Татар
теле дәресе,
6 нчы сыйныф (татар төркеме)
“Алмашлыклар”
1 этап.
Оештыру өлеше,
мотивация
(2 мин)
Укучылар басып укытучыны сәламлиләр, эш өстәлләрендәге
китап-дәфтәрләрен барлыйлар.
Хәерле
көн!
Бүген
МИН, эшне башлап СЕЗГӘ хәерле көн телим һәм дәресебезнең девизы
итеп шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатыннан шигъри юллар укырга тәкъдим итәм.
1нче слайд
Без
күбрәк
“Без!” дип әйтсәк,
Җирдә
бердәмлек артыр.
Дәрес
башында мин терәк сүзләрне аерым интонация, аерым басым белән әйтәчәкмен. Мин
сөйләгәндә, игътибарлы булыгыз, терәк сүзләрне тоемларга, ишетергә тырышыгыз.
Дәрестәге җавапларыгызга ул сүзләр сезгә ярдәм итәчәк.
Өй
эшен тикшерү (3
мин)
Өйгә
бирелгән биремне барыгыз да үти алдымы? Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Өй эшләрен
тикшерәбез.
Көтелгән
җаваплар:
Беренче
вариант өй эше биреме: рәвешләр кертеп дустыңа хат язу Икенче вариант: 236 нчы
күнегү.1,2 нче бирем. Өченче вариант: 235нче күнегү күчереп язарга иде.
Һәр
варианттан бер өй эше тикшерелә.
2 этап.
Актуальләштерү.(4
мин)
Укучылар, бүген нәрсә өйрәнәчәкбез, шуны
ачыклыйк. Уку максаты кую өчен, бер текст тыңлагыз.
Илнур Гомәров иртән торды, юынды киенде. Илнур
Гомәров әнисе әзерләп куйган иртәнге чәйне эчте. Илнур Гомәров әнисенә рәхмәт
әйтеп мәктәпкә китте. Илнур Гомәров җәяү йөрергә ярата, автобуста кешеләр
арасында үзен начар хис итә. Ярый әле, бәхетенә Илнур Гомәровның мәктәбе якын!
Илнур Гомәров мәктәпкә килеп җиткәч, сыйныф бүлмәсенә ашыкты. Илнур Гомәров
килеп кергәндә, алтынчыларның барысы да Ләйлә партасы янына җыелышканнар. Илнур
Гомәров “ни булган?” дип шунда күз салды. Ләйлә елый иде.
Вакыйганың дәвамын соңрак укырмын.
Безнең сыйныфта утыручы, хөрмәтле грамматиклар!
Бу текстта нинди җитешсезлек, нинди “авыру” бар, диагноз куегыз әле ?
Көтелгән
җаваплар:
“Илнур Гомәров” дигән исем җөмлә саен кабатлана.
Дөрес, “Илнур Гомәров” дигән исем җөмлә саен
кабатлана. Нәрсә эшләсәк, текст камилләшер һәм дөрес форма алыр?
Көтелгән
җаваплар:
Кайбер җөмләләрдә “Илнур Гомәров” дигән исем
урынына “ул” дип алмаштырсак.
3 этап.
Уку мәсьәләсен
билгеләү дәрескә бергәләп бер максат кую (2 мин.)
Әйе, бу текстта “Илнур Гомәров” дигән исемнәрнең
кайберсен ул, аңа дип АЛМАШТЫРСАК, текст дөрес булачак.
Укчылар мин, терәк сүзне әйттем, игътибарлы
булыгыз, бүген дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнәчәкбез? Уку максатын үзегез
билгеләгез әле.
Нинди терәк сүзне ишеттегез?
Көтелгән
җаваплар:
Алмашлыкларны
өйрәнәбез. АЛМАШТЫРСАК дигән терәк сүз ишеттек.
2нче слайд
Әйе, без бүгенге дәрестә алмашлык сүз төркемен
өйрәнүне башлыйбыз. Дәфтәрләрне ачып, теманы язып куегыз.
4 этап.
Уку мәсьәләсен
чишү. Яңа белем булдыру (15 мин).
1.
Текстны укып бетерү
Телебездә
алмашлыклар булмаса, сөйләмебез менә нинди булыр иде: вакыйганы укып бетерәбез.
Илнур Гомәров килеп кергәндә, алтынчыларның
барысы да Ләйлә партасы янына җыелышканнар. Илнур Гомәров “ни булган?” дип
шунда күз салды. Ләйлә елый иде.
Песиен югалткан икән! Илнур Гомәров “Тапканнар
кайгы!” дип уйлап, битараф кына үз урынына килеп утырды. Илнур Гомәров
дәресләрдән соң бергәләп песи эзләргә план корган, бергәләп Ләйләне юатып
торган сыйныфташларын аңламады... Ни өчен?
Безнең сыйныфта утыручы, хөрмәтле психологлар! Ни
өчен Илнур Гомәров БЕРГӘЛӘП юаткан, БЕРГӘЛӘП кайгырышкан сыйныфташларын
аңламый? Илнур Гомәровкә диагноз куегыз әле.
Көтелгән
җаваплар:
Илнур Гомәров - алар белән дус түгел (?)
Илнур бергәләп нәрсәдер эшләргә күнекмәгән, кеше
өчен кайгыра белми. Ул аларны аңламый.
Әлбәттә,
балалар бергәләп Ләйләгә булышачаклар, бердәм эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы
була. Песине тапмасалар да, кызны тынычландыра алачаклар.
Бу
дөньяда МИН дип кенә яшәп булмый. Без гаиләдә, коллективта яшибез. Безне
туганнар, дуслар, сыйныфташлар, эштә хезмәттәшләр “чорнап алган”. Алар белән
бергә “БЕЗ” дип коллективта яши белергә һәм эшли белергә күнегергә кирәк.
1.
КАЛЛИГРАФИК МИНУТ
(УКЫТУЧЫНЫҢ КАЛЛИГАРФИК ҮРНӘГЕ АЛДАН УК ТАКТАГА
ЯЗЫЛА)
Равил
Фәйзуллинның сүзләрен дәфтәрләргә язабыз. Каллиграфик минут, иң матур язу
үрнәге итеп, тырышып языгыз.
Без
күбрәк
“Без!” дип әйтсәк,
Җирдә
бердәмлек артыр.
Матур
язу күнегүе
2.
Дәреслек белән эш.
159 нчы биттәге кагыйдәне укыйбыз. Дәреслек
белән эшлиләр, 159 нчы бит
3.
ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ
Алмашлыкның моделен карыйбыз.
Алмашлыкның ничә функциясе бирелгән?
Көтелгән
җаваплар:
Өч
функциясе бирелгән.
1
нче төркемгә 1 нчы функция турында сөйләргә әзерләнергә. Икенче төркем 2нче
функция аңлата, 3 нче төркем 3 нче функцияне аңлата. Әзерлек өчен кагыйдәне
карыйсыз, алмашлык турында белгәннәрне искә төшерәсез.
Төркемдә
эш, 1әр укучы җаваплары алмашлык моделенә таянып тыңлана.
4.
Укытучы нәтиҗәсе
(нәтиҗә ясап, алмашлык моделе
буенча күрсәтеп, кагыйдәне кабатлыйм)
Алмашлык
– мөстәкыйль сүз төркеме. Ул җөмләдә исемне, сыйфатны, санны, рәвешне
алыштырып килә. Мәгънә ягыннан алмашлыкның җиде төркемчәсе бар. Без алдагы
дәресләрдә зат, сорау, күрсәтү, тартым, юклык, билгесезлек, билгеләү
алмашлыкларын аерым өйрәнербез.
Алмашлыклар
җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алалар. Алмашлыклар сөйләмне
җыйнак һәм матур яңгырашлы итә. Урынсызга бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.
5 этап релакс (3
мин)
ЯЛ
МИНУТЫ
4нче слайд
Син
– минем дустым, (бер-береңә борыл)
Мин – синең дустың, (кулларны тотышалар)
Уй-фикерләрдән күпер салабыз, (куллар өскә, күпер ясыйлар)
Без
бергәләшеп алга барабыз. (куллар төшә, атлыйлар)
Белем илендә үрләр алабыз. (куллар – югары. Аяк очына басалар, үреләләр)
6
этап.
Белем-күнекмәләрне камилләштерү (16 мин.)
1.
Күнегү
эшләү 5нче слайд
Укучылар,
ә хәзер тактада бирелгән текстны укып чыгыгыз әле:
Алсу мәктәптә бик тырышып укый.
|
Алсу мәктәптә бик тырышып укый.
|
Алсу – 6нчы сыйныф укучысы.
|
Ул – 6нчы сыйныф укучысы.
|
Алсуга 12 яшь.
|
Аңа 12 яшь.
|
Алсуның дуслары күп.
|
Аның дуслары күп.
|
Фронталь эш.
Сорауларга
җаваплар бирү.
- Укучылар, калын хәрефләр белән бирелгән
сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
- Әлеге алмашлыклар нинди сүз төркемен
алмаштырып килгән?
- Ә хәзер әйтегез әле кайсы текст матуррак
яңгырый? Нигә? Әлеге сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?
- Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп
вазыйфасы нидән гыйбарәт?
2.
СИМАЛТИНИУС
РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы
-
Мин һәрберегезгә алмашлык
турында текстта хаталар җибәрелгән карточкалар таратам. 1кеше 1 хата төзәтә,
янәшәдәге дустына бирә. Түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп хата төзәтелеп
беткәч, төркемдә тикшерелә миңа тапшырыла. Сез хаталарны төзәтәсез, дөреслекне
тикшерәсез.
Текстны алалар, төзәтәләр, күмәкләп тикшерәләр.
Укытучыга тапшыралар, укытучы һәр төркемнекен карап, дөреслекне раслый я хата
күрсәтә.
3.
Дәфтәрдә мөстәкыйль
эш 7 нче слайд
Илнур
Гомәров вакыйгасына әйләнеп кайтыйк әле. Тактада текстны күрәсез. Дәфтәрләргә
текстны стилистик яктан дөресләп язасыз. Ягъни, еш кабатланган исемне
алмашлыклар белән алыштырасыз.
Күнегүне
дәфтәрдә мөстәкыйль эшлиләр. 2-3 укучы үз вариантларын укый.
5 этап. Рефлексия.
Максаты: Дәрестә
эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау (3 мин.)
1)Нәтиҗә
ясау. 8нче слайд
1.
Нинди тема өйрәндек?
Алмашлык.
2.
Илнур Гомәров вакыйгасы
белән Равил Фәйзуллин әйткән фикерне берләштереп, бүгенге дәрестә үзегезгә
нинди файдалы фикер алып китәсез?
“Мин – шәхес
Без – коллектив” схемасына нигезләнеп,
фикерләр әйтәләр.
9нче слайд
2)Үзбәя һәм
бәяләү эше.
6 этап.
Өй эше бирү
1
мин.
Өч вариантта өй эше биреме:
1)
Алмашлыклар кертеп, “Безнең мәктәп” дигән темага хикәя язарга
2)
242 нче күнегү (тәрҗемә)
3)
241 нче күнегү. Күнегүне дәреслектән таптык, карап алыгыз, бирем аңлашыламы?
Өй эше биремен укыйлар, сораулар бирәләр.
Дәрес тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.