2. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: иртәнге режим һәм вакыт күпме
темасына ситуатив күнегүләрне кабатлау
|
1.Укучылар белән әңгәмә үткәрү.
-Бүген безнең татар әдәбияты дәресе?
-Атнаның нинди көне?
-Кичә нинди көн иде?
-Ничәнче число?
-һава торышы нинди?
Хәзер вакыт күпме?
2. Ситуатив күнегүләр тәкъдим итү.
Спросите у друга:
-встает ли утром он сам;
-убирает ли он постель;
-делает ли он зарядку;
-во сколько часов он встает?
Как скажете о том, что:
-вы встаете в шесть часов;
-в восемь часов начинаются уроки;
-в 13 часов 40 минут уроки
заканчиваются;
Ә сез нинди сораулар бирер идегез?
|
Укучылар җавап бирәләр
Ситуатив күнегүләрне үтиләр.
Укучылар бер-берсенә сораулар
бирәләр(парларда эш)
1-2 укучы ситуатив күнегүләр әйтә.
|
3. Укыту максатын кую
Максат: уку мәсьәләсен кую.
|
-Укучылар, мин сезгә бер җыр тәкъдим
итәм. Игътибар белән тыңлагыз әле, нәрсә турында сүз бара?
-
Марат ни өчен мәктәпкә соңга калган?
-
Ул режим саклыймы? Ә сезнең көн
режимыгыз бармы?
-
Бүгенге дәрестә без нинди темага
сөйләшербез?
-
-Көндәлек режимны саклау ни өчен
кирәк?
-Дәресебезнең максатын ачыклый торган
сорау:
Иртәдән кичкә
Кайсы сәгатьтә
Ниләр эшләргә?
Ничек яшәргә? (Слайдта бирелә)
|
М.Җәлилнең “Сәгать” шигыренә язылган
җырны тыңлыйлар.
Үз фикерләрен әйтәләр.
Җавап бирәләр.
Сәламәт булу өчен , - дип җавап бирәләр.
|
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү
|
Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру
- Дәрес дәвамында без нәрсәләр
эшләрбез? Үз алдыбызга нинди бурычлар куябыз?
-Дәрестә көн режимы турында сөйләргә
өйрәнербез. Моның өчен безгә лексик минимумны искә төшерергә кирәк.
1.Көндәлек режим темасына лексик
минимумны кабатлау. Русча сүзләр һәм сүзтезмәләр әйтү, укучылар
карточкаларда татарча язалар.
Сон, подъем,
завтрак, обед, ужин, отдых, подготовка уроков, в школе, кружок, в 6 часов, в
12 часов, в 20 часов.
1-2 укучыдан
тәрҗемәләрне укыту.
-Сүзләрнең дөрес
язылышына игътибар итегез.(Слайдта бирелә)
-Сүзләрне
бергәләп уку.
2. Сүзләрдән җөмләләр төзеп язабыз.
Карточкаларны 3х3 итеп тезегез һәм дәфтәр битләрендә 3 җөмлә төзеп языгыз. Бу
эшне башкару өчен сезгә 5 минут вакыт бирәм.
3. Сүзләрне көн режимы тәртибендә
урнаштыру.(Карточкаларда көн режимы темасына
сүзләр язылган, бушлары да бар)
-
Буш карточкаларга үзегез языгыз.
-Эльвира, Полина дөрес эшләгәнме?
- Булат, син Эмиль белән килешәсеңме?
|
Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын
билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
Сүзләр һәм сүзтезмәләр белергә.
Матур җөмләләр төзергә.
Сәламәт булу өчен,
Көн режимын үтәргә.
Парларда
эшлиләр.
Йокы, йокыдан
тору, иртәнге аш, төшке аш, кичке аш, ял итү, дәрес әзерләү, мәктәптә,
түгәрәк, сәгать алтыда, сәгать уникедә, кичке сәгать сигездә, егерме
сәгатьтә.
Сүзләрне ничек
язуларын тикшерәләр.
3 җөмлә төзеп
язалар.(Парларда эшлиләр.)
Укучылар
карточкаларда язылган сүзләрне көн режимы тәртибендә урнаштыралар. Буш
карточкаларга үзләре язалар. (Индивидуаль эшлиләр.)
Бер-берсенең
эшен тикшерәләр.
|
6.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль
тикшерү эшчәнлеге
Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү
|
Җөмләләрдән текст төзү. Мин иртән сәгать алтыда йокыдан торам, зарядка ясыйм,
юынам, иртәнге ашны ашыйм. Аннан соң киенәм һәм мәктәпкә китәм. Мәктәптә мин
укыйм, язам, мәсьәлә, мисал чишәм, рәсем ясыйм. Татар, инглиз телләре
өйрәнәм. Дәресләр сәгать бердә бетә. Аннары мин көндезге ашны ашыйм. Сәгать
икедә мин өйгә кайтам. Өйдә мин әнигә булышам, ял итәм, дәресләр әзерлим.
Сәгать алтыда кичке ашны ашыйм. Сәгать тугызда йокларга ятам.
|
Эталон буенча үзтикшерү адымнарын
чагыштыру
-Төркемнәрдә эшлиләр.
Һәр укучы берәр җөмлә укый.
|
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)
|
Рефлексияне оештыру
-Бүгенге
дәреснең төп җөмләләрен әйтегез. Дәрес башында куелган сорауга җавап
таптыкмы? (Слайдта бирелә) -Моның сере бик гади: вакытны дөрес итеп бүлә
белергә кирәк. Ягъни көндәлек режимны сакларга.
- Ә сез дәрестә актив яки пассив
булдыгызмы? Кәефегез ничек? Үзегезгә нинди билге куяр идегез?
Кемнәрне мактар идегез?
Өй эше бирү. “Минем
көндәлек режимым” темасына плакат ясарга һәм сөйләргә
|
Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне,
үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Укучылар үз һәм иптәшләренең эшләрен
бәялиләр. Карточкаларда җавап бирәләр.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.