Разработка урока математики на тему "Кушылучыларның урыннарын алыштыру" (1 класс)

    DOCX

 

Кушылучыларның урыннарын алыштыру

 

 

 

 

 

Шушмабаш урта мәктәбенең 1 классында

 ФГОС таләпләренә туры китереп

уздырылган  ачык дәрес эшкәртмәсе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Г.Р.Тазетдинова

2012 – 2013 уку елы

Тема:      Кушылучыларның урыннарын алыштыру.

Максат: ТБУУГ: укучыларны кушуның урын алыштыру үзлеге белән  таныштыру һәм аны  куллана белергә өйрәтү;

  КУУГ: биремне инструментлар (фишкалар) кулланып үтәү, төп   билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә чыгару гамәлләре фрмалаштыру;

 РУУГ: кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу, чишүдә рациональ юл табу осталыгы булдыру;

 ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы  күрсәтү.

Материал:  дәреслек “Математика – 1 класс” 2 кисәк, 8-9 бит; мөстәкыйль

                   эш  дәфтәре – 37- 38 бит; методик ярдәмлек.

Җиһаз:       фишкалар, сигнал карточкалары, компьютер, экран, проектор,   презентация.

                                                        План.

I.                   Оештыру өлеше.

1.     Дәрескә әзерлекне тикшерү. Уңай психологик халәт булдыру.

- Без нәни генә орлыклар. Бакчачы бабай җирне казыды, йомшартты да безне туфракка күмде. Ягымлы кояш җылы нурлары белән иркәләде, бакчачы бабай су сипте, безне иркәләп үстерде. Кояш нурларына үрелеп без матур чәчәккә әйләндек. Бер-беребезгә елмаеп карадык, хәерле көн теләдек.

II.      Актуальләштерү.

1.     Телдән исәпләү (сигнал карточкалары ярдәмендә)

- 8 не 2 гә арттыр

- 7 не 2 гә арттыр

- 5 не 3 кә арттыр

- 10 ны 1 гә кимет

- 7 не 1 гә кимет

- 6 ны 2 гә кимет

- 5 һәм 5 саннарының суммасын тап

- 3 һәм 2 саннарының суммасын тап

- 4 һәм 4 саннарының суммасын тап

- беренче кушылучы - 5, икенче кушылучы-  2, сумманы тап

- кимүче – 6, кимтүче – 1, аерманы тап

- 8 – 3

-6 + 4

III.      Уку мәсьәләсен кую. Слайд №1

1.   Әмир белән Әминә җәй көне гөмбәгә барганнар. Әмир 5 не, Әминә 3 не тапкан. Кемнеке күбрәк? Икесенә бергә ничә гөмбә булыр? Аны ничек табарбыз? Әмирнең гөмбәләренә Әминәнекен яки киресенчә, Әминәнең гөмбәләренә Әмирнекен кушарга мөмкин. Ни өчен ике гамәлнең дә кыйммәте бер үк икән?

IV.      Уку мәсьәләсен чишү.

  - Кем хаклы? Слайд №2

V.   Дәрес материалы өстендә эш.

     1.  №1 – Әмир белән Әминәнең өстәлдәге җиләк-җимеш  буенча төзегән  суммаларын   чагыштыру, аңлату.

     2. №2 – Суммаларның кыйммәтен исәпләү. Нәтиҗә чыгару: кушылучыларның урынын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми.

Физкультминут

     3. №3 – Суммаларның кыйммәте тигез булырлык итеп математик язмаларны тулыландыру.

         Мөстәкыйль эш дәфтәре - №2 Слайд №3

     4. №4 – Фишкалар белән эш – кыйммәтләре бертөрле булган фонарьларга бер төстәге фишка кую.

     5. Слайд №4, 5 – зуррак санга кечерәк санны кушуның уңайлырак булуы белән танышу

6. №5 – сумманың кыйммәтен кушылучыларның урынын алыштырып исәпләү. Мөстәкыйль эш дәфтәре - №2

 

  Күзләр өчен физкультминут  Слайд №6

 

VI.    Дәрес материалын беренчел ныгыту.

         Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә шөгыльләнү.

1.      №3 – схема буенча суммалар язу, чагыштыру.

2.      №4 – суммаларны чагыштыру.

VII.   Мөстәкыйль эш. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә шөгыльләнү.

1.     №5 – төшеп калган санны кую

2.     №6 – рәсем буенча математик язмаларны тулыландыру. Кушу белән алу арасында бәйлелекне искә төшерү.

VIII. Ныгыту.

      Парларда эш – мөстәкыйль эшләрне тикшерү.

IX.  Йомгаклау. Рефлексия.

1.     “Кызыклы шәкерт” мультфильмын карау.

- Бары тик тырыш хезмәт кенә кешене кеше итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Максат: ТБУУГ: укучыларны кушуның урын алыштыру үзлеге белән  таныштыру һәм аны  куллана белергә өйрәтү;

  КУУГ: биремне инструментлар (фишкалар) кулланып үтәү, төп   билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә чыгару гамәлләре фрмалаштыру;

 РУУГ: кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу, чишүдә рациональ юл табу осталыгы булдыру;

 ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы  күрсәтү.

Әлеге дәрес Икенче буын Федераль Дәүләт Белем Стандартларына нигезләнеп төзелде. Дәрес презентация ярдәмендә алып барылды. Материалны үзләштерү укучыларда кызыксыну уятты.

Разработка урока математики на тему "Кушылучыларның урыннарын алыштыру" (1 класс)

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

учитель

  • На сайте: 11 лет и 9 месяцев
  • Всего просмотров: 4370
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 4
  • 4370
    просмотров
  • 4
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Тазетдинова Гульшат Ринатовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: