Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка урока "Муса Җәлилнең "Имән" шигыре" (татар төркемендә укучы 8 нче сыйныфлар өчен)

Разработка урока "Муса Җәлилнең "Имән" шигыре" (татар төркемендә укучы 8 нче сыйныфлар өчен)


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



ТАТАРТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ




















Муса Җәлилнең “Имән” шигыре

татар төркемендә укучы 8 нче сыйныфлар өчен төзелгән дәрес эшкәртмәсе

















Йосыпова Роза Яфас кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Бөгелмә, 2015

Дәреснең темасы: Муса Җәлилнең “Имән” шигыре.

Дәреснең максатлары: шагыйрьнең иҗаты белән танышуны дәвам итү; шигырьне аңлатмалы уку, анализлау; укучылар белән әсәрдә китерелгән төп фикерне ачыклау; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; шигырь төзелеше нигезләрен өйрәнү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, презентация, http: www. belem. ru., http: www. shigriyat .ru., китаплар күргәзмәсе, дәреслек.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

  • Исәнләшү;

  • Тема һәм максатларны укучыларга җиткерү;

  • сорау – җавап формасында өй эшләрен тикшерү.

Муса Җәлилнең биографиясе буенча укучылар үзләренең сыйныфташларына сораулар бирәләр, укучылар җавап бирә алмаса, үзләре әйтәләр. (мультимедиада язучының тормыш юлы буенча слайдлар күрсәтелә)

  • Өй эше өчен нәтиҗә ясау.

  1. Актуальләштерү.

Мультимедиада түбәндәге шигырь юллары:

Урман шавын тыңлап, алга атлыйм.

Һәрбер куак таныш, кадерле.

Әй, сандугач, бераз тынып торчы,

Өзгәләмә болай бәгырьне.

Кызлар кебек тыйнак кына миңа

Сәлам юллый ап-ак ...

Каршысында сакчы булып баскан

Баһадирдай төз, нык ... .

Укытучы: Бу шигырьдә берничә сүз төшеп калган. Сез нокталар урынына кайсы агач исемнәрен куяр идегез? КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.

ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.



Укучылардан көтелгән җаваплар: каенннар, имәннәр.

Укытучы: Ни өчен каен агачларын һәрвакыт кызлар белән чагыштыралар?

Укучылардан көтелгән җаваплар: каеннар төз, зифа буйлы, бөдрә. Ә имәннәр юан, мәһабәт, нык агачлар. Алар чыдамлы агачлар булып исәпләнә.

Укытучы: Әйе, укучылар, чыннан да имән агачлары бик нык чыдам агачлар икән. Тимер юл вокзалларында, аэропортларда озын утыргычларны имәннән ясыйлар. Теплоходларның, корабльләрнең дә бортларын имән агачыннан ясыйлар икән. Авылда яшәүчеләр өчен дә имән бик кирәк: арба тәгәрмәчләре, чана табаннары имәннән ясала. Башка агачтан ясалса, авыр йөкләрне күтәреп йөри алмаслар иде.

  1. Имән” шигыре өстендә эш.

  • Бүген, укучылар, “Имән” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнербез, аның эчтәлегенә төшенергә тырышырбыз.

Шигырь сүзенә аңлатма бирелә. Шигырь гарәп теленнән кергән “шәгарә” сүзеннән алынган. Хисләнү, тою, кабул итү кебек мәгънәләрне белдерә.

а) сүзлек өстендә эш:

юл чатында

туфрак – җир

чук

кавыштыра

адашкан

дистә

хәят – тормыш

МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзиләр.А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең җөмләләрен тикшерәләр.

ә) шигырьне укытучы укый. Паузаларга һәм логик басымнарга игътибар бирергә кушыла;

б) шигырьне строфалап укыйлар. Укучылар һәр строфага сорау куеп карыйлар;

в) шигырьнең кайсы юллары кешенең тормыш максатын билгеләвен күрсәтү

- соңгы строфа

- әйе, бу юллар канатлы юлларга әверелгәннәр. Волгоградтагы Дан музеенда М. Җәлилнең бу шигъри юллары русчага тәрҗемә итеп эленеп куелган (музей турындагы слайдлар күрсәтелә). Бу юлларны дәфтәрләрегезгә язып куегыз;

г) шигырьнең ритмын билгелибез. Нәрсә ул ритм? Ритм – бердәй яисә охшаш күренешләрнең үзара тигез вакыт аралыгында кабатланып килүе. Поэзиядә ритм – шигырьне шигырь итүче, сөйләмне тәртипле, аһәңле, тәэсирле яңгыратучы мөһим чара. Ритмны барлыкка китерүдә аеруча иҗекләрнең әһәмияте зур. (иҗекләргә бүлү);

д) рифма – юллардагы сүзләрнең охшаш яңгырашы;

е) шигырьнең үзенчәлеге – имәнне кешеләргә хас булган сыйфатлар белән тасвирлый. Сынландыру: имән җырлый, җил җилфердәтә, имән кавыштыра, имән эчерә, имән юл күрсәтә;

ж) бу мәкальләрнең кайсылары шигырьгә туры килүен әйтү.

Хезмәтсез ял юк.

Яхшы кеше эштә беленер.

Эш эшкә өйрәтә.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Эш күрсәткәнне ил сөяр.

Батыр кешегә бер эш тә авыр түгел.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Ял итү.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

  1. Йомгаклау өлеше.

Укучылар, соңгы строфаны тагын бер кат укыгыз әле. Муса Җәлил үзеннән соң нинди эз калдырган?

  • Аның эшен онытмыйбыз, халык онытмый.

Без моны кайларда күрәбез? (Слайдлар, Бөгелмә шәһәренең М. Җәлил урамы турында төшерелгән фильмны карау)

  • Урамнар, һәйкәл, Җәлил бистәсе, колхоз исемнәре, М. Җәлил музее, Татар опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шигырьдә лирик герой шагыйрь үзе. Ә сез үзегезне имән урынына куеп карагыз әле.

Укучыларга юнәлеш бирү өчен сораулар:

Юл чатында ничек үсәм? (ялгыз)

Була кайчак ничек? (күңелсез)

Тик нишләмим (үкенмим) үсүемә

Нәрсәм (гомерем) үтми файдасыз?

  • Ә ни өчен файдалы соң имәннең тормышы?

Юл күрсәтәм адашканга (кемгә?)

Ял бирәм мин арганнарга.

Рәхмәт әйтә миңа һәркем

Бәхетле мин, укучым!

  1. Өй эше бирү. “Имән” шигырен ятларга.












57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 31.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров129
Номер материала ДВ-299965
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх