I этап. Оештыру моменты.
Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәрнең
дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
|
Дәрестә
үзеңе тоту кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә.
|
Балаларны дәрестә
актив эшләргә күнектерү.
|
I этап. Оештыру
моменты.
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Дәрестә дөрес
утыра белүне тикшерү.
Аяклар?
Идәндә.
Арка?
Туры.
Куллар?
Партада.
Терсәкләр?Парта читендә.
-Дәрестә үзеңне ничек
тоту кагыйдәләрен искә төшерик:
-Шауламаска!
-Иптәшеңне
бүлдермә, тыңлап бетер!
-Урыннан кычкырма,
кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
-Җавабың төгәл һәм
аңлаешлы булсын!
-Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар
теләп дәре-себезне башлап җибәрик.
|
I этап. Оештыру моменты.
- Ни өчен бу
кагыйдәләрне белергә тиешбез?
Коммуникатив универсаль уку гамәле
1.Башкаларны
тыңларга һәм аңларга өйрәтү. .
2.Куелган
максат буенча дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.
3.Төркемнәрдә,
коллективта эшләү күнекмәләре булдыру.
Шәхси
УУГ . 1.Мәктәпкә, укуга карата уңай тәсир булдыру.
2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.
|
II этап. Белемнәрне актуальләш-терү.
Тема буенча үтелгән материалны
гомумиләштерү, искә төшерү.
|
Яңа
материал өстендә эшләү, Табышмак һәм мәкальләр формасында бирелә.
Сорауларга җаваплар
бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Сорауларга җаваплар
ярдәмендә кушма һәм парлы сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның
язылышларында, төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү.
|
II этап. Белемнәрне актуальләштерү.
Бергә берне
кушкач ничә?
Беләм ике диярсез.
Сүзгә сүзне
кушкач?.. Менә
Анысы нәрсә дигән
сүз?
(кушма сүзләр)
- Нинди сүзләр дип
аталалар?
Ата-ананы тыңлаган адәм булган,
тыңламаган әрәм булган.
Аннан-моннан эшләсәң, яңадан
эшләрсең.
Алтын-көмеш яуган җирдән,
туган-үскән җир артык.
-Калын хәрефләр
белән сүзләр нинди сүзләр дип атала?
-Алар бер-берсеннән
нәрсә белән аерылалар?
- Укучылар, сез
ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?
- Бүген дәрестә кушма һәм парлы сүзләр белән танышуны дәвам итербез.
|
II Белемнәрне
актуальләштерү.
-Татар телен белү сезнең тормышыгызда нинда
урын ала? Ул белемнәр нәрсәгә кирәк?
Шәхси
УУГ .
-Мәкальләрнең
мәгънәләрен ничек аңладыгыз?
Танып-белү
УУ
гамәле
Танып-белү УУ
гамәле
|
III этап. Яңа материалны өйрәнү.
Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрнең
төзелеше белән таныштыру.
|
Күнегүләрне эшләүдә
катнашу.
Бер-береңә ярдәм
һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)
Эшләнгән
биремнәр-нең дөреслеген бәяләү.
Сорауларга җаваплар
бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Кушма һәм парлы
сүзләрне өйрәнүне оештыру.
Парларда эшләүне,
эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.
Уку мәсьәләсен
өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.
|
III этап. Яңа материалны өйрәнү.
Уку мәсьәләсен кую.
Яңалык ачу.
-Хәзер мин сезгә
табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз.
Самолет,
бозваткыч, тимераяк, карабүрек.
-Слайдта бирелгән
сүзләр ничек аталалар? Алар ничек ясалган?
Кайгы-хәсрәр,
көн-төн, тиз-тиз, аллы-гөлле, йорт-җир, бер-бер, ата-ана, әби-бабай.
-Кушма һәм парлы сүзләр
ничек ясалган?
-Дәресебезнең
максаты нинди?
- Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була
инде?
Уку
мәсьәләсен өлешләп чишү.
-Укучылар, әйдәгез әле презентациядә бирелгән рәсемнәрнең
исемнәрен әйтеп нинди сүз булганын билгелик әле.
- Тамырларын
күрсәтеп күчереп языгыз.
Көнбагыш
(көн+багыш), көнчыгыш(көн+чыгыш), көнбатыш(көн+батыш), һәрвакыт(һәр+вакыт),
карабодай(кара+бодай), көньяк(көнь+як), ашъяулык(ашъ+яулык),
төньяк(төнь+як), гөлҗимеш(гөл+җимеш).
Исән-сау,
аклы-каралы,хатын-кыз, җем-җем, парлы-парлы.
-Бу нинди сәзләр?
-Алар ничек
ясалганнар?
(Ике тамыр
кушылып, бер мәгънә белдерә; мәгънәдәш, капма-каршы, кабатлану сүзләр
ярдәмендә)
-Хәзер дәрестә
өйрәнгәннәрне схема, таблица ярдәмендә ясап аңлатыгыз. (парлап эшләү)
Сүзләр кушу юлы
белән ясала
|
Кушма
|
Парлы
|
-ике сүз,
кушылып, бер мәгънә белдерә
|
-антоним,
синоним, аваздаш, сүзләрне кабатлап ясала
|
-кушылып языла
|
- сызыкча аша
языла
|
-Таблицаны тутырып языгыз:
Физминутка
|
III этап. Яңа материалны өйрәнү.
- Ни өчен
кушма һәм парлы сүзләрнең ничек ясалышы турында әйтәлмибез?
Кушма сүзләр
ничек ясала?
Парлы сүзләр
ничек ясала?
Парларда эшләү.
Шәхси УУГ
Регулятив УУГ
Танып-белү
УУГ
Текстан,
рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.
Коммуникатив УУГ
-Нинди сүзләр антоним, синоним дип атала?
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга
өйрәнү, ясалышларын истә калдыру.
|
Дәреслектә
бирелгән күнегүләр өстендә эшләү.
Парларда
эшләгәндә бер-береңә ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.
Сорауларга
җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.
|
Парларда эшләүне
оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.
Дәреслек буенча эш оештыру.
Укучыларны
проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
V. Дәфтәрләрдә эшләү.
– Дәреслекнең
21нче битендә бирелгән 52нче күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне
табып, ясалышларын телдән аңлатырга. (кара+бодай, төн+боек, озын+борын,
көн+батыш, көнь+як, көн+чыгыш, төнь+як)
-54нче күнегүне
парлап эшләү. Бирелгән кушма сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләү.
(Унбиш –сан,
Илшат – исем, Гөлшат – исем,
китапханә-исем, тизйөрешле-сыйфат, көнбатыш-исем, Актырнак-исем,
уетугыз-сан, Караборын-исем, үзсүзле-сыйфат, Яңавыл-исем, башкала-исем,
ассызыклау- фигыль, унҗиде-сан, озынборын-исем, карабодай-исем, ташбака-
исем, гөлбакча- исем.)
-Үзегез сайлаган
биш сүз белән җөмләләр уйлап языгыз.
Күзләргә
зарядка:слайдларда бирелгән күнегүләрне кабатлау.
– Ә хәзер
дәреслектә бирелгән 56нчы күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрнең ясалышын һәм
язылышын аңлатыгыз.
Мөстәкыйль эш.
-Карточкаларда бирелгән таблицаны тутырып
языгыз.
Антонимнары пар-лап
ясал-ган сүзләр
|
Синонимнары пар-лап
ясал-ган сүзләр
|
Аваздаш сүз-ләрне
парлап ясал-ган сүзләр
|
Сүзләрне ка-батлап
ясалган сүзләр
|
|
|
|
|
Ачлы-туклы,
яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән,
икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы,
уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.
VI. Дәресне йомгаклау
- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?
-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак
алдыгыз?
|
IV этап. Өйрәнгәннәрне
ныгыту.
Дәфтәрләрдә
эшләү.
(мөстәкыйль эш)
Регулятив УУГ
1.Укытучы ярдәмендә дәрестә
эшләнәчәк эшләрне планлаштыру.
Танып-белү УУГ
Коммуникатив
УУГ
Регулятив УУГ
1.Дәреслек
материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.
2.Уку
эшчәнлеген, куелган максаттан чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.