Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка праздника семьи на татарском языке

Разработка праздника семьи на татарском языке

Скачать материал

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  ТУКАЙ РАЙОНЫ

МБГББУ « Кузкəй урта гомуми белем бирү мəктəбе»

 

 

 

 

 

Гаиләләр белән үткәрелгән  бәйге

ПЛАН- КОНСПЕКТ

 

 

 

Тема: « Замана гаиләсе»

 

 

 

 

 

 

                                         Төзеде:I класс җитәкчесе

                                        Галеева Рəфилə Рəкыйп кызы,

                    

 

 

 

 

 

                               Күзкəй,

2015 нче ел.

 

Замана гаилэсе

Максат: Әти-әниләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Гаиләңне хөрмәтләү хисен үстерү

 

 

Кичә барышы

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, һәм килгән кунаклар! Бүген без гаилә бәйрәмендә катнашабыз. Гаилә тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән , димәк, дәүләттә нык тату дигән сүз. Һәр Кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала соң. Минемчә, ул борынгы гореф- гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы- зыгыларында да узара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш тапкан ул.

         Минтимер Шәймиев указы белән 2008 нче ел гаилә елы дип игълан ителде. Безнең мәктәптә дә бу ел уңаеннан бик күп чаралар үткәрү каралды. Менә шул чараларның берсе булган « Замана гиләсе» дигән бәйгене  бүген без сезгә тәкъдим итәбез.

 

Жырсыз җирнең яме юк

Жырсыз тормыш тәме юк

Жыр яши, җыр- мәңгелек.

( концерт номеры)

 Бер утыру үзе бер гомер дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү,

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

                            Гаиләләр мәктәпкә җыелган,

                           Ял итәр өчен бүген.

                            Сүзләремнең иң матурын,

                           Әйтмичә мөмкин түгел.

( жюри сайлау)

Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бу залга.

Әти - әниләр карагыз,

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

 

I бәйгебез « Минем гаиләм» гаиләләр белән таныштыру

 

Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле, бик ямьле.

Чөнки бүген кунакка

Әти- әниләр килде.

                      Җырлар булса, шундый булсын-

                      Җиргә шатлык сибәрлек.

                      Күңелләргә бәйрәм булып,

                      Язлар булып килерлек.

( концерт номеры)

II бәйгебез мәкальләрне дәвам итегез:

Гаилә-.....( гомер чишмәсе)

Гаилә- ....( ил татулыгы)

Гаилә-....( ил терәге)

Гаилә-....( бәхет ачкычы)

Кошлар- оясыз булмый,-----( кеше гаиләсез булмый)

Ата- аналы бала-....( алтын канатлы бала)

Ата беләк-....( ана йөрәк)

Кош - канаты белән, ...(гаилә татулыга белән көчле)

 

III.Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Тырышлык бәхет  китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

-Әти өйдә юк, капка ватылган. Кем кадаклар икән аны?

- Әниләр.

-Әни өйдә юк . Кем ашарга пешерә инде?

-Әтиләр.

Димәк, бу конкурсыбыз безнең әтиләр бәрәңге әрчи, әниләр кадак кага дип атала.

             Бие, бие, биюче

             Биюче мин диюче

             Биючегә сүз әйтмәгез

            Биюче шәп беренче.

( концерт номеры бию)

VI. Сүзләр төзе дип атала.( бер сүздә бер хәрефне бер генә мәртәбә кулланырга мөмкин)

Һ, М,К, А, Н, Л, И, Е, Б, Р, Ы, С, У.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз безне

Җырлый, җырлый биибез.

( конөерт номеры)

            Сүзләрне уку

V. бирем Әтиләргә

-         Балагыз белән өй эшен ничек хәзерлисез микән? Шуны тикшерергә булдык әле без, шуның өчен һәрберегез балагыз белән ятлаган соңгы шигырегезне сөйләп күрсәтегез әле.

( концерт номеры )

Татарча да биибез

Русча да биибез,

Илебездә, җиребез дә

Дус һәм тату яшибез.

VI. Ә хәзер сәхнәбез түренә үз һөнәрләрен күрсәтү өчен иң кечкенә гаилә кешеләрен чакырабыз. Аларны без бию осталыгында сынарга булдык.

 ( концерт номеры)

VII.Табышмакларның җавабын табу

 Кем тапкыр, кем зирәк

Әйтеп бирсен тизрәк

Табышмак әйтәмен

Сездән җавап көтәмен.

1.    Борынгы заман сәгате( әтәч)

2.    Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. ( хат)

3.     Кешегә иң якын әйбер ( күлмәк)

4.    Тапларны юкка чыгара торган химик препарат ( сабын)

5.     Кара мәче нинди ишектән керә?( ачык)

6.    Өй эчендә базым бар,

Баз эчендә бозым бар,

Керер идем сыялмыйм,

Бозларында шуалмыйм.(суыткыч)

7.    Минем ялгызымны ашамыйлар, әмма минән башка татарга ашта булмый.( токмач)

8.    Тешләре бар авызы юк, үзе чәйни, үзе йотмый. Ашаганы агач он.( пычкы)

       ( концерт номеры)

VIII. Бернче һәм соңгы юл дип атала.

Димәк, сез, гаиләләр хикәяне язып бетерегә тиеш буласыз, чөнки хикәянең беренче һәм соңгы юлы гына билгеле.

1.    Аяк астында кар шыгырдый иде........................   Табада май чыҗлый иде.

2.    Тукран агач куышыннан башын чыгарды.............  Самолёт аэродромга утырды.

3.    Яңгыр бөтен  эзләрне юып бетерде.........  Идәндә шахтёр каскасы ята иде.

4.    Учак инде күптән сүнде...........   Балконны яшел төскә буядылар.

 

( концерт номеры)

IX. Ә хәзер сәхнәбез түренә әниләрне чакырабыз. Алар безнең уң кулларыбыз. Безгә даими ярдәм итеп торалар үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр әле.. Берә куплет җыр башкарсыннар.

( концер номеры)

Гомуми нәтиҗә чыгару өчен сүзне җюрига бирик.

 

Ата- ана хакы дигән

Канунуар яшәп калсын

Гаиләләр һичкайчан

Кыйбласын югалтмасын

                                                Ата- анадан башка

                                               Бар нәрсә дә табыла

                                               Һәр бала ата- анага

                                               Изге итеп табына

Биедек тә, җырладык та

Шигырьләр дә сөйләдек

Бәйрәм итеп уйнап алдык

Матур көйләр көйләдек.

                                Бәйрәм киче бетеп килә

                                Кунакларга әйтик шуны

                               Сәламәтлек, бәхет телик

                                Һич белмәсеннәр борчуны.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка праздника семьи на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер монтажа

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 258 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2015 719
    • DOCX 47.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галеева Рафиля Ракиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галеева Рафиля Ракиповна
    Галеева Рафиля Ракиповна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 10953
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Возрастные особенности детей младшего школьного возраста

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 091 человек

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 958 человек из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 668 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 298 человек

Мини-курс

Организация образовательного процесса в современном вузе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе