Әнием
-кадерлем
“Кадерле әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик
итәбез.
Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны
яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз
турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан
да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дип, балаларыгыз
сезгә бәйрәм “күчтәнәче” әзерләде. Әлеге “күчтәнәчтән» авыз итәргә Сезне .... ноябрь
көнне мәктәптә көтеп калабыз.”
Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы планда - “Иң-иң кадерлеләребез
“ , “Кояш гомере телибез, Әниләр, Сезгә! “ , “Бәйрәмегез котлы булсын! “дигән плакатлар
эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:
“Иртәдән үк юмартланып,
Кояш сибә ал
нурлар.
Балалар сезне
көтәләр,
Рәхим итегез,
Әниләр! “
Бәйрәмне Кыз һәм Малай алып бара.
Музыка астында сәхнәгә чыгалар. (“Мин әнкәем сиңа
сакланам “.)
Кыз. Хәерле көн, кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебез
“Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
Малай. Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр
бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр!
Кыз.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур
чыгышларыбызны аларга бүләк итәргә дип җыелдык.
Малай. Хөрмәтле Әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә
ныклы сәламәтлек , иминлек , озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле ,
бәхетле булыгыз!
Сикерекләп Буратино керә.
Мальвина
– Исәнмесез.
Буратино---
Соңга кала яздым бит, ник мине көтеп тормадың Мальвина. Ә-ә-ә...Исәнмесез.
Мальвина---
Син беләсеңме, без синең белән Әниләр бәйрәмен
алып
барачакбыз .
Буратино---
Әниләр бәйрәме? Әни... Әти диген.Минем Карло әти
бәйрәмемени?
Мин тагын белми торам.
Мальвина
- Юк инде.Әниләр бәйрәме.Менә тыңлап кара әле син
балаларны,
хәзер аңларсың.
( 1
нче сыйныф укучылары чыгышы)
1 укучы. Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый ,
Беләбез һәммәбез дә.
2 укучы. Бүген - Әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3 укучы. Әниләрнең көненә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
4
укучы. Мин
дә котлыйм, Әнкәм , сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
5
укучы. Иң-иң
сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –
Алар – безнең Әниләр!
6
укучы. Әни
сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
Җыр
: “ Хәерле иртә”
Мальвина чыга.- Аңладыңмы инде?
Буратино—Аңладым да шикелле үзе.
Ләкин... “Әти” сүзе дә бит өч хәрефтән тора, ул да иң кадерле ,сөйкемле кеше,ул
да безнең өченгел кайгырып тора.
Мальвина—Димәк әле син аңлап
бетермәгәнсең. Әйдә ,тагын тыңлап карыйк әле.
7
укучы.
Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
8
укучы.
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
9
укучы.
Син,әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
10
укучы. Иң
кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булгаңга,
без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
11
укучы.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
12
укучы. Сөекле
әниләребезне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бергә: Бәйрәм белән
котлыйбыз!
13
укучы. Наз
гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Кыз. Күмәкләшеп барыбыз
бергә
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Җыр: “ Әнием”
Буратино.(кызга
дәшә) Мальвина
, бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип
атала, бирегә кара әле, иң-иң матур
әни кемнеке икән?
Мальвина.
Әлбәттә,
минеке.
Буратино. Балалар, ә сезнеңчә ничек,
иң-иң матур Әни кемнеке?
Балалар.
Ми-не-ке!
Иң матур әни.
1
укучы. Минем
әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет-
Һәр баланың
Үз әние булуы.
2
укучы.
Минем әни һич бәхәсез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе, кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
3
укучы.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Кыз. Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын!
Малай. Көнгә ничә тапкыр
“әни”дибез,
Рәхәт тә соң”әни”диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
Татар халык биюе.
11укучы. Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Бергә:
Әниемнең
җылы кочагы.
12
укучы.
Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп, тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп
Бергә. Әниемнең җылы
кочагы.
13
укучы.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Бергә. Әниемнең җылы
кочагы.
Җыр: “Әниемнең кочагы”
Адилә.
Рәхмәт
әйтәсем килә.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән
җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
-
Миңа гомер биргән өчен,
-
Кадерләп үстергән өчен,
-
Назлы карашлары өчен,
-
Йөрәк җылылары өчен,
-
Шәфкатьле куллары өчен,
-
Барысы, барысы, барысы өчен
Мальвина. Бүген бәйрәм-Әниләр көне. Бу бәйрәм Кыш башына туры
килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп
җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне
котларга телиләр.
Буратино.
Матур
булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!
3
укучы. Әйтәсебез
килә бүген
Кадерле әниләргә-
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
4
укучы.
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек
Синең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек .
5
укучы.
Читкә китми,әниләрне
Һаман саклап йөрербез
Әни кушса, Әти белән
Тауларны
күчерербез!
6
укучы.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән.
Кабул итегез котлаулар
Бергә: Менә без -
нәниләрдән!
Җыр: «Әни бәйрәме”
Буратино: Бүгенге бәйрәмдә әниләрне
мактадык та, аларга карап сокландык та, шигырьләр дә сөйләдек җырлап-биедек.
Кыскасы,
Әниләргә мәдхия җырладык .
Мальвина: Бәйрәмебез үтеп тә киткән.
Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын. Безнең өчен кайгыртучы әниләребез
булу-нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, аларның кадерен
белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне үрнәк тотуыбыз белән,эшкә
өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.