Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыРазработка урока по окружающему миру на тему "Когда появилась одежда" на татарском языке

Разработка урока по окружающему миру на тему "Когда появилась одежда" на татарском языке

Скачать материал

 

                                                Дәрес барышы.

Исәнмесез! Мин Энҗе Җәүдәтовна. (Слайд)

I . Оештыру өлеше.

    -Балалар, бүген безнең гади генә дәрес түгел. Бездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып алар белән танышыйк. Сез аларга игътибарыгызны юнәлтмичә, башка көннәрдәге кебек тырышып эшләрсез дип ышанып калам.

 II. Уңай психологик халәт тудыру.

-Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик.  Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр.  Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән  җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек?  Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.

IV. Проблемалы ситуация. Яңа темага әзерлек.

- Сез вакыт машинасы турында ишеткәнегез бармы?(Слайд 2)

- ....

-  Әйдәгез укучылар без үзебездә вакыт машинасы бар дип күз алдына китерәбез. Һәм борынгы бабаларыбыз яшәгән заманга сәяхәткә чыгабыз.(Слайд 3)

-....

- (Слайд 4)Менә без килеп җиттек. Балалар карагыз әле, борынгы кеше шундый булган. Тасвирлыйк әле аны, нәрсә кигән икән ул өстенә?

-...

- ... Әйе, балалар, сез дөрес тасвирладыгыз. Ә ни өчен аның өстендә киеме шундый аз? Аңа эссе микән, әллә аның сатып алырга акчасы юкмы?

- .... (уйлап тапмадылар, тукыма юк)

- Дөрес, ул вакытта кием тегә белмәгәннәр, тегү өчен җепләр дә булмаган. Борынгы кешеләр хайван тиреләренә төренеп йөргәннәр. Ни өчен дип уйлыйсыз?

-... (яңгыр – салкыннардан, эсседән сакланыр өчен)

- Ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

- киемнәр, кешеләр

- (Слайд 5)Дөрес, без бүген киемнең килеп чыгышы белән таншырбыз.

- V.Яңа тема белән танышу.

- Сәяхәтебезне дәвам итик (Слайд 6)

- балалар без кая килдек?

- (Борынгы Греция)

- Борынгы греклар өсләренә нәрсә кигәннәр?

-....

- бу киемне зур турыпочмаклы тукыма кисәгеннән ясаганнар. Шул тукымага матур итеп төренеп, бер иң башына эләктереп куйганнар. Аларның киемнәре ошыймы сезгә?

- Әйдәгез без дә борынгы греклар кебек киенеп карыйк.

-.....

- ( Слайд 7) Ә тукыма нәрсәдән тора дип уйлыйсыз? Сезнең өстәлләрдә тукыма кисәкләре ята. Әйдәгез, аларны якыннан карап китик. Тукыма җепләрдән тора. Лупадан карасак без җепләрнең үрелгәнен күрәбез. Сез моны Слайдта да күрәсез.  Кайбер тукымаларда, мәсәлән марляда – ул лупасыз да  яхшы күренә.

- Бу җепләрне кем үргән икән?

-....(кеше, станок)

- Махсус станок. Ул туку станогы дип атала. Әйдәгез, аның эшләвен карап китик. (Слайд 8)

Продолжение работы по теме.

- Тукыманы җепләрдән тукыйлар. Ә җеп каян килә? Өстәлләрегездә мамык бар. Бераз мамык алыгыз, бармакларыгыз белән бөтерегез, эрләгән хәрәкәт ясагыз, сузыгыз.

- нәрсә килеп чыкты?

- Җеп

- Бераз тигез булмаса да, чып-чын мамык җеп килеп чыкты.

-  Соңрак орчыкны уйлап таптылар, аннары бәйләү станогын. Ә хәзер инде бу эшне эрләү машинасы башкара. Сезнең йон эрләгәнне күргәнегез бармы? Әйдәгез карыйк әле. Күрәсезме сез мамыктан җеп ясадыгыз, йонны эрләгәч нәрсә килеп чыга? Сез дә кул белән шундый ук хәрәкәтләр ясадыгыз бит. Нәрсә килеп чыкты? Җеп. Без җептән киемнәрне бәйли дә алабыз, тукыма тукып, тегә дә алабыз.

- сәяхәтебезне дәвам итәбез. Ошады мы сезгә борынгы бабайларның киемнәре? Ни өчен? ( без шуңа күрә кире борылабыз)

- Вакыт үткән саен, кешеләр матур киемнәр тегергә өйрәнгәннәр.

- Рәсемгә карагыз эле, Төрле милләт кешеләре төрлечә киенгәннәр. Аларның киемнәре аерыламы?

-....

- вакыт машинасы безне хәзерге заманга күчерде. Безнең заман киемнәре матур мы?

- Кыш көнне нәрсә киябез?

- Язын көзен?

- Җәен?

- Ни өчен без шул кадәр күп кием алыштырабыз?

- әйе, безнең якларда ел фасыллары үзгәреп тора шул.

- физ минутка.

Творческая работа.

- без Бүген киемнәр турында шактый күп белдек. Ә сез нинди киемнәр яратасыз? Кием нинди булырга тиеш? Әйдәгез үзегез киепдереп карагыз әле.  

-ә хәзер әйдәгез үзебез кием моделләрен ясап карыйбыз.

- Кәгазҗгә ясалган киемнәр эскиз дип атала.

-....

- сезнең барыгызның да төрле – төрле матур киемнәр килеп чыкты. Бу киемнәрне кайчан киеп була?

-....

IX.    Рефлексия.

-         Балалар без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

-         Кием тегү өчен нәрсәләр кирәк?

    Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? Сезнең өстәлләрдә өч төрле  түгәрәк бар-яшел, сары, кызыл.

Әгәр  бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладык дип уйласагыз сары төймә күтәрәсез.

Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән яшел төймә күрсәтәсез.

Ә бер ни дә аңламасагыз  кызыл төймә күтәрәсез.

Сайлаган түгәрәктә смайлик, үзегезнең хәзерге кәефегезне ясагыз.

-         Укучылар, Сез бүген бик актив булдыгыз, барыгыз да бик яхшы эшләдегез. Сезнең белән эшләү миңа бик ошады. Дәрес өчен рәхмәт.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока по окружающему миру на тему "Когда появилась одежда" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 249 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.02.2016 412
    • DOCX 18.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахатова Эндже Заудатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ахатова Эндже Заудатовна
    Ахатова Эндже Заудатовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 10
    • Всего просмотров: 84861
    • Всего материалов: 49

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 115 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Мини-курс

Переходные моменты в карьере

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мозг и психотерапия: влияние, методы и направления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 61 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе