622633
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокНачальные классыКонспектыРазработка урока по математике "Доли" (3 класс)

Разработка урока по математике "Доли" (3 класс)

библиотека
материалов

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ӘГЕРҖЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

КИЧКЕТАҢ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ











ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ



Өлеш”

( 3 сыйныфта М.И.Моро, М.А.Бантованың математика дәреслеге буенча)




Башлангыч сыйныф укытучысы



ИБРАҺИМОВА ФӘРИДӘ ФРАС КЫЗЫ










Математика. 3 сыйныф. (М.И.Моро, М.А.Бантова дәреслеге буенча).

Тема: Өлеш.

Максат: 1.Укучыларда бер-берсенә карата ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

2.Өлешнең барлыкка килүе, аталышы һәм язылышы белән таныштыру.

3. Фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Торт макетлары, төсле кәгазь тасмалар; телдән исәпләү һәм

индивидуаль карточкалар; дәрес өчен презентация; өлешләргә

бүленгән түгәрәкләр.


Дәрес планы.

I.Оештыру өлеше. (1слайд).

II.Телдән исәпләү.

1.Төркемнәрдә тапкырлау таблицасы буенча эш. (2слайд).

49:7 81:9

7х2 7х8

24:8 12:2

6х3 5х1

63:9 24:4

7х6 9х4

42:7 25:25

2х1 3х0

2. “Чагыштыр”.

3дм5см ... 30дм

36дм ... 6м3дм

3см12мм ... 4см2мм

3. “Тып-тын” уены. (3слайд).



4.Игътибарлылыкка күнегү. (4слайд).


Өй, лимон, елан, шарф рәсемнәре.

(Укучылар карап торганнан соң шул тәртиптә дәфтәрләренә ясыйлар)

5. Тест. (5слайд). (Кушымта 1).

1) Китапта 56 бит. Камил һәр көнне 8 әр бит укыса, ул бу китапны ничә көндә укып бетерер?

ә) 8 көндә ү) 9 көндә ө)7көндә

2) Бер китапта 30 бит, ә икенчесендә 10 бит. Беренче китаптагы битләр икенче китаптагыга караганда ничә тапкыр артыграк?

л) 3тапкыр м) 20 тапкыр н) 40 тапкыр

3) Турыпочмаклык формасындагы түтәлнең буе 4м, ә киңлеге 2м. Түтәлнең мәйданын тап.

д) 8 м е) 8 м2 ж) 6 м2

4) Тегүче бер күлмәккә 6 төймә таккан. Шундый 4 күлмәккә ничә төймә кирәк булыр?

ч) 10 төймә ш) 24 төймә э) 22 төймә

- Ә хәзер эшләгән эшләрнең дөреслеген тикшерү вакыты җитте.

3 нче эштәге таблицадагы хәрефләрне кушып укыгыз, нинди сүз килеп чыкты? (Өлеш.)

4 нче эштә ясаган рәсемегез астына предметның беренче хәрефен язып куегыз. Ә хәзер бу хәрефләрне кушып укыгыз. Нинди сүз килеп чыкты? (Өлеш.)

5 нче эштәге теста билгеләнгән хәрефләрне кушып укыгыз. Нинди сүз укыдыгыз? (Өлеш.) (6слайд).

- Кемнең өч эшендә дә “Өлеш” сүзе килеп чыккан, димәк, дөрес эшләгән, ә кемнекендә хаталар бар, бу укучыга тапкырлау таблицасын кабатларга кирәк.


III. Яңа тема өстендә эш.

  1. Сүзлек эше. “Өлеш” сүзен аңлату. (Кушымта 2).

-Өлеш сүзен сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Кайда?

(Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “Өлеш” сүзенең аңлатмасын уку.)

  1. Практик эш.

-Без сезнең белән кунак каршыларга җыенабыз. Бәйрәм табыны өчен торт бүлеп әзерләп куярга кирәк.(Кушымта 3). Моның өчен һәр укучы үз тортын билгеле бер тигез өлешкә бүләчәк. Илдар белән Фирдинас тигез 4 өлешкә, Илгиз – 6 өлешкә, Инзилә – 8 өлешкә.

-Ничек бүләбез? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар.

( Урталай.)

-Тагы ничек дип әйтеп була?

( 2тигез өлешкә.)

-Ә һәзер кем ничек бүлер, бу турыда уйларга кирәк булыр.

(Укучыларның җавабы.) (Илдар белән Фирдинас урталай, Инзилә дә, ә Илгиз бер ярты өлешне өч тигез өлешкә.)

-Әле Инзиләнең торты 8 өлешкә бүленмәгән. Тагын ничек бүлерсең?

(Укучының җавабы) (Һәр кисәкне ике өлешкә)

hello_html_10c449c5.gifhello_html_10c449c5.gifhello_html_283bb939.gifhello_html_283bb939.gifhello_html_404ab8cd.gif

hello_html_m71914573.gifhello_html_100001b4.gifhello_html_3dffbea0.gifhello_html_m1f23b67d.gif

hello_html_10c449c5.gifhello_html_7aeb5ec4.gifhello_html_48ed16c0.gif




-Һәрберегездә ничә торт бар иде? (Бер)

-Һәркайсыгыз тортын ничә өлешкә бүлде? (Дүрт, алты, сигез)

- Димәк, бер тортны дүрт өлешкә, алты өлешкә, сигез өлешкә бүлүне математик телдә дүрттән бер өлеш, алтыдан бер өлеш, сигездән бер өлеш дип йөртәләр. Ә ничек язарбыз? Кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

(Укучыларның тәкъдимнәре)

-Сызык өстендәге 1саны, бер торт булуын аңлата, ә сызык астындагы сан (4,6,8) шундый ничә өлеш булганлыкны аңлата. Укыганда башта астагы сан укыла, соңнан гына өстәге – дүрттән бер, алтыдан бер, сигездән бер. Рус телендә киресенчә – одна четвёртая, одна восьмая, одна шестая.

-Сез сыйныфта ничә укучы? (Дүрт укучы)

-Илдар, үзеңнең тортың белән иптәшләреңне дә сыйла әле. (Илдар тортын иптәшләренә өләшә)

-Илдар һәркайсыгызга ничә өлеш бирде? (Бер)

-Башкача ничек әйтеп була? (Дүртән бер)

-Һәрберегез үзе бүлгән тортның өлешләрен карагыз һәм иптәшегезнекен. Өлешләр турында нәрсә әйтерсез?

(Алар төрле зурлыкта)

-Кайсы өлеш зуррак? (Дүртән бер өлеш)

-Кайсы өлеш кечерәк? (Сигездән бер өлеш)

-Бу күзәтүләрдән нинди нәтиҗә чыгарып була?

(Тигез өлешләр күбәйгән саен, аның күләме кечерәя)

  1. Тасмалар белән эш. (7слайд).

-Кунаклар килүгә өстәлгә чынаякларны, калакларны урнаштырырга кирәк. Чынаяклар төбенә, калак кую, кул сөртү өчен салфеткалар әзерләрбез.

Яшел кәгазегезне алыгыз һәм ике тигез өлешкә бүлегез. (Кушымта4). Бу өлешләрне ничек дип атап була. (Икедән бер)

hello_html_m20e66026.gifhello_html_6c901d54.gif



Сары кәгазьне алыгыз һәм дүрт тигез өлешкә бүлегез.(Кушымта 5). Бу өлешне ничек атап була.(Дүртән бер)

hello_html_m20e66026.gifhello_html_6c901d54.gifhello_html_6c901d54.gifhello_html_6c901d54.gif



Зәңгәрен өч өлешкә. (Өчтән бер). (Кушымта 6).


hello_html_m20e66026.gifhello_html_6c901d54.gifhello_html_6c901d54.gif



  1. Дәреслекнең 80б. кагыйдәне уку.


IV. Физкультминутка.

Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чәйкап карыйк

(баш хәрәкәтләр)

Куллар билгә, өскә,янга.

Утырып – торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

(Хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)


V. Теманы ныгыту өстендә эш. (8слайд).

1. №1 – телдән бирем буенча эш.

2. №2 – өлешләрне аңлатып чагыштыру.


VI. Үткән тема өстендә эш.

  1. 7 – коментарие белән эшләү.

  2. 24, 70бит – мәсьәлә чишү.

Инзилә – сызым һәм тигезләмә төзеп чишә.

Илгиз – кыскача язылыш һәм төрле ысуллар белән чишү.

Илдар һәм Фирдинас – укытучы күзәтү астында эшләү.

  1. Мөстәкыйль эш. №5 – I вар.

Индивидуаль карточка – II вар.

(Парларда тикшерү)


VII. Дәрескә йомгак ясау.


-Нәрсә ул өлеш?

- Өлешне ничек табарга?

- Өлеш турында нәрсә әйтә аласыз?


VIII. Өй эше. (9слайд).

61бит, № 167; 59бит, № 159 (теләк буенча).

Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Enjoybook
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Enjoybook
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.