

Бирем: командалар күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен аерып алырга тиеш.

Күгәрчен (голубь), Сандугач (соловей), Карга (ворона), Шәүлегән (иволга), Үрмәләч (поползень), Тургай (жаворонок), Аккош (лебедь), Песнәк (синица), Пеликан, Чыпчык (воробей), Челән (цапля), Чәүкә (галка), Торна (журавль), Дрофа, Филин, Ләкләр (аист).


2. “Кем кайда яши?”

Бирем: тактага кошлар һәм аларның ояларының сурәтләре эленә. Ләкин алар буталган. Кошларга үз ояларын табарга ярдәм ит. Кайсы команда дөрес итеп кошларның ояларын билгели, шул команда 2 балл ала.


3. “Борчак чүпләү”.

Бирем: һәр командага борчак һәм фасоль салынган савытлар бирелә. Борчак һәм фасоль бер-берсеннән аерып алырга кирәк. Кайсы команда тизрәк бу эшне башкара, шул команда җиңүче була. Командадан бер кеше борчак чүпли. Борчакларның санын әйтергә. Барлыгы 52 борчак.


4. Капитаннар конкурсы.

Бирем: һәр капитанга төрле кошларның “азыгы” – рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Капитаннар дөрес итеп азыкларны “кошларга” таратырга тиеш. Дөрес итеп “кошларны” ашаткан капитанның командасы җинүче була.


5. “Сусаган Карга”.

Бирем: бервакыт карга юл буйлап бара икән. Көн бик эссе. Карга бик сусаган. Караса юлда кувшин утыра ди. Ләкин суы бик аз калган, карганың томшыгы җитми икән. Әйдәгез әле, каргага су эчәргә булышыйк. Кувшинга таш салсаң, су өскә күтәрелә. Сездә таш салып (һәр кеше берне сала да үз урынына баса), суны өскә күтәрегез дә, су кувшин авызы белән тигезләшкәч бер кашык суны стаканга салыгыз. Җитез командага 2 балл бирелә.


6. Кроссворд чишү.

Бирем: бу кроссвордны чишкәннән соң, сез 2015 елда Россиянең сомволы булып торган кошның исемен белерсез. Кайсы команда ул кошның исемен әйтә, шул команда җиңә.





с

а

н

д

У

г

а

ч







б

ө

р

к

е

Т














К

ү

г

ә

р

ч

е

н







к

О

ш














Й

о

м

ы

р

к

а







с

т

Р

а

у

с








к

а

р

л

Ы

г

а

ч












К

о

л

и

б

р

и


1. Җырчы кош (сандугач)

2. Ерткыч кош (бөркет)

3. Тынычлык кошы (күгәрчен)

4. Тәне каурый белән капланган, тешсез хайван (кош)

5. Кошларга үрчү өчен кирәк (йомырка)

6. Эре очмый торган кош (страус) 7. Очканда тукланучы кош (карлыгач) 8. Арты белән алга таба оча ала (колибри)








т

У

к

р

а

н










ә

Т

ә

ч









п

е

л

и

К

а

н












к

О

ш














Й

о

м

ы

р

к

а





а

к

ч

а

Р

л

а

к








ч

ы

п

ч

Ы

к










с

а

е

с

К

а

н








1. Урман докторы (тукран)

2. Ишек алды “генералы” (әтәч)

3. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар (пеликан)

4. Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз (кош) 5. Кошлар ансыз үрчеми (йомырка) 6. Балык белән тукланучы, елак кош (акчарлак)

7. Соры урам малае (чыпчык)

8. Көлтәсеннән бастырыгы озын (саескан)



2015 елда Россиянең сомволы булып _____________ исемле кош тора.



7. “Йомырка ташу”.

Бирем: саескан йомырка ярата. Ә без аңарга йомырка урларга булышабыз. Тавык оясыннан саескан оясына кем тизрәк йомыркаларны ташып бетерә шул җинүче була (бер урыннан икенче урынга ташу).


8. Җир йөзеннән юкка чыккан кошлар.

Бирем: археологлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыккан кошның калдыкларын табалар. Ләкин аны күчергәндә табылдык төшеп китә һәм кисәкләргә бүленә. Сезгә шул кисәкләрдән кошның сурәтен җыярга кирәк (рәсем кисәкләреннән кошларның сурәтләрен җыю).



hello_html_m509ed648.png hello_html_m4d0e90d9.jpg


9. Йомгаклау, нәтиҗәләр ясау.

КУШЫМТА


1. “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”


Күгәрчен (голубь), Сандугач (соловей), Карга (ворона), Шәүлегән (иволга), Үрмәләч (поползень), Тургай (жаворонок), Аккош (лебедь), Песнәк (синица), Пеликан, Чыпчык (воробей), Челән (цапля), Чәүкә (галка), Торна (журавль), Дрофа, Филин, Ләкләр (аист).


Кышлаучы кошлар

Күчмә кошлар





































2. “Кем кайда яши?”

hello_html_296dc122.jpghello_html_224b5772.jpg

1. Ак көртлек 2


hello_html_224b5772.jpghello_html_m61357c0a.jpg

2. Чомга 1


hello_html_m196fb739.jpg hello_html_m2f03c3cd.jpg

3. Челән 4


hello_html_33981006.jpg hello_html_m59a4057d.jpg

4. Сандугач 5

hello_html_55f097d1.jpg hello_html_3fc6e1ff.jpg

5. Сыерчык 3



4. Капитаннар конкурсы.


Бирем: һәр капитанга төрле кошларның “азыгы” – рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Капитаннар дөрес итеп азыкларны “кошларга” таратырга тиеш. Дөрес итеп “кошларны” ашаткан капитанның командасы җинүче була.


Челән (цапля) - hello_html_145797b6.jpg


Карабүрек (снегирь) - hello_html_12e1f39c.png


Колибри – hello_html_m7b473632.jpg


Баба кош (пеликан) – hello_html_4b68f154.jpg


Кара карга (ворона) - hello_html_m7a98eb3.jpg


Тукран (дятел) – hello_html_m26f65676.jpg


Карчыга (ястреб) – hello_html_m6240f5f3.jpg


Үрдәк (утка) - hello_html_m4bbb9d63.jpg


























6. Кроссворд чишү.




1












2


















3












4














5











6











7

















8









1. Җырчы кош

2. Ерткыч кош

3. Тынычлык кошы

4. Тәне каурый белән капланган, тешсез хайван

5. Кошларга үрчү өчен кирәк

6. Эре очмый торган кош 7. Очканда тукланучы кош

8. Арты белән алга таба оча ала














1











2








3














4












5







6











7











8
















1. Урман докторы

2. Ишек алды “генералы”

3. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар

4. Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз

5. Кошлар ансыз үрчеми

6. Балык белән тукланучы, елак кош

7. Соры урам малае

8. Көлтәсеннән бастырыгы озын










Рәсемне пазлы кебек кискәләргә


hello_html_m4d0e90d9.jpghello_html_m509ed648.png


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-054002
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>