Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРазработка "Сау бул, башлангычым!"

Разработка "Сау бул, башлангычым!"

Скачать материал

Әлмәт муниципаль районы.Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

      “ Яңа Нәдер урта белем бирү мәктәбе.Кама-Исмәгыйль филиалы”

                           

 

 

 

 

 

 

 

Сау бул , башлангыч!

 

(башлангыч сыйныф укучылары   өчен  чыгарылыш кичәсе)

 

    

 

 

 

                                                             Нәбиева Гөлназ Мөнир кызы

                                                              I квалификацион категория

 

 

 

 

 

 

 

 

     

 

 

 

 

 

 

 

                                 2013 ел

                          

 Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

 Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз  да,  борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.

Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки туган мәктәбебездән аерылабыз, сабый чагыбыз белән саубуллашабыз. Сүзне аларга бирик.

 “Уйларымда мәктәп еллары” көенә балалар шар тотып исемнәрен атап берәм-берәм керәләр. Кул чабулар.

4 ел үтеп тә китте. Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек дип сөенеп әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз.

Ә хәзер әйдәгез , бергәләп 4 еллык мәктәп тормышын күз алдыннан үткәрик.

Беренче бит “Беренче тапкыр мәктәпкә” дип атала.

  1 укучы :  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде. 2 укучы:  Әйе,  хәтердә ул көн . 2009 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу   бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

Бергә:  Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

“Елларымда мәктәп еллары “җыры

1 кучы:  Бүгенгедәй күз алдымда тора

               Очар коштай йөргән чакларым ,

                Сумка тотып белем алырга дип ,

                 Борма сукмак буйлап атлавым .

 2 укучы:   Исемдә алтын сукмакка

         Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

3       укучы: Истә әле каләм тоткан кулым

          Бармый иде дәфтәр юлыннан

          Өйрәттегез безне язарга сез

                   Тотып башта нәни куллардан

 4 укучы: Беренчегә килгән чагым истә

                 Бөтерчектәй нәни бер кызны

                 Каршы алды серле белем йорты ,

                 Дулкынланып түргә уздырды....

5 укучы:   Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

                Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

                Син инде  уйнарга бармыйсың ,

                Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

 Залга кыңгырау тоткан укчы керә. Ул  кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга.

 Укучы: Кадерле,дуслар. Кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Ә кем соң сезне каршы алды?

4       сыйныфлар: Укытучы апабыз, Зөлфия Мөбәрәкҗан кызы.

    Сүз 1 укытучыга бирелә.

Укучы .Дөрес. Аннары укытучы апагызга ияреп  чиста, якты сыйныфка кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Исегездәме?

        4 сыйныф. Без, 7 укучы идек

                       Килдек беренчегә.

                       Тиктормаслар,шуклар идек

                        Сикердек тә,уйнадык та

                       Кайсы чакта еладык та

                       Яраткан Зөлфия апабыз,

                       2 нче сыйныфта Гүзәлия апабыз,

                        3,4 сыйныфларда Гөлназ апабыз

                        Түздегез хәтта шул чакта.

  4 сыйныф. Шул көннәрдән башлап укытучым

                       Безгә ярдәм кулы суздың син

                       Авыр минутларда киңәш бирдең

                       Белем дөньясына  илттең син.

 4 сыйныф.    Сездән алдык без күп яктылык

                        Сез өйрәттегез безне яхшыга.

                       Укытучым! Ышанычыгызны

                          Тырышырбыз һәрчак акларга.

       4 сыйныф. Яза белми аптырашып ,

                           Танауны тартып мыш- мыш.

                           Телне тешләп аркылыга

                           Утырыр идек бик еш.

“Укытучым” җыр

4 сыйныф.

.              Безнең класс яхшы укый,

               Оешкан тату класс

                Һәркайсына аерым туктап

                 Мактап  китмичә булмас.

 

                Ходай бөтен сәләтне дә

                 Элинага өеп биргән

                  Җырчы да син, биюче дә

                  Инде булырсың дигән.

 

                           Заринабыз чын артистка

                   Любой рольгә керә ул

                   Әбине дә,бәбине дә

                    Бик тә килештерә ул.

 

                           Дианабыз бигрәк җитез

                    Йөгерә дә,йөгерә.

                     Үзе чигә,үзе тегә

                   Барысын да булдыра.

 

                    Ангелина бик күп яза

                    Журналист булыр әле.

                     “Чулпан” премиясен алса

                     Елдан-ел баер әле.

 

                              Спорт өлкәсендә Айдар

                     Берсен дә уздырмый ул.

                     Хоккеен да, футболын да

                      Берсен дә калдырмый ул. 

 

Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез  заяга узмаган . Кадерле укучыларым !  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез ,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

2 бит ачыла. Фәннәр парады

1 укучы: Рус телендә аралашу

                Миңа җиңел бирелә ,

                Ана телен дә яратам

                Ул бит безгә бер генә .

2 укучы:  Математика фәне

        Безгә белемнәр бирә.

        Тик тырышкан балалар

        Мәсьәлә чишә белә.

3 укучы  : Табигатьнең серләрен

         Аяз,җылы көннәрен,

         Яңгырларын,карларын

         Урманнарын,кырларын

         Җәнлекләрен,кошларын

         Елгаларын,күлләрен-

          Барысын да белдерде
         “Табигат
ь” дәресләре.

4 укучы :   Матур-матур кулъяулыклар чиктек

                   Әниләргә бүләккә.

                   Уенчыклар да ясадык

                   Яраткан дәрес-хезмәттә.

5 укчы:     Нәфис чәчәкләр ясадык

                  Төрле буяулар белән.

                  Рәсем күңелле үтә шул

                  Әгәр төшерә белсәң.

                  Туган якның гүзәллеген

                  Тойсаң һәм якын күрсәң.

    3 бит. “Тәнәфес”                    

 1 укучы:Килеп җитте тәнәфес,

                 Көтеп алган тәнәфес

                 Уйнап калыйк, җырлап калыйк
                   Биеп калыйк, әйдәгез.

Укучылар башкаруында татар халык биюе .

2       бит. Әти-әниләр.

  1 укучы    Әти белән әнинең

        Без кадерле баласы

         Туганнарым белән  мин

         Күзләренең карасы.

  2 укучы   Әллә каян белә әни

                  Өй эшен онытканны

                  Кайту белән сумкамны да

                   Почмакка ыргытканны .

  3 укучы    Әллә каян белә әни :

- Син бит надан түгел ,- ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген ,- ди.

 4 укучы   Әллә каян белә әни

“5 “ алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә ,

Әнигә дә күңелле.

5 укчы: Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телим мин.

1 укучы: Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

2 укучы:Минем әткәй көндә эшкә китә.

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

3 укучы: Әткәй,әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә безгә шулай кадерле.

 4 укучы: Яшәсен әти-әниләр

   Сәламәт һәм шат булып.

   Кызларының, улларының

   Кадерлеләре булып!

Җыр.”Әнием”

  5 укучы: Алмадык сатып бүләкләр.

   Без үзебез ясадык.

  Үзең хезмәт куйган әйбер

   Зур бүләк дип санадык.(бүләкләр)

 

 

 Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

3       бит.Иң истәлекле чаклар.Сез монда балаларның үзләре иҗат иткән иң истәлекле чакларын тыңлап үтәрсез.(Сүз бирү).

4       бит. 4 еллык  нәтиҗәләр (дипломнар бирү)

5       бит. Сау бул,башлангыч мәктәп.

Укытучы  : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым.

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр .

       Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

1укучы :  Мәктәбемә озын гомер телим ,

                 Чылтырасын мәңге кыңгырау

                  Шул тавышка кушылсын тик бары

                  Шат тавышлар , серле яңгырау . 

(Кыңгырау тавышы)

2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган

                Бусагаңны синең атлауга.

                Хәзер инде без бурычлы сине

                Күз карасы кебек сакларга .

3 укучы. Кадерле беренче сыйныф укучылары. Сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырасыбыз килә. Тырышып укыгыз,

бәхетле  булыгыз. (бүләкләр тапшыру)

Укытучы:  Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта  иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

 “Дуслык турында җыр”

3  сыйныфлар. Кадерле 4 сыйныф укучылары. Сезне бүгенге иң истәлекле көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, укыгызда зур уңышлар телибез. Укытучы. Укучылар сезнең барыр юлларыгыз  таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.

1 укучы: Сүз бирәбез укытучым

               Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә

               Җиң сызганып өйрәнербез

               Өйрәткән һәрбер эшкә.

2 укучы. Без үсәрбез укытучым

             Белемнәрне нык туплап

             Әйтерсең” уңганнарым”,- дип

            Һәрберебезне хуплап.

“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры

Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыру.

Вальс бию.

 Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .

 

 

                 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка "Сау бул, башлангычым!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Эксперт по взаимоотношениям

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 264 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.04.2016 1128
    • DOCX 65.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаяхметова Альфия Ильсуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шаяхметова Альфия Ильсуровна
    Шаяхметова Альфия Ильсуровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13547
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 162 человека
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология расстройств пищевого поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 160 человек из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 94 человека

Мини-курс

Неорганическая химия

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов