Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Разработка на научную конференцию

Разработка на научную конференцию


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Фәнни эш

ЭЧТӘЛЕК

Кереш............................................................................................................... .2

1.Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты.

1.1 “ Өзелергә җитеп сыкрый күңелем”.Әдипнең тормышы ................ 3-4

1.2.. Бөек Ватан сугышы иҗаты..............................................................,,. 5-7

2.Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү дәвам итә......................................... 8-9

Йомгаклау......................................................................................................10 Әдәбият исемлеге…..................................................................................... 11



























Кереш

Еллар миннән үзенең соравын

Баганага терәп сорады.

Еллар минем күңел сафлыгын

Утка- суга салып сынады.

Ф.кәрим

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 71 еллык тарих катламы астында калды .

Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы башлануга, күп кенә язучылар, шагыйрьләр, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар.

Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен корбан булган батыр милләттәшләребезнең якты истәлеген хәтердә яңартканда, Фатих Кәрим шәхесе үзенең аеруча үзенчәлекле булуы белән игътибарны ныграк җәлеп итә.

Эзләнүле-тикшеренү эшемне дә менә шушы күзлектән чыгып яздым. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы... Фатих Кәримнең тууына 107 ел...Аның тормышы, иҗаты онытылмый, күпмедер күләмдә өйрәнелә, ләкин өйрәнеләсе юллары күп эле...

Тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга хаклы түгелбез. Эшебезнең бурычы да бүгенге буын яшьләренә илебезнең данлы үткәне- сугыш, сугышта катнашып, яу кырында ятып калган әдип- Фатих Кәримнең дәһшәтле тормышын,сугыш чоры иҗатын ачыклау , аның тормышы һәм ялкынлы иҗат юлы турында беркадәр мәгълүмат алуга ихтыяҗ тудыру; максаты: туган иле, туган җире өчен гомерен дә кызганмаган Фатих Кәрим иҗатына карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләү. Бу эшнең актуальлеге шунда, халкыбыз Фатих Кәримнең иҗаты бүген дә кирәкле, иҗат сызыкларын өйрәнү дәвам итә .

1.Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты.

1.1.“ Өзелергә җитеп сыкрый күңелем”.

Фатих Кәрим- гаять фаҗигале язмыш иясе.Башкортстанда , Дим елгасы буенда урнашкан Ает авылында кадерле төпчек бала булып дөньяга килгән,Казанга килеп,белем алу,мәхәббәтен очрату, гаилә кору,үлемсез әсәрләр иҗат итү кебек шатлык- сөенечләр белән бергә,тормышның авыр сынаулары аша да үтәргә туры килә. Мулла баласы икәнлеген яшергән, дип аны әзәрлеклиләр, “ халык дошманы” ясап төрмәгә үк ябып куялар. Ә инде көзгебер көндә мәхбүсләрне баржага төяп, диңгезгә алып чыгалар һәм ут төртәләр. Шунда 2 тоткын диңгезне йөзеп чыгып, исән кала. Аларның берсе Фатих Кәрим була.4 ел төрмәләрдә газап чиккәннән соң, акланып кайткач та,ул гаиләсе янында нибары 2 атна яшәп өлгерә, 1942 елның соңгы көннәрендә фронтка китә.

Дөньяда тиңдәшсез батырлыклар була. Шундый каһарманлыкларның берсен шагыйрь Фатих Кәрим кылган. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек ул фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышкан һәм 150 гә якын шигырен, 8 поэмасын, 2 повестен, 1 пьесасын автомат түтәсенә куеп язган.Фатих Кәрим 1945 нче 9 нчы февралендә Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугышканда геройларча һәлак була.Бу көнне ул 3 тапкыр яралана, соңгы пуля шагыйрьнең гомерен өзә. Фронтта күрсәткән батырлыгы өчен Фатих Кәрим Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.1942 елның 3 нче гыйнварыннан 1945 нче елның февраленә кадәр- фронт хәбәрчесе түгел, ә гади солдат, аннары лейтенант, взвод командиры буларак, окопта, сугыш уты эчендә көрәш алып бару, ике тапкыр җәрәхәт алып,госпитальләрдә дәвалану, ике орденга лаек булу, соңгы алышта бер көндә ике җәрәхәт алганнан соң да яу кырыннан китмичә, өченче ядрә йөрәгенә тиеп һәлак булу.

1941 елның март анда хатыны Кадрия Ишуковага яшерен рәвештә хат китерәләр. Анда : “ Иптәш Ф.Кәрим тиздән Казанга кайта...”дигән сүзләр язылган була.

Казан! Казан! Сагынып кайтам сине,

Килеп җиттем менә Иделгә.

Ә шулай да якынайган саен

Нәрсәдер ят тоела күңелгә,-

Дип яза шагыйрь үзенең “ Сагынып кайтам сине” шигырендә.

Шулай итеп, 1941 елның көзендә, дүрт ел буе төрмәләрдә чиләнгәннән соң ,шагыйрь яңадан Казанга кайтарыла. Билгеле. Сак астында , тимер рәшәткәле Столыпин вагонында , ләкин дөреслекнең җиңүенә ышанып. Зур өметләр белән кайта ул.

Аны Казаннның Кремль асты төрмәсенә ябалар. Вакытлыча төрмә була бу.Шагыйрьне Хәсән Туфан утырган камерага ябалар.Туфан аны шундук танып ала. Хәсән Туфан аны болайрак тасвирлый: “ Ф.Кәримнең киеме иске булса да, таза, ямалган. Аягында автомобиль покрышкасыннан эретелгән, тоткыннар телендә “ трактор”дип аталаган иләмсез авыр, әмма теләсә нинди пычракта да аякны җылы, коры тота торган ботинка иде...”Хәсән Туфан яшь ягыннан өлкәнрәк булса да, Ф.Кәрим “ төрмә университетларын “ күбрәк узган. Дустының авыр хәлен күреп, ул аңа ярдәм кулын суза, котылгысыз үлемнән йолып ала.









1.2. Бөек Ватан сугышы иҗаты.

Әдип Кызыл Армия сафына чакырылганнан башлап, төп хәрби эше белән бергә, бөек Ватан сугышы темасына актив әдәби иҗат эшен дәвам итә, юбарлык сәләте белән советсугышчыларынын бу бөек дөньякүләм тарихи көрәшендәге каһарманлыкларын гәүдәләндерергә тырышкан.Ватан сугышы чорында биш китап язган. Шуларның “ Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “ Разведчик язмалары”дигәннәре басылып чыкты һәм татар өлкә матбугатында яхшы бәя алды. “ Моң һәм көч”, “ Тирән күл”, “ Шакир Шигаев” дигәннәре Татарстан дәүләт нәшриятында басылып чыккан.

Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет кешеләре арасында рядовой солдат, шагыйрь Фатих Кәрим дә бар иде. Шагыйрьнең сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый:
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
«Ант».
Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен үзенең гомерен дә бирә.
Сугыш — афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь-поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.
Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын ана һәм бала язмышында күрсәтү дә үзәк өзгеч юлларда бирелә:
Ана, мәрхәмәтле газиз ана,
Я, әйт әле, әйтче, — аларның,
Канлы куллар белән каерып алып,
Күкрәгенә кыскан балаңны
Танк асларына ыргытуын
Күрер көнгә калыйкмыни без?!
«Туктатыйк».
Менә шагыйрьнең «Гөлсем» поэмасы:
Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
— Бик беләсең килсә, менә шул —
Яра ямау өчен, балаңның
Бераз тиресен тунап аламын».
«Гөлсем».
Шушы дүртьюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың, бала анасы — Гөлсемнең ни гаебе бар? Ә ник баланы тилмертергә кирәк, ул нәрсәдә гаепләнә, ни өчен аны газаплыйлар?.. Поэманы укыганнан соң әнә шундый сораулар күңелне газаплыйлар, йөрәкне телгәлиләр.
«Партизан хатыны» поэмасында да шул ук сугыш фаҗигасе чагыла.
Әлеге поэмадагы вакыйгалар фашист-ерткычларның чын йөзен бөтен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:
Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.
«Партизан хатыны».
Фашист — ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә — балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, «бала канын эчкән вәхшигә» суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.
Шагыйрьнең «Партизан хатыны», «Гөлсем» кебек поэмалары, халыкара трибунада — Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.
Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.
Фатих Кәрим — кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк —
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
«Фашизмның язы юк!»
«Фашизмның язы юк!» — бу инде шигъри ачыш. Таң һәм яз, якты кояш һәм чәчәкләр, мәхәббәт һәм җыр, ярсып сайраучы сыерчыклар — барысы да безнең яклы, безгә юлдаш. Шушы чынлыкны аңлаган кеше буларак, Фатих Кәрим тик бер теләк белән:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде, —
дигән теләк белән яна. Һәм, язып үткәнемчә, горур итеп: «Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе», — дип белдерә.
Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: «Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...»

2.Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү дәвам итә...

Күп еллар үткәч, 1971 нче елда Аетта шагыйрьнең беренче музее ачылды.Аны оештыруга Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбендә озак еллар дәвамында татар телен һәм әдәбиятын укыткан хатирә Гыйззәтуллина күп көч салган.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис 40 ел дәвамында шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын үз әсәрләрендә чагылдыра. Шагыйрьнең 100еллыгы уңаеннан ул әзерләгән “ Соңгы дәфтәр”факсимиль тупланмасы “ Идел –Пресс” нәшриятында басылып чыкты.Ренат Харис шагыйрьнең мәхәббәтенә багышланган “ Кадрия “ поэмасы, бозлы диңгез суында нахак гаепләү һәм репрессияләр золымын чагылдырган пьеса иҗат итте.

Галим Рамил Сарчин Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнеп. документаль әсәр язып, Татарстан китап нәшриятsна тапшырган.

1999 нчы елда шагыйрьнең 90 еллык юбилеенына карата Бишбүләк районы хакимияте Ф. Кәрим исемендәге премия булдырырга карар итте. Ул шагыйрьнең тормыш юлын, ижатын чагылдыруда зур өлеш керткән әдәбият , сәнгать, матбугат әһелләренә тәгаенләнә. Бу мактаулы исемгә 3 кеше лаек булды: 
1) «Кызыл таң» гәзите журналисты, Кыңгыр–Мәнәвез авылында туып –үскән Әнвәр Сөләймәнов. 
2) Татарстанның атказанган рәссамы, Бишбүләк туфрагында туып – үскән Рәшит Имашев. Ул югары художестволы сынлы сәнгать әсәрләре өчен бүләкләнә. 
3) Базлык авылыннан фотожурналист Виталий Исаев шагыйрьнең тормышын чагылдыручы фотосәнгать әсәрләре иҗат иткәне өчен премиягә лаек була. 
2014 нче елны Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаннан әдәби- музыкаль утырышта профессор Фоат Галимуллин: Фатих Кәрим кызы- Ләйләсе белән бәхетле. Ләйлә ханым әтисенең хатларын , истәлекләрен , шигырьләрен барлап, халкыбызга җиткерә барды .Галим Зәет Мәҗитов та әдипнең мирасын барлауга зур өлеш керткән.Ләкин , ни генә булса да, бүген шагыйрь иҗаты бездә яңа, объектив бәя көтә.





































ЙОМГАКЛАУ

Күргәнебезчә, Фатих Кәримнең рухы һәм иҗаты хәзерге чорда милли җәмәгатьчелеккә яңадан кайтырга, халык күңелендә сакланырга тиеш.

Әдипнең тууына 107 ел вакыт узса да, аның иҗатын өйрәнү дәвам ителергә тиеш. Шагыйрьнең иң билгеле патриот шигырьләрен мәктәптә дә өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә Фатих Кәримнең балалар, яшьләр өчен әсәрләрен өйрәнергә комачаулаучы сәбәпләр юк.
Билгеле булганча, Ает мәктәбендә шагыйрьгә багышланган күптөрле кызыклы чаралар үтә, анда Фатих Кәрим укулары уздырыла. Ләкин, ни кызганыч ,Фатих Кәримнең иҗаты тулырак өйрәнелмәгән.

Эзләнүле-тикшеренү эшебез дә менә шушы күзлектән чыгып язылды. Аны эшләү дәверендә куелган максатка ирешелде дип уйлыйм. Керештә сайланган теманың актуальлелеге дәлилләнде. Ни өчен теманы ачуда Фатих Кәрим иҗатына тукталдык? Беренчедән, теманы ачу өчен сугышның эчендә кайнаган, аның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше генә чын солдат образын тудыра, дәһшәтле сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен сурәтләп бирә ала. Икенчедән, әдипнең сугыш чоры шигырьләре. иҗаты тулаем өйрәнелмәгән.

Бу эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Бөек Ватан сугышы чорында утны-суны кичкән, авырлыклар алдында башын имәгән, туган иленә, туган җиренә, халкына тугрылыклы булып калган каһарман батыр солдат,Фатих Кәрим турында мәгълүмат бирелде, аның тормышындагы , иҗатында кайбер юллар ачыкланды.

Бу Фатих Кәримнең сугыш чорындагы әсәрләрен анализлаганда, әдип иҗаты буенча галимнәрнең фикерләрен атаганда күренде.







Әдәбият исемлеге

1. Казан утлары//Рафаэль Мостафин «Өзелергә җитеп сыкрый күңелем». №1, 1999 ел. 
2. Мирас//Зәет Мәҗитов «Шагыйрьнең куен дәфтәрләре». №1, 1999 ел. 
3. Татар әдәбияты тарихы.
5 том. «Казан». 1989 ел 
4. Фатих Кәрим. Шигырьләр. I том. «Казан». 1979 ел. 
5. Фатих Кәрим. Поэмалар, балладалар һәм драма. «Казан». 1980 ел. 
6. Фән һәм тел//Равия Зарипова «Мин – гуманист, сөям дөньяны». № 4, 2005
.

7.Мәдәни җомга// Сөембикә Кашапова “ Тәмугны кичкән шагыйрь”.№7.2014..

8.Мәгариф//Гөлфинә Хамаева //” Мин кояшым итеп йөртәм йөрәк ялкынын”.№5.2009.

9.Фатих Кәрим. Сайланма әсәрләр: Ике томда. Беренче том/ Фатих Кәрим.-Казан: Мәгариф, 2009.

10.Кәрим Фатих. Кыр казы: Шигырьләр, поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2004.

11. Мәҗитов З. Бөек Ватан сугыш чорында татар поэзиясе. Лирика. – /З.Мәҗитов// Казан, Татарстан китап нәшрияты. - 2000. - 16б.

12. Мостафин Р. Бөек Җиңү көне. - / Р.Мостафин // Мәгариф. –2010. - №5. - 3-4 б.



11


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 17.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров24
Номер материала ДБ-159032
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх