Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру
|
Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-
“Исәнмесез!”- диде берәү килеп,
Читтә йөргән чакта каңгырап.
Шул чагымда баскан урыныннан
Кайнар чишмә чыкты чылтырап.
Бары бер сүз “Исәнмесез!” - диде,
Күпме моң ишетте колагым.
Атам-анам телен, туган телнең
Газизлеген шунда аңладым.
Кирәклеген шунда аңладым.
Слайд 2.Хәерле көннәр сезгә.
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
|
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы гамәлләр генә
кылыйк!
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
Белем һәм
күнекмәләрне формалаштыру
Дәрескә максат кую,укучылар-да белемгә омтылыш
тәрбияләү.
Уку мәсьәләсен
кую.
|
Укытучы өчен максат: сан турында үзләштергән
белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: табышмакларның җавабын
таба белү, табышмаклардагы сүзләрнең сан икәнен билгели белү.
Сан төркемчәләре турындагы белемнәрне
камилләштерү.
|
-Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сезгә
слайдта язылган табышмакларны укырга тәкъдим итәм.
Слайд.3-4
1.Өч йөз алтмыш бала
каз, Кырык сизез ана каз,
Унике аккош, бер
торна,-
Аны белмәсәң, җир
тырна.
(Җавап:тәүлек,
атналар, айлар, ел).
2.Бер кешенең алты улы
булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы
булган? (җиде бала).
-Укучылар, сез
җавапларны дөрес әйттегез. Җавапларның табышмаклары нинди сорауларга җавап
бирә?
-Дөрес.Темабыз да:
саннар
турында үткәннәрне кабатлау.
1.Нәрсә ул сан?
2. Нинди сорауларга җавап бирә?
3. Җөмләнең кайсы кисәге булып килә?
2. Өй эшен тикшерү.
-Балалар, сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде?
(саннар кулланып, ирекле темага хикәя хикәя язарга.) Хәзер ул хикәяләрне тыңлап
үтик . 2. Җөмләләр өстендә эш.
Ә хәзер дәфтәрләргә бүгенге число, теманы язып
куябыз. Тактадагы слайтка игътибар итәбез. Слайд 5
- Җөмләләрне күчереп язабыз. Саннарны
табыгыз, төркемчәләрен әйтегез.
1. Кызыл китапның беренче томына имезүче
хайваннарның 236 төре тупланган.
2. Бер чәй кашыгы бал җитештерү өчен
бал кортлары йөз меңнәрчә чәчәктән бал җыярга тиеш.
3.Ике әти, ике бала, үзләре өчәү
генә.
4. Чагадан ясалган төнәтмәне көненә 3 тапкыр берәр
стакан эчәргә кирәк.
-Әйе, болар сан төркемчәләре. Без аларның биш
төркемчәсен беләбез. Ә хәзер дәфтәрләргә җөмләләрдәге саннарны аерым язып
алабыз, сан янына төркемчәсен язып куябыз. Димәк,без бүген дәрескә нинди
максат куябыз?
-Әйе,без бүгенге дәрестә сан турындагы
белемнәрне ныгытабыз.
Слайд 6
Ягез әле, тактада бирелгән саннарны ң ясалу
ысулларын бергәләп тикшерик.
1. Бер, биш, ун.
2. Унбер, унтугыз, унөч.
3. Бер-ике, ун—унбиш.
4. Егерме тугыз, кырык биш.
Укытучы:
МИКС – ФРИЗ - ГРУП (сорауга
җавап булган санга берләшеп басарга)
- Мин хәзер музыка куям.
Музыка туктагач, сез урыннарыгызда басып каласыз һәм мин сезгә төрле сораулар
бирәм. Сез, үз чиратыгызда, сорауга җавап булган сан кадәр берләшәсез.
- Татар телендә ничә
мөстәкыйль сүз төркеме бар? (6) Санның ничә төркемчәсе бар? (5) Ясалышы
ягыннан сан төрләре ничәү?(4) Тәртип санының ничә төрле кушымчасы бар? (4,
-нчы, -нче,
-ынчы, -енче) ? Җыю санының
ничә төрле кушымчасы бар?(2,
- ау, -әү).
Татар телендә ничә килеш бар?(6)
Молодцы, укучылар.
|
Укучыларның җаваплары тыңлана.
-
Сан турындагы белемнәрне искә төшерү
-
Предметның санын белдерә;
-
Ничә? Күпме? Никадәр?
-
Ничәнче?Ничәләп? Ничәү? Ничәшәр? сорауларына
җавап булып килә;
-
Җөмләдә сан күбрәк исемне ачыклап килә һәм
аергыч була.
Укучылар өйдә язып килгән хикәяләрне укыйлар,саннарны
табып күрсәтәләр.
Укучылар дәфтәрләргә җөмләләрне күчереп
язалар.
Укучылар җөмләләрдән саннарны табалар, аларның
төркемчәләрен әйтәләр.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
Укучылар җавап бирә.
Укучылар дөрес итеп берләшеп басалар.
|
ТБУУГ: алмашлык, турында кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып
гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый
белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль
ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга ияреп
гамәлләр кылу
ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп
билгеләрне
аерып алу нигезендә
кагыйдә формалаштыру
|
Тест.
|
Укытучы өчен максат: Балаларның сан турындагы
белемнәрен тикшерү.
Укучыларның эшләре бәяләнә.
|
Тест биремнәрен эшләү.
1.Сан сүз
төркеменең сорауларын тап:
А.ничә?
Б.Нәрсә? В.Нинди? Г.Күпме?
2.Мәгънәләре
буенча ничә сан төркемчәсе бар:
А.3 .Б.2.
В.5 .Г.6.
3.Төп саннарны тап:
А.Биш. Б.дүртенче. В.икешәр. Г. тугыз.
4.Тәртип
саннарын тап:
А.Алтмыш
биш.Б.Сигезенче.В.Егермеләп.Г.Өченче.
5.Җыю
саннарын тап:
А.Алтышар.Б.Җидәү.В.Унау.
Г.Туксанынчы.
6.Чама
саннарын тап:
А.Туксан.Б.Йөзенче.В.Утызлап.Г.Сигезләп.
7.Бүлем
саннарын тап:
А.Меңәр.Б.Егерме
бишенче.В.Илле дүртәр.Г.Сигезләп.
8.Ясалышы
буенча сннар ничә төрле була:
А.5 .Б.4.
В.3.Г.2.
9.Мисалларны
сүзләр белән яз һәм чиш:
456+890=?
907-765=?
834:2=?
76 8:2=?
10.Саннарны
цифрлар белән яз:
Мең,сиксән
җиде,алты йөз алтмыш җиде,бер мең биш йөз туксан.
Тактада
слайтта дөрес җаваплар күрсәтелә.
|
Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
Укучылар дәфтәрләрен үзара алмашалар,
бер-берсенекен тикшерәләр.Слайтта күрсәтелгән дөрес җаваплар белән
чагыштыралар, билге куялар.
|
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү
инициативасы күрсәтү
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек
инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.
|
Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү,
дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны
башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы кабатладык? Санның
нинди билгеләре бар? Авырлыклар булдымы?
Слайд7
Өй эше___ нче күнегү. Саннарны табып,
үрнәктәгечә тикшерү
Слайд 8. Молодцы, булдырдыгыз. Хәзергә сау булыгыз.
|
Балаларның җаваплары
|
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен
чамалау
ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү
РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен
билгеләү
КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре
турында фикер йөртү
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.