Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по татарской литературе для татарских школ на тему "Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә" (6 класс)

Разработка урока по татарской литературе для татарских школ на тему "Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә" (6 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе


Тема:





(

Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә

hello_html_m756ec2f6.gifХ.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга)


6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресенә эшкәртмә






Төзеде I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызы





2011 нче ел.

Тема: Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә.

(Х.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга.)

Дәреснең максаты: 1. Укучыларны Хәсән Туфанның тормыш юлы, шәхси фаҗигасе белән тирәнтен һәм “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыре белән таныштыру. 2. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру. 3. Ватанпәрварлык, әхлаклылык, милли үзаң, бөек шәхесләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кулланылган дәреслекләр:

  1. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек /Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 (78-80, 88-89 битләр)

  2. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия / А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин, Т.Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г. Юзиев, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005(129-150 битләр)

Кулланылган методик әдәбият:

  1. Р.Ә. Мостафин Реприссияләнгән татар әдипләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 (41-62 битләр).

  2. Ф.Ф.Исламов Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. Казан, 2005.

  3. Мәйдан” журналы № 2, 2006.

  4. М.А.Мифтахова Хәсән Туфан мәктәптә.Алабуга, 2002.

  5. Х. Туфанның портреты.

  6. Күренекле шәхесләр” циклынннан Хәсән Туфан ,“ Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыре.

  7. Ноутбук, мультимедиа проектор.

  8. Х.Туфанның тормыш юлы буенча компьютер презентациясе.

  9. Хәсән Туфанның китапларыннан күргәзмә:

- Ак чәчәк атар иде... Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел,

- Лирик шигырьләр

- Сайланма әсәрләр. ТаРИХ – 2004.

  1. Мәсгуд Гайнетдинов. Давылларда, җилләрдә. Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел.

  2. Татарстан Республикасы картасы.

  3. Чәчәк бәйләме. (шигырь юллары язып кыстырылган)

  4. Укытучының шәхси архивыннан фотолар.

Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү.

Кулланылган метод һәм алымнар: аңлату, әңгәмә, колллектив эш, репродуктив, күргәзмәле, гомуми характеристика, анализ.

Дәрес кунаклары: 10, 11 нче сыйныф укучылары.







Дәрес барышы.

Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, бүген дәресебез гадәттәгедән үзгәрәк булыр. Менә мин сезгә аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме китердем. Күрәм, чәчәкләр сезгә бик тә ошый. Күз карашыгызда соклану да, гаҗәпләнү дә бар. Ни өчен апабыз әдәбият дәресенә нур чәчеп торган чәчәкләр алып керде икән дип уйлыйсыз. Әллә берәр бәйрәм микән дип тә аптырагансыздыр әле. Моның сере бар. Бу серне, бергәләп, бүгенге дәрестә ачарбыз. Укучылар, без чәчәкләрне өстәлләрдә, кеше кулларында нинди очракларда күрәбез соң?

Укучылар җавабы.

Укытучы. 1 сентябрь, 25 май көннәрендә укучылар укытучыларына бүләк итә, туган көннәрдә чәчәк бирү матур гадәткә кергән. Тантаналы бәйрәмнәрдә сәхнә-залларны чәчәкләр бизи, уңышлар белән котлаганда, изге мәхәббәт хисләре дә чәчәк бәйләмнәре аша аңлатыла. Моң-сагышларга, якты яки үкенечле хатирәләргә чорналган көннәр дә онытылмый: үлгәннәр каберенә, һәйкәлләр каршына чәчәкләр куела.


Презентация, 1 нче слайд. Тема: Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә. (Х.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга.)


Презентация, 2 нче слайд. Чәчәккә күмелгән Г.Тукай һәйкәле.


Укучылар, кайсы бөек шәхескә куелган һәйкәл бу?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Әлбәттә, укучылар, бу бөек шагыйребез Г.Тукай һәйкәле. Укучылар, Г.Тукайның иҗатына караганда тормыш юлы безгә күбрәк таныш. Нилектән шулай икән бу?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Әйе укучылар, әле без яңа гына Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр белән таныштык, иҗади эш тә эшләдек. Әдәби китаплар укырга яраткан укучыларыбыз Ә.Фәйзинең урта яшьтәге мәктәп балалары өчен махсус эшкәртелгән “Кечкенә Апуш” исемле китабын да укыды.

Мин сезгә дәрес башында ук бу чәчәкләр бәйләменең серлелеге турында искәртеп киткән идем (чәчәкләргә күрсәтә). Чәчәкләр дип, күплек санга куеп, нәкъ менә шушы аллы-гөлле табигать гүзәлләренә карата гына әйтеләме? Әллә бу сүз башка мәгънәдә дә кулланыла аламы? (проблемалы сорау)

Укучылар җавабы.

Укытучы. Укучылар, мин биргән сорауга җавапны соңрак тулыландырырбыз, бу чәчәкләр бәйләме эченә кечкенә кәгазь кисәкләре яшерелгән. Анда нәрсә язылды икән?

(Һәр кәгазь кисәген укучылардан алдыру һәм алардан укыту)


  1. Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

(Ш.Бабич- “Габдулла әфәнде Тукаев” шигыреннән)


2. Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

(Ә.Ерикәй – “Тукайга” шигыреннән)


3. Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен?!

Ничек югалалсын дөньядан?!

(***- Р. Фәйзуллин)


4. Синең янда яздан кышка кадәр

Гөлләр балкыр иде көн саен...

Әйтер иде илләр: “Күрче, ничек

Сөя халык үзенең Тукаен...”

(Х.Туфан – “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыреннән)

5. И мөкаддәс моңлы сазым!

Уйнадың син ник бик аз?
Г. Тукай

Безгә язмыш бүләк итте аны,
Һәм шунда ук бармак янады:
Саклагыз! – дип, - саклагыз! – дип, - зинһар

Сакладыкмы? Саклый алмадык...


Һәм ул китте...
Рәхмәт ишетмичә,
Сүрелгәндә тып-тын икенде,
Тыныч кына, әмма озак итеп,
Яз теләми киткән шикелле...

Акрын гына ... Гөрләвектәй кибеп,
Табигатьтән алып бик азын...
Хәтерләтеп моңлы үз сазының
Иң ахыргы, иң нык авазын!..

(Рүзәл Мөхәммәтшин - “Тукай истәлегенә” шигыреннән)


Презентация, 3,4,5,6,7 нче слайд. Барлык шигъри өзекләр дә слайдка чыгып бара.


Укытучы. Мондый шигырьләр бәйләмен ничек дип атарга икән?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Әлбәттә, шигъри чәчәкләр дип. Укучылар, менә ничек зурлый безнең татар халкы үзенең олуг шагыйрен. Милләтебез яшәгәндә, татар шәхесләре мәңге яшәр. Рүзәл Мөхәммәтшинның “Тукай истәлегенә” шигыре белән дә таныштык. Рүзәл Мөхәммәтшин әле ТДГПУ ның 5 курс студенты гына. 2010 нчы елның декабрь аенда бу яшь шагыйрьне язучылар берлегенә кабул иттеләр. Бүгенге көндә дә шундый талантлар бар икән, алар Тукай юлын дәвам иттерүчеләр, милләтебезнең киләчәге. Укучылар, Тукаебызны без дә онытмыйбыз. Бу уку елында без, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф бүлеге җитәкчебез Шәймәрданова Нурания Әзъһам кызы оештыруында Тукай яшәгән төбәкләргә сәяхәт кылдык. Сәяхәт истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Арча районы Кырлау авылында Тукай һәйкәле янында фотога төшкән идек, рәхим итеп карагыз.

Презентация, 8 нче слайд. Кырлайда Г.Тукай һәйкәле янында. Уңнан сулга мин (Шамсова Резида Дәниф кызы), Мөслим гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы, үзебезнең мәктәп укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрип кызы.


Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, бүген без Хәсән Туфан дигән зур шагыйрьнең тормыш юлы һәм “Чәчәкләр китерегез Тукайга” дигән шигыре белән танышырбыз.


Презентация, 9 нчы слайд. Х.Туфан портреты.


Укучылар, сез игътибар иткән булгансыздыр инде бу апа-абыйларга. “Бу өлкән класс укучылары ник керде икән безнең дәрескә?” – дип баш ватып утыргансыздыр әле. Алар да татар әдәбияты дәресләрендә Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштылар. Менә хәзер алар сезне үзләре Хәсән Туфан турында белгән материал белән таныштырырлар. (Сүз өлкән сыйныф укучыларына бирелә)

1 нче укучы.Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле бер авыл бар. (Татарстан картасыннан күрсәтү) Менә шушы авылда 1900 нче елның 9 нчы декабрендә (иске стиль белән 27 ноябрьдә) Фәхрулла абзый белән Гөлзизә апа гаиләсендә соңгы, унынчы бала булып, Хисбулла исемле бер малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп, “Хәсән” дип язар, фамилиясен исә “Туфан” дип танытыр.

Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе дә Гөлзизин дип алына.

Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган “Дуфан”ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә. Туфан фамилиясенә кадәр аның тагын бер фамилиясе булган әле. Аның әтисен, бик белекле булганы өчен, авыл халкы “Хәзрәт” кушаматы белән атап йөрткән. 1907 нче елларда мәдрәсәгә барыр вакыт җиткәч, аңа Хәзрәтов фамилиясен бирәләр. Шулай итеп, Туфан фамилиясенә ул урау юллар аша килә.

Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, күрше чуваш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.1905 елгы революциядән соң, авылда мәктәп ачыла. Язучыларның тормыш юлын өйрәнгәндә, “Ул ни өчен язучы булып киткән?” дигән сорауга җавап бирергә тырышабыз.

Х. Туфанның язучы булып китүенә нәрсә сәбәп булды икән? Бу турыда ХәсәнТуфан үзе болай, ди. (4нче слайдныукый)


Презентация, 10 нчы слайд. Х.Туфан сүзләре.


Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгел, әлбәттә тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды”.

Хәсәннең әтисе күп һөнәрләргә ия кеше булган. Улын да сәгать төзәтү, пыяла кую, иген игү, печән чабу, тимерчелек кебек һөнәрләргә өйрәтә. Бүтән авылларга мич чыгарырга барганда, улын да ияртә. Шундый йөрүләрдән Хәсән, үзе әйткәнчә, “арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта”.

Ә Хәсән Туфан алга таба белемен кайда дәвам иткән соң?

Ул 1914 елның язында Уралга Тобол губернасының Ахман авылында бакыр казый торган абыйлары янына китә. Эшләп-эшләп тә тернәкләнә алмаган абыйлары: “Үзебездән булмады инде...энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә?”- дип киңәш итеп, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрделәр.

Хәсән Туфан “Галия” мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, аңардан иҗат эшенә илһамландырылган сүзләр ишетә, шул ук мәдрәсәдә укыган Шәехзадә Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә. Әдәби кичәләрдә Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.

Галия” мәдрәсәсе Хәсән өчен чын мәгънәсендә беренче мәктәп була. Әдәбият белән мавыгу, иҗатка омтылыш бу вакытта инде аның тормышындагы ачык бер максатка әйләнә. Туфанның үз шигырен беренче мәртәбә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итүе дә “Галия” мәдрәсәсе белән бәйләнгән.


Презентация, 11 нче слайд. Хәсән “Галия” мәдрәсәсе шәкерте. 1916 нчы ел.

2 укучы.Тормыш кыенлыклары Хәсәнне,1916 елда укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр итә. “Галия”дә ике ел укыганнан соң, Туфан, белем алуын дәвам иттерү өчен, акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә. Заводта ул слесарь булып эшли һәм, кечкенәдән әтисе белән тимерчелеккә йөргәнгәме, үз хезмәтен яратып башкара.

Хәсән 1917 елның көзендә “Галия” мәдрәсәсенә кайта һәм укуын дәвам итә.

1918-1919 елларда Омскидан 40 чакрымдагы Тока исемле казак авылында, 1919-1921 елларда Төмәннең Верхнеудинск шәһәренең татар мәктәбендә,

1921-1923 елларда Чита шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли.

1924 елны Казанга күчеп килә. Башкаладагы әдәби мохитне тоя, шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – артистка Луиза Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә. Казанда аның чын-чынлап әдәби иҗат эшчәнлеге башлана, шигъри таланты ачыла.


Презентация, 12 нче слайд. Хәсән Туфанның хатыны артистка Луиза Салиәсгарова .


3 укучы. Беренче чорда Хәсән Туфан шагыйрь булып таныла. Шагыйрь үзе белгән тормыш материалына мөрәҗәгать итә, үзе күргән вакыйгаларга нигезләнә. Поэзия белән җенләнеп яткан бер заманда, 30 елларда, ил өстенә дәһшәт килә - шәхес культы еллары башлана. Хәсән Туфан да шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итә; туган җиреннән, туган теленнән, якыннарыннан аера.

Яхшы ата, яхшы аналарның

Яман түгел баласы идек,

Яманлыкның күзенә туры карап,

Алга таба барасы идек.

Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек соң?

Кемнәр безне шулай каргады?

Сак белән Сок хәзер икебез,

Арабызда Урал таулары... ди Х.Туфан бер шигырендә.

1940 -19 56 нчы елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы-хәсрәт, үлем белән күзгә – күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала.

1937 нче елда "Ант" поэмасы өчен Хәсән аганы Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Көн саен, төн саен кулга алуларын көтеп яши ул. 1940 нчы ел җитә.

Презентация, 13 нче слайд. Х.Туфан бер төркем шагыйрьләр арасында 1940 нчы ел.


Матбугат йортына кереп барганда, таныш булмаган кеше аны туктата һәм үзе белән барырга чакыра. Шулай итеп шагыйрьнең кара язмышлы көннәре башлана.

  • Контрреволюцион оешма төзү,

  • чит ил разведкалары белән элемтәгә керү,

  • Совет властен таркатырга маташуда гаеплиләр аны.

Үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга кушалар. Сорау арты сорау алулар башлана. Буйсындыра алмагач, йокларга да ирек бирмиләр, сорау алулар төнне көнгә ялгап дәвам итә. Ахырга таба утырырга да ирек бирми башлыйлар. Аңын югалтып егылса, аңына китерәләр дә сорау алуны дәвам итәләр. Тик теләкләренә генә ирешә, шагыйрьнең рухын сындыра алмыйлар. 1941 елда Бөек Ватан сугышы чыгу белән, сорау алулар туктала. Шагыйрь фронтка җибәрүләрен сорап гариза арты гариза яза.


Презентация, 14 нче слайд . Р.Ә.Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабы. 2009 нчы елда басылган. Х.Туфан белән Рафаэль Мостафин.


Укытучы.Укучылар, слайдка игътибар итегез әле. Р.Ә.Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабы 2009 нчы елда гына басылып чыкты. Без алдагы дәресләрдә шушы китап белән танышырбыз. Үзебез өйрәнгән татар әдипләренең фаҗигале язмышын белербез. (укучы дәвам итә)

Укучы. 1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Шагыйрь ялгызы бер камерада үлем көтеп ята. Язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Үлем карары 10 елга каты режимлы колония белән алыштырыла. Алга таба шагыйрьнең тормышы тагын да авырлаша. Ул иң авыр эшкә - урман кисәргә билгеләнә. Ашау ягы начарая, ачлыктан аяк-куллары шешенә. Шул көннәрдә Хәсәнне комендатурага чакыралар, бер төенчек тапшыралар. Ачып караса – пәрәмәчләр, өчпочмаклар. Бу бит 1942 елда! Сугышның иң кызган чагында?! Аларны хатыны китергән була.

Үзләре ачлы-туклы торсалар да, Луиза ханым, кызы һәм улы белән ятим калган кеше, донор буларак, канын тапшыра, чөнки шул кан тапшырганга ризык алыр өчен талоннар бирелә икән. Шул талоннарга алынган икмәкне ул төрмәгә, иренә илтә торган булган.Шулай итеп, ул ирен төрмәдәге ач үлемнән коткарып кала. Аның хатынын халык дошманы хатыны буларак, театрдан куалар. Улы һәм кызы белән артистка Луиза Салиәсгарова урамда кала, бик күп газаплар чигеп гомер итә. Соңыннан Хәсән ага иҗатында сөеклесе, газизәсе Луизага багышланган бик күп шигырьләр иҗат ителә.


4 укучы. Х. Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Коточкыч арый, йончый. Физик яктан да, рухи яктан да Хәсән абый түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча аны, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Аңа Новосибирск өлкәсенең Устарка районында Покровка дигән рус авылында көн күрергә рөхсәт ителә. Биредә ул совхозда көтүче булып эшли, мал карый, кешеләргә сәгать төзәтә. Тора – бара җир казып, үз куышын корып җибәрә.

Себердә язарга мөмкинлекләр ачыла аңа. Биредә ул китапханәдән алып китаплар укый, газета – журналлар белән танышып бара.

Кайчакларда туган якларын, туган телен, кызын сагынуга түзәр хәле калмый. Шундый чакларда ул җиргә капланып, беркемгә ишеттермичә елый. Менә шундый авыр чаклар да ул җан дусты – шигырьләреннән аерылмый – тоткын шагыйрьнең кичерешләре сурәтләнгән шигырьләр иҗат итә.

Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайтып төшә.

Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.

Шагыйрь үзен сәяси аклау мәсәләсен күтәрә. Татарстан прокуратурасы 1957 елның маенда шагыйрьгә ташланган барлык гаепләрнең нигезсез булуын раслый. СССР Югары судының хәрби коллегиясе шул ук елның августында аның тулысынча акланганлыгын хәбәр итә.

1956 елдан Х. Туфант ормышында яңа бер чор башлана. Бу чор Х. Туфанның заман рухы белән яшәве, илһамланып иҗат итүе, хисләренең кайнарлыгы һәм киеренкелеге белән үзенчәлекле. 16 елдан соң Казанга әйләнеп кайткан шигырләре аның бер генә ел, бер генә көн дә иҗаттан башка яшәмәгәнлеген раслыйлар. Шигырьләре белән Туфан үзе дә кайтты. Татар әдәбияты өчен зур бәхет иде бу: ул әле кеше рухының җиңелмәслеген, шигъри сүзнең бөеклегенисбатлап, тагын чирек гасыр иҗат итә.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була. Хәсән ага Казанда татар зиратына җирләнә. Зурлап, каберташы да куела. Туган авылы Кармәттә музей – йорты ачыла.


Презентация, 15 нче слайд. Аксубай районы Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йорты.


Укытучы. Укучылар, әйдәгез 11 нче сыйныф укучыларының чыгышлары өчен бик зур рәхмәт әйтик, кул чабып алкышлыйк. Аларга киләчәккә корган уй-хыялларының тормышка ашуын, дәүләт имтиханнарын да шулай “җырлап” кына тапшыруларын телик.

Физкультминутка.

Укытучы. Ә хәзер укучылар ял итеп алыйк. 10 нчы сыйныф укучысы Вәлеев Фәнзил башкаруында Х.Туфан сүзләренә Әнвәр Бакиров язган “Әйткән идең” җырын тыңлыйк. (укучы җырны башкара, укучыга рәхмәт әйтү)

Укытучы. Хәзер, укучылар, Х.Туфанның “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигырен тыңлап китәрбез. Шигырь дәреслекләрдә дә бар, слайдтан да ияреп укырга мөмкин.


Презентация, 16 нчы слайд Х.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга


Чәчәкләр китерегез Тукайга


Әйләнәңдә — гөлләр...

Сүзен гүя

Шулар аша әйтә күңелләр:

Туган көнең белән! — дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.


Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.


Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр һәйкәл каршына,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.


Әбиләрдә килә синең янга,

Ил улының хәлен белергә:

«Еллар үткән... ләкин син һаман яшь,

Син һаман сау безнең күңелдә...»


Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,

Туган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.


Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне...

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны.


Ник кырларда чәчкә өзгән чакта,

«Тукай өчен бусы» димәскә?

Ник кырлардан кайтып килгән чакта,

Синең янга керә китмәскә?


Ял көнендә кырлар - болыннардан,

Урманнардан кайткан уңайда,

Ел эчендә тик бер генә тапкыр

Килеп китсә һәркем Тукайга, —

Синең янда — яздан кышка кадәр —

Гөлләр балкыр иде көн саен...

Әйтер иде илләр: — Күрче, ничек

Сөя халык үзенең Тукаен...


Килер илең

Меңләп сукмаклардан,

Килер иртән, килер кичләрдә,

Сәламнәрен чәчкәләре аша,

Гөлләр аша тәкъдим итәргә.


Укытучы. Укучылар, Х.Туфан бу шигырен Г.Тукайның 80 еллыгына багышлап иҗат иткән. Шигырьне укыгач, сездә нинди хисләр уянды?

Укучылар җавабы.

Укытучы.Укучылар, шигырьне ярым пышылдап барыбыз да укып чыгабыз. Ярым пышылдап уку. Һәр строфаны бер укучыдан укыту. Строфа буенча фикер алышу.

Укытучы куйган сорауларга укыган укучы да һәм бергәләп тә җавап бирү.

  1. 1строфа өчен. “Күңел” сүзен “күңелләр” дип күплек санга куеп, Х.Туфан кемнәрне күздә тота?

  2. 2,3,4 строфа. Тукай һәйкәле янына кемнәр килә? Ни өчен килә? Кайсы сүз Тукай һәйкәле янына халыкның өзмәстән агылып тору картинасын тудыра? Тукайга хөрмәтен, шагыйрьнең бәясен кайсы сүзләрдә күрәбез?

  3. 5 строфа. Х.Туфанның теләге нинди?

  4. 6,7 строфа. Х.Туфан күңелендә нинди хисләр ташкыны кайный? Ул хисләр кемнәргә кагыла?

  5. 8,9 строфа. Туфанның киләчәккә өмет-хыяллары, омтылышлары?

Укытучы. Шагыйрьнең уй-хисләре бик тә киеренке икәнен каян белә алдыгыз?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Әйе укучылар, шигырьдә күп нокталар бар, строфада юллар саны бер түгел. Дулкынланып, янып торган кешенең сөйләме дә тигез, бер төсле генә түгел, шулай бит. Хәсән Туфанның күңелендә туган хисләр дә төрле строфада төрлечә чагылган.

Дәфтәрдә практик эш.

Укытучы.Дәреслекнең 90 битендә бирелгән 3 биремне үтибез. Шигырьдән чагыштыруларны, кабатланган сүзләрне , юлларны, сынландыруларны табып дәфтәргә язабыз. Башта бергәләп табыйк. (бергәләп табу, тикшерү, мөстәкыйль язу)

Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, бу шигырь – Хәсән Туфанның олуг шәхес Тукайга бүләк иткән мәңге сүнмәс җанлы чәчәкләре. Анда халыкның сөекле улы, Туфан үзе әйткәнчә, Ил улы Тукайга хөрмәтнең иксез-чиксез зур булырга тиешлеге раслана. Сәламләү-чәчәкләр ел әйләнәсендә өзелеп тормаска тиешлеге тасвирлана. Тукайга хөрмәте, шигъриятен җан азыгы итеп кабул итүе – халыкның, кешенең үз-үзенә хөрмәте, үз-үзен дә олуглавы ул. Туфанның үз шигърияте исә – милләтенә бүләк итеп калдырылган рухи чәчәкләре, керсез саф күңеленең сулмас гөлләре.

1966 нче елда Хәсән Туфанга “Сайланма әсәрләр”е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсем килә, укучылар, безнең Мөслим районы Олы Чакмак авылында яшәп иҗат итүче, авылдан чыккан бердәнбер язучы Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” дигән трилогиясе өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән узган ел бүләкләнде.


Презентация, 17 нче слайд Ф.Садриев фотосы, “Бәхетсезләр бәхете” китаплары.


Укытучы. Укучылар, сез бу дәрестә ниләр белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез? Сезгә бу дәрестә бик күп эшләргә туры килмәде, укучылар, күпчелек тыңлап утырдыгыз. Алдагы дәресләр эшлекле дәресләр булыр. Х.Туфан иҗаты белән күбрәк танышырбыз. Менә аның истәлегенә 2006 нчы елда “Мәйдан” журналының бер саны чыккан иде. Ул журналдан да мәгълүматлар алырбыз.


Презентация, 18 нче слайд “Мәйдан” журналы № 2, 2006


(билгеләр әсәрдән табылган троплар, стилистик фигуралар өчен куела)

Өй эше.

Укытучы. Укучылар, Х.Туфанның шушы өйрәнгән матур шигырен сәнгатьле итеп яттан укырга әзерләнеп киләсез. Уңышлар сезгә.








Автор
Дата добавления 08.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров217
Номер материала ДВ-041575
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх