Инфоурок Директору, завучу КонспектыРазработка урока на тему "Матурлык"

Разработка урока на тему "Матурлык"

Скачать материал
hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gif

Акбаш төп мәктәбе























Тема: Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе.

(Дәрестән тыш уку, 7 класс)











Төзеде:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Кильдебаева С.С.











Акбаш, 2008 г.

Тема: Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе.

Максат:1)Ә.Еникинең иҗатын дәвам итү;

2) укучыларның үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен үстерү;

3) укучыларда эчке матурлык сыйфатлары, анага мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең барышы:

1. Оештыру. (төркемнәрнең бүленешен тикшерү).

2. Өй эшен тикшерү.

-Үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек?

Минем әнием” тамесына язылган иншаларны уку. (Үзбәя кую)

3. Уку мәсьәләсен кую.

М. Әгъләмовның “Тургай” исемле шигырен 1 укучы яттан сөйли.

- Шигырьдә нинди образ белән очрашабыз? (тургай)

- Тургай образы белән Ә.Еникинең кайсы әсәрендә очрашабыз?(“Матурлык” хикәясендә)

- Димәк, бүген дәрестә нинди уку мәсьәләсен куярбыз?

4. Уку мәсьәләсен чишү.

1) - Нәрсә ул матурлык? (сүзлектән карау)

- Матурлыкны кайларда күрергә мөмкин? (Үзбәя)

2) - Әсәрдә уку барышында нинди аңлашылмаган сүзләр булды?

(сүзлек өстендә эш). (Үзбәя)

3) - Әсәр ни өчен хикәя жанрына карый?

- Әсәрне ничә һәм нинди өлешләргә бүлер идегез?

(әсәрне анализлау схемасы тутырыла)

1 өлеш – Бәдретдин.

Бәдретдин турында сөйләгез.

- Бәдретдин белән үзегезнең уку шартларыгызны чагыштырыгыз.

(Үзбәя)



2 өлеш – Май урталары.

- Әсәрдә елның кайсы вакыты бирелгән?

- Тургайлар сайравы әсәрдә ни өчен бирелгән дип уйлыйсыз? Аның нинди эчке мәгънәсе бар?

(Тургай - безнең якның җырчы кошы. Игенче иң беренче шушы кош белән очраша. Кечкенә генә булса да, бу кош күпме моң сыйдырган үзенә. Аның сихри тавышы кеше күңеленә үтеп керә. Ә кешенең күңеле тирән күл кебек, анда нәрсә барын чумып карап белеп булмый. Тургай һәр кешенең үзенә генә хас күңелен, эчке дөньясын ача). (Үзбәя)

3 өлеш – Ялгыз өй.

- Бәдретдиннәр атны кайсы йорт янында туктаттылар? Тасвирлагыз.

- Йорт эчен тасвирлагыз. (Үзбәя)

4 өлеш – Танышу.

- Юлчылар бу йортта кемнәр белән таныштылар?

- Чәй урынын тасвирлагыз.

- Бәдретдиннең әнисе турында сөйләгез. (Үзбәя)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.”Салкын чишмә” көен тыңлау.

5 өлеш – “Салкын чишмә” көе.

- Бәдретдиннең тагын нинди осталыгы ачылды?

- Ул нинди көй уйный?

- Бәдертдин скрипкада уйнаган вакытында вакыйганы сөйләүченең күзәтүләрен һәм уйларын әйтегез.

- Бәдретдин белән анасы арасындагы якынлык, җылылык тойгысы кайдан сизелә? (Ул белән ана мөнәсәбәте). (Үзбәя)

6 өлеш – Тургайлар моңы.

- Кунакларны кем озата чыга?

- Кунак егетләрнең эчке кичерешләре турында сөйләгез.

- Тургайлар сайравы нигә моң тудыра?

- Әсәр нинди юллар белән тәмамлана?

- Ул юлларның эчке мәгънәсен ачыгыз.(Таблица тутыру), (Үзбәя)



5. Йомгаклау. Рефлексия.

- Әсәр нәрсәгә нигезләнгән?

- Сездә нинди хисләр тудырды?

- “Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар” дигән мәкальдә сүз нәрсә турында бара?

- Кешеләргә бәя биргәндә, аның кайсы ягына карап сүз йөртәләр?

- Ә эчке матурлыкны ничек танып була?

- Димәк, без бүген нинди матурлык турында сөйләштек?

(схеманы тутырып бетерү) (Үзбәя)

- Терәк схемага таянып, әсәрдәге эчке матурлык турында сөйләгез.

(Эчтән, иптәшләренә аңлату, схема буенча тактада сөйләү)

Үзбәя:

3” – схемага таянып сөйли ала;

4” – смага таянып сөйли һәм иптәшләренә аңлата ала;

5” – схемадан башка иптәшләренә аңлата ала.

8. Өй эше.

1) Әниләр турында җырлар, шигырьләр эзләп китерегез;

2) Шигырьне дәвам итегез:

Әнкәмә дип үстердем

Тәрәз төбендә гөлләр.

3) Бәдретдиннең тормышы белән үзегезнең тормышыгызны чагыштырып, инша язарга.











Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясе





↓ ↓

Матурлык Сүзлек әсәргә

төшенчәсе өстендә эш анализ







Бәдретдин Май Ялгыз өй Танышу “Салкын Тургайлар

урталары ↓ ↓ чишмә” көе моңы



-ярлы -бөтен нәрсә -яртылаш -сәкедә сукыр -ананың -дөнья киң,

-шәкер яшәрә җиргә кергән бабай тәмле чәе ләкин буш

-тыйнак -табигать -салам түбәле -сәләмә киемле -Бәдретдин -Бәдрет-

-пөхтә тансык -ишек- ягымлы әтисе ясаган диннең

-тырыш -тургайлар тәрәзәләре -авырудан скрипка әнисе

-яхшы укый сайравы кыйшайган ямьсезләнгән -улы әнисенең матур!

-ярдәмчел -кәккүк- -капка, ана йөзеннән

-оста куллы сәер кош коймасы юк -чәй янында уңайсыз-

-шәфкатьле -ике рәт (сәкедә киҗеле ланмый

-шигырь яза киртә ашъяулык, -ана улына

-сөйкемле -ишек ярты ипи, яратып

-сабырлы алдында тустаган карый

-эшчән һ.б. кыр үләне белән сөт, -улы бары

-ләкин өй бер-ике әнисе өчен

эче чиста! уч шикәр) генә уйный!

















Эчке матурлык





М.Әгъләмов



Мөгаен, язгы басуның,

Йөрәгедер тургай.

Башка берәр моң бар микән?

Тургай моңнарыдай.



Туктап калган баш очында

Кечкенә бер уймак,

Шул уймакта күпме кодрәт,

Баксаң әгәр уйлап.



Язгы ләйсән урынына

Тиргә моңны, түгә...

Офык иңләп

Сибелә моң

Туган җирләремә.



Ә соң, кеше, синең йөрәк

Кечкенәме, зурмы?

Сыйдырган бит бу дөньяның

Үзе кадәр моңын.



Уйлап баксаң, уйландыра

Уймак кадщр тургай.

Башка берәр моң бар микән

Тургай моңнарыдай?













Өяз мәдрәсәсе – район мәктәбе

Шәкерт – укучы

Нужа – авыр тормыш

Туң күчән – кәбестә сабагы

Истикамәтле – тугрылыклы, намуслы

Байлар иганәсеннән – ярдәм, булышлык

Җилем - әйберләрне ябыштыру өчен кулланыла торган ябышкак куе сыекча

Тормыш фәлсәфәсе – философиясе

Хозур – рәхәтлек, күңеллелек, күңелгә рәхәтлек китерә торган

Садә - бик гади

Низам – тәртип

Киҗеле ыштан – киҗе – машина ысулы белән фабрикада эрләнгән нечкә мамык җеп

Тарантас – утырып йөрү өчен көйләнгән артлы җиңел арба

Мич кашагасы – кашага – тәрәзә яки ишек өсте турысына эчке яки тышкы яктан горизонталь кадакланган такта

Тустаган – чынаяк, аш соса торган савыт

Җөр8ьәт итү – тәвәккәллек, кыюлык күрсәтү

Хөрти генә скрипкә - начар гына

Мөкиббән китеп карап утыру – берәр эшкә яки кешегә чиксез бирелү

Фатиха бирү – ата-ананың изге теләге

Смычогы – скрипкада уйнау өчен кыл белән тарттырылган таяк

Сөкүт калып – хәйран калып



6 класста татар теле дәресе.



Тема: Алмашлык һәм аның төркемчәләре.

Дәреснең формасы: А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәреснең тибы: уку материалын модельләштерү.

Дәреснең максаты: 1) алмашлыкны төшенчәсе турындагы белемнәрне искә төшерү һәм аның төркемчәләре турында башлангыч белем бирү;

2) алмашлыкларны текста таба белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү;

3) эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү.



Дәрес планы

1. Оештыру.

2. Белемне актуальләштерү.

3. Уку мәсьләсен кую.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

- Бирем 1;

- Бирем 2;

- Бирем 3;

- Физкультминутка;

- Бирем 4;

- Бирем 5.

5. Рефлексия.

6. Өй эше.

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез.

2. Белемне актуальләштерү.

- Укучылар, телебездә ничә сүз төркеме бар?

- Без аларны нинди төркемнәргә бүлдек? (Слайд 1)

- Ә нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?

(Үзбәя)

3. Уку мәсьәләсен кую. (Слайд 2)

- Экрандагы шигырь юлларын эчтән укыгыз.1 нче трөркемгә 1нче шигырь юллары, ә 2 нче төркемгә - 2 нчесе. (Аннан һәр төркемнән бер укучы кычкырып укый)

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

(Халык аывз иҗаты)

- Бу шигырь юлларын кайда ишеткәнегез бар?



Кунакчыл ул безнең халык.

Аның йоты – кунак йорты.

Син килсәң дә, мин килсәм дә,

Кунак итмәс ярты-йорты.

( Р.Миңнуллин “Кунакчыллык”)

- Нинди милләт халкы турында әйтелә?



Бирем. Текста безгә таныш булган сүз төркемнәрен билгеләгез (төркемнәрдә эш).

- Текстта кайсы сүзләрне сүз төркеме буенча билгели алмадык?(Слайд 3)



- Аларны кайсы сүз төркеменә кертербез? (Слайд 4)

- Укучылар, шулай итеп, без бүген дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнә башларбыз? (алмашлык) Теманы тактага язу.

- Димәк, бүгенге дәрестә без алдыбызга нинди максат куеп эшләрбез?

(Алмашлык нәрсәне белдерә, аның сораулары, төркемчәләре, алмашлыкларны таба белергә өйрәнербез)

(Үзбәя)

4. Уку мәсьләсен чишү.

- Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килде икән соң? (Алмаштыру)

- Димәк, алмашлык җөмләдә алмаштыру ролен үти икән. Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра ала соң? Моны белү өчен карточкалар белән эшләп алырбыз.



Бирем 1. Алмашлыкларның нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен карточкада язылган җөмләләр ярдәмендә ачыклагыз (төркемнәрдә эш).



Карточкалар. (Слайд 5)

1) Яз, яз! Кешеләр аны зарыгып көтә.

2) Алсу – тырыш укучы. Аның шундый булуы һәркемгә үрнәк.

3) Бер тиен, ике тиен, өч тиен – барысы ничә тиен?

4) Без яңача белем алабыз. Шулай укуны заман сорый.

(Биремне тикшерү) (Слайд 6)

- Шулай итеп, алмашлык исемне, сыйфатны, санны, рәвешне алмаштыра.

(Слайдта модель чыга 7)

(Үзбәя)

Бирем 2. Әйдәгез, “нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?” дигән сорауга җавап биреп карыйк. (төркемнәрдә эш)

- Дөреслеген дәреслектәге кагыйдә белән тикшереп карыйк. (192 нче бит).

- Төркемнәрдә командирларга сөйләгез. (төркемнән бер кеше җавап бирә)

(Үзбәя)

- Төрле мәгънәдәге алмашлыклар бар. Аларны бер системага салырга кирәк. Моның өчен нишләрбез? (Төркемнәргә яки төркемчәләргә бүлербез).

- Дәреслектән карап, алмашлыкларның төркемчәләргә бүленешен билгелибез. (196 нчы бит)



Бирем 3. 2 кагыйдәне берләштереп, модель ярдәмендә алмашлык турында сөйләгез.

(Слайд 8)

(Эчтән сөйләү, командирга сөйләү, 1 укучы сөйли)

(Үзбәя)

- Модельне кагыйдә дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.



Физкультминутка. (Слайд 9, 10)



Бирем 4. Җөмләләрдән алмашлыкларны табыгыз һәм аларның төркемчәләрен билгеләгез.



1) Алмачуар тиз арада сабан туе буласын белә, анда үзенең чабасын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә.

2) Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым.

3) Бу Әйдүк аның өчен ниндидер онытылмаган, ләкин кайчандыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды.

(Слайд 11)



- Биремнең дөреслеген тикшерәбез. (Слайд 12, 13)



(Үзбәя)

Бирем 5.

Алмашлыклар кулланып, җөмләне дәвам итегез, бирелгән җөмләгә бәйләнешле берничә җөмлә уйлап языгыз.



Камил контроль эштән “2”ле алды, чөнки...

(Үзбәя)

5. Рефлексия.

-Укучылар, тема буенча дәрескә нинди мәсьәлә һәм нинди максатлар куйган идек?

- Аларны ничек чиштек?

- Үзбәягә куелган билгеләрне карап, үзегезгә дәрес өчен билге куегыз.

6. Өй эше:

1) модель буенча алмашлык турында сөйләргә өйрәнергә, алмашлык төркемчәләре бүленешен кагыйдәләр дәфтәренә күчереп язарга (196 нчы бит);

2) алмашлыклар кергән 5 мәкаль яки әйтем язып килергә;

3) “Минем иң истәлекле көнем” темасына сочинение язып килергә.

6 класста татар теле дәресе.

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максаты:

1) алмашлыкларны кабатлау, алган белемнәрне системага салу;

2) алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

3) Г.Тукай иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:Татар теле, 6 сыйныф, 2010; Г.Тукай. “ Әсәрләр”, 1985; индивидуаль карточкалар; презентация.

Җиһазлау: такта, компҗютер.

Дәреснең формасы: А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль биремнәр үтәү, дидактик уеннар.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Дәрес планы

I. Оештыру.

II. Белемне актуальләштерү.

1. Г.Тукай турында укучыларның чыгышы.

2. Г.Тукайга багышланган кроссворд чишү.

3. Теманы ачыклау, дәрескә куелган максатлар белән таныштыру.

III. Алмашлыкларны кабатлау.

1. Алмашлык нинди сүз төркеме?

2. Сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау.

3. “Яңгыр илә кояш” шигыре.

Физкульминутка

4. Тукай шигырьләреннән өзекләр.

5. 300 нче күнегү.

6. Алмашлыкларга морфологик анализ.

IV. Рефлексия.

V. Өй эше, билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез һәм дәресне әдәбият белән үреп алып барырбыз.

II. Белемне актуальләштерү.

1)- Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Анда кемне күрәбез?

(Тукай фотосы) (Слайд 1)

- Аның турында нәрсәләр әйтә алырсыз? (төркемнәрдә эшләү)

2)- Тукай турында булган белемнәрегез кулланып, кроссвордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. (Слайд 2)

1. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)

2. “Шүрәле” поэмасында нинди авыл турында сүз бара? (Кырлай)

3. Әнисенең исеме. (Мәмдүдә)

4. Г.Тукай иҗатына багышланган скульптураны ясаган атаклы сынчы. (Урманче)

5. Усал карчыкның исеме. (Шәрифә)

6. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)

7. Тукай Җаекта укыган мәдрәсә. (Мотыйгия)

8. Шагыйрьнең музее нинди урамда урнашкан? (Тукай)

Төркемнәргә кәгазьләрдә бирелә. Эшләп бетергәч, экранга карап тикшерелә.

(Слайд 3)

А

п

у

ш


К

ы

р

л

а

й



М

ә

м

д

ү

д

ә

У

р

м

а

н

ч

е



ш

ә

р

и

ф

ә

К

у

ш

л

а

в

ы

ч

М

о

т

ы

й

г

и

я

Т

у

к

а

й




3)- Карыйк, дәресебезнең темасы нинди булыр? (Тема, максатларны әйтү).

- Дәрес нинди язучы иҗаты белән үрелеп барыр?

(Үзбәя)

III. Алмашлыкларны кабатлау.

1) - Алмашлык нинди сүз төркеме? (төркемнәрдә кагыйдәсен чыгару)

(Слайд 4)

(Үзбәя)

2) – Укучылар, безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле. “Балалар, зинһар, хуҗам турында язган хикәямне төзәтеп бирегез”,-дигән. Булышабызмы Шүрәлегә? (Слайд 5)

Текст.

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай ижат мирасы калдырган. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, Г.Тукайны хөрмәт итәбез.

- Текст матур яңгырыймы? Төзәтеп языгыз.

Текст (үзгәртелгәч) (Слайд 6) Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырган. Ул исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын, аны хөрмәт итәбез.

- Шулай итеп, алмашлык нинди әһәмияткә ия?

(Сөйләмдә кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да). (Үзбәя)



3) “Яңгыр илә кояш” шигырен тыңларбыз (1 укучы яттан сөйли, текст укучыларга бирелә). Бу шигырьдә алмашлыклар бармы?

- Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп төрле. Аларның төркемчәләрен искә төшерик (Схема).



(Слайд 7)

Зат Күрсәтү



Сорау Алмашлык Билгеләү



Билгесезлек Юклык Тартым

(Үзбәя)

Физкульминутка

Ишкәкче”

Ишкәк ишә ишкәкче, (Ишкәк ишү хәрәкәтләре ясау)

Иделләргә җитмәкче. (Ике кулны да алга сузу, сузылу)

Агымсуга каршы барып, (Аякларны аерып басып, як-якка чайкалу хәрәкәтләре ясау)

Дулкыннарны җиңмәкче. (Аякларны тездән бөгеп, бер турайтып, дулкынга охшаш хәрәкәтләр ясау)

Кояш елмая күктә, (Кулларны югары күтәрү)

Су өсте җем-җем итә. (Кулларны алга сузылган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү)

Ишкәк ишү, суда йөзү. (Ишкәк ишү, йөзү хәрәкәтләре ясау)

Үзеңне сәламәтләндерү.

4) Бу юллардан алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгелик (Тукай шигырьләреннән өзекләр бирелә). (Слайд 8)

1. Балтасы кулда, Егет эштән

бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы

әллә нәрсә кычкыра.

2. Айрылып китсәм дә синнән

гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым

сөеп тагын да мин.

3. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез,

әллә нинди нәрсә бу!

4. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Үзбәя)

5) Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыклыйбыз.

300 нче күнегүне эшләү. (Үзбәя)



6) Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1) Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

2) Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

(Үзбәя)

IV. Рефлексия.

-Укучылар, тема буенча дәрескә нинди мәсьәлә һәм нинди максатлар куйган идек?

- Куелган максатларга ирештекме?

- Дәрес уңышлы, файдалы уздымы?

- Үзбәягә куелган билгеләрне карап, үзегезгә дәрес өчен билге куегыз.

(Үзбәя)



V. Өй эше, билгеләр кую.

1) модель буенча алмашлык турында сөйләргә өйрәнергә;

2) алмашлыклар кергән 5 мәкаль яки әйтем язып килергә;

3) алмашлыклар кулланып, шигырь язарга.





Бирем



Билге

1



2



3



4



5



6



7



8

Дәрескә

гомуми

билге

5”












4”












3”
















Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока на тему "Матурлык""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Политолог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 340 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 822
    • DOCX 32.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42375
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогическое сопровождение обучающихся к итоговому собеседованию

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Курс профессиональной переподготовки

Управление процессом обслуживания гостей в организациях питания

Метрдотель

300 ч. — 1200 ч.

от 6500 руб. от 3600 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы технических аспектов в области слесарно-сантехнических работ: материаловедение, технологии слесарного дела и принципы гидравлики в механике

108 ч.

2070 руб. 1240 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Творчество и технологии в медиакоммуникациях

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Сенсорная интеграция: типовые и инновационные методы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 74 человека из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек