Дәрес темасы: «Граттаж»
техникасында эш.
Дәреснең максаты һәм бурычлары:граттаж
техникасы белән танышу һәм эшләү өчен шартлар тудыру; традицион булмаган
сурәтләү алымнары аша иҗади сәләтне, белем алуга омтылышны үстерү; сызык,
штрих, тап белән эшләү күнекмәләре формалаштыру; мөстәкыйль рәвештә иҗат
итүләренә ирешү.
Предметара нәтиҗәләр ( метапредметные
результаты)
Танып-белү гамәлләре – укучылар мөстәкыйль
рәвештә танып-белү максатларын формалаштыра, мәгълүмат таба, анализлый,
фикерләре белән уртаклаша, гомумиләштерә.
Регулятив гамәлләр - уку мәсьәләсен куя һәм
чишү юлларын билгели, эффектив булганын (нәтиҗәгә җинел илтә торганын,
уңаен) сайлап ала, үз эшенә контроль ясый, бәя бирә.
Коммуникатив гамәлләр – иптәшләре белән
хезмәттәшлек итә, иптәшенең эшчәнлеген бәяләргә, әңгәмәдәшенең фикерен
тыңларга өйрәнә.
Шәхси универсаль гамәлләр – иҗади эш
башкарганда үзенең хыялын һәм күзаллау сәләтен куллана, танып-белү эшчәнлегенең
әһәмиятен аңлый.
Җиһазлау: презентация, видео, кошлар тавышы
аудиоязмасы.
Материаллар:
Дәреснең структурасы
Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар һәм килгән кунаклар!
Кәефләрегез яхшымы?
Кәефләрегез яхшы булса дәресебезне
башлыйбыз.
2. Кереш әңгәмә.
Укучылар, без рәсем ясагандә гадәттә
нәрсәләр кулланабыз?
Укучылар җавабы: гуашь, акварель, карандаш,
фломастер.
Ә буяулар һәм карандашлардан башка рәсем
ясап буламы? Булса нәрсә белән ясап була?
Укучылар җавабы.
Дөрес, укучылар, рәсем ясарга яраткан
кешегә барысы да мөмкин. Икенче торле итеп әйткәндә: иҗатта барысы да мөмкин.
Укучылар, шушы әйтемне дәресебезнең эпиграфы итеп алабызмы?
3. Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар, хәзер сезгә үткән темаларга
багышланган кроссворд чишәргә тәкъдим итәм. Сезгә уйларга 1 минут вакыт
бирелә.
Кроссворд сораулары
1.
Грекчадан тәрҗемә иткәндә
“рәсем ясыйм” мәгънәсендә яңгыраган сәнгать төре (графика).
2.
Металлда ясалган гравюра
(офорт).
3.
Агачта ясалган гравюра
(ксилография).
4.
Сурәт ясалган формадан
кәгазьдә барлыкка килгән эз, печать. (эстамп)
5.
Басма графиканың бер төре,
кабатланмас сурәт. Грекчадан “бер эз” дип тәрҗемә ителә (моноти́пия).
6.
Тактада яки башка каты
материалда уеп ясалган рәсем (гравюра).
7.
Төсле буяулар кулланып
эшләнгән сынлы сәнгать әсәре (живопись).
Укучылар, кроссвордны
чиштегез, ә хәзер карагыз әле нинди сүз килеп чыкты.
Укучыларның җавабы.
Бу сүз сезгә танышмы?
Беләсегез киләме нәрсә аңлатканын?
Бүгенге дәресебезнең
темасын әйтегез әле.
Граттаж.
Әйе, укучылар, төгәлрәк
итеп әйтсәк бүген без граттаж техникасында эшләргә өйрәнербез.
Слайдта
“граттаж” сүзенә билгеләмә бирелә.
Граттаж
француз сүзе, тырнау һәм кыру мәгънәсендә яңгырый. Бу рәсемне махсус
грунтланган кәгазьдә тырнап һәм кырып ясыйлар. Аның өчен шпажки, теш чистарткыч
таяклар, хаттә чәнечке дә кулланырга була.
Бер укучы укый.
Укучылр, без дәрес башында
карандаш кулланмый ча да рәсем ясап була дигән идек. Фикеребез расландымы?
Укучылар граттаж
техникасында менә нинди матур рәсемнәр иҗат итәргә була (слайдлар күрсәтелә).
Мин үзем дә бу техниканы
кулланып карадым һәм менә шундый рәсемнәр килеп чыкты. Сезнең дә шундый
рәсемнәр иҗат итәсегез киләме?
4. Практик эш
Технология.
Хәзер граттаж техникасы
белән яхшылабрак танышу өчен кыска гына видео карап алабыз.
Видео
күрсәтелә.
Без кәгазьне грунтлаганда восковые мелки һәм сыек сабын кулландык.
Укучылар граттжның технологиясен аңладыгызмы?
Кошлар
тавышы аудиоязмасын куям.
Укучылар без бүген “Әкияти
урман кошлары” дип исемләнгән панно ясарбыз. Панноның матур килеп чыгуы
һәрберегезнең тырышлыгыннан тора. Без үткән дәрестә эскизлар ясадык, бүген
аларны файдаланырбыз. Чөнки граттаж техникасында эшләгәндә бетергеч кулланып
булмый.
Граттаж техникасында
эшләгәндә штрих һәм сызыклар кулланырбыз. Штрихларның төрләрен тактада күрә
аласыз.
Укучылар,
эшкә тотынганчы куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышыгыз. Слайд күрсәтелә.
1.
Очлы таяклар белән сак эш итәргә
кирәк.
2.
Остәлләрне пычратмас өчен кәгазь
җәяргә.
3.
Рәсем ясаганда чыккан гуашь
валчыкларын салфетка белән сак кына сөртеп алырга. Бер читкә җыярга.
4.
Куллар пычранмасын өчен салфетка
кулланырга кирәк.
5.
Дәресне йомгаклау.
Укучылар, хәзер эшләребезне бер-беребезгә
күрсәтик. Кайсыларыгызның эшләре матурырак чыккан?
Укучылар фикерләрен әйтәләр.
Рефликсия.
Укучылар слайдтагы сүзтезмәләрне дәвам итеп
үзегезнең фикерләрегезне әйтегез әле. Бүгенге дәрес сезгә файдалы булды микән?
Бүген мин ................. белдем.
Дәрестә мин ......................өйрәндем.
.................миңа кыен булды.
............. кызыклы булды.
Хәзер мин ........................
..................... матур килеп чыкты.
...................... мине гаҗәпләндерде.
6.
Өй эше.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.