Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Разработка урока по татарскому языку "Шарт фигыль" (5 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Разработка урока по татарскому языку "Шарт фигыль" (5 класс)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем мәктәбе





АЧЫК ДӘРЕС



ТЕМА: ШАРТ ФИГЫЛЬ. (ФГОС БУЕНЧА)

5 нче сыйныф өчен















Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы













2015 нче ел





Тема: Шарт фигыль.

Максат: 1.Шарт фигыль, аның мәгьнәсе, төрләнеше һәм җөмләдә

кулланылышын өйрәнү.

2.Шарт фигыльне дөрес язу күнемәләрен булдыру;сөйләмдә

дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы

балаларның игътибарын тирә – як мохитка, табигать күре-

нешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.


Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү һәм аны ныгыту.


Кулланылган технологияләр:сәламәтлек саклау, компьютер,Ә.З.Рәхимовның үстерелешле укыту,шәхескә якын килү,эшчәнлек,уен технологияләре.


Кулланылган метод һәм алымнар:фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү,әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш,фәннилек.


Җиһазлау: “Шарт фигыль” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен карточкалар, перфокарталар.


Кулланылган дәреслек һәм өстәмә әдәбият: 5 нче сыйныф татар теле,”Татар халык авыз иҗаты” җыентыгы (сынамышлар)

Структуралар: КОПИ КЛЭП, Фо БОКС Синектикс, СИ - ФИНК -УАНДЭ, Фейерверк.


Дәрес барышы:

I. Оештыру.

Исәнләшү, кәефләрне сорау.Укучыларны өч төркемгә бүлеп утырту .

II. Актуальләштерү.

1.-Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Китап, дәфтәрләр әзерме?

-Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез.

Әйдәгез әле, ФО Бокс Синектикс структурасын кулланып, фигыльне кабатлап китик.

Кәгазь битен икегә бөклибез, аннары тагын бер кат. Кәгазь уртасына квадрат ясыйбыз. Һәр квадрат эченә җансыз предмет ясагыз, тик шуларның берсе хәрәкәтләнә торган булсын.

Укучылар хәзер квадрат эченә төшенчә исемен язам (фигыль). Кайсы предмет ни өчен фигыль сүз төркеменә туры килә? Төркемнәрдә фикерлиләр һәм бер укучы торып, ни өчен фигыль сүз төркеменең шул ясалган предметка туры килүен аңлата.


2.Хәзер сезнең белән “Саннар ни сөйли?” уены уйнап алабыз.

2 (фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы , затланышсыз, берлектә һәм күплектә, барлыкта һәм юклыкта килә)

4( фигыльнең 4 төрле нигезе була: тамыр,ясалма, кушма,тезмә)

5( Физик, акыл, сөйләм эшчәнлеге,хәрәкәтне, хәл – торышны)

7 (7 сорауга җавап бирә: нишли?, нишләде?, нишләгән?, нишләр?, нишләячәк?, нишләргә?, нишләсә?)


3. Тактада тамчы рәсеме күрсәтелә. Слайд.

Уе изге: баласына

Булышыр табигать тә,

Эшкә тотыныйк ,дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә. (Тамчыкай)

-Әйе , дусларым, бүгенге яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать , ягъни табигатьнең бер күренеше булган Тамчыкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр. Без үзебездә бит – табигать балалары.


4. Тактада җөмләләр бирелгән, җөмләдәге фигыльләрне тиешенчә төрләндереп, җөмләләрне укырга:

1. Чишмә ап –ак ташлар арасыннан челтер – челтер итеп агып чык- (хәзерге заман, III

зат, берлек сан).

2.Кинәт урман караңгыланып кит – ( билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат, берлек

сан)

3. Әмма Идел тынычланып җит-(билгеле киләчәк заман хикәя фигыль, барлык формасы,

III берлек сан)

4.Без туган ягыбызны ярат – ( хәзерге заман хикәя фигыль, барлык формасы, I зат, күплек

сан)


1.Яңа уку мәсьәләсен кую һәм аны чишү. Алдагы дәресләрдә алган белемнәренә таянып укучылар тарафыннан шарт фигыль , аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланы-лышын билгеләтү.


А) Куелган мәсьәләне чишүгә әзерлек.(предметара бәйләнеш, тәрбия минутлары)

Тактада сынамышлар чыга.

-Дусларым, без бүген тагын бер фигыль төре белән танышырбыз. Тик аның исемен Тамчыкай куйган сорауларга җавап әзерләгәннән соң сез үзегез куярсыз, төрләнешен ачыкларсыз.

  • Кояш болытка капланып баеса, яңгыр явар.

  • Томан җиргә төшсә, аяз булыр.

  • Кар калын булса, ашлык уңар.

  • Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

  • Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә

  • Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

-Укучылар, тактада язылган җөмләләрне укып карыйк әле.

-Алар турында нәрсә әйтерсез.

-Алар халык авыз иҗатының кайсы җанрына карыйлар ( сынамышлар)

- Халык авыз иҗаты икенче төрле ничек атала? (фольклор)

-Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итә? (киләчәкне, һава торышының ничек булуын)

-Алар ни өчен кирәк дип саныйсыз? (табигать дөньясын танып белергә,киләчәккә карап дөрес яшәргә, тирә – як мохитне сакларга өйрәтә)

-Сынамышлар халык арасында киң таралганмы? Аларның төп максаты нидә дип уйлыйсыз? (киләчәкне хәбәр итү).


Әйе,халык сынамышлары безне,

  • беренчедән, табигать дөньясын танып белергә,

  • икенчедән, киләчәккә карап дөрес яшәргә,

  • өченчедән, тирә – як мохитне сакларга өйрәтә икән , укучылар.

  • Сынамышлар алдан күрә беләләр.

Чөнки элек интернетлар булмаган, әби – бабаларыбыз гасырлар буе табигать белән бергә яшәгән, күзәткән, кояш ничек байый, хайваннар яки кошлар үзләрен ничек тоталар. Шулардан чыгып,нәтиҗә ясаганнар.




Б) Укучылар алдына логик сораулар кую һәм аларның үзләреннән куелган мәсьәләне

чишү юлларын таптыру.


  • Хәзер әлеге сынамышларны җөмлә буларак тикшерик. Сез биредә үзегезгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез?

  • Алар нинди фигыльләр төркеменә керә?

  • Җөмләдә тагын башка фигыльләр бармы?(бар)

  • Ул фигыльләр нинди мәгънә белдерә дип уйлыйсыз?

  • Моның өчен нишләргә кирәк? (сорау куеп карарга?)

  • Нинди сорау куеп була? (нишләсә?)

  • Бу фигыль нинди мәгънә белдерә икән? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

  • Димәк, бу фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш –хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә. Ягъни билгеле бер шартларда гына эш үтәлә.

  • Шулай булгач, без бу фигыльне ничек атарбыз? (шарт)

  • Бүгенге дәреснең темасы да “Шарт фигыль”булыр.

  • Сыйныф эше дип дәфтәрләргә язабыз.

  • Хәзер матур язу күнегүе эшләп алырбыз.

Язгы балкыш

1 төркем Язын күлләрдә

Искиткеч балкыш

Җылы яклардан

Кайткан бит аккош


2төркем Ул сайрамый да,

Тик йөзә бирә.

Шулчак күңелгә

Нәфислек керә.


3 төркем Көчле булса да,

Мохтаҗ яклауга.

Их, аккошларны

Ничек сакларга?

Кайсы төркемнең куплетында шарт фигыль бар? Укучылар әйтә.


Слайдка аккош рәсеме куела. ( СИ - ФИНК –УАНДЭ структурасы),

Укучылар,

1. Сез нәрсә күрәсез?

2.Сез бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

3.Бу рәсем сезне нәрсә уйларга этәрә?

Укытучы:

Укучылар, Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык, горурлык һәм нәфислек символы булып йөри. Ул бакчаларга һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Ул искиткеч сизгер һәм сак кош. Аккош узган урында су, яктырып, перламутр төсенә кереп кала. Аның судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра.

Халыкның әле: Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр дип әйткән сынамышы да бар.


Физкульминут - Ришат Төхфәтуллин «Аккошлар” турында җыр тыңлау.


В) Укытучы: дәресебезне дәвам итәбез.

- Укучылар, шарт фигыльгә нинди кушымча ялганган?

- Моның өчен нишлибез? (Иң башта фигыльнең башлангыч формасын билгелибез, аерылып калган кушымча шарт фигыль кушымчасы була)


Тактада слайд.

Баеса өзсә

Чыкса китсә

Янса тисә

Тамса үссә

Акса сипсә

Ни өчен кушымчалар ике төрле? ( сүзләр рәт гармониясен буйсыналар: калынлыкта, нечкәлектә ярашып киләләр)


Фронталь бирем. (Слайд)

Фигыльләрне без барлыкта – юклыкта төрләнә дидек, шарт фигылнең дә төрләнешен билгелик. Фигыльнең юклык төрендә тамырга башта нинди кушымча ялганды?




Г) Төркемнәрдә бирем эшләү.

Тактада. (Слайд)

Укытучы: укучылар, тамчыкай тагын кыенлык алдында калды бит әле. Әйдә аңа булышыйк.

  • Фигыльләрне ике төркемгә бүленә дидек. Затланышлы һәм затланышсыз. Затланышлы фигыльләр зат – сан белән төрләнә. Ә шарт фигыль төрләнәме икән?

  • Сакласа, яратса, булышса дигән фигыльне 3 төркемгә бүлеп төрләндереп карыйбыз (аерым карточкалар төркемнәргә бирелә)

  • Нәтиҗә: димәк, шарт фигыль, затланышлы фигыльләр төркеменә керә.



III. Ныгыту.

А) Белемнәрне беренчел ныгыту. Фронталь эш. Слайд.

-Шулай итеп,Тамчыкай куйган сорауларга без җавап таптык. Әйдәгез аларны тагын бер кат искә төшереп китик.

1. Шарт фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

2. Нинди мәгънә белдерә?

3. Нинди кушымчалар ала?

4. Барлыкта – юклыкта киләме?

5. Зат-сан белән төрләнәме?


Б) Икенчел ныгыту. Төркемнәрдә эш.

Слайд.

Бирем. Тактада бирелгән сүзләр белән һәр төркем табигатькә сак караш булдыру турында 2-3 җөмлә уйлый. Җөмләләр бер –берсенә бәйләнешле булсыннар.

Сүзләр: баеса, баемаса, чыкса, чыкмаса, өзсә, өзмәсә, янса, янмаса, тамса, таммаса,акса, акмаса, тисә, тимәсә, үссә, үсмәсә.

Мәсәлән: Урманнарны киссәң сулар һаваң калмас, Гөлләргә су сипмәсәң,шиңәрләр, Урманнарда гөлләр үссә күңелле.


Укытучы: укучылар үзебездә сизмәстән, сынамышлар килеп чыкты. Әйе, сынамышлар, чыннан да дөрес. Үз туган кырларыбызны, урман –суларыбызны сакламасак, киләчәктә эчәр суыбыз, сулар һавабыз да калмаячак. Табигать турында бүгеннән үк кайгырмасак, тормышыбыз бозылыр.Экология көннән – көн начарлана. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен, без сезнең белән, кечкенә генә булса да өлешебезне кертә алабыз.

Йолдыз шигырен мин сөйлим “Көз – рәссам” (Тактага балаларның рәсемнәре эленеп куелган була.)

Менә Сезнең дә нинди матур рәсемнәрегез бар. Алар табигатьнең матурлыгын сурәтли һәм сезнең табигатьне яратуыгызны күрсәтә.


В) Ишетеп аңлау. Перфокарталар белән эшләү.


-Укучылар, без сезнең белән хәзер перфокарталар өстендә эшләп алырбыз, карточкалар белән танышып, шул җөмләләрне перфокарталарга билгеләп барырсыз.

Соңыннан чагыштырабыз.

1төр. (3 төркем була. 3 перфокарта ясыйсы)

1. Кояш кич кызарып баеса, көн аяз булыр.

2.Карлыгачларның түбән очуы яңгырга.

3.Салават күперенең ике башы да суга төшсә, яңгыр кабат явар.

4.Явым алдыннан томан күтәрелә.

5.Күк болытлар арасында ак болыт булса,боз явар.

6.Көнчыгыштан җил чыга – буранга



Г) Теманы язуда ныгыту. Дәреслек белән эш. Берәр күнегү эшләргә була вакыт калса.


Слайд.

IV. Рефлекция. “Шарт фигыль” темасы буенча алган белемнәр искә төшерелеп кабатлана.


Йомгаклау.

-Укучылар, онытмагыз: билгеле бер шартлар үтәлсә генә, тормышыбыз матур, киләчәгебез якты булыр. Шарт фигыль шуңа өйрәтә.Сез барыгыз да, Тамчыкай кебек – табигать балалары. Димәк, табигать -уртак йортыбыз. Үзебезнең изге эшләребез белән саклыйк аны, яклыйк аны.


V. Өй эшен төркемләп бирү.

Шарт фигыльгә карата кагыйдәне кабатлыйбыз.

1 төр. Шарт фигыль кергән 5 мәкаль табып язып килергә.

2 төр. 5 табышмак.

3 төр. 5 сынамыш.


VI. Билге кую.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров283
Номер материала ДБ-228201
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх