Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка мероприятия "Тамчы-шоу" для учащихся школ
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка мероприятия "Тамчы-шоу" для учащихся школ

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”








Гомрем минем моңлы бер җыр иде”

(Тамчы-шоу)





Беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Рузилә Минвәли кызы






2015 ел


Тамчы-шоу.

« Гомрем минем моңлы бер җыр иде».

Максат. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын искә төшерү. Укучыларда патриотизм тәрбияләү.

Җиһазлау: Плакат. «Гомрем минем моңлы бер җыр иде». Ноутбук. Мультимедиа экраны, проекторы.

Җырларым” җыры уйный. (М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы.) 

Укытучы. Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулачак.   “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын үз эченә ала.

Уеныбызда “Җәлилчеләр” һәм “Кызыл ромашка” командалары көч сынашачаклар. Жюри вәкаләтләрен (эшен) хөрмәтле кунакларыбыз сезгә тапшырабыз.

Укытучы. Кадерле укучылар! Уеныбыз 4 турдан тора

1 тур . Викторина (Җәлилнең тормышы һәм иҗат буенча викторина)

1. М.Җәлил кайчан һәм кайда туган? Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган.

2. Муса ничә яшендә укырга керә? Нинди мәдрәсәдә белем ала?

Муса 6 яшендә авыл мәктәбенә керә, 1913 елда кышын “Хөсәения” мәдрәсәсендә башлангыч классларда укый.

  1. Муса беренче шигырен кайчан яза һәм бу шигырьнең язмышы турында ни беләсез?

Беренче шигырен Муса 9 яшендә (1915) яза. Мостафа абзыйларга беркөнне бер кардәшләре кунакка килә. Киткәндә, галошлары зур булу сәбәпле, пычракта төшеп калуы да бар, ул галош эченә тыгу өчен кәгазь сорап ала. Әтисе тәрәзә төбендәге дәфтәрдән бер битен ертып бирә. Ул биттә булачак шагыйрьнең беренче шигыре язылган була.

  1. Бу хәлдән соң Муса нинди китапчыклар булдыра?

3 китапчык булдыра. 1 сенә - Гыйльми әби сөйләгән әкиятләрне, 2 сенә - үзе уйлап чыгарган әкиятләрне, 3 сенә - үзе язган шигырьләрен терки.

  1. Мусаның матбугатта басылып чыккан беренче шигыре ничек атала? Кайчан һәм нинди газетада басылып чыга?

Бәхет”. 1919 ел, сентябрь, “Кечкенә Җәлил” имзасы белән Оренбургта “Кызыл Йолдыз” газетасында басылып чыга.

6. Муса туган авылында нинди балалар оешмасы оештыра?

1919 елда беренче “балалар түгәрәге” оешмасын оештыра. Бу беренче пионер оешмасы башлангычы булып китә.

7. Муса туган авылында ничәнче елда комсомол оешмасы оештыра? 1920 елда

8. Муса нинди беренче балалар журналларын оештыра һәм шул журналларның редакторы булып эшли?

Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” беренче татар совет балалар журналларын оештыра.

9. 1927 – 1932 елларда Җәлил кайда укый? Мәскәү Дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укый.

10. Бөек Ватан сугышы чорында, 1942 елга кадәр дошманга әсир төшкәнче язган шигырьләр җыентыгы ничек атала һәм ул Казанда ничәнче елда басылып чыга? Сугыш башланганнан 1942 елга кадәр язган шигырьләр җыентыгы “Тупчы анты” дип атала. Казанда 1943 елда басылып чыга.

11. Җәлил нинди фронтка җибәрелә? Волхов фронтына җибәрелә

12.Җәлил фронтта нинди газетада эшли?Отвага” газетасында эшли.

13. Җәлил әсирлектә ничә көн була? (791)

14. Җәлил ничә көн үлем җәзасын көтеп уздыра? (380).14 август 1943-25 август 1944

15. М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә (1956 ел, 2 фев.)

16. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы нинди бүләккә лаек булды? (1957 елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясенә лаек булды).

17. Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре белән беренче дәфтәренең Туган илгә кайту тарихы нинди?

Җәләлилләр утырган төрмәдән 1944 елда алып чыгалар. Франциягә Габбас Шәрипов алып килә. Лю-пюи лагеренда ул аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. 1946 елда элеккеге легионер-әсир Нигъмәт Терегулов үзе белән Җәлил һәм Алиш шигырьләрен дә алып кайта һәм язучылар союзына тапшыра. (Немецлар сизмәсен өчен, М.Җ. бу куен дәфтәре тышына “Ташенбух”-“сүзлек” дип язып куйган була)

18. Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре белән икенче дәфтәренең Туган илгә кайту тарихы нинди?

Икенче дәфтәрен Бельгия патриотлары саклап кала. Җәлил бу дәфтәрен үзе белән бер камерада утырып дуслашкан бельгияле Андре Тимерманска Моабит төрмәсендә, үзен судка җибәрүдән ярты ай гына элек тапшыра. Андре шигырьләрне саклый, киемнәре белән әнисенә - Бельгиягә җибәрә. Әнисе улының әманәте итеп сугыш беткәнче саклый. А.Тимерманска исән-сау кайту насыйп була. Камерадаш дустының васыятен үтәп, дәфтәрне 1947 елда Брюссельдәге Совет илчелеге аша Язучылар союзына җибәрә.

19. М.Җәлил Гыйльми әбисенең әкиятләрен кайчан искә төшерә? Һәм бу аның кайсы шигырендә чагыла?

(Бу әкиятләрне Муса тоткынлыкта искә төшерә. Моабит төрмәсенең шомлы, куркыныч таш капчыгын әкияттәге дию йорты белән чагыштырып, “Серле йомгак” шигырен яза.).

20. М.Җәлил көрәштәшләреннән кемнәрне атый аласыз?

Абдулла Алиш

Гайнан Курмашев

Фоат Булатов

Гариф Шабаев

Әхмәт Симаев

Габдулла Батталов

Зиннәт Хәсәнов

Фоат Сәйфемөлекев

Әхәт Атнашев

Сәлим Бухаров

Сәгать ” җырын башлангыч сыйныф укучысы башкара

Жюри 1 турга нәтиҗә ясый.

II тур. Шигырьнең исемен тап. Экранда шигъри юллар бирелә, исемен әйтергә кирәк булыр. Командалар чиратлап җавап бирәләр.

1 – “Тик булса иде ирек”

2 – “Кичер, илем”

3 – “Кызыл ромашка”

4 – “Сандугач һәм чишмә”

5 – “Шагыйрь”

6 – “Дару”

7 – “Ишек төбендә”

8 – “Бүреләр”

9 – “Ана бәйрәме”

10 – “Яшь ана”

11 – “Вәхшәт”

12 – “Ышанма”

Ышанма” шигырен 1 укучы укый.

Жюри 2 турга нәтиҗә ясый.

III тур. Яңа сүзләр төзү

МАЗШАЛКЫКЫОР

Бу нинди сүз? (Кызыл ромашка) Шул сүздән яңа сүзләр ясарга.

Командаларның җавабы тыңлана.

Кызыма” җыры башкарыла.

Жюри 3 турга нәтиҗә ясый.

IV тур. Капитаннар бәйгесе. “Тиз әйт”

Сорауга “Әйе” яисә “Юк” дип җавап бирәсе

  1. М.Җәлилнең абыйсының исеме – Ибраһим. (Әйе)

  2. Моабит дәфтәре” җыентыгындагы соңгы шигырь А.Алишка багышланган. (Юк) ( “Яңа ел теләкләре” Андре Тимерманска багышланган.)

  3. М.Җәлилнең әнисе Нәгыймә исемле (Рәхимә)

  4. Җәлилчеләр үлем җәзасына хөкем итү суды 1944 елның февралендә була. (Әйе)

  5. Плетцензее төрмәсендә 11 Җәлилче гильотинада үтерелә. (Әйе)

  6. 1956 елның 2 февралендә М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. (әйе)

  7. Муса” романының авторы Гомәр Бәширов (Шәйхи Маннур).

  8. Муса беренче шигырен 11 яшендә яза. (9 яшендә)

  9. М.Җәлил исемендәге теплоход 1966 елда Югославиянең Пула шәһәрендә төзелә. (Әйе)

  10. Муса Җәлил 891 көн әсирлектә була (791 көн)

  1. Шагыйрьнең кызының исеме – Әминә (Чулпан)

  2. Җәлилнең А.Алишка багышланган шигыре “Ышанма” дип атала. (Дуска)

  3. Җәлилнең әтисенең исеме – Мостафа. (Әйе)

  4. Үлем җәзасына хөкем итү суды Дрезденда була. (Әйе)

  5. Моабит дәфтәрләре” – шартлы исем. (Әйе)

  6. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы Тукай премиясенә лаек була (Ленин премиясенә)

  7. Моабит дәфтәрләре”нең беренче басмасы 1953 елда басылып чыга. (Әйе)

  8. М.Җәлилнең матбугатта басылып чыккан беренче шигыре “Иптәшкә” дип атала. (“Бәхет” дип атала.)

  9. Хөкем алдыннан” картинасын Искәндәр Рафиков ясаган (Харис Якупов)

  10. Шагыйрьнең “Барабыз” исемле беренче китабы 1925 елда дөнья күрә. (Әйе)

Аяксыз” шигырен сөйлиләр.

Жюри 4 турга нәтиҗә ясый.

Укытучы. Фашист тоткынлыгында да Җәлил сынмаган, сыгылмаган. Батырлыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган. Ул “батыр йөрәкле” дибез. Шушы урында мин сезгә Х.Туфанның мондый сүзләрен әйтеп үтәсем килә. “Зур түгел, шагыйрь йөрәге – ул синең учка сыя”. Әйе, Җәлил йөрәге дә башкаларныкы кебек гап-гади, кеп-кечкенә. Әмма аңа иленә тугрылык та, ачы нәфрәт тә, ялкынлы сөю дә, мөлаем елмаю да – кыскасы, кешелек дөньясына хас булган, аны борчыган проблемалар да сыя. Шуңа күрә шагыйрь йөрәген олы йөрәк дип атыйбыз.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров134
Номер материала ДВ-390173
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх