Инфоурок Физика Другие методич. материалыРазработка урока по физике на тему "Изопроцессы. Газовые законы"

Контрольная работа по физике на тему "Газовые законы"

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • docx
296
6
15.03.2025
«Инфоурок»

Материал разработан автором:

Быбина Наталья Николаевна

учитель математики, физики

Об авторе

Категория/ученая степень: Кандидат наук
Место работы: ГБПОУ "Челябинский медицинский колледж"
Имею высшее образование, учитель физики и математики. Ученая степень кандидат педагогических наук. Работаю в СПО 16 лет, имею высшую квалификационную категорию. Преподаю следующие дисциплины: математика, информатика, физика, индивидуальный проект, основы финансовой грамотности, информационные технологии в профессиональной деятельности.
Подробнее об авторе
Данная контрольная работа предназначена для оценки уровня усвоения учащимися знаний по теме “Газовые законы”. Она включает в себя задачи, проверяющие знание основных законов, описывающих поведение идеальных газов (Бойля-Мариотта, Гей-Люссака, Шарля), а также умение применять уравнение Менделеева-Клапейрона для решения задач на определение параметров газа. Работа состоит из двух вариантов, каждый из которых содержит теоретические вопросы и расчетные задачи различной сложности. Наличие эталонов ответов обеспечивает возможность объективной оценки результатов и позволяет учащимся самостоятельно анализировать допущенные ошибки. Контрольная работа может быть использована для текущего контроля знаний, подготовки к экзаменам и олимпиадам по физике.

Краткое описание методической разработки

Данная контрольная работа предназначена для оценки уровня усвоения учащимися знаний по теме “Газовые законы”. Она включает в себя задачи, проверяющие знание основных законов, описывающих поведение идеальных газов (Бойля-Мариотта, Гей-Люссака, Шарля), а также умение применять уравнение Менделеева-Клапейрона для решения задач на определение параметров газа. Работа состоит из двух вариантов, каждый из которых содержит теоретические вопросы и расчетные задачи различной сложности. Наличие эталонов ответов обеспечивает возможность объективной оценки результатов и позволяет учащимся самостоятельно анализировать допущенные ошибки. Контрольная работа может быть использована для текущего контроля знаний, подготовки к экзаменам и олимпиадам по физике.

Развернуть описание

Разработка урока по физике на тему "Изопроцессы. Газовые законы"

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе

I квалификацион категорияле физика укытучысы

 Хәкимҗанова Алсу Мөбәрәкҗан кызы.

 

Физика 10 класс өчен ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Изопроцесслар. Газ законнары

Максат

1.     Изопроцесс төшенчәсен китереп чыгару. Аларның төрләрен, ачылу тарихын, изопроцессларның графикларын МКТ күзлегеннән чыгып өйрәнү.

2.     Теманы тормыш һәм математика фәне белән бәйләү.

3.     Укучыларның мәгълүматны кабул итәргә, эшкәртергә һәм нәтиҗә чыгара  белүләренә ирешү. Алынган мәгълүматлар буенча график мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

Материаллар: Презентация, тест программасы (MyTestX), компьютерлар (һәр укучыга берәү), интернет, тәҗрибә өчен приборлар, тест биремнәре.

I.                  Оештыру

/укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү/

Укучыларга билге кую өчен түбәндәге таблица бирелә.

Ф. И. О. _________________________________

Актуальләштерү

 

Яңа тема аңлатканда катнашкан өчен (укучы үзе куя)

Ныгыту

 

Дәрес өчен билге (укытучы куя)

ТЕСТ (компьютер куйган билге)

Тест

(укучы үзе куя)

 

 

 

 

 

 

II.               Актуальләштерү

1.     Укучылар компьютер артында 6-7 сораулы төрле вариантта тест эшлиләр. /Тестка билгене компьютер үзе куя./

2. Презентация буенча

Слайд 1

 

Слайд 2

Ø Тигезләмәгә карыйк әле. Монда кайсы зурлыклар даими дип уйлыйсыз? /укучы җавабы: газның моляр массасы, универсаль газ константасы. Газның массасы даими булырга тиеш/

Ø Укучылар халәт тигезләмәсендәге газның моляр массасы, массасы һәм универсаль газ константасы даими булгач калган өч параметр басым, күләм, температура арасында да ниндидер бәйләнеш булырга тиеш. Бу параметрлар арасындагы бәйләнешне без сезнең белән 7 нче сыйныфта карап киткән идек инде. Сезгә алдагы дәрестә 7 нче класс китабыннан “Газ законы” дигән теманы укып килергә кушылган иде. Әйдәгез, искә төшерик әле. Бу темада басым, күләм, температура арасында нинди бәйләнеш бар икәнен күрдегез? /укучы җавабы: мәсәлән газның күләме үзгәрмичә, температурасы гына үзгәргәндә, басымы арта. Без моны газ балоны мисалында әйтә алабыз. Мәсәлән газны саклау яки күчереп йөртү өчен, аны бик нык кысалар. Бу вакытта басым арта. Шуңа күрә газны махсус, бик чыдамлы корыч балоннарга тутыралар. Әгәрдә газны нык чыдамлы корыч балоннарга тутырмасак, мәсәлән пожар вакытларында, балон бик нык җылынып, температура арта, басым арта, балон шартлый/

Ø Ә күләм нишли? /газның күләме үзгәрми/

Ø Димәк без күрдек күләм үзгәрми, басым һәм температура арта. /Укытучы тактага схематик рәвештә язып куя V=const, T↑ P↑/

Ø Укучылар бу аэрозольләргә ни өчен туры кояш нурларыннан сакларга дип язылган?

Ø Тагын кайсы параметрлар арасындагы бәйләнешне күрдегез? /Укучы чыгышы: газның массасы һәм температурасы үзгәрешсез булганда газның күләме кимегәндә, аның басымы арта. Ә күләме артканда басымы кими. Мәсәлән һава тутырылган шарларны кыссак, күләм кечерәя басым арта. Һәм киресенчә дә булырга мөмкин/

Ø Без аны бу аэрозоль мисалында да күрә алабызмы?

Ø Димәк бу очракта температура үзгәрмәде. Күләм кимегәндә басым артты. /Укытучы тактага схематик рәвештә язып куя T=const, V↓ P↑/

Ø Укучылар менә бу тәҗрибәне эшләп карыйк әле. Пробирка бөке белән капланган. Аның аша трубка уза. Ә трубкада бер тамчы бар. Тамчыга пробирка эченнән пробиркадагы басым тәэсир итә. Ә трубканың ачык ягыннан атмосфера басымы тәэсир итә. Пробиркадагы басым үзгәрсә тамчы хәрәкәткә килә. Пробиркадагы басым атмосфера басымына тигезләшкәч тамчы хәрәкәтләнүдән туктый. Пробирка астындагы савытка эссе су салына. Температура арта, күләм арта. Салкын су салгач температура кими. Күләм кими. Ә басым үзгәрми. Бу тәҗрибәдән алар басымның үзгәрмәгәнен, температураның артканын, күләмнең артканын күрәләр

Ø Димәк без бу өч параметр күләм, басым, температура арасындагы бәйләнешләрне күрдек. Һәрберсендә берәр параметр үзгәрмәде.

Ø Укучылар менә шушы өч параметрның берсе даими булганда бара торган процессларны изопроцесслар яки даими процесслар дип атыйлар, ә аларга туры килгән формуланы газ законнары дип атыйлар.

III.           Яңа белемнәр формалаштыру

Ø Дәреснең максаты - изопроцесс төшенчәсен китереп чыгару. Аларның төрләрен, килеп чыгу тарихларын, графикларын молекуляр кинетик теория күзлегеннән чыгып өйрәнү. Һәм бу изопроцессларга карата график мәсьәләләр чишү.

Ø Ә хәзер эш дәфтәрләрен ачабыз. Числоны һәм теманы язып куябыз: “Изопроцесслар. Газ законнары”

Ø Дәфтәргә презентациядән карап билгеләмәне язып куябыз. /Макраскопик параметрларның (P, V, T) берсе үзгәрешсез булганда бара торган процессларны изопроцесслар дип атыйлар/

Слайд 3

Ø Изопроцессларның өч төре була. T=const булганда бара торган процессларны – изотермик, V=const булганда бара торган процессларны – изохорик, P=const булганда бара торган процессларны – изобарик процесслар дип атыйлар.

Слайд 4

Ø Беренче изотермик процесс 1662 нче елны инглиз галиме Роберт Бойль тарафыннан ачыла. Бойль даими температурада газ басымының күләмгә бәйлелеген өйрәнә. Бераз гына соңрак Роберт Бойльгә бәйсез рәвештә 1676 нчы елны Француз физигы Эдм Мариотт эксперименталь юл белән температура даими булганда басымның күләмгә бәйлелеген өйрәнә. Шуңа күрә бу изотермик процесска туры килгән закон Бойль- Мариотт законы дигән исем ала.

Ø Укучылар бу идеаль газның халәт тигезләмәсеннән карап китик инде.

 PV =  m RT

         M

T=const

PV=const

P=const/Vукучы әйтә

Укучылар бу формула математикада нинди функциянең формуласына охшаган? /y=k/x – функциясенә, аның графигы гипербола/

Ø Димәк изотермик процессның да графигы ничек булачак? /гипербола/

Ø Әйдәгез дөрестән дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/8c4d2c70-44aa-4ba3-831b-2ba019b3e2d2/molek5_2.htm /Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар T=const булганда газ басымының күләмгә бәйлелеге графикта изотерма дип аталган кәкре ярдәмендә сурәтләнелә. Без монда Т ның даимилеген PV күчәренә карата күрдек. Әле температураның даимилеген PT, VT күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация буенча, укучылардан сорала. Төп изотерма күрсәтелә/

Слайд 5

Ø Укучылар ЕГЭ эшләрендә PV күчәренә карата ике изотерма бирелгән очраклар очрый. Менә бу графикта кайсы изотерма зуррак дип уйлыйсыз? /Укучы аңлата/

Слайд 6

Ø Ә хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны схематик рәвештә ясап куябыз.

Слайд 7

Слайд 8

Ø Икенче изопроцесс 1787 нче елны Француз физигы Жак Александр

 Сезар Шарль тарафыннан ачыла. Шуңа күрә бу изохорик процесска туры килгән закон Шарль законы дигән исем ала.

V=const булганда температура артканда, басым артканын тәҗрибәдә күрдек. Бер-берсенә сызыкча бәйле. Р=const T Укучылар бу формула математикада нинди функциянең графигына охшаган? /y=k*x – функциясенә, аның графигы туры сызык/

Ø Димәк изохорик процессның да графигы ничек булачак? /туры сызык, Т артканда Р арта/

Ø Әйдәгез, дөрестән дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/6ad7b356-9f33-4655-b898-a797c1e5c8b9/molek5_3.htm /Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар V=const булганда газ басымының температурага сызыкча бәйлелеге графикта изохора дип атала. Без монда V нең даимилеген РT күчәренә карата күрдек. Әле басымның даимилеген P V, VТ күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация буенча, укучылардан сорала. Төп изохора күрсәтелә/

Слайд 9

Укучылар ЕГЭ эшләрендә РT күчәренә карата ике изохора бирелгән очраклар очрый. Менә бу графикта кайсы изохора зуррак дип уйлыйсыз? /Укучы аңлата/

Слайд 10

 

 


Ә хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны дәвам итеп схематик рәвештә ясап куябыз

Слайд 11

Ø  Өченче изопроцесс эксперименталь рәвештә 1802 нче елны Француз физигы ГЕЙ-ЛЮССАК тарафыннан ачыла. Шуңа күрә бу изобарик процесска туры килгән закон ГЕЙ-ЛЮССАК законы дигән исем ала. Р=const булганда температура артканда күләм артканын тәҗрибәдә күрдек. Бер-берсенә сызыкча бәйле. V=constT Укучылар бу формула математикада нинди функциянең графигы ошаган? /y=k*x – функциясенә, аның графигы туры сызык/

Слайд 12

Ø Димәк изобарик процессның да графигы ничек булачак? /туры сызык, Т артканда V  арта/ Әйдәгез, дөрестән дә шулай микән? Тәҗрибә карап китик әле. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/30468277-976d-4fda-bd7c-700e87a2ee08/molek5_1.htm /Тәҗрибә күрсәтелә/ Укучылар Р=const булганда газ күләменең температурага сызыкча бәйлелеге графикта изобара дип атала. Без монда Р ның даимилеген VT күчәренә карата күрдек. Әле басымның даимилеген PT,РV күчәрләренә карата да күрсәтеп була. /Презентация буенча, укучылардан сорала. Төп изобара күрсәтелә/

Слайд 13

Ø Укучылар ЕГЭ эшләрендә VT күчәренә карата ике изобара бирелгән очраклар очрый. Менә бу графикта кайсы изобара зуррак дип уйлыйсыз? /Укучы аңлата/

Слайд 14

Ø Ә хәзер дәфтәрләргә түбәндәге таблицаны дәвам итеп схематик рәвештә дәвам итик.

Слайд 15

IV.            Яңа күнекмәләр формалаштыру.

Тест эшләнелә /ике вариантта. Тест биремнәре http://phys.reshuege.ru/

сайтыннан алынды/

Тест җаваплары тикшерелә. Дәрескә нәтиҗә ясала.Өй эше §69 сорауларга җавап. Изопроцессларны тормышта тагын кайларда кулланабыз? (өч изопроцесс өч вариантка бүлеп бирелә). Йомгаклау. Билгеләр кую.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по физике на тему "Изопроцессы. Газовые законы""
Смотреть ещё 6 054 курса

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Физика 10 класс өчен ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Изопроцесслар. Газ законнары

Максат

1.     Изопроцесс төшенчәсен китереп чыгару. Аларның төрләрен, ачылу тарихын, изопроцессларның графикларын МКТ күзлегеннән чыгып өйрәнү.

2.     Теманы тормыш һәм математика фәне белән бәйләү.

3.     Укучыларның мәгълүматны кабул итәргә, эшкәртергә һәм нәтиҗә чыгара  белүләренә ирешү. Алынган мәгълүматлар буенча график мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

 

Материаллар: Презентация, тест программасы (MyTestX), компьютерлар (һәр укучыга берәү), интернет, тәҗрибә өчен приборлар, тест биремнәре.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 364 784 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 04.01.2015 507
    • DOCX 5.2 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хакимзянова Алсу Мубаракзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хакимзянова Алсу Мубаракзяновна
    Хакимзянова Алсу Мубаракзяновна

    учитель информатики и физики

    • На сайте: 10 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 185296
    • Всего материалов: 71

    Об авторе

    Категория/ученая степень: Первая категория
    Место работы: МБОУ "Кунгерская СОШ"
    Я хочу создать свой сайт. Я работаю в школе. Люблю работать с детьми. Закончила Казанский государственный педагогический университет. Педагогический стаж более 10 лет. Образование: высшее. Специальность: учитель физики и информатики. Имею первую квалификационную категорию. Люблю заниматься спортом. Я родилась в деревне и люблю работать с землей, заниматься выращиванием овощей.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 352 528 материалов из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Правовые риски и ответственность в корпоративном управлении

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное проведение тренингов в образовательной деятельности

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основные аспекты социальной работы в Российской Федерации

6 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 15 человек
Смотреть ещё 6 054 курса