“Соңгы кыңгырау” бәйрәме
(“Кыңгыраулы мәктәп еллары” көе яңгырый)
1
нче кыз – Бар күңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген.
2нче
кыз- Нәрсәдән бу?
3нче
кыз- Мин беләм, Бәйрәм бүген. Соңгы кынгырау бәйрәме.
2а.б.
Ә хәзер хөрмәтле укытучыларыбызны бәйрәмебез түренә чакырабыз.
1
А.Б. Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар!
Бүген без Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелдык.
2а.б.
Соңгы кыңгырау ул урта мәктәпне тәмамлап зур тормышка, олы дөньяга юл алган
егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та
һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең
хушлашу тавышы да.
1
А.Б. Әнә алар, безнең унберенчеләр.
2
а.б.Кыңгырау чыңы 11 ләрне
Дәшә
соңгы дәрескә
Ягез,
дуслар, каршы алыйк
Кул
чабып һәр шәхескә.
1.
а.б. Гыйльметдинов Илшат
2.
а.б. Асхатова Язилә
1.
а.б. Гарипова Гөлинә
2.
а.б. Мозаффарова Айгөл
1.
а.б. Зарипова Резеда
2.
а.б. Хөснуллин Фәннур
Вальс “ Казан кичлэре” көенә
( Рәдис белән Илшат җырлый)
1
А.Б. Хөрмәтле, чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез мәктәптә уку дәверендә
22 мең тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә
ошамаячак.
2
А.Б. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да, чөнки
сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул.
Илшат:
Ишетәсезме? Соңгы кыңгырау чыңы. Ул безне 11 ел буена озата килде. Беренче
Белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.
Җыр : “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” (бергә)
Айгөл:
Балачакның иң кадерле якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын
атлап кергән көндер.
Гөлинә.
Баш очыннан ак болытлар ага
Ак
болытлар безнең балачак
Балачакка
кире кайтып булмый
Алар
шулай ап-ак калачак.
Ак
болытлар-безнең балачак.
Язилә:
Барысын да искә төшерер ул
Кыңгырауның
моңлы тавышы
Шушы
мәктәп, шушы класс безгә
Күпме
якын дуслар табышты.
Резеда:
Бакчаларда шомырт, сирень исе
Күпме
чәчәкләрнең төрләре
Безне
көтә, дуслар төрле юллар
Көтә,
дуслар, тормыш үрләре.
1.А.Б.:
Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы,гамьсез, уйсыз балачакка яңадан әйләнеп
кайтыйк әле. Сүзне “Мәктәп” дип аталган “Балачак иле” патшасына – хөрмәтле
директорыбыз Мөбәрәков Рамил Гыйлемхан улына бирик. Аның да чыгарылыш
сыйныф укучыларына әйтер сүзе бар. Рәхим итегез! ( Сүз шулай ук килгән
кунакларга да бирелә)
2.А.Б.:
Олы юлга чыгар алдыннан, җаваплы имтиханнарга үзенең хәер- фатихасын бирү өчен
сүзне авылыбызның имам хатыйбы Илдус Фәхретдин улына бирәбез.
Алып
баручы 1.Изгелеклэр эшлэсен дип Ходай
Гомер биргэн жирдэ кешегэ.
Яшик эле, мэнге тап тошерми
Кеше дигэн боек исемгэ.
Алып
баручы 2. Бер гомер ул
Берәү һәркемгә дә.
Мең кат янып, тик бер сүнәрлек
Их, яшисе иде үрнәк булып
Яшь буыннар мактап сөйләрлек.
Җыр:
“ Гомер үтә” (Илшат, Фәннүр)
Гөлинә:
Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына җырда “Узган гомер кире
кайтмый, сулар үргә акса да” дип җырланмыйдыр шул. Ни арада 11 ел узып та
киткән.
Резеда
Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән
Соңгы кыңгырау чыңлый зарыгып көткән
Балачакта зур үсәсе бик килсә дә,
Дуслар белән хушлашуы читен икән.
Айгөл
11 ел гомер сизелмәгән үтеп киткән
Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән
Бу залларда булырбыз тик кунак кына
Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.
Фәннүр
Вакыт-елга бик тиз агып беткән
Сабый чакларны да алып киткән
Балачакның татлы хыялларын
Тормышка ашырыр вакыт җиткән.
ҖЫР
: “Кыңгыраулы балачак” ( 9 нчы сыйныф укучылары)
Илшат Беренче укытучымның назлы
тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч,барлык курку хисләрем юкка чыкты.
Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр
булды.Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле
булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчеңә ышаныч уята
алды. Рәхмәт Сезгә, беренче укытучыларыбыз– Нурсинә
Нәкыйп кызы, Гөлзәмия Фидәил кызы һәм Ләйсән Мөхәммәтнур кызы!
Шулай ук рәхмәтләребезне безне 4 нче сыйныфта укыткан Гараева Земфира Мәгъруф
кызына да юллыйбыз.( Гөл бирелә)
Гөлинә
Кулыбыздан безне җитәкләп
Керткәнсез ич белем иленә
Берни аңламаган сабыйларга
Мәктәп диңгез булып күренгән.
Язилә
Әниләрдәй сез бит гел ягымлы
Йөзегездә балкый елмаю
Без сабыйлар үсеп җиттек, апа
Сизелмәде еллар, зурайдык.
Айгөл
Балачакның сабыр Әнкәсе сез
Безнең өчен янып яшисез
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.
1 . а .б. Сүз
сезгә, башлангыч сыйныф укытучылары.
Гөлинә:
Гөлзәмия апа, хәтерлисезме безгә беренче сыйныфта кыңгыраулар
буләк иткән идегез һәм аларны 11нче сыйныфка кадәр сакларга куштыгыз.
Илшат:
Апа, менә ул кыңгыраулар.
Гөлинә:
Аларның чыңы безне бу көнгә кадәр озата килде.(
Беренче укытучылар кыңгыраулар тагалар)
2.
а.б.: Укытучы! Күпме мәгънә бу сүздә. Күпме
кичерешләр, шатлык, өмет, җаваплылык бәйле бу шәхес белән.
Фәннүр
Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын
Диям бүген шуны саклар өчен
Күбрәк булсын иде саулыгың
Резеда
Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен
Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.
Илшат
Укытучым, хаклык алиһәсе
Гомеремнең якты җыры син
Балачакны шау чәчәкле итте
Изге күңелеңнең җылысы.
Гөлинә
Укытучыларыбыз! Сезгә булган хөрмәтебез
Мәңге калыр йөрәктә
Чәчәк букетыбыз
сезгә
Чын күңелдән
бүләккә.
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры
(Чәчәк бирелә)
Илшат:
Хәзер безгә 5нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр белем һәм тәрбия биргән
укытучыларыбызны һәм җитәкчеләребезне атап китәсебез килә:
Ибраһимов
Илнур Гаделхан улы
Мөхәммәтова
Сиринә Миңулла кызы
Гаптерәфиков
Хәмит Гәптерәшит улы
Хабибуллин
Альфред Нурислам улы
Юмагулов
Айгиз Марсель улы
Мөбәрәков
Рамил Гилемхан улы
Сәгитова
Гөлчирә Әсхадулла кызы
Касимова
Әнисә Нурулла кызы
Галявиева
Рания Рәшит кызы
Сафина
Ләйсән Мөхәммәтнур кызы
Гөлинә:
Нурисламова
Гөлшат Нәҗип кызы
Хисамутдинова
Эльмира Николаевна
Гарипова
Нәсимә Барый кызы
Мубаракова
Гөлнар Раузит кызы
Галиева
Миләүшә Раиф кызы
Мөхәммәтгалиева
Гөлнара Ибраһим кызы
Нурисламов
Әхтәм Садрислам улы
Хаҗиев
Каниф Гариф улы
Гарипов
Айдар Моталлап улы
Мөхетдинова
Алия Рафаэль кызы
Муллахметова
Эльвира Александровна
Ахмадиева
Алсу Равиль кызы
Фәннүр:
Мөхәммәтова Резеда Рәшид кызы
Галимов
Фәннүр Әхсән улы
Мөхәммәтгалиев
Илдус Фәхертдин улы
Ганиев
Артур Рөстәм улы
Мөхетдинов
Фәнзир Якуп улы
Гарайханова
Әлфия Мөхәммәтхан кызы
Ахметов
Айдар Рәшит улы
Шарифуллина
Вәсимә Мансур кызы
Набиуллина
Дилбәр Илфат кызы
Файзуллина
Алинә Мәгсут кызы
Гарипова
Гөлсиринь Фәнил кызы
Хөсәенова
Зәмирә Миңнегаян кызы
Илшат җыр “Хәерле юлга”
Язилә
Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын
Укытучым, рәхмәтемдә чагыла
Изге уйларымның чаткысы.
Резеда
Укытучы!
Табибтагы салкын акыл
Кайнар йөрәк
Ул синеке
Галимдәге тирән белем
Фәнгә нигез
Ул синеке!
Сабыйларга күңелеңдә
Чиксез күп наз
Күпме изгелек кылсам да
Сиңа ул аз.
Айгөл
Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны
Укытучым, иң кадерле кешем
Бүләк итеп ал син, җырымны.
Җыр : “ Укытучыма” ( Мөхәммәтова Зилә, Шәйхетдинова Илүсә җырлый)
Айгөл:
Шулай ук тәмле ашлары белән безне сөендергән Гөлирам, Гөлнур һәм
Гөлназ апаларга,
Гөлинә: мәктәп
чисталыгын даими кайгыртучылар- Нүрфия, Илсөяр, Фәридә, Әнисә, Рәзинә апаларга,
Резеда: операторларыбыз
Марсель, Расих, Фиркать, Рафис абыйларга.
Язилә: завхозыбыз
Гөлназ апага,автобус шоферы Рамил абыйга рәхмәтебезне җиткерәбез
( 9 лар чәчәк
бирә)
Парлы татар халык биюе
Илшат:
Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек.Сез бөтен
көчегезне безне тәрбияләүгә бирәсез. Безнең белән куанасыз,безнең белән
кайгырасыз.Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый
тәрбияләвегез,бәла-казалардан саклап үстерүегез,тырышлыкларыгыз өчен бүген
Сезнең алдыгызда баш иябез.... Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт
күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез. Сезгә һәрчак ныклы
сәламәтлек,бәхетле озын гомер телибез.
Гөлинә
Без юлларга чыктык кына
Күңелдә якты теләк
Иң дөрес, иң матур юлны
Сайлашырга Сез кирәк
Алда көрәшләрдә дә булыр,
Югалып калсак кинәт-
Егылганда тотынырга
Көч бирергә Сез кирәк.
Язилә
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга Сез кирәк
Боекмас өчен күңелләр
Кимсенмәс өчен йөрәк-
Сез кирәк әти-әниләр,
Безгә һәрчак Сез кирәк!
(Чәчәк бирелә)
А.б.
Ә хәзер сүз Сезгә бирелә, әниләребез.
(Сүз әти-әниләргә бирелә)
Фәннур
Соңгы кынгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау – Әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
“ Озак яшә, әнкәй!”җыры (11лэр)
Беренче сыйныф
укучылары. Үзара сөйләшәләр. Кулларында шарлар, су салынган савыт.
– Кара алар нинди зур һәм акыллы.
– Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.
– Дәрес әзерлисе булмас иде...
– Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр...
1 нче бала:
Бүген абый-апаларны
Олы юлга озатабыз.
Имтиханда бишле генә
Булуын теләп калабыз.
2 нче бала:
Алга таба да тырышып
Югары белем алыгыз.
Профессор,академик,
Фән докторы булыгыз.
3 нче балаТик кем генә
булсагыз да,
Дуслыкны югалтмагыз.
Сезгә тырышып белем биргән
Укытучыларны онытмагыз.
4 нче бала:
Зур юллар үткәндә,
Бик арып ял иткәндә
Мәктәп суын эчегез
Артып китәр көчегез.(Сулы савыт бирә)
5 нче бала:
Монысы шар, кабартылган
Сезгә махсус алынган.
Кирәк булыр, чөнки һава
Мәктәптән тутыртылган.
6 нчы бала: Зәлинә
Гел уңышлар
юлдаш булсын Сезгә
Сынатмагыз,
сабыр булыгыз
Мәрхәмәтле,
намуслы булыгыз,
Якты булсын
һәрчак йөзегез.
(Шарлар
бүләк итәләр, чыгып китәләр )
Язилә
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Юллар үткәч килә: -Исәнме, - дип
Балачакка кулым сузасым.
Резеда
Эх,балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып,сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Гөлинә
Балачактан ничек аерылырга?
Юллар кая алып китәләр?
Язмыш ишекләре ачылырмы?
Анда мине кемнәр көтәләр?
Айгөл
Дуслар белән ничек саубуллашыйм?
Күңелемдә яна мең сорау.
Сөенермен,әллә көенермен
Яңгыраганда соңгы кыңгырау.
Илшат
Сорауларга җавап табармынмы?
Тормыш мең сорамас,бер сорар.
Балачактан моңсу аваз булып,
Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.
Вакыт килеп җиткән түгелме соң
Ялгыз калып уйлап алырга?
Киләчәктә мине ниләр көтә
Кем булырга? Кая барырга?
Фәннур:
Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым
Балачагым, яшьлек мәхәббәт
Барлык хисләр монда ихлас чын күңелдән
Бөтенесе өчен мең рәхмәт!
Бергә: Мең
рәхмәт, мең рәхмәт, кадерле мәктәп!
А.б. Чыгарылыш сыйныф укучылары!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
А.б. Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә, укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
А.б. Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнең йөзне, туган ил йөзен.
Онытмагыз, һәрчак көтә сезне
Әти-әниләрегезнең нигезе.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә!
Җыр “Без китәбез” ( Бергә)
.Илүсә: Әй, кынгырау ,чыңла , әйдэ,чыңла
Озатасың безне еракка.
Моңсу буген...Аерыласы килми,
Күрсәтмичә алдым елап та.
Сонгы тапкыр чынлый...Мең төрле уй
Озатасың безне кайларга?
Кошчыкларың бүген канат жилпи
Таныш түгел чит бер ояга.
Ниләр көтә...Зур-зур сынаулармы
Тормыш имтиханы юлларда.
Әй,мәктәбем, хушлабыз бүген
Ышанасы килми, чынлап та.
Баскычыңнан сабый бала кебек
Бүген сонгы тапкыр атлыймын.
Сыйныф бүлмәсенең тәрәзеннән
Яшь аралаш кына карыймын.
Гөлинә Кулыбызда белем ачкычлары
Тиң икэн ул,тиң бит алтынга.
Рәхмәт юллыйм бүген башым иеп,
Укытучым, синен каршыңда.
А.б. Ә хәзер
иң дулкынландыргыч, соңгы кыңгырау яңгырар вакыт килеп җитте.
А.Б. 2. Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
(Моңлы көй уйный. 11 нче сыйныф
егете кыңгырау тоткан 1 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны 2
тапкыр әйләнә, укучылар җырдан соң артка басалар, кыңгырау чыңлагач, вальска тезеләләр)
Сыйныф
җитәкчесе: Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни
көткәнен белми һичкем дә –
Сезнең
юллар вакыт кулында гел,
Сезнең
юллар язмыш иркендә.
Еллар
үтәр аккан сулар кебек,
Гомер
генә кайтмас кирегә.
Тик
балачак чакырып әйдәп торыр
Мәңге
серле мәктәп иленә.
Хәерле
юл!
Хәерле
юл, сезгә, укучылар!
Максатларга
барып җитегез.
Ашкынганнан
гомер юлларыннан
Язмышны
да узып
китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
Вальс
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.