Укучылар,бүген
без сезнең белән “Математика” дигән галәмгә сәяхәт итәрбез.
Моның
өчен безнең корабль хәрәкәт итүче йолдызлыкның исемен табарга кирәк. Юлыбызда
безгә киртәләр очрар, ләкин безнең алган белемнәребез аларны чишәргә ярдәм
итәр.Уңышлар Сезгә!(Слайд 3.)
Укучылар,
әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотыныйк.
1) Мин
беләм. “Түгәрәк саннарны тапкырлау” темасы буенча без нәрсәләр беләбез?
2) Мин
белергә телим.
3) Моны
белү миңа ни өчен кирәк?
дигән план нигезендә хәрәкәт
итәрбез.
Слайд 4
Мин
беләм. “Тапкырлау” темасы буенча без нәрсәләр беләбез? Укучылар,
искә төшерик әле.(үзара фикер алышу)
(Укучыларның җаваплары)
–
тапкырлауның арифметик гамәл икәнлеген;
-берүк
төрле саннарның суммасын тапкырлау гамәле белән күрсәтеп була,сан үзе языла
һәм ничә тапкыр кабатлануы күрсәтелә, алар арасына * тамгасы куелуын;
-беренче
тапкырлаучыны икенче тапкырлаучыга тапкырласаң тапкырчыгыш килеп чыга
(Бергәләп кабатлыйбыз.)
– санны
1 гә тапкырласаң сан үзе килеп чыга .
– санны
0 гә тапкырласаң 0 чыга.
(Кагыйдәләрне
бергәләп кабатлыйбыз).
Без
Йолдыз санаучыга ярдәм итәргә тиеш. Игътибар итегез әле,йолдызлар
ничәшәрләп һәм ничә урында урнашканнар? Чишү өчен кайсы аңлатма туры килә?
(2*10=20) Слайд 5.(Бер укучы интерактив тактада күрсәтә. Дөрес
булмаган җавап юкка чыга, дөрес җавап зурая. Кемнәр килешә басасыз, кемнәр
җавап дөрес түгел дип саный утырып каласыз)
-
Сез
биремне дөрес үтәдегез һәм сезгә Йолдызлык исеменең бер хәрефен бүләк иттеләр
.Ул К хәрефе. (Слайд 6)
-
Йолдыз
санаучыга тагын сезнең ярдәмегез кирәк.
Тэйк Оф
Тач Даун
структурасын кулланып, телдән мисаллар чишү. Мисал дөрес чишелгән дисәгез —
басыгыз, ә кем башка фикердә – утырып калсын.
7-8 слайд – Диагностик
бирем.
- Кушуны
тапкырлау белән, тапкырлауны кушу белән алыштырып исәпләгез.
1 төркем.
10 + 10
+ 10 + 10 =
20 + 20
+ 20 + 20
+ 20
=
30 + 30 + 30 =
2 төркем.
10 х 5 =
20 х 4 =
50 х 2 =
(Слайд
9)
-
Менә
сезгә Йолдызлыкның тагын бер хәрефе-Р хәрефе.
-
(Слайд
9)
-
Хәзер
яңа биремне үтәрбез. Йолдыз тирәсендә планеталар хәрәкәт итә. Сезнең
максат, түгәрәк эченә язылган саннарны тапкырлап дөрес йолдызны табу?
Укучылар чылбыр буенча такта
янына чыгып чишәләр. (Слайд10)
-Бу
биремне дөрес үтәгән өчен сез ике хәрефне бүләккә аласыз.
Л һәм А
хәрефләрен.
( Слайд 11)
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.Слайд12
МИКС –
ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы
-Укучылар,
без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла,сез шул музыкага
бии-бии әйләнәсез.
-
Музыка
туктагач, сез бер урында басып каласыз.
-
Шуннан
соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны
ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Маша и медведи
көенә хәрәкәтләр ясыйлар. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына
карап берләшәләр:
-
-Кешедә ничә аяк бар?
-
Һавада ничә кояш бар?
- 1 атнада ничә
ничә уку көне?
- 2 санын 3 тапкыр арттыргач ничә була?
- 1 атнада
ничә ял көне?
-
Татарстан флагында ничә төс?
-
Өчпочмакның ничә почмагы бар?
Мин белергә телим. 100 гә кадәрге
түгәрәк саннарны ничек бүлеп булачак?
-Укучылар,
безнең космик корабль тизрәк хәрәкәт итсен өчен 2 гә тапкырлау таблицасын искә
төшерергә кирәк. Тапкырлаганда җавап та нинди саннар чыкса,менә шулар 2 гә
бүленә дә инде.
Слайдтагы кайсы түгәрәк саннар икегә бүленә икән.
Укучылар
биргән дөрес җаваплар икенче төс белән яна,ә дөрес булмаган җаваплар юкка
чыга.
(Слайд 13.)
-Сезгә
тагын бер П хәрефе бүләк ителә.(Слайд 14)
- Тагын
да тизрәк хәрәкәт итү өчен диаграммалар белән эшләүне искә төшерергә кирәк. Электрон ярдәмлекнең “Знакомство с
диаграммами” бүлегенең 1 дәресендә компьютерларны туры килгән диаграмма белән тоташтырырга?
(Слайд 15)
Сезгә бүләккә А һәм У хәрефләре бирелә. (Слайд 16)
-Йолдызлыкны
ачу өчен безгә тылсымлы кодны белергә кирәк.
Моның
өчен түгәрәк саннарны бертөрле кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә
кирәк.
Әгәр
биремне дөрес башкарсак,код килеп чыгачак. (Слайд 17)
Код:5468
Моны
белү миңа ни өчен кирәк?
Укучылар
, тапкырлый белү безгә кирәкме?(тизрәк исәпләргә,акча санарга) (укучыларның
җаваплары)
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.