Разработка открытого урока "Татар телендә омонимнар"
Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Родной язык Другие методич. материалыРазработка открытого урока "Татар телендә омонимнар"

Разработка открытого урока "Татар телендә омонимнар"

Скачать материал

Дәреснең  планы

Тема : Омонимнар

Максат :

                  1.Дидактик – омонимнар  турында  мәгълүмат  бирү

                 2.Үстереш – телдән  һәм  язма  сөйләмдә  омонимнарны  аера  һәм  төгәл  куллана  белү  күнекмәләре  булдыру ; 

                3.Тәрбияви – туган телебезгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү

Җиһазлау : компьютер , презентация, экран, тестлы  карточкалар,  акча янчыгы, тиеннәр, дәреслек.

Дәреснең  тибы : яңа  белемнәрне  өйрәнү  һәм  беренчел  ныгыту  дәресе.

Дәреснең  метод  һәм  алымнары : укытучы  сүзе,  аңлату,  күрсәтү, дәреслек  белән  эшләү, тикшерү, сүзлек белән эшләү, эзләнү.

Дәрес  барышы

      I  Оештыру.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

        1.Исәнләшү. Укучыларны  барлау.

         2.Уңай  психологик  халәт  булдыру.

     II Актуальләштерү.

        1.Үткән дәрес материалын искә төшереп китү.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында кабатлап алу.Укучыларның төркемнәрдә эшләве.Сүзтезмәләрнең туры һәм күчерелмә мәгънә белдерүен ачыклау.Җаваплар тыңланыла, нәтиҗә ясалына.

   III Яңа материалны  өйрәнү  этабы

      1.Теманы  һәм  максатны  тәкъдим  итү.

       2.Шәүкәт Галиевнең “Тиен”шигырен уку.Шигырь өстендә эшләү.

       3. Проблеманы  чишү. Укучыларның кагыйдәне үзләре төзеп әйтүе.

       4.Фәнара бәйләнеш.Рус телендә дә омонимнарның булуы турында искәртеп үтү.

IV Белем һәм  күнекмәләрне  ныгыту, тирәнәйтү  этабы

      1.Дәреслек  белән  эшләү.104 нче бит, 238  нче  күнегү  өстендә  эш.( Төркемнәрдә эш.Һәр төркемнең партасында аңлатмалы сүзлек ята.Сүзлек ярдәмендә сүзләрнең мәгънәсен укучылар эзләп табалар,укып,дәлилләп күрсәтәләр. Дәфтәрдә эш.Ике омонимны кулланып, эш дәфтәренә җөмлә төзеп язалар.Бер укучы тактага чыгып, җөмләләрен яза, омоним сүзләрне табып күрсәтә.) Нәтиҗә  ясалына.

      2. Физкультминут  үткәрү.(Экрандагы рәсемнәр ярдәмендә омоним сүзне ачыклау.Укучыларның бурычы: шул сүзләрне хәрәкәтләнеп күрсәтүе).

     3.Тест  эше.

 5.Үзбәя.

V Йомгаклау. Рефлексия.

1.   Алган  белемнәрне  гомумиләштерү, нәтиҗәләр  ясау, сорауларга җавап  бирү:

-          Димәк,  укучылар,  бүген  без  нинди  тема  өйрәндек?

-          Омонимнар дип без нинди сүзләргә әйтәбез?

2.   Дәресне  йомгаклап,  нәтиҗәләр  ясап,  билгеләр  кую.

VI Өй эше.

1. Омоним сүзләрне аңлаткан рәсемнәр ясарга.

2. Омонимнар кулланып, диалог төзеп язарга.

3. Омонимнар  кулланып, сыйныфың  турында  хикәя  язарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең конспекты

У: Исәнмесез, укучылар.

у: Исәнмесез.

У: Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык.

Яңа көн тууга,    әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

У: Без үзебезнең киләчәк тормышыбыз өчен белем алабыз. Киләчәктә сезнең рухи һәм матди  яктан  да  тәэмин  ителгән  булуыгызны  телим.Шуның  өчен ,бөтен  тырышлыгыгызны  куйсагыз, бүгенге  дәрестә  сез рухи  яктан  гына  түгел, матди  яктан  да  баеп  китәрсез. Ә  ничек  байыйсыз? Алдыгызда  тартмада  тиеннәр  бар. Һәр дөрес җавабыгыз  өчен берәр  тиенне  акча  янчыгыгызга  сала  барырсыз. Төркемнәргә  бүленеп  эшләрбез. Һәр  төркемнең  үз  җитәкчесе  була. 1 нче төркем  сезнең  җитәкче: Миләүшә.2 нче  төркем  сезнең  җитәкче: Данис.

У: Алдагы дәрес материалын  искә  төшереп үтәбез. Укучылар, сез алдагы дәрестә нәрсә турында сөйләштегез?

у: Без узган дәрестә сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында сөйләштек.

У: Тартмада  сүзтезмәләр  язган  кәгазьләр. Сезнең бурыч: 1 нче төркем туры мәгънәле, 2 нче төркем күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләрне генә аерып ала һәм җавап бирә.Биремне башкарырга 2 минут вакыт бирелә.

у: Яңгыр болыты, алтын чылбыр, авыр сумка, бозлы яңгыр, зәңгәр диңгез, кулдан тоту – туры мәгънәле сүзтезмәләр.

У: Сүзләрнең туры мәгънәләре турында нәрсә әйтә аласыз?

у: Туры мәгънәдәге сүзләр үзләренең беренчел мәгънәләрендә килгәннәр, нәрсәне дә булса турыдан-туры белдерәләр.

У: Яхшы, рәхмәт.2 нче төркем нинди сүзтезмәләр аерып алды?

у :Тузан болыты, алтын кул, авыр эш, бозлы караш, хыял диңгезе, йөрәк тоту – күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр.

У: Яхшы, сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре турында нәрсә әйтә аласыз?

у : Күчерелмә мәгънә – сүзнең икенчел мәгънәсе. Ул предмет, күренеш, билгеләрнең охшашлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

У: Яхшы, рәхмәт.Ә хәзер,укучылар, кем дөрес җавап бирүдә катнашты, җавабыгызны бәялисез.Акча янчыгына 1 тиенне салып куябыз.Хәзер экранга карыйбыз.

Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Тәлгатьне үртимен:

-Менә сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен.

Тәлгать әйтә: -Шаяртма,

Койрыгын тотма, тартма,

Кирәкми бер тиен дә,

Бирермен мин тиенне,

Бирермен бүләк итеп

Җанлы почмакка илтеп

Түләмичә бер тиен,

Карарсыз сез бер тиен. ( Ш. Галиев )

У: Укучылар, бәлки, бу шигырь сезгә таныштыр? Авторы кем дип уйлыйсыз?

у : Шәүкәт Галиев.

У: Әйе, шигырьнең авторы Шәүкәт Галиев.Кем ул?

у : Шәүкәт Галиев – балалар шагыйре.

У: Әйе, дөрес, Шәүкәт Галиев безнең якташ шагыйрь дә.Ул тумышы белән Апас районы Бакырчы авылыннан. Ул – юбиляр шагыйрь. Исән булса, аңа быел 90 яшь тулган булыр иде.Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара?

у : Тиен – җәнлек һәм тиен – акча турында.

У: Әйе, дөрес, укучылар, дөрес җавабыгызны бәяләргә онытмагыз,укучылар.Тиенне акча янчыгыгызга салып куя барыгыз.Экранда тиен – җәнлек һәм тиен – акча рәсемнәре бирелгән.Икесе дә бер үк исем белән аталганнар.Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар?

у : Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк.

У: Әлеге сүзләрнең аермасы нәрсәдә?

у : Мәгънәләре төрле: беренчесе – җәнлек, икенчесе – акча.

У: Әлбәттә, дөрес.  Җавабыгызны бәяләргә онытмагыз,укучылар.   Игътибар белән экранга карыйбыз.Сез бу рәсемнәргә карап, ике яки өч рәсемгә туры килгән сүзне табып әйтергә тиешсез.(Рәсем җаваплары : казан, йөз).

у : Казан, йөз.

У: Әйе,дөрес, җавабыгызны бәяләргә онытмагыз.Укучылар, бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?

у : Әйтелешләре һәм язылышлары.

У: Ә нәрсәләре уртак түгел?

у : Мәгънәләре.

У: Әйе,дөрес.Ә рус теленнән мондый  сүзләргә мисаллар китерә аласызмы?

у : Коса – үрелгән чәч толымы, коса – орудие для косьбы.

У: Яхшы, дөрес җавабыгызны бәяләп, тиенне акча янчыгына салып куегыз.Укучылар, шул сүзләргә карап, үзегез нинди кагыйдә формалаштыра аласыз?

у : Бу сүзләрнең әйтелешләре һәм язылышлары бер, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка сүзләр.

У: Әйе, дөрес,укучылар, мондый сүзләрне сезнеңчә нәрсә дип атыйлар?

у : Омонимнар.

У: Дөрес, омонимнар. Омонимнар (грек. Homos – бертөрле, опута – исем) – бертөрле аваз составына ия булган төрле мәгънәле сүзләр. Омонимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар барлык телләрдә дә шактый күп очрый. Укучылар, без бүген дәрестә нинди максатлар куеп эшләрбез?

У: Димәк, омонимнарны тексттан табарга , мисаллар китерергә, җөмләләрдә кулланырга өйрәнербез.

У: Хәзер экранга карыйбыз. Экранда омоним сүзгә  рәсемнәр бирелгән.Нинди сүз инде ул?Нинди төр мәгънәләре бар икән бу сүзнең?Укучылар, мәгънәсе аркылы бу сүзне табабыз.Шушы сүзне , көй астында, хәрәкәтләнеп күрсәтәбез.Рәхмәт, утырыгыз, укучылар.

У: Хәзер эш дәфтәребезне ачып, бүгенге числоны,теманы язып куйыйк.Дәреслегебезнең 104 нче битеннән 238 нче күнегүне табабыз.Бирем белән безне Миләүшә таныштырыр.Һәр төркемнең дә партасында аңлатмалы сүзлек ята.1 нче төркемгә беренче өч сүз, 2 нче төркемгә ике сүз.Сүзлектән сүзне кем таба һәм кем җавап бирүен,кем җөмлә уйлавын сөйләшеп алыгыз.Биремне төркемнәрдә эшләү өчен 3 минут вакыт бирелә.Башта 2 нче төркем җавап бирә.

У: Яле, 2 нче төркемне тыңлыйбыз.(Төркемнәрдә эш, һәр сүзнең дә мәгънәсен эзләп табалар,укып дәлилләп күрсәтәләр.Омоним сүзләрне кертеп ике җөмлә төзеп язалар.Тактага бер укучы ике җөмләне чыгып яза.).Димәк,укучылар, бу сүзләрнең язылышлары һәм әйтелешләре генә бертөрле, ә мәгънәләре төрле-төрле икән.Укучылар дөрес җавабыгызны бәяләргә онытмагыз.1 тиенлекне акча янчыгыгызга салып куегыз.

У: Хәзер тест эшен эшлибез.Сезнең алдыгызда тестлар.Һәркем мөстәкыйль рәвештә биремнәрне укый.Үз кәгазегездә үк җавапларыгызны билгелисез.(3 минут вакыт бирелә).

У: Яхшы,вакыт тәмам.Әйдәгез кулыбызга каләмнәребезне алып, һәрберегез үзенә үзбәя куйсын.(Экранда тестның дөрес җаваплары күрсәтелә).

У: Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек?

у : Омонимнар.

 У: Омонимнар дип без нинди сүзләргә әйтәбез?

  у : Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләргә әйтәбез.

 У: Яхшы,җавапларыгызны бәяләргә онытмагыз.Димәк, укучылар, бүген дәрестә матди яктан да баеп китәсез диеп әйттек иде.Әйдәгез әле акча янчыгыгыздан тиеннәрегезне санагыз.Кем күпме акча туплады икән?Бүгенгесе көн бездән финанс яктан грамоталы булуны таләп итә.Заманадан артта калмыйбыз.(Билгеләр кую).(Өй эшен укучылар үзләре сайлап алып, көндәлекләренә язалар).

У: Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

 

-          

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

 

Буа шәһәре  аерым фәннәрне  тирәнтен  өйрәнүче  1 нче  номерлы  урта гомуми  белем  бирү  мәктәбе

 

 

 

 

Бөтенроссия Ел мөгаллиме – 2018 бәйгесе

Район күләмендә 5 нче сыйныфта(татар төркеме) “Телебездә омонимнар” темасына күрсәткән ачык дәреснең планы һәм конспекты

 

          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          Беренче квалификацион категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы -  Хәмидуллина Гүзәл Наил кызы

 

 

 

 

 

 

                                     

13 нче ноябрь 2018 нче ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Краткое описание документа:

Конспект урока содержит полезную информацию, можно использовать при обучении.

Проверен экспертом

Общая информация

Учебник: «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Харисова Ч.М., Максимов Н.В., Сайфутдинов Р.Р.
Скачать материал

Похожие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.