Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Разработка урока по татарскому языку

Разработка урока по татарскому языку


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Характеристики урока (занятия)

Уровень образования: 

 начальное общее образование

Целевая аудитория: 

 Учитель (преподаватель)

Класс(ы): 

 4 класс

Предмет(ы): 

 Родной язык

Тип урока: 

 Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): 

Преподаватель : Мубаракзянова Алсу Габдуллахатовна

 

Уен – дәрес.”

Кыскача аңлатма :

 Бүген дәрес ике төркемдә үткәрелә. Беренче төркемне «Сузыклар » командасы дип атыйбыз, икенче төркемне «Тартыклар » командасы дип атарбыз. Хәзер командалар бер – берсен котлыйлар. Жюри сөйләмнең сәнгатьлелек ягына да игъ тибар итәчәк.Сүз «Сузыклар » командасына бирелә.

 

Дәрес барышы.

 

Укытучы сүзе.

 Бүген дәре ике төркемдә үткәрелә. Беренче төркемне «Сузыклар » командасы дип атыйбыз, икенче төркемне «Тартыклар  » командасы дип атарбыз. Хәзер командалар бер – берсен котлыйлар.   Жюри сөйләмнең     сәнгатьлелек ягына да игъ тибар итәчәк. Сүз «Сузыклар »  командасына бирелә.

               

1 нче укучы.

Без- сузыклар , сузыклар,

Төрле сүзләр төзибез,

Парлап-парлап йөрибез ,

Бик тә эшчән үзебез.

 

2 нче укучы

Сузыкны сузып булса да,

Тартыкларсыз булмый ул:

Сузык белән тартыкларны

Кушмыйча сүз тумый ул.

 

3 нче укучы

Кибеттә күпме йөрсәк тә

Буш кайтырбыз көн саен,

«И- и »  диеп торуларны

Аңламаслар , мөгаен.

 

4 нче укучы

«Б  » гә « и  »  һәм «р  »не кушып,

Кирәк сүзне табарбыз .

Сатучы ападан аны

Шунда сорап алырбыз.

 

5 нче укучы

«Сузыклар »  һәм«Тартыклар  »!

Дус булып яшик бергә

Дәрестә алган белемнәр

Юлдаш булыр гомергә.

 

«Тартыклар  » командасы котлавы.

 

1 нче укучы

Без –тартыклар ялгыз гына

Берни эшли алмыйбыз.

Сездән башка без сүз түгел,

Шуңада мактанмыйбыз.

 

2 нче укучы

Сезне иптәшкә алып без

Төрле сүзләр ясыйбыз.

Әлифбада бергә- бергә

Дус һәмтату яшибез.

 

3 нче укучы

Яңгырау да , саңгырау да

Сүз төзергә бик кирәк,

Без төзегән сүзләрне

Яза белмәгән сирәк.

 

4 нче укучы

Ике авазга бер хәреф-

Кайчагында без шулай.

Безне дөрес язарга

Яшьтән өйрәнү уңай.

 

5 нче укучы

Тартыклар һәм сузыклар

Гөмерлеккә дус булыйк.

Бу ярышта сынатмыйк,

Гел дөрес сүзләр уйлыйк.

 

Жюри котлау өчен командаларга күпмешәр очко язылуын әйтә.

 

Укытучы сүзе.

- Телне өйрәнү әлифбадан башлана. Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм. Аларда уртадагы хәрефләрне генә укыганда алфавит килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле исемнәр язарга, кеше исемнәре дә ярый.Кайсы команда тиз һәм дөрес үтәр икән?

 

Түбәндә эшне үтәү үрнәге китерелә.

Аб а га                      ба к ыр                    сә ф әр                  ка ю та

Та б ак                     ка л ак                     бә х ет                  пы я ла

Та в ык                    ка м ыр                   Лю ц ия                 әр ә мә

т а г ан                    ку н ак                     ко ч ак                   - -ө --

ка д ак                    пр о ба                     ка ш ык                 сә ү дә

ст е на                   тә п ән                     ям щ ик                 бо җ ра

де ж ур                  то  р ак                   әг ъ за                   ча ң гы

ка з ык                   та с ма                   яр ы шу                  шә һ әр

га и лә                    өс т әл                    ят ь мә                  

тө й мә                  га у га                     по э ма

 

Жюри нәтиҗә ясый.

 

Укытучы сүзе.

Түбәндәге сүзләрдә нокталар урынына сузык авазлар куеп  сүзләрне дөрес итеп язарга үәм укырга. «Сузыклар »  командасына.

 

Т . ш                               к . ч                                 к . л                    

Т . ш                               к . ч                                 к . л                    

Т . ш                               к . ч                                 к . л                     

Т . ш                               к . ч                                 к . л                    

 

«Тартыклар  » командасына. Тиешле тартык авазлар куеп  сүзләрне дөрес итеп язарга үәм укырга.

 

Ка . ак                         ки . әк                     кө .                       ки .

Ка . ак                         ки . әк                     кө .                       ки .

Ка . ак                         ки . әк                     кө .                       ки .

 

Жюри нәтиҗә ясый.

 

Укытучы сүзе.

Сезгә җ хәрефеннән генә сүзләр кулланып хикәя төзергә.

Түбәндәге хикәя тәкъдим ителә.

Җырлый-җырлый җиләк җыйганда.

Җылы җәй җитте. Җәйге җылы җил җанны җылыта. Җиһан, Җамал ,Җәлил җиләккә җыеналар. Җәлилнең җиләне җилдә җилферди.  Җиһан, Җамал ,Җәлил

җитен җирендә”Җырларым ”җырын җырлап җибәрделәр.

Җиһан, Җамал ,Җәлил җиләк җиренә җилдәй җилдерәләр. Җиләкле җиргә

җиттеләр. “Җиләк җыйганда” җырын җырлый – җырлый җир җиләге җыялар. Җиһангаҗиләк җыю җиңел.  Җамал  җиләкне җайлы җирдән җыя.

Җәлил җиһаннан, җамалдан җитезерәк җыя. Җиһан, Җамал  җыйган җиләк Җәлил җыйган җиләктән җиңелерәк.

 Җәйләрен җиләс җилдә җыйнаулашып җырлый – җырлый җиләк – җимеш җыюлары җайлы.

 

«Тартыклар  » командасы хикәясе:

Җиләк җыючылар.

 

Җылы җәй җитте.

Җәмил, Җәмилә, Җәүһәр җиләккә җыйналдылар. Җирдә җир җиләге җитешкән.

Җиләк җыйган җирдә җырлар җырлыйлар.Җәмилә җайлы җирдә җиләк җыя.

Җылы җәйләрдә җиләстә җиләк-җимеш җыюы җайлы. Җәмил җиләкне җитәрлек җыйды . Җәүһүр җиләкне җиләкне җитез җыя. Җиләк җыюда

Җитезлек җиңә. Җентекләп җиләк җыю җаен җайлагыз.

Җәмил, Җәмилә, Җәүһәрҗиләкне җыйнаулашып җыйдылар. Җылы җәйдә җыйнаулашып җиләк җыю җайлы. Җиләк җирендә җиләкне җитез җыегыз.

 

Жюри нәтиҗә ясый.

- Чираттагы ярышыбыз “Тапкырларга- табышмак”дип атала. Мин әйткән табышмакларга җавалар табасыз , әгәр команда үзе табышмагына җавапны белми икән, көндәш команда җавп бирә һәм очко ала.

 

«Сузыклар »  , сез җавап бирәсез.

1.     Юкта бар, барда юк

    Юлда бар, барда юк. (“У”авазы )

 

2.     Үрдә бар , ирдә юк,

      Бүлмәдә бар , урамда юк(“Ү”авазы )

 

3. Җирнең уртасында ни бар? (“И”авазы )

 

4. Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап. (“Ә” )

5. Бер хәрефе бер иҗек,

   Исеме була ничек?               (и. ю . у.)

 

Укытучы сүзе.

 

«Тартыклар  » җавап бирә.

 

1. Дәрес башында нәрсә ишетәбез? (“Д”авазы )

2.яз белән көз нәрсә белән тәмамлана? (“З”авазы )

3. Тартык башында ни бар? (“т” )

4 Алмагачның төбендә нәрсә бар? (“Ч”авазы )

 

Жюри нәтиҗә ясый.

 

Укытучы сүзе.

 

- Кайсы команда грамотлырак икәнен билгеләү  өчен, хәзер без сүзлек диктанты язарбыз.

 

 

Моның өчен түбәндәге сүзләр тәкъдим ителә:

 

Нефеть , власть, лагерь,асфальт, шагыйрь,шигырь, сәнгать, игътибар, тәкъдим, алъяпкыч, ашъяулык, дөнья, төньяк, съезд, табигать,мөстәкыйль.

дикъкать, роль, альбом.

 

   Диктантны  командалар үз – ара тикшерәләр. Диктант өчен , һәр сүзгә берәрдән 20 очко бирелә.Хата язылган сүзләр булса, һәр ике команданың шулар санынча очкасы киметелә.

 

Ахырдан жюри ярышка йомгак ясый һәм командаларның күпме очко ңыюларын игълан итә.укытучы шулардан чыгып , һәр укучыга билгеләр куя.

Шуннан соң, дәреснең уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп , аны тәмамлый.


Әдәбтят

  1. Вагыйзов С.Г Кызыклы грамматика,., “Мәгариф”, - 2002.

  2. Багаева. Җ.З.Татар теленнән грамматик биремнәр. Яр Чаллы, 2002.

  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005.

  4. Сәлимов, Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. — Казан: Яңалиф, 2004.

  5. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 1 том. – Казан: Тат.кит.нәшр, 1959.




 



Автор
Дата добавления 22.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров74
Номер материала ДБ-206681
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх