Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка урока "Иярченле кушма җөмләләр"

Разработка урока "Иярченле кушма җөмләләр"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Иярченле кушма җөмләләр



Дәреснең максатлары:

1)    укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,  җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;

2)    укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;   төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3)     табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, презентация, физкультминут өчен бию көе, схемалар.

Кулланылган сингапур структуралары:  ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН, Сималтиниус  Раунд ТЭЙБЛ,  ТИК-ТЭК-ТОУ,  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. 

  2. Укучылар,әйдәгез әле тел гыйлеменең тармакларын искә төшерик.

  3. Лингвистика нәрсә ул,балалар?

  4. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

  5. Ә морфология?

  6. Сүз төзелеше?

  7. Лексикология?

Синтаксис?

Кушма җөмлә турында сораулар бирелә

Үзбәя

Өй эшен тикшерү.

Румия Фәниснекен,Фәнис Румиянекен,Динә Хафизныкын,Хафиз Динәнекен тикшерә.

Үзбәя

II. Актуальләштерү.

  1. 1.     ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН   (ТЭЙК ОФ – бас, ТАЧ ДАУН – утыр)

  • Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  утырган килеш  кала.

  • Ике яки  берничә хәбәрлектән торган җөмлә кушма җөмлә була. 

  • Тезмә кушма җөмләдә  гади җөмләләр үзара  көттерү паузасы  ярдәмендә теркәлә.

  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып санау интонациясе килә ала.

  • Тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр арасына   сызык  куела ала.

  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып  ияртүче теркәгечләр катнаша.

  • Тезмә кушма җөмләләр аналитик һәм синтетик булалар

  • Көттерү паузасы тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләдә дә куела

Нәтиҗә.



   

  1. Физминутка

III.  Яңа төшенчәләр,  күнекмәләр формалаштыру.



Бик яхшы, укучылар, булдыргансыз. Без бүгенге дәрестә иярчен җөмләләрне өйрәнүне дәвам итәбез. Дәресебезнең темасын ачыклау өчен тактадагы ребуска күз салыйк әле.

,, ,,,,СШ

Кемнең нинди сүз килеп чыкты?(язып бирәләр)

1нче төркем

2 нче төркем

Укучы: Максат.

Укытучы: Дөрес. Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – “Иярчен максат җөмлә”. Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. “Иярчен максат җөмлә”.

Презентация күрсәтелә җөмләләр укыла, тактага схемасын чыгып язалар

Китаптан кагыйдә укыла һәм модель төзелә.Кагыйдәне 1 нче номерлы,мадельне 3 нче номерлы укучы әйтә.

Презентациядәге җөмләдән синоним җөмләләр уйларга.

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” структурасы  буенча физкультминутка

Сималтиниус  РаундТЭЙБЛ  структурасы кулланыла.

      Һәр укучыга аерым битләр таратыла.  Уйлар  өчен 10 секунд вакыт  бирелә.  Укучылар “Иярчен максат җөмлә” белән бәйле сүзләр  яза. Укытучы туктата. Эшләрен сәгать теле уңаена түгәрәк буенча бер-берсенә җибәрәләр. Үз эше килеп җиткәч,  сүзләр язуны дәвам итәләр.

Төркемдәге  2 нче  укучы башкарылган эш белән  таныштыра, калганнары билгеләп бара. Нәтиҗә ясала.

Дәреслектән күнегү башкарыла(тактада 1 номерлы укучы эшли)

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә  кулланылган иярченле кушма җөмләләр.





  • Мәкальләр.

  • Кем эшләми, шулашамый.

  • Кемнең эше бар, шуның ашы бар

  • Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр.

  • Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Бирем. Соңгы ике җөмләнең схемасын төзергә.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслектән күнегү башкарыла.

1.     “ТИК-ТЭК-ТОУ” структурасы кулланыла.

 “Табигать” темасы буенча бер  сүздән  торган 9 карточка тәкъдим ителә.

Карточкалар 3 х 3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган  3 сүзне кертеп,  иярченле кушма җөмлә төзергә кушыла.



Табигать

тиңсез

хәзинә

саклау

чишмәләр

кадер

юкка чыгу

матурлык

кошлар

Табигатькә сакчыл караш” дигән тема буенча фикер алышу дәвам итә.

Бер җөмләгә  синтаксик анализ ясала.

 

Дәреслектәге 80 нче күнегү эшләнә.

1, 3 нче укучы бирелгән текстан иярченле кушма  җөмләләрне таба.

2, 4 нче укучы  тезмә  кушма  җөмләләрне билгели.

V. Рефлексия.

Бүген без нинди яңалык белдек?

Нинди җөмлә иярчен максат җөмлә дип атала?

Төзелеше ягыннан максат җөмләләр нинди төрләргә бүленә?

Синтетик иярчен максат җөмләдә  нинди бәйләүче чаралар  була?

Аналитик иярчен максат җөмләдә нинди бәйләүче чаралар була?

Укучыларга билгеләр кую.

VI. Өй эше. “Табигать  ул  – үзебез!” дигән темага иярченле кушма җөмләләр төзеп,  кечкенә  күләмле  инша  язарга кушыла.

Һәр партага 1әр бит бирелә.Урталай бүләбез,күршегә бирәбез.Һәрбер кешедә 4 кечкенә бит була.Иярчен максат һәм иярчен сәбәп җөмләләргә кагылышлы сүзләр язабыз.Сүзләрне төркемнәргә бүләбез.Укыйбыз.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 29.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров87
Номер материала ДВ-393424
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх