Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка программы "Воспитанный ребенок"

Разработка программы "Воспитанный ребенок"

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов









Тәрбияле бала” программасы



























Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр”

Ризаэддин Фәхреддин



Аңлатма язуы.

Бүген илебезнең мәгариф системасындаукыту эчтәлеген яңарту процессы бара.Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары эхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү-төп бурыч. Баланы гаилә белән беррәттән мәктәп тә тәрбияли. Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый.Яшәү ничек аң шундый.Бүгенге көндә балаларны тәрбияләү авыр,чөнки алар мәктәпкә килгәндә, гаиләдә салынган тәҗрибә белән киләләр.Ә һәр гаиләнең үзенең яшәү үзенчәлекләре бар.Без әнә шуны да күз алдында тотарга тиешбез.

Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша. Шул вакытта алар яхшыны яманннан аерып дөрес юлны сайлый белергә тиеш.Моңа өйрәтү педагогларның бурычы.

Базар икътисадына күчеп,демократик дәүләт төзергә омтылган вакытта,гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек,бер-береңне хөрмәт итү,кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек кебек әхлакый сыйфатлар югала башлады.Кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч-ул әхлак тэрбиясе.Аны туганнан алып,аның гомере дәвамында алып барганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”-дигән галим һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин.

Балага дөрес тәрбия бирү,аны әхлаклы миһербанлы, намуслы ,тәрбияле шәхес итү-һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы.Ата-ана, укытучылар нинди үрнәк күрсәтә,нәрсәгә өйрәтә,бала да шул сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша.Без болганчык заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчкечелек,наркомания,җинаятьчелек ныграк тамыр җәя.Тулы булмаган гаиләләр саны көннән-көн арта.Телевизордан укучылар психикасына начар тәэсир итүче фильмнар күрсәтелә. Балалар күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыралар.

Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып,үсеп,камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин.Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала.Заман бүгенге мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартлар да яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя.Милли мәгарифне үстерүдә ,мәктәптәге укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддиннең педагогик хезмәтләреннән файдалансак,бик отышлы булыр.Чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә.Шулай ук татар халкының атаклы бөек мәгърифәтчеләре-Каюм Насыйри,Шиһабетдин Мәрҗәни бөтен гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаганнар,халык педагогикасына ислам әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп язылган гаять бай әдәби һәм фәнни мирас калдырганнар.

Россиянең атказанган укытучысы ,язучы Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”,Иман дәресләре “ китаплары да укытучылар өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле уку әсбаплары.

Ислам кыйммәтләрен балаларга рухи-әхлакый белем бирүдә куллана алабыз. Үзенең бер чыгышында Русия президенты В.В.Путин”Диннең дәрәҗәсен күтәрергә безгә вакыт җитте”-диде. Аның фикерен дәвам итеп М.Ш.Шәймиев “Ислам дине нигезендә өченче меңъеллыкта яшәргә лаеклы буыннар тәрбиялик”-диде.Һәр баланы туган илен яратырга,һәр милләткә ихтирам белән карарга, яшәү нормаларын намус белән башкарырга өйрәтү –һәр тәрбияченең бурычы.

Тәрбия эшенең максаты-укучылар аңында якты өметләр һәм халыкның бәхетле киләчәгенә ышаныч тудыручы идеяләр яшәвен тәэмин итү, һәр укучының сәләтен үстерә торган гамәли чаралар уздыру,.Р.Фәхреддин хезмәтләрен тәрбия эшендә куллану-уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. “Тәрбияле бала” программасы аның “Тәрбияле бала”,“Нәсыйхәт”, “Тәрбияле хатын”,“Тәрбияле ата”,“Шәкертлек әдәбе”Һ.б хезмәтләренә нигезләнеп тормышка ашырыла.

Программаның эчтәлеге.

1 нче юнәлеш-“Уку-төп эшебез.”

Уку-энә белән кое казу”

Татар халык мәкале.

Максат-укуга аңлы караш булдыру һәм интеллектуаль шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:-алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү. Әдәби китаплар , газета-журналлар укуларына ирешү.Бәйге-конкурсларда үз теләкләре белән катнаштыру.Китап-дәфтәрләрне, көндәлекләрне тәртиптә тотарга өйрәтү. Һәр укучының үзенә тапшырылган вазифаны намус белән җиренә җиткереп башкаруларына ирешү.

2 нче юнәлеш- “Туган ил бер генә.”

Күге астында яшәгән, һаваларын иснәп, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны сөегез, аның исемен бөек итәр өчен тырышыгыз!” Р.Фәхреддин.

Максат-граңданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

Бурычлар-Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,район турында белемнәр туплау, аларның символикаларын өйрәнү.Укучыларның хокук һәм бурычлары белән таныштыру.Гаилә төшенчәсенең мөһимлеген аңлату. Сугышта катнашкан яки һәлак булган кешеләрне искә алу. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашулар уздыру.Музейларда булу. Авылыбыз тарихы белән танышу.Табигатькә сак караш тәрбияләү. Экологик рейдлар һәм экскурсияләр оештыру.

3 нче юнәлеш-“Саулык-зур байлык”

Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә һәр эштә сак бул”

Р.Фәхреддин

Максат-саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.

Бурычлар-Санитария-гигиена культурасын үстерү.Спорт белән шөгыльләнү,ярышларда катнашу, начар гадәтләрдән саклану.Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү.Дөрес туклану, организмны чыныктыру турында әңгәмә уздыру. Шәфкать туташы белән очрашу уздыру. Кызлар һәм егетләр өчен аерым класс сәгатьләре уздыру.

4 нче юнәлеш-“Сәнгать дөньясында”

Яшь талатларның беренче авазларын мәктәп залларында ишетерсез. Дөньяга сирәк килә торган Тукайларның яшьлеге сезнең кулда” Сибгать Хәким.

Максат-сәнгатьне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

Бурычлар-Сәхнә культурасы булдыру.Матур сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кызыклы шәхесләр белән очрашулар уздыру.Татар халкының бөек композиторларының һәм җырчыларының иҗатларын өйрәнү.Мәктәптә узган класстан тыш чараларда барлык укучыларның да катнашуларына ирешергә.Татар һәм башка халыкларның ижатларын укырга. Габдулла Тукай шигырьләренә төшерелгән татарча мултьфильмнарны карарга һәм анализларга.

5 нче юнәлеш-“Тәрбияле бала”

Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан да килер, көче дә җитәр”.Р.Фәхреддин.

Максат-Тәрбияле бала турында төшенчә формалаштыру,тәртипле булуларына ирешү.

Бурычлар-Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп әти-әниләргә, туганнарга, күршеләргә, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә, дус һәм иптәшләргә яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәклекне аңлату. Өй эчендә, мәктәптә, урамда, больницада үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.Белем алуда тырышлыкның мөһимлеген аңлату.

6 нчы юнәлеш-“Хезмәт төбе-хөрмәт”

Кешеләрне шатландыруың, үзеңне шатландыруыңдыр”.Р.Фәхреддин

Максат- Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеген аңлату.Хезмәтне яратырга, һәртөрле эшнең хөрмәткә лаек булуын, укучының үзенә туры килгән, күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлауда юнәлеш бирү.

Бурычлар-Ризаэддин Фәхреддиннең “Тырышлык әдәпләре”, “Һөнәр вә сәнәгать әдәпләре”, “Кәсеп әдәпләре” хезмәтләрен өйрәнү. Өйдә нинди эшләр башкарулары белән кызыксынып тору. Класс кабинетын тәртиптә тоту. Мәктәп күләмендә узган өмәләрдә һәм башка төр эшләрдә барлык укучыларның да катнашуларына ирешү. Әти-әниләренең һөнәрләре турында язмалар язу, мини-газета чыгару. Төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздыру.

Эш формалары:

-тематик класс сәгатьләре һәм әңгәмәләр уздыру,

-истәлекле даталарга багышланган кичәләр, бәйрәмнәр оештыру,

-елга бер тапкыр Гаилә бәйрәме үткәрү,

-гади эшчеләрне, кызыклы һәм күренекле шәхесләрне, сугыш ветераннарын, студентларны очрашуга чакыру,

-интеллектуаль уеннар, бәйгеләр уздыру,

-табигатькә, музейга, район үзәгенә экскурсияләр оештыру,

-рәсем, шигырь конкурслары уздыру.

Тәрбия темасы

Тәрбияле , белемле, әхлаклы, зыялы, талантлы,тормышта үз урынын табырга сәләтле шәхес тәрбияләү.



Бурычлар

Белем алуга аңлы караш тәрбияләү.

Бердәм, дус һәм тату коллектив булдыру.

Өлкәннәргә хөрмәт, кечкенәләргә игътибарлылык тәрбияләү.

Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү.

Ислам дине нигезләре белән танышу.

Табигатькә сакчыл караш, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә торып эшләү.

Иҗади фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү.

Сәнгатьнең төрле өлкәләре беләк кызыксындыру, бәйгеләрдә катнашуларына ирешү.


___________уку елындагы эшчәнлеккә анализ.



Класс җитәкчесе турында мәгълүмат

Фамилия

Исем

Отчество

Туган көне

Белеме

Нинди уку йорты тәмамлаган

Эш стажы

Класс җитәкчесе буларак эш стажы

Нинди предмет укыта





























Сентябрь-экстремизмга каршы көрәш айлыгы

Укучыларны дәрелекләр белән тәэмин итү

Көндәлек расписание билгеләү

Укучыларның укуларын күзәтеп тору

1 нче атна


2 нче атна

Даими

Китапханәче


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Парламент дәресе “ РФ Конституциясе көне” Дәрес- презентация

02.09.13

Класс җитәкчесе

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе


График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы


Спорт секторы

Класс җитәкчесе

Сәнгать дөньясында”

Белем бәйрәмендә катнашу

Варислар көнен билгеләп үтү



02.09

18.09


Класс җитәкчесе

Вожатый


Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору

Мәктәпнең эвакуация схемасын хәтердә яңарту

Әңгәмә:”Тәрбияле бала программасы” белән танышу.

Даими

График буенча 2 нче атна


3 нче атна


Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе


Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп бакчасында,колхоз,авыл территориясендә көзге эштә катнашу

Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү.

Мәктәп планы буенча

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә.

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Экстремизмга каршы бердәм көрәш көне

Укучылар өчен кагыйдәләр!”

Сәламәтлек сәгате:“Сәламәтлек һәм эшкә сәләтлелек

Әдәплелек дәресе:“Әдәп төбе-хөрмәт”


3.09


2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

Класста дежурлыкны һәм хезмәтне оештыру, вазыйфалар бүленеше


1 нче атна

Класс җитәкчесе











Октябрь-шәфкатьлелек айлыгы

Мәктәптә узган фән олимпиадарында катнашу

Көндәлекләрне тикшерү

Укучыларның укуларын күзәтеп тору

График нигезендә


Атнага бер тапкыр

Даими

Фән укытучылары


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе

График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы

Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлау

Укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрик итү

Көзге бал бәйрәмендә катнашу

01.10


План буенча


План буенча

Класс җитәкчесе


Культура секторы


Культура секторы

Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору

Әңгәмә:”Туганнар”

Даими

План буенча

4 нче атна

Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп бакчасында эштә катнашу


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү

Мәктәп планы буенча

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Әби-бабайлар кем булган”

Наркотикларга каршы бердәм көрәш көне

Сәламәтлек сәгате: “Агрессия, төрләре”

Әдәплелек дәресе :“Гадәтләр һәм ихтыяр көче”


1 нче атна

2 нче атна


3 нче атна

4 нче атна

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

1 нче чирек нәтиҗәләре


27.10

Класс җитәкчесе













Ноябрь-хокукый белем айлыгы

Фәннәрнең район туры олимпиадаларында катнашу

Көндәлекләрне тикшерү

Укучыларның укуларын күзәтеп тору

1 нче чирекне йомгаклау

График нигезендә


Атнага бер тапкыр

Даими


Соңгы уку көне

Фән укытучылары


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе.

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан Конституциясе көненә багышланган интеллектуаль уен

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна


3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча


Класс җитәкчесе


Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Әңгәмә:“Гриппка каршы профилактика чаралары”

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Чирек башында


График буенча

График буенча

Класс командиры.

Класс җитәкчесе


Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Әниләрне бәйрәмнәре белән котлау, концерт,ярминкәдә катнашу

Әниләргә бүләкләр ясау


План буенча


3 нче атна

Класс җитәкчесе


Культура секторы


Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау.

Мәктәп буенча дежур тору

Тәмәкегә каршы көрәш көне

Даими

График буенча

18.11

Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе


Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү


Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә.

2-3 атна

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Әҗгәмә:“Укучының бурычлары һәм хокуклары”

Диспут: “Полиция булу җиңелме?”

Сәламәтлек сәгате“Компьютер

дусмы, дошманмы?”

Әдәплелек дәресе:”Мәктәп, гыйлем алу әдәпләре”

1 нче атна


2 нче атна

3 нче атна



4 нче атна

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе



Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

Мин кем? Мин нинди?

4 нче атна

Класс җитәкчесе













Декабрь-эстетик тәрбия айлыгы

Көндәлекләрне тикшерү.

Укучыларның укуларын күзәтеп тору

2 нче чирекне йомгаклау,класс җыелышы уздыру.

Атнага бер тапкыр

Даими

Соңгы уку көне

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Түгәрәк өстәл:” 12 декабрь - РФ Конституциясе көне

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна


2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу



Даими

Сишәмбе

График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы

Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Яңа ел конкурсларында катнашу.

Яңа ел кичәсендә чыгыш ясау.

Яңа ел сыннары ясауда катнашу





План буенча

Ай дәвамында

Класс җитәкчесе

Культура секторы




Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору

Әңгәмә: Уку-энә белән кое казу”



Даими

График буенча

2 нче атна

Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү

Яңа елга кабинетны бизәү

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә

3 нче атна

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Культурасекторы

Класс сәгатьләре

Тәрбия сәгате: “СПИД- гасыр афәте”

Әңгәмә:”Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне”

Сәламәтлек сәгате: “Егетләр өчен шәхси гигиена”

Әдәплелек дәресе: “Битараф булып тумыйлар”

1 нче атна


9.12


3 нче атна

4 нче атна

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

Кышкы травмалар, пиротехник чаралар белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәү”


26.10

Класс җитәкчесе







Январь-халык педагогикасы айлыгы

Көндәлекләрне тикшерү

Укучыларның укуларын күзәтеп тору

Атнага бер тапкыр

Даими

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе



Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе

График буенча

График буенча

Класс командиры.

Спорт секторы

Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Тәрбия сәгате “Милли киемгә мәдхия”



2 нче атна


Класс җитәкчесе


Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору

Тәрбия сәгате: “ Мин һәм гаилә

Даими

График буенча

3 нче атна


Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә


Хезмәт секторы

Хезмәт секторы

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Спиртлы эчемлекләр куллануга каршы көрәш көне

Әдәплелек дәресе “Телебез- татлы, йөзебез якты булсын”

Тәрбия сәгате “Бөек Ватан сугышы сукмаклары булап”- Ленинград блокадасы

20.01


2 нче атна



4 нче атна


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе



Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

Укудагы куркулар, аларны җиңү ысуллары

3 нче атна

Класс җитәкчесе















Февраль-патриотизм айлыгы

Көндәлекләрне тикшерү


Русский медвежонок конкурсында катнашу

Зирәк тиен конкурсында катнашу

Атнага бер тапкыр

График нигезендә


График буенча


Фән укытучылары


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Даими

График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы

Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Әтиләрне, укучыларны 23 нче февраль белән котлау

Ягез әле,егетләр” кичәсендә катнашу

Гашыйклар көнен билгеләп үтү

22.02


22.02


14.02

Класс җитәкчесе


Культура секторы


Культура секторы

Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору

Лекция.Мәктәп уставы.Укучылар өчен кагыйдәләр



Даими

График буенча

4 нче атна

Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Тәрбия сәгате: “Патриот һәм гражданин – икесе бер төшенчәме”

Тәрбия сәгате “Халыкара туган тел көне”

Суицидка каршы профилактика” сәгате

Әңгәмә: “Кием әдәпләре”


1 нче атна


2 нче атна


17.02


4 нче атна

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

Бүгенге көн герое - кем ул?” “Сочи. Кышкы олимпиада нәтиҗәләре”


3 нче атна

Класс җитәкчесе









Март-мәктәп һәм гаилә айлыгы

Көндәлекләрне тикшерү

Кенгуру конкурсында катнашу

Кто зовется воспитатель” проект эзерләү һәм яклау

Атнага бер тапкыр

График буенча

План буенча

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча




Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе


График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы


Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Әниләрне, әбиләрне, апаларны 8 март белән котлау

Нәүрүз” бәйрәмендә катнашу

07.03


22.03

Класс җитәкчесе

Культура секторы

Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору


Даими

График буенча


Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу

Кабинетта генераль уборка уздыру

Әби-бабайларга ярдәм итү


Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә.

Хезмәт секторы

Хезмәт секторы.

Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Әңгәмә:“Әниемнең һөнәре турында”

Диспут “Начар гадәтләрдән ничек сакланырга”

Әдәплелек дәрес “Йөрү әдәпләре”

1 нче атна


2 нче атна


3нче атна

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

3 чирек нәтиҗәләре

Балаларның юл травматизмын булдырмау профилактикасы



3 нче атна

Класс җитәкчесе















Апрель-экология айлыгы

Көндәлекләрне тикшерү

Китапларга рейд уздыру

Фәннәрнең практик конференциясендщ катнашу

Атнага бер тапкыр

График буенча

11.04


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Җитәкче

Туган ил бер генә”

Ил –көн яңалыклары белән танышу

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Хокук белеме атналыгы”нда катнашу

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

9.04-13.04

Исемлек буенча





Класс җитәкчесе

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу.

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе

График буенча

График буенча

Класс командиры.

Спорт секторы

Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

1 нче апрель “Көлке көнен” билгеләп үтү.

12 нче апрель- Космонавтика көненә багышланган уен викторинада катнашу

План буенча


12.04


Класс җитәкчесе


Культура секторы



Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау.

Мәктәп буенча дежур тору

Әңгәмә: “Начар гадәтләр”

Даими

План буенча


Тәртип секторы

Класс җитәкчесе



Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу.

Кабинетта генераль уборка уздыру.

Әби-бабайларга ярдәм итү.


Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә.

Хезмәт секторы

Хезмәт секторы.

Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Әңгәмә:“Мәхәббәт һәм гаилә: закон һәм йолалар Мәхәббәт һәм гаилә: закон һәм йолалар”

Сәламәтлек сәгате:”Үсү чоры кризислары”

Хокук белеме атналыгы

Әдәплелек дәресе:“Кием әдәпләре”


1 нче атна



2 нче атна


3 нче атна

4 нче атна

Класс җитәкчесе



Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе

Класс җыелышы

3 чирек нәтиҗәләре

Балаларның юл травматизмын булдырмау профилактикасы



3 нче атна

Класс җитәкчесе













Май- Хәтер айлыгы

Уку елын уңышлы тәмамлау

Көндәлекләрне тикшерү

Еллык контроль эшләр

КФУ тестлары эшләү

График нигезендә

Атнага бер тапкыр

График буенча

График буенча


Фән ияләре

Класс җитәкчесе

Фән ияләре

Класс җитәкчесе

Туган ил бер генә”

Ил-көн яңалыклары белән таныштыру

Россия яңалыклары

Татарстан яңалыклары

Район һәм авыл яңалыклары

Газета һәм журналларга күзәтү

Сишәмбе

1 нче атна

2 нче атна

3 нче атна

4 нче атна

Исемлек буенча

Саулык-зур байлык”

Иртәнге гимнастикада катнашу

Гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерү

Спорт түгәрәкләренә йөрү

Спорт ярышларында катнашу

Даими

Сишәмбе


График буенча

График буенча

Класс командиры

Спорт секторы


Спорт секторы

Спорт секторы

Сәнгать дөньясында”

Әтиләрне, бабайларны Җиңү көне белән котлау

Сугыш чоры балалары -тыл ветераннары белән очрашу

Варислар туган көнен билгеләп үтү

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ТР №71 законын аңлату

08.05


План буенча


19.05

25.05.

Класс җитәкчесе.


Культура секторы


Культура секторы

Класс җитәкчесе

Тәрбияле бала”

Кабинетта тәртипне саклау

Мәктәп буенча дежур тору


Даими

План буенча

Тәртип секторы

Класс җитәкчесе

Хезмәт төбе-хөрмәт”


Мәктәп территориясен җыештыруда катнашу.

Кабинетта генераль уборка уздыру


Әби-бабайларга ярдәм итү

Бакчада язгы эшләрдә катнашу

Мәктәп планы буенча

Айның соңгы җомгасында

График нигезендә

Даими

Хезмәт секторы


Хезмәт секторы


Хезмәт секторы

Хезмәт секторы

Класс сәгатьләре

Тәрбия сәгате “Җир- безнең өебез

Сәламәтлек сәгате: “Сәламәт гаиләдә сәламәт балалар”

Әдәплелек дәресе:“ Йорт әдәпләре”


1 нче атна

2 нче атна


3 нче атна


Класс җитәкчесе

Класс җитәкчесе


Класс җитәкчесе


Класс җыелышы

Йомгаклау.Еллык нәтиҗәләр.

Укучылар белән җәйге каникул чорына инструктаж үткәрү”

29.05

Класс җитәкчесе









Атналык бүленеш

Дүшәмбе-Мәктәпкүләм линейка

Сишәмбе,чәршәмбе, җомга- Физзарядка көне

Пәнҗешәмбе-Класс сәгатьләре

Шимбә -Көндәлекләр тутыру



Класс сәгатьләре бүленеше

1 нче атна-Ай тематикасы буенча

2 нче атна-Истәлекле даталар

Күренекле кешеләр

3 нче атна-Сәламәтлек дәресләре

4 нче атна-Әдәплелек дәресләре.












Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-226980

Похожие материалы