Дәрес этаплары
|
Дәрес этабының максаты
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
I этап.
Оештыру.
Максат –
укучыларны активлаштыру, уңай шартлар булдыру
|
Укытучы
өчен максат:
психологик
уңай халәт барлыкка китерү
|
Сәламләү.Балаларда
яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле
иртә, балалар!
−
Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик. Кәефләрегез тагы да
күтәрелеп киттеме?
-
-
Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
|
Укучылар,
бер-берсенә елмаеп, кулларын кысышалар.
|
II этап.
Белемнәрне активлаштыру.
Максат–
яңа материалны кабул итәргә әзерләү
|
Укытучы
өчен максат:фигыльләр, хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрне
мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар
өчен максат: фигыльләрнеӊ сорауларын, хикәя фигыльләрнеӊ төрләнешен, төрләрен
белү,фигыльләрне тану.
|
1.Кереш
әӊгәмә:
-
Укучылар, без сезнеӊ белән ниди сүз төркемен өйрәнә башладык әле? Үзебез
өйрәнгән темалардан чыгып, мин сезгә “Фигыль” темасы буенча сораулар әзерләп
килергә кушкан идем. Иптәшләрегезгә нинди сораулар бирерсез икән?
-Укучылар,
хәзерге заман хикәя фигыль темасын без узган дәрестә генә өйрәндек. Аныӊ
турында нәрсәләр әйтә алырсыз икән?
-Ничек
уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нишләрбез икән?
- Сынап
карыйк әле, сез фигыльләрне тиз табасызмы икән!
2. З.
Җамалетдинованыӊ электрон китабы белән эш оештыра.
|
-Фигыль
сүз төркемен өйрәнә башладык.
-Фигыль
нәрсәне белдерә?
-Ул
нинди сорауларга җавап булып килә?
-Фигыль
нәрсәләр белән төрләнә?
-Аныӊ
нинди төрләре була?
-
Фигыльнеӊ ниди заманнары бар?
Хәзерге
заман хикәя фигыльнеӊ сорауларын, төрләнешен әйтеп китәләр.
-Фигыль
турында өйрәнүне дәвам итәрбез.
Бирелгән
сүзләр арасыннан фигыльләрне генә сайлап “Урман аланы”на кертәләр.
|
III
этап Проблема кую.
Максат:
яңа
белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
|
Укытучы
өчен максат:
яңа
белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар
өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын,
максатын билгели белү
|
1.Сайланма
диктант.
- Ә
хәзер дөрес итеп утырабыз, дәфтәрләрне ачып, тактадан карап язабыз.
-Ничек уйлыйсыз,
нәрсәләрне сайлап язарсыз икән?
“Әдәби
уку” дәреслегеннән укыган әсәрләрдән өзекләр укый.
-Әлеге
өзекләр нинди әсәрләрдән алынган? Авторлары кем?
-Ә хәзер
үзегезнеӊ язган сүзләрегезне тикшерегез инде.(Слайд №1)
-
Хаталар булса, төзәтәсез һәм эшләрегезне бәяләп, алдыгыздагы “Белемнәрне
бәяләү картасы”на куясыз.
2.Фигыльләрне
анализлау:
-Укучылар,
игътибар итегез әле, сез язган фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?
-Әлеге
сорауларга кайсы заман фигыльләре җавап бирә соӊ?
-Димәк,
бүгенге дәреснеӊ темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (Слайд №2)
-Нинди
максатлар куярбыз?
|
Тактадан
числоны, “Сыйныф эше”, “Сайланма диктант”ны карап язалар.
-Фигыльләрне
генә сайлап язарбыз.
Балаларның
җаваплары.
Үз-үзләрен
тикшерәләр һәм үзбәя куеп, картага урнаштыралар.
-Нишләде?
Нишләгән? сорауларына җавап бирәләр.
-Үткән
заман хикәя фигыльләре.
Укучыларныӊ
җаваплары.
|
IV этап.
Яңа материалны өйрәнү.
|
Укытучы
өчен максат:
Үткән
заман хикәя фигыль, аныӊ кушымчалары турында белемнәрне искә төшерергә ярдәм
итү
Укучылар
өчен максат:
Үткән
заман хикәя фигыль кушымчаларының бертөрле булмавын, кайчан нинди кушымча
ялгануын раслый белү
|
1.Тема
буенча эш:
-Балалар,
тагын бер кат игътибар белән карагыз әле, ни өчен әлеге фигыльләр ике
төркемгә бүленгән?
Слайдта
кушымчаларын сызып күрсәтә. (Слайд №3)
-3нче
сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшереп, үткән заман хикәя фигыль турында
кагыйдәне әйтик әле.
2.Дәреслек
белән эш:
- 121нче
күнегүнеӊ
биремнәрен анализлауны оештыра.
-“Маҗара”
сүзен сез ничек аӊлыйсыз?
“Татар
теленеӊ аӊлатмалы сүзлеге”ннән табып аӊлату.
Гарәфи
Хәсәновныӊ “Җир ул уртак йортыбыз” китабын күрсәтә.
-Укучылар,
үткән заман фигыльләренә кайчан –ды/де, -ган /гән, кайчан -ты /те, -кан/ кән
кушымчалары ялганып ясала соӊ?
|
-
-
-Сорауларына,
кушымчаларына карап.
-
-
-Кагыйдәне
әйтәләр, парларда кабатлыйлар.
Балаларның
җаваплары.
Үткән
заман хикәя фигыльләрне табып, сораулар куялар.
Кагыйдәне
әйтеп, нәтиҗә ясыйлар.
|
Динамик
пауза
|
|
Физкультминут
“Микс-пэа-шэа” структурасы буенча.
|
Укучылар,
парларда фикерләшеп, сорауга җавап бирәләр.
|
V этап.
Ныгыту.
Максат-яңа
белемнәрне ныгыту
|
Укытучы
өчен максат:
яңа
мәгълүмат туплауда белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар
өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм “Мөстәкыйль эш дәфтәрләре” кулланып
камилләштерү;
Тест
биремнәре ярдәмендә материалны ничек үзләштерүләрен үзләре тикшерү
|
Ныгыту
күнегүләре:
1.122нче
күнегүне
мөстәкыйль эшләүне оештыра.
Тексныӊ
исеменә һәм эчтәлегенә укучыларныӊ игътибарын юнәлтә. Эше алдан беткән
укучыларга кыш турында җөмләләр төзергә тәкъдим итә.
2.
“Мөстәкыйль эш дәфтәр”ләрендә эш: 59нчы күнегүне мөстәкыйль һәм
тактада эшләүне оештыра.
3.123нче
күнегүне үзара бүлешеп эшләүне күзәтә.
4.
Раунд Тэйбл структурасы буенча эш оештыра: 1 төркем –ды, -де; 2 төркем
–ты, -те; 3 төркем –ган, -гән; 4 төркем –кан, -кән; 5 төркем – күплек
кушымчалары кулланып, фигыльләр уйлап язарга куша.
5.Нетбукларда
тест биремнәрен мөстәкыйль эшләүне оештыра.
|
Тиешле
кушымчалар куеп күчереп язалар.Партадаш күршеләре белән дәфтәрләрен алмашып
тикшерәләр, билге куялар.
Укучылар
дәфтәрләрдә, ә ике укучы тактада фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә. Өстәмә
эш: җөмлә уйларга.
Укучылар,
үзара бүлешеп, фигыльләрне зат-санда һәм барлык-юклыкта төрләндерәләр. Күмәк
тикшерү барышында карап барып, үзбәя куялар.
Балалар
дүртәрләп төркемнәр ясыйлар, чиратлап фигыльләр уйлап язалар.
Фигыльләрне
укып күрсәтәләр һәм нәтиҗә ясыйлар.
Тикшереп,
үзбәя куялар.
|
VI этап.
Дәрескә нәтиҗә ясау. Эшчәнлекне бәяләү.
|
Укытучы
өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә
перспектива билгеләү
Укучылар
өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәр нең әһәмиятен аңлау,
аларны киләчәктә куллану
Укытучы
өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар
өчен максат: өй эшен дөрес башкару
|
1.
Рефлексия.
-
Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә
бирде?
2.
Белемнәрне бәяләү.
Билгеләр
буенча нәтиҗә ясап, уртача билге чыгаруны күзәтә.
3.Нәтиҗә
ясау:
Конэрс
структурасы
буенча почмакларга килеп басуны оештыра.
3. Өй
эше.
Дәреслек
(84б.)124 нче күнегү, бирелгән фигыльләрне тикшерергә; калган фигыльләрне
үзеӊ табып тикшерергә.
|
Балаларның
җаваплары
Уртача
билге чыгаралар.
Укучылар
“Үткән заман фигыль турында мин бөтенесен дә беләм”, “ Тагы да күбрәк беләсем
килә”, “Бүген барысын да аӊлап бетермәдем әле” почмакларына җыелалар.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.