Тема:
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Максат: 1)Укучыларга
җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аерырга өйрәтү.
2)Җыйнак жөмләләрне, тиешле
сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә
аерып чыгару.
Универсаль
уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.
Шәхес буларак:
үз тирәңдә дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары; дәрестә актив, тәрбияле, дус иптәш
булу.
Регулятив: үз алдына максат
куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып – белү:
җыйнак
һәм җәенке җөмләләрне аера белу; укытучының сорауларына җавап бирү, матур,
дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив:
төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен
телдән яки язмача җиткерү, алган мәгълүматларны куллана белү.
Дәрес тибы. Яңа белем
формалаштыру дәресе.
Материал: 1) И. Х. Мияссарова,
К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү
мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт”
нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк,59-60б.
2) И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле: 2 нче сыйныф:
укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013.
Җиһазлау: ноутбук,
экран,презентация,
карточкалар.
Дәрес
барышы.
IМотивацион
– ориентлаштыру этабы.
-
Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар.
Әйдәгез, укучылар бер- беребезгә елмаеп, хәерле көннәр теләп сәламлик.
Ә
хәзер, дөрес итеп утырабыз, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз.
Укучылар,
мин сезгә Г.Тукайның табышмак - шигырен укыйм, уйлагыз әле, анда нәрсә турында
сүз бара икән?
Боз
һәм кар эреде
Сулар
йөгерде
Елап
елгалар
Яшьләр
түгелде
Көннәр
озая
Төннәр
кыскара
Бу
кайсы вакыт?
Йә
әйтеп кара (Яз)
IIАктуальләштерү.
1)
Матур язу.
-
Укучылар, бу сүздә ничә хәреф, ничә аваз?
-
Сүз нинди хәрефтән башлана, шул хәрефне
бер юл матур итеп язабыз.
2)
Сүзлек диктанты язу, орфограммалар астына
сызу,тактадан тикшереп үзбилге билге кую.
Гөрләвек,
кояш, челтер-челтер, кошкайлар, сыерчык, яңгыр,
табигать, бөреләр, җир, дөнья, ямьле, ямь-яшел.
3) Яз
сүзе белән җөмлә төзү, аны язу, җөмләнең баш кисәкләрен табып, астына сызу.
4)
Ял минуты. * ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН
(бас-утыр)Укытучы әйткән белән килешсәң басасың, килешмәсәң утырган килеш
каласың.
-
Без нәрсә яздык, җөмләме?(әйе)
-
Җөмлә ул теләсә нинди сүзләр тезмәсе?(юк)
-
Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.(әйе)
-
Җөмлә ахырына өтер, нокта яки өндәү
тамгасы куела?(юк)
-
Җөмлә әйтелү максаты буенча, хикәя, өндәү,
сорау,тойгылы җөмләләргә
IIIУку
максаты кую.
Җөмләләрне
укыгыз әле.
Яз
җитте.
|
Көтеп
алган ямьле яз җитте.
|
Көннәр
җылынды.
|
Хәзер
көннәр бик җылынды.
|
Кошлар
кайттылар.
|
Җылы
яктан кошлар кайттылар
|
Кара
каргалар күренде.
|
Иң
элек көтү-көтү булып кара каргалар күренде.
|
Сыерчыклар
килде.
|
Алар
артыннан озакламый сыерчыклар килде.
|
Кошлар
ясыйлар.
|
Кошлар
үзләренә оя ясыйлар.
|
Сыерчыклар
урнаштылар.
|
Парлы
сыерчыклар без әзерләгән ояларга урнаштылар.
|
-
Алар төзелешләре белән охшашмы, әллә
аерыламы?
Нәтиҗә. Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча
бер-берсенә охшамаган.
-
Без аларны төркемнәргә аера алабызмы?
-
Дәресебезгә нинди уку максатын куярбыз? (Җөмләләрне төзелешләре
буенча төркемнәргә аерырга өйрәнү.)
IV
Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.
1) - Беренче җөмлә
турында нәрсә әйтә аласыз? Ул нәрсәләрдән тора?
-Ул ия һәм хәбәрдән
генә тора.
- Ә икенче җөмлә?
- Ия белән хәбәрдән
һәм иярчен кисәкләрдән тора.
- Бу ике
җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез. Куллар арасындагы зурлык нишләде?
-
Беренчесен күрсәткәндә, кысылды,
кечерәйде, тарайды.
-
Тагын ничек әйтеп була?
-
Җыелды, җыйнакланды.
-
Ә икенче җөмләне күрсәткәндә, зурайды,
киңәйде, җәелде.
-
Шулай булгач, беренче җөмлә ничек дип аталыр
икән?
-
Жыйнак җөмлә.
-
Ә икенче җөмлә – җәенке җөмлә.
-
Төзелешләре буенча, нинди
җөмләләр була икән?
-
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
-
Димәк, дәресебезнең темасы ничек
булыр?(Җыйнак һәм җәенке җөмләләр)
2) - Әйдәгез
билгеләмәсен чыгарып карйк әле.
- нинди җөмлә
җыйнак җөмлә, нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала икән?
Баш
кисәкләрдән генә төзелгән җөмлә җыйнак җөмлә була.
Бер
яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә җәенке җөмлә була.
|
-Ә хәзер үзегез ясаган
нәтиҗәне дәреслекнең 59 нчы битендәге нәтиҗә белән чагыштырыгыз. Сез ясаган нәтиҗә
белән китап килешәме икән?
Модельләштерү
Җыйнак җөмлә
ия ,
хәбәр
|
|
Җәенке җөмлә
ия, хәбәр +
иярчен кисәкләр
|
VБеренчел
ныгыту.
Дәреслек
белән эшләү.
1)
79 нчы күнегү. Җыйнак җөмләләрне
җәенкеләндереп язарга.
VIЯл
минуты. (Җырдагы җөмләләрне аеру).(2 мин)
VIIТема
буенча эшне дәвам итү.
Карточкада парлап эшләү. Җыйнак җөмләләрне табып, астына сызарга. Битләрне
алышып, тикшерү, бер - берен бәяләү.
Тәпиләремне
иртәнге салкын суга салындырып , мин көймәдә утырам. Көймә тирбәлә. Яр буендагы
талларда ара-тирә кошлар сайрый. Кояш күтәрелә. Ул әле нык кыздырмый.
VIIIРефлексия.
1) - Нинди уку максатын куйган идек?
-
Нинди җөмләләр була икән?
-
Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез?
-Ә
нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез?
-
Ничек
бу нәтиҗәгә килдек? (Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек.
Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.)
Үз- үзләрен бәяләү, билгеләр кую.
IXӨй
эше.
82
нче күнегү, җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып, бирелгән хикәяне дәвам итеп язарга,
яки үзегез сайлаган кош турында язарга.
-Барыгызга
да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.