Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Физика / Другие методич. материалы / Разработка урока по физике на тему "Расчет сопротивления проводников"

Разработка урока по физике на тему "Расчет сопротивления проводников"

  • Физика

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

МББУ “Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”






Тема:

Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык.

/8 нче сыйныфлар өчен физикадан дәрес эшкәртмәсе/





Хәкимҗанова А. М., беренче кв. категорияле физика укытучысы











Максат.

  1. Үткәргеч каршылыгының нәрсәләргә бәйле икәнен ачыклау. Чагыштырма каршылык төшенчәсе белән таныштыру.

  2. Укучыларның мәгълүматны кабул итә, эшкәртә алуларына һәм нәтиҗә чыгара белүләренә ирешү. Алынган мәгълүматлар буенча мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.

  3. Укучыларда игътибарлылык, тормышта кирәкле күнекмәләр тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, интернет, http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669ba072-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/3_16.swf сайтынннан тәҗрибәләр, тәҗрибә үткәрү өчен җиһазлар, А. В. Чеботарева.8 нче сыйныф өчен физикадан тестлар

  1. Дәресне оештыру

  1. Исәнләшү.

  2. Укучыларны дәрескә әзерләү.



  1. Актуальләштерү

Үткән дәрес материалын ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын кулланып кабатлау. /Һәрбер сорауга җавапны уйлау өчен 10 с вакыт бирелә/

Сораулар.

  1. Чылбырдагы ток зурлыгы үткәргечнең үзлекләренә бәйле булуын тәҗрибәдә ничек күрсәтергә?

  2. Үткәргечнең каршылык берәмлеге итеп нәрсә кабул ителгән? Аны ничек атыйлар? Каршылыкның сәбәбе нәрсәдә?

  3. Үткәргечтәге ток зурлыгы шул үткәргечнең каршылыгына ничек бәйле? Ом законы ничек әйтелә?



  1. Яңа белемнәр формалаштыру

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәреснең темасы - “Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык”. Әйдәгез, уйлап карыйк әле, дәреснең максаты ничек булыр икән?

/Укучылар дәреснең максатын үзләре уйлап куялар/

Укучы. Без бүгенге дәрестә үткәргечнең каршылыгы нәрсәгә бәйле икәнен, чагыштырма каршылык төшенчәсен өйрәнәчәкбез.

Укытучы. Укучылар, ни өчен соңгы вакытларда алюминийдан булган электр чыбыкларын бакыр чыбыкка алыштырырга кушалар? Алюминийның бәясе бакырга караганда арзанрак бит?

/Укучыларның фикерләре тыңланыла/

Укытучы. Без сезнең белән бу сорауларга тулы җавапны дәрес ахырында табарбыз.

Укытучы. /http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669ba072-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/3_16.swfсайтынннан тәҗрибәләр күрсәтелә/СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы: Укучылар, тәҗрибәләргә игътибар итик әле.

1. Сез бу тәҗрибәләрдә нәрсә күрәсез? 2. Алар турында нәрсә уйлыйсыз? 3. Бу тәҗрибәләр нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә? Сезгә уйлау өчен 1 минут вакыт бирелә. /Тәҗрибәләр күрсәтелә/

Тәҗрибә №1

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\Сопротивление1.jpg

















Тәҗрибә №2

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\2.jpg

Тәҗрибә №3

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\3.jpg

Укытучы. Вакыт чыкты. /Һәрбер төркемнән берничә укучының фикере тыңланыла/.

Укучы. Үткәргечнең озынлыгы зуррак булган саен, аның каршылыгы зуррак була. Амперметр токны азрак күрсәтә. Ә үткәргеч озынлыгы кечерәк булган саен, каршылык азрак, амперметр токның күбрәк икәнен күрсәтә. Димәк, үткәргечнең каршылыгы аның озынлыгына туры пропорциональ бәйләнештә икән. Бу тәҗрибәләрдә үткәргечләр төрле озынлыкта. Әле бит үткәргечләр төрлечә дә булырга мөмкин. Башка сәбәпләре дә юкмы икән?

Укытучы. Моны ачыклау өчен тагын экранга карыйбыз. ТАЙМД РАУНД РОБИНструктурасын кулланабыз. Сезгә фикер йөртер өчен 1 минут вакыт бирелә.

Тәҗрибә №1

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\4.jpg

Тәҗрибә №2

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\5.jpg











Тәҗрибә №3

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\6.jpg

Укытучы. Вакыт чыкты. Һәрбер төркемнән №1 укучы башлый. Һәр укучыга үзенең фикерен җиткерү өчен 20 с вакыт бирелә. /Әйләнә буенча һәр укучы үз фикерен әйтеп чыккач, бер укучыдан сорала. Бер-берсенә сөйләп чыкканнан соң, төркемнәрнең кайбер укучыларыннан сорала, алар каршы партнерларыннан ишеткән фикер белән уртаклашалар/

Укучы. Үткәргечнең аркылы кисем мәйданы зуррак булган саен, аның каршылыгы кечерәк була. Амперметр токны зуррак күрсәтә. Ә үткәргечнең аркылы кисем мәйданы кечерәк булган саен, каршылык зуррак, амперметр токның кечерәк икәнен күрсәтә. Димәк, үткәргечнең каршылыгы аның аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ булып чыга.

Укытучы. Ә хәзер сезгә амперметр, ток чыганагы, өзгеч, лампочка һәм өч төрле чыбык (тимер, бакыр, никель) бирелә. Шушы приборларны файдаланып чылбыр төзибез. Сезнең өч тәҗрибә килеп чыгарга тиеш. Һәрбер чыбыкны ялгаганда амперметрның күрсәтүен язып барабыз. Һәм нәтиҗә ясыйбыз. /Тәҗрибәне икешәр укучы эшли. Эшне тәмамлагач, берничә укучының нәтиҗәсе тыңланыла/.

Укучы. Чылбырга никель чыбыкны ялгаганда амперметр токның иң кечкенә булуын күрсәтте. Ә бакырны ялгаганда амперметр иң күп токны күрсәтте.

Укытучы. Укучылар, дөрес эшләдекме икән, безнең приборлар дөрес күрсәттеме икән, әйдәгезhttp://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669ba072-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/3_16.swfсайтындагы тәҗрибәне карап китик әле.



Тәҗрибә №1

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\7.jpg

Тәҗрибә №2

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\8.jpg













Тәҗрибә №3

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\9.jpg

Укытучы.Укучылар, инде нәтиҗә ясыйк. Өченче тәҗрибәбездә каршылык нәрсәгә бәйле булды инде?

Укучы.Үткәргечнең төренә карап, амперметрның да күрсәтүе үзгәрде.

Укытучы. Димәк, укучылар, бу үткәргечләрнең чагыштырма каршылыклары төрле икән. Сезнең өчен яңа физик зурлык төшенчәсе керде. Озынлыгы 1 м, аркылы кисем мәйданы 1 м2 булган матдәдән эшләнгән үткәргечнең каршылыгы әлеге матдәнең чагыштырма каршылыгы дип атала. Китапларыбыздагы 8 нче таблицага игътибар итик әле.

C:\Users\Алсу\Desktop\Физика разработка\10.jpg

Таблицадан тимер, бакыр, никельнең чагыштырма каршылыкларын карыйк һәм нәтиҗә ясыйк. Чагыштырма каршылык зуррак булган саен ток һәм каршылык ничек була?

Укучы. Шушы өч үткәргеч арасында иң зур чагыштырма каршылык никельнеке. Аны ялгагач, амперметр иң кечкенә токны күрсәтте. Димәк, аның каршылыгы зур булачак. Ә бакырның чагыштырма каршылыгы иң кечкенәсе. Амперметр иң зур токны күрсәтте. Шулай булгач, каршылыгы иң кечкенәсе булачак.

Укытучы. Укучылар, нәтиҗә чыгарыйк инде: үткәргечнең каршылыгы нәрсәләргә бәйле булды инде?

Укучы. Үткәргечнең озынлыгына, аркылы кисем мәйданына һәм үткәргечнең чагыштырма каршылыгына бәйле булды.

Укытучы. Ә бу санап киткән зурлыкларга ничек бәйле? Кайсы зурлыкка туры, кайсысына кире пропорциональ булды?

Укучы. Үткәргечнең озынлыгына һәм чагыштырма каршылыгына туры пропорциональ, ә аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ.

Укытучы. Ә хәзер хәрефле тамгаланышлар кертик:

ρ – үткәргечнең чагыштырма каршылыгы

S – үткәргечнең аркылы кисем мәйданы

hello_html_7571aeb8.gifүткәргечнең озынлыгы

Ул вакытта үткәргечнең каршылыгы R түбәндәге формула белән күрсәтелә:

R=ρhello_html_m4a6a20c6.gifБу формуладан табарга мөмкин: hello_html_7571aeb8.gif=hello_html_m6cc1d3d9.gif , S=hello_html_m727966d.gif , hello_html_m29eb0601.gif=hello_html_3193a98c.gif. Соңгы формуладан чагыштырма каршылыкның берәмлеген чыгарсак. hello_html_m23b45d0e.gif яки 1 Ом м. Үткәргечнең аркылы кисем мәйданын мм2 белән күрсәтү җайлырак. Чөнки ул күбесенчә кечкенә була. Ул вакытта чагыштырма каршылык берәмлеге hello_html_4e2ccf3e.gif. Киләчәктә без шушы берәмлектән файдаланырбыз. Ә хәзер дәрес башында сезгә бирелгән сорауга кире кайтыйк әле: ни өчен соңгы вакытларда алюминийдан булган электр чыбыкларын бакырга алыштырырга кушалар? Алюминийның бәясе бакырга караганда арзанрак бит?

Укучы. Алюминий чыбыкның чагыштырма каршылыгы бакырныкына караганда зуррак. Аның каршылыгы да зур була. Токны азрак бирә.

Укытучы. Тагын нинди сәбәпләре бар икән? Бу турыда өйдә уйлап килерсез.

  1. Ныгыту

  1. ФАЙНД ЗЕ ФИБ структурасы буенча дәрестә үтелгән материаллардан чыгып өч җөмлә язарга. Җөмләләрнең икесе дөрес, ә берсе ялган булырга тиеш. /Җөмләне уйлау өчен 30 с вакыт, ә язу өчен 1 минут бирелә. Җөмләләрне язып бетергәч, төркемдә һәр укучы үзенең җөмләләрен әйтә. Калганнар дөрес булмаган җөмләне табарга тиеш, булдыра алалар икән, уйлап чыгаручы кул чаба; дөрес тапмасалар, уйлап чыгаручыга төркем кул чаба.

  2. А. В. Чеботарева. Физикадан тестлар. 2010 ел /А. В. Першкин. 8 нче сыйныф физика дәреслеге өчен төзелгән. Русча, электрон вариантта/ 109-110 битләрдәге тестны эшләү

  3. Тест җавапларын тикшерү

  4. Дәрес материалы буенча укучылардан кире мәгълүмат алу


  1. Өй эше

1.§45 ахырында бирелгән сорауларга җавап әзерләргә.

2. 20 нче күнегү (1, 2) язмача

  1. Дәрескә йомгак ясау.

Көндәлекләргә билгеләр кую.



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 05.09.2015
Раздел Физика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров154
Номер материала ДA-029694
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх