Инфоурок Директору, завучу КонспектыРазработка урока на тему "Йөзек кашы" әсәрендә конфликт үзенчәлеге"

Разработка урока на тему "Йөзек кашы" әсәрендә конфликт үзенчәлеге"

Скачать материал

Әдәбият, 7 класс.


Дәрес темасы: Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә конфликт үзенчәлеге.

Максат: 1) Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас

сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.

2) Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.

3) Укучыларда күркәм холык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: 7 нче классның әдәбият дәреслеге, Ф.Хөснинең портреты, Ф.Хөснинең әсәрләреннән китап күргәзмәсе, мәкальләр язылган плакатлар.


Дәреснең барышы.


I. Оештыру, актуальләштерү.

- Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлыйбыз. Без бүген алдагы дәресләрдә укылган “Йөзек кашы” хикәясенә йомгак ясарбыз.Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап бирербез. Ә дәресебезне төркемнәрдә эшләү рәвешендә алып барырбыз.

- Халкыбызның нинди уеннарын беләсез?

- Әйдәгез, “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк. (Йөзек салынган кешегә җәза бирелә). (“Җидегән чишмә” җыры тыңлана).

-“Вәгъдәләрем булып калсын дип...” нәрсә турында әйтелә?

- Әйе, йөзек турында әйтелә. Ә йөзек кашы нинди була икән? Гадиме? ( Юк)

- Ә нинди соң? (ялтырый, әллә кайдан күренеп тора).

- Әйе, ул гади түгел, ә уеннарда уйналган, җырларда җырланган йөзек, ул -яшьләрнең мәхәббәтләрен тоташтыручы, язмышларын уртак итүче, саф мәхәббәт билгесе, ягъни вәгъдә билгесе.


II. Уку мәсьәләсен кую.

- Йөзек, йөзек кашы – символик образ. Шушы символик образ аша язучы Ф.Хөсни әсәр тудыра. Күңелләргә, йөрәкләргә үтеп керерлек искиткеч әсәр туа. Йөзек кашы башка ташлардан аерылып торган кебек, бу әсәр башка әсәрләрдән кайсы ягы белән аерыла соң? (Эчтәлеге матур, аңлаешлы. Гади теле белән).

- Әйе, Ф.Хөсни язучы буларак, “Йөзек кашы” хикәясен иҗат иткәч таныла. Ул бу хикәясен 1942 елда, ягъни Бөек Ватан сугышының иң куркыныч вакытларында язган. Бу чор язучылары күбрәк фронттагы, тылдагы хәлләр, дошманга каршы киеренке көрәш, сугышчан батырлык турында яздылар. Алар бары тик уңай геройларны гына сурәтләделәр, мактадылар, дан җырладылар. Ф.Хөснинең шул чорда мәхәббәт лирикасы белән сугарылган, җыр шикелле җиңел укыла торган әсәр язуы, анда Айдар кебек кеше образын сурәтләве үзе бер яңалык булды. Чөнки сугыш вакытында кырысланган күңелләр матурлыкка нык сусаган иде. “Бу лирик-романтик повесть авторның иҗатында, чыннан да,йөзек кашы төсле ялтырый торган әсәр. Татар әдәбиятында аның тиңдәше юк дисәк тә ярый”, - дип яза Ибраһим Гази.

- Әсәр нәрсә турында? (мәхәббәт турында)

- Кемнәр арасында соң ул мәхәббәт? (Вәсилә белән Айдар арасында)

- Алар арасындагы саф мәхәббәт эчкерсез, ләкин бәхетсез мәхәббәт. Нигә бәхетсез соң бу мәхәббәт? (Аларның арасына Госман керә).

- Әсәрнең төп геройлары арасында нәрсә башлана? (Конфликт)

- Нәрсә ул конфликт? (Сүзлектән карау)

- Димәк, әсәрнең нигезендә нәрсә ята?

- Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы ничек булыр?.

- Бүгенге дәресебезнең темасы - Мәтәскәнең фантазер малаеннан республиканың, әдәбиятбызның аксакалы дәрәҗәсенә күтәрелгән язучыбыз Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә конфликт үзенчәлеге.

- Шушы тема буенча дәрестә нәрсәләр ачыкларбыз?

- Әсәрдәге конфликтларны табарбыз, аларның чишелешен, әһәмиятен билгеләрбез).

-Төп геройларның холык-фигыльләренә хас сыйфатларны ачыкларбыз.


III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  • Әсәрнең эпилогын искә төшерик.

Бирем 1. Әсәрнең нигезендә конфликт ята дигән идек. Әсәрдәге эчке һәм тышкы каршылыкларны билгеләп чыгыйк.

ТЫШКЫ:

-Шәяхмәт һәм авыл кешеләре арасында;

- Айдарның Мамалай егетләре белән сугышуы;

- Донбасста Айдарның техник белән мөнәсәбәте;

- староста малае белән сугышуы;

ЭЧКЕ:

-Айдар эчендә;

- Вәсилә эчендә;

- Язучы эчендә.

- Каршылык килеп чыгуда кемнәр гаепле дип уйлыйсыз? (Каршылык килеп чыгуда иң беренче чиратта Госман сәбәпче булып тора. Аның тискәре сыйфатлары аркасында Айдар да күп мәртәбәләр кискен хәлләрдә кала. Һәм ул мондый кискенлеккә каршы дуамалланып җавап бирә. Вакыйгаларның шулай өермәле булып баруының сәбәбе - Айдарның холкы, характеры. Әгәр дә ул җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше булса, Госманның сүзләренә исе дә китмәс иде. Айдар пошмас, битараф була алмый, горурлыгы да җитәрлек, шуның аркасында сөйгәне Вәсиләне дә, үзе дә бәхетсез була. Ә Госман исә аның бу характерын белгәнгә, үз ягына бик оста файдалана. Сюжет та Айдар холкы, табигатенә карап формалаша. Күргәнебезчә, аның холкы бик күп аңлашылмаучылыкка, аерылышуга сәбәпче була).


Бирем 2. Укылган әсәрне вакыйгаларга бүлик. Таблицаны тутыру барышында Айдарга һәм Госманга хас сыйфатларны язып барырга онытмагыз.


Вакыйгалар

Айдарга хас сыйфатлар

Госманга хас сыйфатлар



- Айдар белән Госман арасында туган каршылыкларны аерым-аерым карап чыгыйк:

- 1 конфликт кайчан була? (Алма сатучы кызы Айдарга алма биргәч. Госман: “Ул алманы сиңа бирмәде”, -ди. )

- Конфликт ничек чишелә? (Айдар игътибар бирми, дустын кичерә)

- Ни өчен язучы әсәр алдында ук конфликт куллана? (Госманның мәкерле, көнчел кеше икәнлеген ачыклау өчен).

- Әсәрдә конфликт кайчан үсеш ала?

- 2 конфликтны табыгыз. (Ат чабышында)

- Конфликт ничек чишелә?(Айдар Госманның битенә камчы белән суга)

- Бу конфликт ни өчен кертелгән? (Айдарның дуамаллыгын, уйламыйча эшләү, кызу канлылыгын күрсәтә. Дошманнар кайчак шуннан файдалана.)

- 3 конфликтны билгелик. (Шахтада эшләү. Техникка теш кайрап йөри.) Ничек чишелә? (Төнлә урамда очратып кыйнап куя).

- 4 конфликт (Кыз урлау. Госман Вәсилә турында ялган сөйли, аны Айдарга хыянәттә гаепли, “Вәсилә” дип язылган йөзекне күрсәтә).

- Конфликт ничек чишелә? (Айдар никахланган Вәсиләсен ташлап, Донбасска китә).

- 5 конфликт (Госман кешеләрнең бәхетсезлегенә сәбәпче булу белән чикләнмичә, ил кадәр илгә хыянәт итәргә дә сәләтле)

-Конфликт ничек чишелә? (Айдар Госманны үтерә).

- Айдар белән Вәсиләнең бергә матур тормыш кора алмауларында Госман гына гаеплеме икән?

- Айдар урынында булсагыз, егетләр, сез нишләр идегез?

- Кызлар, ә сез Вәсилә урынында булсагыз, нишләр идегез?


Бирем 3. Менә без вакыйгаларны искә төшердек. Һәр вакыйгада Айдар белән Госман арасында каршылык туа. Дәфтәрдәге язмалар белән тактадагысын чагыштырып карагыз, нәрсә дә булса төшеп калса, өстәп куегыз. Ике төп образга чагыштырмача характеристика биреп карыйк.


Вакыйгалар

Айдарга хас сыйфатлар

Госманга хас сыйфатлар

Авылга алма сатучы килде

Матурлыкны күрә белә,бәяли.

Көнчел

Ат чабышы

Тәвәккәл, атны ярата,үзсүзле, тиз кызып китә, ярсу

Тәвәккәл, атны ярата, кызу канлы, көнчел, кешенең өстенлеген күрә алмый, үчлекле

Шахтада эшләү

Эшчән, тырыш,сүзендә торучан,максат куя белә, үчлекле, дөреслекне ярата, сакчыл


Кыз урлау

Чын күңелдән ярата белә, сүзендә тора, дуамал, кыю

Ялагай, ялганчы, кеше бәхетсезлегенә куана

Сугышта

Батыр, вәгъдәсендә торучы, эшен җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, үч алучы

Куркак, җебегән, сатлык җан

- Әсәрнең прологы нинди?

Бирем 4. Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Хәзер без дә шундый канатлы сүзләр – афоризмнар белән эшләп карарбыз. Мәкальләрнең бер өлеше билгеле, калганын сез әйтерсез.

Куеныңда елан асрама.

Кешене күзәт, үзеңне төзәт.

Акылың алдан, эшең арттан йөрсен.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

- Димәк, әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү бик мөһим икән. Якын дусты дип санап йөргән Госманның кара эчле булуын, мәкальдәгечә әйтсәк, “куенында елан асравын” вакытында күрә алмавы, дөрес нәтиҗә ясамавы Айдарга бик кыйммәткә төшә.

- Язучының әсәр турындагы фикере болай: “Үрнәк булырлык язмышмы бу, диярләр. Алдан ук әйтәм: түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары үземә дә ошамый. Ләкин тормыш шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин”.


IV. Рефлексия.

- Әсәр сезгә ошадымы?

- Әйе, Ф.Хөсни безгә йөрәкләргә үтеп керерлек әсәр бүләк иткән. Бу урында шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның “Әгәр дә татар халкы Ф.Хөснине тудырмаган булса, әдәбиятыбыз кашсыз йөзек сыман булып иде шикелле” дигән сүзләрен укып китү урынлы булыр. Чыннан да шулай, без аның башка әсәрләре белән беррәттән “Йөзек кашы”н укый алыр идек микән?

- Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?Үзебезгә киләчәк өчен нинди файдалы нәрсәләр алдык? (Кечкенәдән үк үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә, матур сыйфатларны арттыра бару өстендә эшләргә киңәш итәм. Бу әсәр безгә тормышны, кешеләрне ныграк аңларга ярдәм итәр.)

- Повесть нигә укучыга якын соң? Аның сәбәбе нидә?

(Чөнки язучы тормышны дөрес итеп сурәтли, җор телле, вакыйгаларны кызыклы итеп күрсәтә белә... Ә шулай да төп сәбәп, мөгаен, Айдар белән Вәсилә образларының, аларның күңел дөньяларының, язмышларының бөтен ачыклыгы белән, җанлы кешедәй гәүдәләнүендә. Укучыны алар кичергән хәл-әхвәлләр борчый, тетрәндерә, аларга хаталарын аңлатасы, дөрес юлга бастырасы килә).

- Әгәр дә автор каршылыклы образлар тудырмаса, каршылыклы вакыйгалар бирмәсә, әсәр ничегрәк төгәлләнгән булыр иде икән?


V. Өй эше, үзбәя кую.

  1. Әсәрнең төп геройларына характеристика язарга.

  2. Айдарга хат язарга.

  3. Тормышта туган конфликтларга мисаллар китерергә.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока на тему "Йөзек кашы" әсәрендә конфликт үзенчәлеге""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по охране окружающей среды

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 076 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.03.2016 4987
    • DOCX 28.6 кбайт
    • 32 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тагирова Лилия Мухамазакировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42367
    • Всего материалов: 35

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Туристический бизнес: основы и стратегии развития

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Деятельность руководителя частной охранной организации по организации оказания охранных услуг

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек