Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / География / Конспекты / Разработка урока географии "Воспроизводство населения Алькеевского района"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • География

Разработка урока географии "Воспроизводство населения Алькеевского района"

библиотека
материалов


hello_html_2cf02488.gifЧОУ ВПО Институт экономики, управления и права (г. Казань)









Авторская

разработка урока по географии в 9-ом классе

на тему:






hello_html_30b8ecbc.png



Выполнила слушатель курсов

«Педагогические технологии

преподавания географии»

Хаматшина Ильсояр Марсовна







Чистополь 2012


Дәрес-презентация эшкәртмәсе.


Тема: “Әлки районы халкының яңарып торуы”


Дәреснең максатлары: 1.Туган төбәкнең демографиясен өйрәнү.

2.”Демография”, “Халыкның яңарып торуы”

төшенчәләре турында белемнәрне ныгыту.

3.Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Дәрескә бурычлар: Район халкының демографик ситуациясен

өйрәнү; халыкның яңарып торуын һәм җирле

үзидарәгә караган авыллардагы халыкның

үсеш-үзгәрешен өйрәнү; район халкының яңа-

рып тору үзенчәлекләрен өйрәнеп, статистик

мәгълүматларны дәресләрдә һәм тормышта

куллану.

Дәрес төре: дәрес-конференция.

Тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес методы: эзләнү- тикшеренү. (слайдлар №1-3)

Җиһаз: дәреслекләр, Татарстан картасы, экран һәм медиапроектор, компьютер, таблицалар, диаграммалар.

Дәреснең план-конспекты:

I- Оештыру моменты.

  • Укучылар, исәнмесез! Дәресне башлыйбыз. Аның планы белән танышыйк. (Укытучы эш планы белән таныштыра) Дәрес конференция тибында үткәреләчәк. Иптәшләрегез чыгышын игътибар белән тыңлап торасыз, фикерләрегез белән уртаклашасыз һәм кирәкле мәгълүмат, информацияләрне дәфтәрләргә язып барасыз.

Эш планы: (слайд №4)

1) Кереш. Туган як географиясен өйрәнүнең әһәмияте.

2) Нәрсә ул “халыкның яңарып торуы”, ”демография”? (теоретик өлеш)

3) Районда халыкның яңарып торуы:

а) милли состав

б) халык саны үзгәреше;

в) уртача гомер озынлыгы;

г) туучылар саны турында мәгълүматлар;

д) үлүчеләр саны, бу күрсәткечләрнең арту сәбәбе.

е) никахлар теркәү бүлегеннән мәгълүматлар.

4) Җирле үзидарәгә караган авылларда халыкның яңарып тору торышы.

5)Нәтиҗә. Халык саны үзгәрешенең җәмгыятебездә дәүләткүләм әһәмияте.

II Яңа теманы аңлатуга күчү - Ә хәзер, укучылар, бу сорауга җавап биреп карыйк әле:

Туган як турында өйрәнү ни өчен кирәк? (Җаваплар тыңланыла)

-Дөрес, балалар, чыннан да, география - катлаулы һәм кызыклы фән. Төрле илләр табигатен, хуҗалык үзенчәлекләрен, анда яшәгән халыкларның тормышын фәкать үзебезгә якын һәм таныш булган урыннарны, күренешләрне өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына күз алдына китереп, аңлап була. Димәк, иң элек туган һәм яшәгән җиреңне белергә кирәк.(слайд №5)

Туган илебез- Татарстан. Ул Идел буенда һәм Россия Федерациясендә халкы күп һәм тыгыз урнашкан регионнарның берсе. Республикада халык саны, тулаем алганда, 3 млн 760 мең исәпләнә. Бу- Россия Федерациясе халкының 2.5 % ын тәшкил итә, Идел буе федераль округы халкының 22.2 %ын тәшкил итә. Халык саны буенча Россия регионнары буенча Татарстаныбыз җиденче урында тора. Халык тыгызлыгы 1кв.км га уртача 55 кеше туры килә.

90 нчы елларда, туучылар санының үлүчеләр саныннан кимрәк булуы, ягъни табигый үсешнең булмавы нәтиҗәсендә, халык санының арту темпы шактый кими. Моның сәбәбе социаль шартларга бәйле. Бу чорда халык саны фәкать читтән килү (тышкы миграция) исәбенә генә артты. Бу процесс соңгы елларда акрыная бара.

Республика 43 административ районга бүленә. Аның көньягында урнашкан гүзәл Әлки районыбыз тарихы турында сүзне Сираҗева Сиринәгә бирәбез. (слайд №6)

Әлки районы 1930 нчы елда төзелгән.

2005 елда ул Әлки муниципаль районы дип атала башлый.

Территориясе: 1726,8 кв.км. Ульяновск өлкәсе, Спас, Алексеевск, Норлат районнары белән чикләшә.


-Рәхмәт, Сиринә. Үзебезнең районның демографик ситуациясенә күчкәнче, искә төшерик әле: Нәрсә ул “демография” һәм нәрсә ул “Халыкның яңарып торуы”? (укучылар җаваплары тыңланыла). Инде билгеләмәләрнең дөреслеген тикшерик.(слайд №7,8)

Демография – (грекча demos – халык һәм graho –язам дигән сүзләрдән )- халык санының табигый артуын, халыкның яшен, җенси составын, аның арту яки кимү закончалыкларын өйрәнүче фән.

Халыкның яңарып торуы (табигый үзгәрүе) дигәндә туу, үлү һәм табигый арту процессларының бердәмлеген аңлыйлар; бу процессларның бердәмлеге кешеләрнең буыннан буынга өзлексез яңарып һәм алмашынып торуын тәэмин итә.


-Ә үзебезнең районда бу мәсьәләдә эшләр ничегрәк тора икән? Бу турыда безнең Әнисә өйрәнде һәм әзерләнде. Рәхим ит. (слайд №9)

-Халык сыйфатының төп күрсәткече булып – уртача гомер озынлыгы тора. Бу мәсьәлә һәм районыбыздагы халык санының соңгы елларда үсеш-үзгәреше турында Билалов Алмаз әзерләнде.Сүз сиңа, Алмаз.(слайд №10,11)

-Әлки районы халкының яңарып торуы турындагы күзәтүләре белән Булатова Ландыш таныштыра. (слайд№12)

-Ландыш, үлүчеләр санының артыграк булуы нинди сәбәпләр белән аңлатыла? (слайд №13)

Үлемнәрнең төп сәбәпләре:

  • йөрәк – кан тамырлары авырулары;

  • яман шеш чирләре (ашказанда, бавырда);

  • алкоголизм;

  • механик асфексия;

  • картлык һ.б.

  • Шәрипова Фәнисә районның никахлар теркәү бүлеге белән элемтәгә кергән. “Ни сәбәптән?”-дип сорагач, ул болай җавап бирде: “Демографик ситуациянең нинди дәрәҗәдә булуында гаилә дә зур роль уйный. Ныклы гаиләдә сау-сәламәт, тәртипле күп балалар үсә” Сөйлә, Фәнисә. (слайд №14)


Никахлар теркәү бүлегеннән.

2011 нче елда районыбызда 146 яңа гаилә төзелгән. Алдагы еллардан бу 6 никахка кимрәк. Никахка керүчеләрнең уртача яше- 17 дән 29 га кадәр. Парларның 20 се – милләтара никахлар. 2011 нче елда аерылышулар 2010 нче елдагыдан кимрәк булды. Былтыр 40 гаилә таркалган, аннан алдагы елда 49 булган.

-Укучылар, безнең Әлки районында 73 торак пунктлар бар.Алар 21 җирле үзидарә Советына карый. Безнең Түбән Әлки җирле үзидарә Советы 4 авылны берләштерә. Җирле хәбәрләр белән Шәйхетдинов Алмаз чыгыш ясый. (слайд №15)

III Дәрестә һәм алдан алган материалны ныгыту. Тест.


  1. Әлки районы мәйданы:
    а) 1892 кв.км,
    б) 1295 кв.км,
    в) 17
    27 кв.км,

  2. Районда торак пунктлар саны:
    а) 82, б) 72, в) 73.

  3. Халыкның төп өлеше:
    а) рус
    лар,
    б) чуваш
    лар,
    в) татар
    лар.

  4. Районда үсеш алган тармак:
    а) машин
    а төзелеше,
    б)
    җиңел промышленность,
    в)
    азык-төлек промышленносте.

  5. Районның табигый ресурслары:
    а) агроклимати
    к,
    б) минерал,
    в) рекреацион.

  6. Инвестор тәэмин итә:
    а)
    азык-төлек белән,
    б) машина
    лар белән,
    в) капитал
    кертә.

  7. Төп авыл хуҗалыгы культурасы:
    а)
    бодай,
    б)
    бәрәңге,
    в) кукуруз.

  8. Кызыл Шәрыкъ” комплексында эшләүче терлекче белергә тиеш:
    а) компьютер
    ны,
    б) ветеринари
    я нигезләрен,
    в) экономик
    аны,
    г)
    барлык җаваплар дөрес.

  9. Иң әйбәт инвесторланган а/х предприятиесе:
    а) “Красный Восток”,
    б) “Хузангаевский”,
    в) “Новая сила”,
    г) “Салманово”.

  10. Экологик проблемалар тудыручы тармак:
    а) промышленность,
    б)
    авыл хуҗалыгы,
    в) транспорт.

IV Өй эше. 1) Туган як турында материал җыюны дәвам итәргә.

2) “Татарстан халкы” темасына реферат язарга.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 30.10.2015
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров168
Номер материала ДВ-110513
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх