Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / География / Конспекты / Разработка урока географии на татарском языке "Урал таулары"

Разработка урока географии на татарском языке "Урал таулары"

  • География

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Урал-Рус җиренең таш поясы ...


Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Класста кем дежур, барлык укучылар да дәрестә катнашамы?

Бүгенге дәрес темасы: «Урал – Рус җиренең таш поясы» дип атала. Әлеге дәрестә без сезнең белән Уралның табигый үзенчәлекләре, аның рельефы, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалары белән танышырбыз.

Ерак тарихка күз салсак, без Уралда борынгылардан башкорт, удмурт, коми, хантлар, җирле татар халыклары яшәгән.

Беренче рус авыллары анда 15нче гасырда күренә башлый. Халык аучылык, балык тоту белән шөгылләнә. Сәүдәгәр Калинниковлар Соль-Камское авылы янында (хәзерге Соликамск) тоз кайнату эшен башлап җибәрә.

18нче гасырларда Уралның байлыкларын чын чынлап өйрәнергә керешәләр. Тарихчы, географ В.Н.Татищев Уралның табигый байлыкларын өйрәнгәннән соң Уралда эре промышленность үзәген төзү кирәклеген исбатлый. Шулай итеп Екатеринбург шәһәренә нигез салына.

Урал элек- электән дөньяның ике кисәге: Европа һәм Азия арасында чик булып исәпләнде. Материкны икегә аерып торучы Урал тауларының үзенчәлеге нидә соң? Әлеге сорауга җавап эзләү өчен мин бүгенге дәрескә

Урал таулары экспедициясеннән кайткан студентларны һәм аларның фәнни җитәкчесен очрашуга чакырдым.

- Ә хәзер, әйдәгез экспедиция вәкилләре белән танышып китик һәм

аларга сүз бирик .

__Әмир әфәнде, сез әлеге экспедициянең җитәкчесе, юлга кузгалыр алдыннан нинди максатлар куйдыгыз һәм нинди нәтиҗәләр белән кайттыгыз?

__________.Без әлеге экспедициягә Урал тауларының үзенчәлекләре һәм байлыклары белән танышу максаты белән бардык. Алып кайткан материалларыбыз укучыларга тематик карталар, схемалар белән эшләгәндә зур ярдәм итәр дип уйлыйм.

Сүз башында Урал тауларының географик урынына характеристика биреп китим. Урал таулары-Карск диңгезе ярларыннан Казахстан далаларына кадәр сузылган тау иле, Европа һәм Азия арасындагы чик. Урал тауларының төньяктан – көньякка кадәр озынлыгы -2000 км. дан артык, киңлеге 50 дән алып 150 км га кадәр җитә. Көнбатыш Себер һәм Рус тигезлкләре арасында урнашкан Урал тауларының рельефы да бик үзенчәлекле. Рельефның нәрсә икәнен сез беләсез дер дип уйлыйм.


УКЫТУЧЫ : Балалар үткәннәрне искә төшереп “Рельф”ның нәрсә икәнен әйтеп китик.

ҖАВАП: Рельеф – ул җир өслегенең барлык тигезсезлекләре .

УКЫТУЧЫ: Әйе, дөрес. Ә рельефның нинди төрләрен беләсез?

ҖАВАП: Түбәнлекләр, тигезлекләр , калкулыклар, яссы таулыклар, һәм таулар .

УКЫТЫЧЫ: Ә шуларның кайсыларын Урал да очратырга мөмкин ?

ӘМИР: Әлеге сорауга , рельеф өлкәсендә эшләгән белгечебез ______________________________ тулырак җавап бирә алыр дип уйлым, рәхим итегез .

_____________________

Урал таулары биек түгел. Бары тик берничә тау түбәсе генә 1500метрдан югарырак күтәрелә. Иң биек түбәсе Народ тавы(1895м).(картадан күрсәтә)

Аның калган өлешен тайгага төренгән уртача биеклектәге тау сыртлары һәм кряжлар тезмәсе тәшкил итә. Урал меридиональ юнәлештә бер-берсенә параллель рәвештә сузылган берничә тау тезмәсеннән тора. Аларны буйга сузылган тауара түбәнлекләр аера, түбәнлекләр буйлап елгалар ага. Аркылы үзәннәр бу тезмәләрне аерым сыртларга һәм массивларга бүлә.

Рельеф үзенчәлекләре буенча Урал Пай- Хойга, Поляр; Поляр яны; Төньяк Урал, Урта һәм Көньяк районнарга бүленә.

Тау сыртларының түбәләре яссы, алар таш сибелмәләре белән капланган. Тауның төньяк өлешендә урыны белән тешле сыртлар сыман тау түбәләре очрый.

Урал таулары алар ассиметрик таулар. Моны без сезнең белән физик картада да күрәбез.

УКЫТУЧЫ: Балалар картага игътибар итик әле. Урал тавының ассиметрик булуын сез ничек исбатлый аласыз?

ҖАВАП:

УКЫТЫЧЫ: Көнбатыштка Рус тигезлегенә таба акрынлап тәбәнәкләнә. Көнчыгышка таба таулар текә. Урал баулары ничек барлыкка килгән икән соң? Сүзне кунакларга бирәбез.


геолог№1:_________________________Урал таулары Рус һәм Көнбатыш Себер платформалары арасында урнашкан. Рус платформасы белән Урал арасындагы кырый бөгелеше утырма токымнардан тәшкил итә. Урал таулары палеозойда барлыкка килгән борынгы таулар. Мезозой һәм палеоген дәверендә алар тулысынча ишеләләр. Неогенның дүртенчел чорында тектоник хәрәкәтләр Уралның аерым өлешләрен төрле биеклеккә күтәрә. Шулай җыерчыклы-кантарлы Урал таулары барлыкка килә. Тышкы көчләр тәэссирендә таулар тагын җимерелүләргә дучар була.

Сез инде барыгыз да тышкы көчләрнең нәрсә икәнен беләсез?

УКЫТЫЧЫ: Балалар, әйдәгез үткәннәрне искә төшереп үтик: тышыкы көсләр тәэссире дип без ниләрне атыйбыз?

ҖАВАП: Җил ашау, елгалар, бозлыклара эшчәнлеге .


Бик дөрес. . Шулай итеп, мезозой һәм кайнозой дәверендә тауларның озаклап җимерелүе файдалы казылмаларның бай чыганакларын ачкан сыман итә, аларны эшкәртү өчен уңайлаштыра.

УКЫТЫЧЫ: Бик зур рәхмәт сезгә, чыгыш ясаучыга карата сорауларыгыз бармы?

Укытучы: Сорауларыгыз булмаса очрашуны дәвам итәбез. Урал тауларын Россиянең байлык сандыгы дип йөртәләр, һәм бу юкка түгел. Ул элек- электән тикшерүчеләрне минералларының күплеге һәм үзенең төп байлыгы файдалы казылмалары белән таң калдырган. Уралның җир асты келәтләрендә ниләр генә юк. Әмир әфәнде, сездән Уралның файдалы казылмалары белән таныштырып китүегезне сорыйбыз.

Әмир: Сүзне геологияне өйрәнүче__________________ бирәбез.

ГЕОЛОГ: Уралның төп байлыгы — рудалар, бигрәк тә комплекслы рудалар. Тимер рудаларында — титан, ванадий, никель, хром; бакыр рудаларында цинк, алтын, көмеш катышмалары бар.

Руда чыганакларының күпчелеге магматик токымнар өстенлек иткән көнчыгыш авышлыкта. Тимер һәм аның белән бергә очрый торган рудаларның бай чыганаклары — Магнитогорск, Высокогорск, Качканар тирәсендә.

Урал төсле металл чыганакларына бай. Красноуральскийда бакыр рудасы чыгарыла. Төньяк Уралда бокситларның һәм марганецның эре чыганаклары табылды, никель һәм хром күп. Урта һәм Төньяк Урал тауларында платина поясы сузыла. Россиядә күптәннән алтын чыгарыла торган җир – Екатеринбург янындагы Березовск чыганагы.

Руда булмаган байлыклардан утка чыдамлыгы ягыннан иң яхшы материал — асбестның, («тау житене») бик зур ятмаларын билгеләп үтәргә кирәк. Асбестныц Баженовск чыганагы — дөньяда иң бай ятмаларның берсе.

Урал үзенең кыйммәтле асылташлары һәм вак-төяк әйберләр ясауда кулланыла торган ташлары белән элек-электән дан казанган. Уралныц асыл­ташлары — аметист, соргылт топаз, яшел зөбәрҗәт, зәңгәр якутташ (сапфир), үтә күренмәле тау хрустале, александрит һәм башкалар һәркемгә билгеле. Бу асылташларның барысы да Уралның, башлыча, көнчыгыш тау битендә табыла.

Тауның көнбатыш битендә Вишера елгасы бассейнында югары сыйфатлы алмазлар табылган.

Уралның вак-төяк әйбер ясауда кулланыла тор­ган ташлары — яшма, мәрмәр, серпентинит (чуар змеевиклар) төсләренең гажәеп матурлыгы белән аерылып тора. Ләкин бигрәк тә бизәкле яшел мала­хит һәм ал кварц (розовый орлец) кыйммәт бәяләнә.

Урал алды кырый бегелешенең тозлы Пермь катламнарында калий тозлары, таш тозның ( Солъ-Илецк, Усолъе чыганаклары) зур запаслары тупланган.

Уралда төзү материаллары — известьташ, гранит, цемент чималы күп, шулай ук нефть (Ишимбай һәм башка­лар) һәм ташкүмер дә бар.

Минераль - чимал ресурсларыннан тыш, Урал урман ресурсларына бай. Игътибарыгызга көндәлек тормышта иң кирәкле булган тозның табигый формасын тәкъдим итәм. (балаларга күрсәтә).

УКЫТУЧЫ: Бик зур, рәхмәт сезгә ____________ . Уралның географик урыны, рельефы гына түгел, ә климаты да өйрәнүне таләп итә һәм анда бик кызыклы күренешләр күзәтергә мөмкин.

Амир: Әйе, әлбәттә климат турында информацияне _____________________

яхшы белүче булмас.

Климат – ул бер урынга хас булган күпеллык һава торышының режимы. Климат пояслары турында ишеткәнегез бармы? Уралның климаты күптөрлелеге турында сез ничек уйлыйсыз?

УКЫТУЧЫ: Нинди климат пояслары була, әйдә искә төшереп китик:

Тауларның меридианаль рәвештә төньяктан көньякка таба сузылуы, шулай ук таунын биеклеге һәм киңлеге климатның төрлелегенә тәэсир итә. Климатның үзгәреше өч юнәлештә бара:

1.Төньктан- көньякка

2.Көнбатыштан- көнчыгышка

3.Тау итәгенән түбәсенә таба.

Уралның төньягы көньяк Уралга караганда кояш радиациясен азрак ала, шуңа күрә уртача январь температурасы төньякта = -20-22◦С, Ә көньякта -16◦С тәшкил итә.

Уртача июль температурасы төньякта = + 8◦С, ә көньякта = +20◦ С.

Дымлылыкта да аермалар күзәтелә: көнчыгыш тау итәкләре дымлы 600-800 мм елына, ә көнбатышта коры 400-500 мм.

Урал таулары атлантик һава массаларының хәрәкәтенә киртә булып тора. Бу исә Урал алды һәм Урал аръягы климатында сизелерлек аерма китереп чыгара. Көнбатыш тау битләрендә циклоннар ешрак очрый, явым- төшем күбрәк.

Көнбатыштан- көнчыгышка таба континентальлек арта.

Биеклеккә килгәндә инде өскә менгән саен салкынырак 1 км.га күпмегә температура үзгәрә? Әйе, 5-6 градуска.

УКЫТУЧЫ: Бик зур рәхмәт сезгә сезнең чыгышларыгыз укучылар өчен файдалы һәм кызыклы да булгандыр дип уйлыйм. Балалар кызыксынган сорауларыгыз булса рәхим итегез. Кунаклар сезгә җавап бирергә әзер.

Укучы: Әлеге тауларны ни өчен “Урал таулары” дип атадылар микән?

Әмир: Россиянең бер генә тавы да андый күп исем йөртмидер. Антик авторларда ул Рифей таулары дип аталган, “Рус җиренең таш поясы”, “Таш”, “Җир поясы”. Төрек теленнән тәрҗемә иткәндә дә Урал “Пояс”, мансичада “Үр”, ә эвенк телендә “Тау” дигәнне аңлата.

УКЫТЫЧЫ: Канәгать булдыгызмы балалар. Бүгенге кунаклар сезгә серле сандык алып килгән. Аның эчендә Уралдан алып кайткан асыл ташлар. Кемгә нинди таш кирәк?


Укучылар ташларны алалар . Һәрберсендә сорау.

1. Уралны картада күрсәтегез.

2. Нинди платформалар арасында урнаша?(Рус;Кб.Себер)

3. Урал таулары кайчан барлыкка килә?(палеозойда)

4. Төньяктан көньякка ничә км. га сузылган Урал таулары?2000 км.

5. Урал тауларын рельефы, геологик төзелеше, климаты буенча нинди өлешләргә бүләләр?(Поляр, Поляр яны, Төньяк,Урта, Көньягы.)

6. Климат үзгәреше ничә юнәлештә бара?(3: т-к; кб.-кч. ; биеклеге буенча.)

7. Уралның төп байлыгы нәрсәләр?(рудалар)

Укытучы: Молоды, булдырдыгыз.

Шулай итеп балалар дәрес башында без сезнең белән Урал таулары итәгендә идек. Ә хәзер без кайда микән соң, сез ничек уйлыйсыз?

Молодцы, димәк без максатка ирештек, тау башына менеп җиттек.Тау башыннан тәгәрәп төшмәү өчен безгә белемнәрне ныгытырга кирәк. Өй эшен язып куябыз: 32 нче параграф укырга, контурлы картада Урал тауларын районнарга бүлеп билгеләргә.

Көндәлекләрегезгә билгеләрне дә куябыз

дәрес тәмам катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.












Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров81
Номер материала ДБ-245514
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх