Инфоурок / Другое / Конспекты / Разработка урока по татарскому языку на тему "Һөнәрләр. -чы/-че сүз ясагыч кушымчалары"(4 класс)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Разработка урока по татарскому языку на тему "Һөнәрләр. -чы/-че сүз ясагыч кушымчалары"(4 класс)

библиотека
материалов

Һөнәрләр

(рус телендә белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфында рус төркемендә сингапур системасын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе)

Гөлнур ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре 125нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:

1. Һөнәрләр турында белемнәрне ныгыту һәм баету.

2. Сөйләмдә һөнәрләр белән бәйле лексиканы активлаштыру. 3.Хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

-“Һөнәрләр” темасы буенча белемнәрне системалаштыру;

- эзлекле фикер йөртү дәрәҗәсен үстерү;

- сөйләм телен үстерү, актив сүзлек запасын арттыру;

- мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси: татар телен яхшырак өйрәнү теләге туу; төрле һөнәр ияләренә ихтирамлы булу.

Предметара: универсаль уку гамәлләре булдыруга ирешү:

Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берең белән киңәшеп эшләү, нәтиҗә ясау, үз эшеңне бәяләү.

Танып- белү УУГ: төрле һөнәр ияләре турында күзаллау булдыру, логик фикер йөртү, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшли белү.

Коммуникатив УУГ: , төркемнәрдә үзара киңәшеп, эшләрне тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү, сөйләм этикеты нормаларын үтәү( исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт әйтә белү).

Предмет буенча: дәрестә кулланылган лексик материалны белү, аңлау; һөнәр исемнәрен белдерүче сүзләрнең ясалу ысулларын белү; сүзләрне тематика буенча төркемнәргә бүлү; алган белем һәм күнекмәләрне практик куллану.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку.

Эшне оештыру төре: төркемнәрдә, парларда.

Кулланылган сингапур структуралары: ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, КОНЭРС, ХАЙ ФАЙФ, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД, РЕЛЛИ РОБИН.

Материал: татар теле дәреслеге( И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле=Татарский язык. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2014), презентация.

Җиһазлау: компьютер, проектор, МЭНЭДЖ МЭТ, өстәл номерлары, биремле һәм рәсемле карточкалар, дәфтәр битләре,

һөнәрләр белән бәйле рәсемнәр, парковка өчен төсле карточкалар, кыңгырау.


Дәрес барышы


I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек!

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек!

- Бик яхшы! Хәзер бер-берегезгә елмаегыз, ян партнерга “биш” бирегез, каршы партнерга “биш” бирегез. Әкрен генә утырыгыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Узган дәрес материалын кабатлау.

-Укучылар, без узган дәресләрдә нинди теманы өйрәндек?

-Тамыр, ясалма, тезмә сүзләрне өйрәндек.

-Кабатлап китик- мин сезгә сүз моделен күрсәтәм, ә сез нинди сүз икәнен, ничек ясалганын әйтегез.

2. Өй эшен тикшерү.

- Өй эшен тикшерәбез. Өй эше нинди иде?

-Җил тамырыннан ясалма һәм тезмә сүзләр табып язарга иде.

Структура ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН( төркемнәрдә чиратлашып үз җавапларын укыйлар, калганнар үзләрендә булмаган сүзләрне дәфтәрләренә язып куялар)- 3мин.

-1нче төркемнән 1нче укучы ясалма сүзләрне әйт.(Көтелгән җавап:җилле, җилсез,җиләс, җилкән)

- 2нче төркемнән 2нче укучы тезмә сүзләрне әйт.(Көтелгән җавап:җил чәчәге, җил тегермәне, үтәли җил)

III. Мотивлаштыру. Уку мәсьәләсен кую.

1. Теманы билгеләү.

Укучылар мин сезгә бүген бүләк итеп бер мәкаль алып килдем.(Нәрсә ул мәкаль?-Пословица.)

Слайд №2

Һөнәрле үлмәс,

Һөнәрсез- көн күрмәс.(хор белән уку)

  • Бу мәкальдә сезгә кайсы сүз таныш?

  • Һөнәр.

  • Ничек тәрҗемә ителә?

  • Профессия.

  • Ничек уйлыйсыз, бүген дәрес нәрсә турында?

  • Һөнәрләр турында.

  • Мәкальне тәрҗемә итеп карыйк әле. Һөнәрле (кеше) үлмәс (Человек с профессией не умрёт, т.е. не пропадёт), һөнәрсез көн күрмәс (человек без профессии дня не увидет, т.е. не проживёт). Слайд №3.

  • Бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (укучыларның фикерләрен тыңлау)

2. Максат, бурычларны билгеләү.

Структура ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН.

  • Һөнәрләр бик күп, сез аларның кайберләрен беләсез. Кемнәр татарча һөнәр исемнәрен белә, хәтерли - басыгыз. Рәхмәт, утырыгыз. Кемнәр татарча һөнәр исемнәрен белми, хәтерләми- басыгыз. Рәхмәт, утырыгыз.

  • Бүген без дәрестә нишләрбез?

  • Һөнәрләр турында белемнәрне кабатларбыз.( Повторим все что знаем о профессиях и узнаем что-то новое)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. “Һәр һөнәрнең үз коралы” уены.

Структура КОНЭРС.

-Сезнең алдыгызда рәсемле карточкалар. 1 карточка сайлап алыгыз.Уйлагыз: бу предмет нинди һөнәр кешесенә кирәк? Кыңгырау шалтырагач, тиешле почмакка барыгыз.(Почмакларда төрле һөнәр ияләрен күрсәткән рәсемнәр: тегүче, пешекче, укытучы, сатучы, бакчачы).

Карточкагызны башкаларга күрсәтегез, татарча әйтегез.Белмәсәгез, партнерлардан ярдәм сорагыз.Бергәләп җөмлә төзеп әйтегез: Кемгә нәрсәләр кирәк?

(Көтелгән җаваплар:

Сатучыга үлчәү,ашамлыклар, яшелчәләр кирәк.

Тегүчегә җепләр, энәләр, төймә, кайчы кирәк.

Укытучыга дәфтәр, китап, такта, каләм кирәк.

Бакчачыга сусипкеч, тырма,көрәк, түтәл кирәк.

Пешекчегә кәстрүл, пычак, кашык, тәлинкә кирәк.)

Нәтиҗә ясау:

-Нинди һөнәрләр турында сөйләштек?

-Бу һөнәр исемнәре ничек ясалган?(Тамырга –чы,-че кушымчасы ялганып ясалган. Болар-ясалма исемнәр.)

- Тагын шундый һөнәрләрне беләсезме?( Көтелгән җаваплар:балыкчы, тәрбияче, җырчы, биюче, эшче, төзүче,тракторчы һ.б.)

Өстәмә мәгълүмат:

-Но не все названия профессий образуются с помощью окончаний

чы,-че. Приведите примеры.(табиб, рәссам, шагыйрь һ.б.). Эти слова пришли с арабского или персидского языка. Некоторые названия профессий перешли с русского языка( инженер, артист, архитектор, дирижёр, журналист, судья, полицейский, дизайнер)

2. Кем кайда эшли?

- Кем кайда эшли- шул турыда сөйләшәбез. Слайд №4.

Укытучы мәктәптә эшли.

Сатучы кибеттә эшли. Һ.б.

V. Ял итү.

Структура МИКС ПЭА ШЭА.

Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр, көй туктагач, парларга басалар, “биш” бирәләр.

Үскәч, син кем буласың?” соравына бер-берсеннән җавап алалар. Чәче озын укучы башлый.( РЕЛЛИ РОБИН). Көй башлангач, тагын хәрәкәтләнәләр, көй туктагач, яңа парга басып,сөйләшәләр. Буе озын укучы башлый.

VI. Белемнәрне ныгыту.

1.Карточкалар белән эш.

Структура РЕЛЛИ ТЭЙБЛ.

1 һәм №2- 1нче карточка буенча икәү эшлиләр.

3 һәм №4- 2нче карточка буенча икәү эшлиләр.(чиратлашып бер биткә язалар)

Структура КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД

Карточкаларны алышалар, берсен-берсе тикшерәләр. Тактадагы үрнәк белән чагыштыралар.( Слайд №5,6)

2. Мөстәкыйль эш.

Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп язалар.

Китапханәче (нинди?) китап бирә?

Укытучы (нинди?) укучыларны укыта?

Тегүче (нинди?) күлмәк тегә.

Төзүче (нинди?) йорт төзи.

Язып бетергәч, дәфтәрләрен алышып, берсен-берсе тикшерәләр (структура СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ).

VII. Рефлексия.

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Һөнәрләр турында сөйләштек.

-Нәрсәгә өйрәндек?

- Һөнәрләр турында татарча сөйләргә өйрәндек.

Өй эше.

  1. 1 һөнәр турында 5-6 җөмлә төзеп язарга.

  2. Әнием(әтием) һөнәре” темасына кечкенә хикәя язарга.

VIII. Парковка, үзбәя.

-Сезнең алда төсле сигнал карточкалары.

-Кемгә дәрес ошады, кем барысын да аңлады- яшел карточка күтәрә.

-Кемнең сораулары калды, авырлыклар булды- сары карточка күтәрә.

-Кем аңламады, дәрес ошамады- кызыл карточка күтәрә.

Билгеләр кую, саубуллашу.

- Барыгызга да рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-182276

Похожие материалы